Бармагыңнан үбәр идем... (бәян)

...Әгәр берәрсе минем баштан кичкән бу хәлләрне үзенеке итеп сөйләсә, һич ышанмас идем. Ничек инде шулай башыңны югалтып гашыйк булырга мөмкин? Тәҗрибәсез, тормыш күрмәгән яшүсмер дә түгел бит үзем. Инде буй җиткән, яшәүнең байтак ачы-төчесен татыган, кырыкмаса-кырык мәртәбә ялгышкан, кыйналган, алданган егетнең дөньясын онытып, каяндыр репетиция бүлмәсенә килеп кергән кызга, бер күз төшерү белән, акылы томалансын!.. Әй, егет, уян! Акылыңа кил! Ләйсирәләрең, Рәзинәләрең нишләр? Алар да бит сиңа гашыйклар. Күзләренә ничек туры карарсың?

Хәер, минем аларга «яратам!» дип әйткәнем юк әле. Ләкин бит алар – «җан кисәкләрем», «күз нурларым», «бәгырькәйләрем» миңа өмет баглап, гомерлек тормыш юлдашым булырга өметләнеп йөриләр. Ләйсирәне генә алыйк: ансамбльгә килгән һәр кичендә миннән күзен алмый, гел текәлеп карап тора иде бит, җаныкаем. Репетицияләр, концертлар тәмамлангач, өенә хәтле озаттырып кую аңа бәхет мизгелләренең иң кадерлесе булгандыр. Үзем дә, кышларын, аның татлы иреннәреннән аерыла алмыйча, подъезд эчендә, ә җәйләрен клуб каршындагы эскәмиядә төн үткәрә идем. Әй, шаян да, шук та инде, чибәркәй. Үзе: «Бар кит!» – дия дә, китә башласаң, очып килеп куна, аякларын билемә атландырып. Китәрсең, бар... Муенымнан кочып алган кулларыннан ычкынырмын димә. Үзе көлә дә көлә, «кит!» дигәннән башка бүтән бер сүз дә эндәшми. Яратасыңмы, дип тә сорамый. Мин дә тыныч кына гыйшык шаукымында эрегән. Рәхәт бит... Инде шулай икенче ел озатышып йөрибез. Әллә нәрсәсе бар шуның үзенә тарта торган! Ирен читендәге чак беленеп торган сөйкемле чокырымы, күзенең нурлы зәңгәрлегеме? Хәтта кыска итеп кистерелгән аксылрак чәче дә Ләйсирәгә килешеп тора. Аяклары төп-төз, буе калку, тик менә биле генә нечкә түгел. Әй, анысына игътибар иткән юк ла... Тәмле итеп үбә белү осталыгы барында андый гына җитешсезлеге пүчтәк нәрсә. Биле юан дигән нәрсә уйга да керми.

Шул, үбешүдән башка мәхәббәт тирәнгә китми безнең. Ярамый. Өйләндереп куярлар да, институт тәмамламыйча ук, бала карап ятарсың аннан соң...

Институттагы курсташ Рәзинә искиткеч, үземә тиң кыз да бит менә, ләкин... Ләкин ул: «Мин, укып бетергәч, авылга кайтачакмын, син барыбер шәһәрдә калырга хыялланасың», – ди. Анысы шулай инде. Авыл хуҗалыгы институтын ташлап, Төзелеш институтына, архитекторлыкка шылырга уйлап йөрим. Җырчылыкны камилләштерергә дә исәп юк түгел. Матурын да матур Рәзинә, тыйнак та, акыллы да, нишлисең, күрәсең, безгә бергә булырга язмаган – язмышым каядыр сөйри, алда нәрсә буласын чамалый алмыйм. Күңелемә яткан сәнгать дөньясы мине үзенә тарта, бәлки шунда юнәлермен...

...Шулчак янәшәмдә утырган дустым Мәхмүт, касыкка төртеп, уйларымнан бүлде.

– Ачык авызыңны яп! Селәгәеңне сөрт! – дип кискен тавышы белән әйтеп куйды. Мин, әлеге кыз бүлмәгә кергәннән бирле, һаман шуңа карап утырам икән. Айнып киттем. Кулъяулыгым кайда соң? Таптым. Кесәмнән чыгаруым булды, Мәхмүт тагын:

– Елыйсыңдамы әллә? – димәсенме.

– Көлмәле! – мәйтәм.

– Күрәсеңме нинди шәп кыз.

– Күрәм, күрәм... Сукыр түгелмен... Синдә генә шундый күз бар дип уйлыйсың мәллә?

– Нинди күз?

– Рәссам күзе. Ай-яй, малай, күрдеңме атлавын – йөзә, юк, йөзми, бизәк чигә...

Минем шаккатудан һаман авызым ачык икән әле. Инде мондый хәлемне күптән сизеп алган Ләйсирә килеп эндәшкәч, яңадан айнып киттем.

– Күзең итәгенә ияреп китә инде!

Китә шул. Менә шунда карап утырам бит. Итәге тибрәлә, тез буыннарын сыйпап, күңелне кытыклап тора. Ә өстәрәк... ә өстәрәк, билгә хәтле җире дерелди, шул дерелдәвек итәгенә дулкын ясата түгелме?

Ансамбль җырлый...

Елга порты яннарында

Чайкала диңгез.

Су буйлап безгә кунакка,

Дуслар, килегез,

Дуслар, килегез!

Әйе... Биле күлмәгендә дулкын куптара. Их, шул дулкыннарда чайкаласы иде. Менә-менә акылымны җуям бугай дигән хәлдә күзләремә томан кунды. Зиһен дә, күзләр дә томанда – ачык изүдә ниндидер «хикмәтләр» бар – анысын инде мин сезгә аңлата алмыйм.

Ләйсирә:

– Зәбир, әллә авырыйсыңмы? – дип, борчулы күзләрен миңа төбәп карап тора икән.

– Башым әйләнә... Әллә нәрсә булды, – дидем бугай мин шунда Ләйсирәгә.

Мәхмүт, көлеп:

– Аның шундый өянәге бар, – дигән булды.

– Әйдә, чыгып керик.

– Юк, юк, Ләйсирә, хәзер үтә бу шаукым.

Үтми икән шул. Мин әлеге кызның томан эчендә генә булса да чия төсле уймак хәтле иреннәрен төсмерләдем, озын керфекләре астындагы шомырткара күзләреннән исәрләнеп калдым... Чәчләре кара, ләкин кыска иде бугай...

Шул көннән соң «чирләдем». Диагнозым – мәхәббәт.

Ул кызның исеме Сәбилә икән. Кустанайдан Казанга Мәдәният институтына укырга килгән. Монда популяр «Сөмбел» ансамбле бар икәнен ишеткән. Менә шуның клубта репетиция үткәрелгән чагында бүлмәгә килеп керүен күзәтеп, бер күрүдә гашыйк булуымны сөйләвем бу.

Дөресен әйтим: шул көннән соң әллә нәрсә булды миңа. Боектым. Репетициягә барам да, дөньямны онытып, һаман аңа карап утырам. Ләйсирәнең дә миңа карашы үзгәрде. Без озатышмый башладык. Ләкин ачуланышу булмады. Ләйсирә бу хәлне үтәр дип уйлады, күрәсең. Шулай уйлавына сәбәп тә бар иде. Чөнки Сәбиләгә якын килә алмыйча озак йөрдем. Телгә-сүзгә хәйран оста һәм батыр кеше булып саналсам да, Сәбиләгә сүз катарга кыймадым. Аңа карыйм да янам-көям, вакыты-вакыты белән күкрәгемне яшен ярып үткән сыман тоела.

Тора-бара бу халәтемне ансамбль җитәкчесе Виртуоз Актанышев та сизде. Мәхмүт әйткәндер инде. Ул, гашыйк егет хәлен аңлаганга күрәдерме, минем белән сөйләшүне төпле итеп, ягъни «по душам» алып барды. «Бер дә аптырама, бер синең генә баштан үтмәгән андый хәлләр, без дә кыенлыклар кичтек, әле хәзер дә башлар буталгалап, җүләрләнеп куям. Әллә ни исең китмәсен, кирәк булса, үзе килеп муеныңа асылыныр!» – дип тынычландыргандай әйтте.

– Тик үзең асылына күрмә! – дигән җөмләсен Мәхмүт арага тыкмаган булса, сөйләшүебез ирләрчә булачак иде дә, әйтеп, әңгәмәбезне пүчтәккә әйләндерде. Көлешкән булып таралыштык инде.

Әйттең дә бетте, әйттең дә сөйләшкәнчә була дигән сүз түгел бит әле ул. Йөрәк һаман көя. Сәбиләне күрүем була, баш салкын кан белән эшләвеннән туктап, кайнарга керешә. Виртуоз: «Муеныңа килеп асылыныр», – дип әйтсә дә, әле монда ул асылынганчы түзәргә кирәк ич – акылдан шашарсың...

Интегеп йөрүдән туйгач, беркөнне кич, репетициядән соң бөтен кыюлыгымны җыеп, Сәбиләгә:

– Сәбилә, сине озата барыйм әле? – дидем.

Ул кисәк борылып, нигәдер русчалатып:

– Бесполезно! – диде. Колагым дөрес ишетәме?

Аптырап калдым:

– Нәрсә?

– Бесполезно! – диде ул, кабатлап.

Үземне чәйнәп ташланылган сагыз итеп тойдым. Моңа хәтле күпме кызның кумиры булып йөргән Зәбирме мин?! Никадәр тамашачы каршында һәрвакыт «бис»ка җырлаган җырчы Зәбир шушы буламы инде? Гарьләнерлек, җәберләнерлек сүз әйттеме ул? Юк, минем күңелемдә ачу кайнамый, юк, юк... Аны бит үзем үлеп гашыйк булган кыз – Сәбилә генә әйтте. Болай гына, уйламыйча, үртәп, үчекләр өчен генә... Мин аның бу сүзен йоттым. Бетте ул сүз – әйтелмәгән...

Бу вакыйгадан соң мин репетициядә ике атна буе күренмәдем. Виртуоз шуңа күрә тулай торакка мине эзләп килгән икән.

Авырдыңмы әллә? – генә диде дә, иртәгә Җитен комбинаты клубында концерт буласын әйтеп, чыгышымның бик кирәклегенә аеруча басым ясап китеп барды. Әлбәттә, бу араларда ни сәбәпле югалып йөргәнемне ул аңлый иде инде. Мәхмүт белән Ләйсирә әйтмиләрме соң аңа. Бәлки Виртуоз һәм Сәбилә арасында бу мәсьәләдә сөйләшү дә булгандыр – анысы миңа ачык түгел.

Мин, әлбәттә, Сәбиләгә бернинди дә дәгъва белдерә алмыйм. Егерме алты яшькә якынлашып, пеләшләнә башлаган егеткә ник карарга тиеш соң ул. Чибәрлегем дә ташка үлчим генә. Әле күкрәгемдә югары уку йортын тәмамлагач тага торган ромбигым да юк. Юанычым шул: җырлыйм инде. Җырлаганымны яраталар бугай...

Менә Җитен комбинаты клубында концертыбыз бара. Залда халык шыгрым тулы. Ансабльнең һәр җыры көчле алкышларга күмелә. Күңелем тулы һаман сагыш булса да, бар көчемне җыеп, сынатмаска тырышам. Элеккеге кебек, күтәренке рух белән, кызлар арасында йөрим. Күренүгә Ләйсирә яныма килеп басты.

– Авырдыңмы әллә, Зәбир?

– Юк, – мәйтәм. – Сагынсыннар әле дип яттым, югыйсә минем барлыгымны да белмисез. Инде кияүгә чыгып беткәнсездер дип уйлаган идем, һаман ялгыз йөрисез икән әле...

– Син килмәгәч белмисең дә инде, кияүгә чыкмасак та, әнә кайберләребез парлаша башладылар бугай, – дип Сәбилә белән Мәхмүткә төртеп күрсәтте.

Килүгә үк, күзгә чалынган дустым Мәхмүтнең Сәбилә янында чуалганын абайлаган идем инде.

– Матур пар! – дип кенә әйтә алдым. Сүземне тәмамлауга, күкрәгем буйлап тагын яшен уты чатнап үтте. Көчкә хәлгә килдем. Ләйсирә сиздеме-юкмы – әйтә алмыйм. Сизгәндер... Бәлки, аңа минем шулай әйтүем кирәк булгандыр?.. Ә бәлки юктыр...

Матур пар... Минем сәхнәгә чыгып җырлыйсым бар – тиз генә хәлгә килергә кирәк. Кирәк, кирәк!.. Мәхмүткә караганда шәбрәк җырларга! Әйе, шәп итеп җырларга! Ниндине? «Гел елмайны!» Илһам Шакировча – боргалап, үзәкне өзәрлек итеп!

Сәхнәгә мине дәштеләр. Виртуоз: «Шул сөйләшкән җырмы?» – дип сорады да, сәхнә уртасына чыгып, аякларын киереп басып, уйнап җибәрде. Ул да сизә бит инде бүген ничек уйнарга кирәклеген. Әйдә, Зәбир, сынатма, бир кирәген, багышла тегеңә җырыңны, янәмәсе. Каян чыккандыр ул көнне гайрәт-көч, шәп бәрдем мин ул җырны:

Бер генә елмаеп карадың,

Гомергә калдырдың газабын.

Гел елмай, гел кара күзләремә,

Ялкын сал, ут када йөрәгемә,

Җил генә үтмәсен үзәгемә,

Тик өметемне өзмә генә!..

Белсәгез, күрсәгез иде ул кичтәге миңа булган алкышларны! Кабат-кабат чакырып җырлаттылар. Ахыргы мәртәбә җырлаганда, микрофон эшләмәде. Шнурыннан тотып, идәнгә төшердем дә юри таптагандай итеп, шунда ташладым. Виртуоз уйнавын дәвам итте, ә мин, микрофонсыз гына, җырның соңгы сүзләренә хәтле дәвам иттем. Бер ялгансыз – халык торып басып кул чапты. Ә Сәбиләнең исе дә китми, нүжәли шулхәтле битараф инде ул миңа? Тирә-юньдәгеләр шатлыгымны уртаклаша, кулымны кысалар, кызлар битемнән үпкән булалар... Мәхмүт каядыр олаккан, күренми...

Җитен комбинатындагы уңышлы чыгышымнан соң, ансамбль кызлары үземә ягымлырак карый башладылар. Хәер, элек тә мөнәсәбәтләре начар түгел иде, ләкин күңелләре миндә түгел иде аларның. Кычкырып әйтмәсәләр дә беләм, һәммәсенең яратышкан егетләре бар. Яратмаслык та түгел ич үзләрен – чибәрләр, тәртиплеләр, тыйнаклар. Кайберләрен каршы алырга егетләре клубка хәтле килә, репетициядә җырлаганнарын көтеп утыралар, ансамбльнең бәйрәмнәрендә, кичәләрендә катнашалар.

Үзегез беләсез, мөнәсәбәтләр гел үзгәреп тора бит. Бүген-иртәгә ирең булырдай кеше, берсекөнгә кисәк кенә, ниндидер аңлашылмаучанлыктан, чит кешегә әверелә дә куя. Кешенеке бик җайлы хәл ителә кебек тә: алар борчылмыйлар да сыман, исләре дә китми шикелле; бүген шулай, иртәгә икенче төрле, шуннан нәрсә булган – алдыңнан артың яхшы, диләрме әле? Менә миңа алай кирәкми шул. Мәхмүт, ачу китереп, Сәбилә янында бөтерелә. Ә минем сару кайный. Үҗәтлегем юк түгел дә бит, нишлим соң, нахалланып ябышып булмый. «Бесполезно!» – дип әйтте бит инде... Бәлки, кызулык белән генә ычкынгандыр ул сүзе? Бәлки, инде менә хәзер, кемлегемне – нинди шәп җырчы булуымны үз күзләре белән күреп, үз колаклары белән ишеткәч, фикере үзгәргәндер. Инде андый сүзне ник әйткәненә үкенәдер?

Виртуоз да әнә беркөнне:

– Тегенең белән эшләр ничек соң? – дип сорап торды.

– Ничек булсын инде, – мәйтәм, – шул килеш, якын китерми...

– Алай икән. Ә син кыюрак бул! Син бит, Зәбир, бик әйбәт егет, тора-бара, менә күрерсең, әйтте, диярсең, ул сине яратачак!

– Тора-бара... Ә хәзергә Мәхмүт белән торып торсынмы?

– Әй, Мәхмүт – шалапай бит ул... Мин сиңа шуны гына әйтә алам: ычкындырма кызны, тагын бер кат сүз башлап кара!

Виртуоз шулай дигәч, Сәбиләгә сүзне ничек дип башларга кирәген бик озак уйлап йөрдем дә, бер кичне клуб коридорыннан үтеп барышлый каршыга очрагач, җайлап әйтелергә тиешле сүзләрне әйтеп тә тормыйча, тегене стенага китереп кыстым.

– Син нәрсә, үзеңне патша кызы дип белдеңме әллә, чибәркәй?! – дидем.

– Көч белән алам дисең инде? Всё равно бесполезно! – ди бу, һаман үзенекен тукып, киребеткән нәрсә. Инде бу юлы болай килеп чыгасын көтмәгән идем. Татарчасын да җүнләп белми бит әле, себер марҗасы. Шуңа гашыйк булып йөрим бит, үзем дә уҗым бозавы инде.

– Бар, гуляй! – дидем дә ычкындырдым кочактан. Ник чукынып китми шул Мәхмүте белән!..

Ярар, килешмәсә килешмәс әлеге гамәлем, ягез, җәмәгать, мин моның белән нәрсә эшли алам инде?.. Тагын бүтән кагылсаммы?..

Күңелгә уелган яра төзәлми икән шул. Янда йөри бит – ташлый алмыйм мин җырны, җырлыйсым килә, җырлыйсым.

Менә тагын сабантуйлар җитте. Безнең ансамбльне һәр елны Аккош күле янында уздырыла торган Киров районы сабан туена чакыралар. Зур мәйданда шау-гөр килеп җырлыйбыз да, бәйрәм уңаеннан җыелышып, күркәм генә урында, күбрәк тирәкле күл кырыенда, өстәл корып бәйрәм табыны оештырабыз. Ансамбльнең кызлары, әйткәнемчә, барысы да чибәрләр. Тавышларыннан сандугачлар көнләшерлек. Халык арасында тикмәгә түгелдер инде аларның популярлыгы. Үзләренә генә түгел, тавышларына таң калган, гашыйк булган егетләр менә шушы сабантуйларда аларны хөрмәт итеп, җыр сәнгатендә югары үрләр яулауларын теләп, табын артында тост күтәрәләр. Мактау сүзләре җыр белән үрелеп бара. Уен-көлке тамашага әйләнә. Мин генә ни әйтергә белмичә тик утырам. Әллә инде берәр чәркә шәраб җиффәреп алыргамы? Бәйрәм бит. Виртуоз да, әнә, табын түреннән чокырын күтәреп миңа ымлый. Ярый, андый талантлы җитәкче белән, бергә ирешкән уңышларны искә төшереп, эчмәсәң гөнаһ булыр. Рәхмәт, Виртуоз! Ансамбльнең уңышлары өчен, әйдә!

Карале, хәйран әйбәт булып китте бу. Ул арада яныма Мәхмүт килеп җитте.

– Әйдә, дустым, синең уңышлар өчен, – дип, чәркәмә акны салды да, минем эчкәнне көтеп тормыйча, үзенекен чүмәлтеп куйды.

Нәрсә? Сынатып утырыйммы? Колхоз председателе малае әле абзагыз, бик беләсегез килсә!.. Үзем Сәбиләне күзәтәм, сизәм, ул да күз кырые белән генә миңа төбәлеп ала. Бер сулыш белән, мөлдерәмә чәркәмне каплап куйдым.

Шулвакыт Сәбиләнең бер карашын тотып алдым да:

– Һаман бесполезномы, Сәбилә? – дидем.

Ул миңа акаеп кына:

– Дурак! – диде.

Мин күтәрелеп аңа ыргылдым. Бирәм хәзер кирәген... Җимерәм чибәрлеген... Күлмәген умырам... Чурту матр – китәм Себергә! Ул, бу мәсьәләнең юньлегә бетмәсен аңлап, куаклыкка йөгерде. Шулчак аяк астыма каяндыр корыч аркан кисәге килеп төште, абынып егылдым. Кемдер ыргытты түгелме? Сәбилә кая югалды? Электәге кебек, бу юлы корсакка якынрак, ләкин йөрәктән түбәнрәк җирдән сызылып әрнү йөгерде. Мин «уф!» дип кенә әйтә алдым, әмма сер бирмәскә тырышып, яңадан торып утырдым. Корсагымда әрнү катыш җылылык сизәм – рәхәт кенә. Аракыны чама белән генә эчсәң файдалы, диләр, шулай икән шул.

Сабантуй матур гына үтеп китте. Җәйге озын көннең караңгысы төшкәч кенә, тулай торакка кайтып, егылдым. Күлмәк өстеннән кигән җиңелчә курткамны салдым. Күлмәгем дә салынырга карышып маташмады. Нигәдер майкамны тәнемнән куптарып булмый, корсак өлеше коңгырт төскә баткан. Бүлмәдәш дусларым аптырап карап торалар, әйтерсең лә мин аларны хәзер Сабантуйдагы кызык хәлләрне сөйләп көлдерергә тиеш!.. Нәрсә булган майкага? Тәннән купмый гына бит. Җитмәсә авырта хәзер. Тәки әкрен генә куптардым моны – бүксәмнең биш сантиметрлап җире киселгән бит... Менә сиңа мә!.. Яңадан әкренләп кан саркый башлады. Яра төбендә элпә генә. Аның теге ягында эчәкләрдер инде? Шаккатып карап торган дусларымның берсе – Рудамир дигәне, аңын югалтып, караватка ауды. Мин майкамны ертып, корсак әйләнә ярамны бәйләдем. Үземнең дә хәлем китте. Ниһаять, Рудамир аңына килде: ул, Әлфәт исемле бүлмәдәшем белән мине җитәкләп, Губкин урамындагы әллә ни ерак булмаган травмпунктка алып киттеләр. Килү белән, табиблар өстәлгә сузып салдылар да, бер-ике укол кадап, милициягә хәбәр итәргә кирәк дип, ярамны тегәргә тотындылар. Мәйтәм, милициягә әйтергә кирәк түгел, Сабантуйда троска абынып егылып шулай булды ул. Ярый әле ышандылар, милиция чакырмадылар. Юкса, бу җәй көне шабашкага китеп булмый иде. Ныгытып бәйләгез, иртәгә үк төзелеш отряды белән Арчадагы бер авылга сыерлар абзары төзергә китәсем бар, дим. Көләләр. Кая монда андый эшкә бару, бер-ике атна урын өстендә ятарга тиешсең, диләр. Ике көннең берендә повязканы алыштырырга кирәк булачак икән. Аларны тыңлау юк инде, киттем дә бардым, җәй буе бүлнистә ятыйммыни, акча эшләргә кирәк. Андый җирләргә без Рудамир белән йөрибез.

 

ӘСӘРНЕҢ ДӘВАМЫН САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

 

"КУ" 9 (сентябрь), 2016

Фото: pixabay

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: