Сәпит (хикәя)

Кайткан!

Ул!

Аныкы кебек өй кадәр кара джип булмас башка бу тирәдә. Юк, бу юлы да әйтми калырга ярамый! Кистереп әйтергә кирәк: «Синең хәзер акчаң күп, алып бир миңа бер сәпит. Син бит миңа тиеш!» Тиеш...

Сабантуй мәйданын уратып алган машиналар арасыннан кара джипка турылап атлаганда, Шәүкәт ул тирәдә күрергә өметләнгән ыгы-зыгыны күз алдыннан кичерде: ачып куелган багажник эчендә кечкенә табын корылган, берничә ир-ат баскан җирдән генә Сабантуйны хөрмәтлиләр, канәгать чырайлы Рәмис пластмасс стаканнарга эчемлек агызып, сыйлап тора... Шулай булырга тиеш иде. Гадәттә шулай була торган иде. Юк! Машина тирәсендә беркем юк. Җыелып өлгермәгәннәр, димәк. Мәйданны әйләнеп килергә кирәк. Казан артистлары бармы соң тагын?! Музыканы колакны ярырлык итеп көйләгәннәр.

Сабантуй мәйданында кызык тапмады Шәүкәт. Чабыштан кайткан атларны инде бүләкләп өлгергәннәр, ә мәйдан әле чын-чынлап кызып җитмәгән иде. Әлегә монда бала-чага хуҗа: күз бәйләп, җепкә элеп куелган уенчыкларны кисәләр, читтәрәк йөгереш бара, ике үсмер баганага атланып, капчык сугышып маташа. Сәхнәдә тучны чакырылган артистлар! Җырлыйсы урында, сикергәләп биеп йөриләр. Фанера акыртып! Юк икән инде, болар булгач, тагын авыл җырчылары чыкмый инде.

Сабан туенда авыл апаларының җырлаганын ярата иде ул. Әнисе белән бергә фермада эшләп йөргән гап-гади апалар, мәйдан уртасына чыгып җырлый башлагач, бөтенләй башка кешегә әвереләләр: сыннары тураеп китә, башлары югарырак күтәрелә. Чын артистлар диярсең! Шәүкәт эченнән генә алар белән таныш булуына горурланып тора. Чынлап та, туры килгәндә, Шәүкәтнең сары башын ферма исе сеңгән зәңгәр халатларына кысып сөйгән апалармы соң инде бу?!  Шәүкәтнең әнисе җырламый. Ә әтисенең тавышы матур. Тик ул да мәйдан уртасына чыкмый, аның Сабан туена чыкканын да хәтерләми Шәүкәт. Көтү көткәндә, болында үзалдына җырлап йөргәнен ишеткәннән генә белә тавышының моңлы икәнен.

Сабан туеның тагын аерым биючеләре була торган иде. «Фәизкәбир кайткан, ну биеп күрсәтәчәк инде!», «Гөлнәзирәләрнең биегәнен карарга гына төштем» дипләр сөйләшә иде авыл халкы.

Ә көрәш! Андый көрәшләр юк хәзер. Бил алышулары үзе бер тамаша булса, көрәш тирәсендәге ыгы-зыгы аннан болайрак тамаша! Көрәшчеләр комиссия өстәле тирәсендә җиргә чүгәләп утыра башлаганда, мәйдан дулкынланып-дулкынланып ала: кемнәр көрәшә? Чит авылларны кертәләрме? Фәлән көрәшче күренәме?

– Иии, бу амбал тагын килгән икән, тагын имгәтеп бетерәчәк бахырларны.

– Үткән елны да хәрәмләште Барый кияве.

– Узган атнада Көектә батыр калган егет түгелме соң тегесе?

–  Монда да калыр.

– Сала бу боларны...

Көрәшчеләрнең танылганнары, мәйдан өстенә эре генә караш ташлап, үз дәрәҗәләрен белеп кенә кыймылдыйлар. Кайсы тартылып-сузылып ала, кайберсе, яннарында торган чиләктән үрелеп кенә, чи күкәй эчеп куя. Беләкләренә кызыл яулык бәйләгән комиссия әгъзалары алар янына килеп, иелеп, сөйләшеп-сөйләшеп китә...

Инде бил алышулар башлангач, бөтен мәйдан күнеле белән көрәш эченә кереп китеп, үзе көрәшкәндәй була. Көрәшчеләрнең астында дырык-дырык итеп, җир селкенеп-селкенеп ала. Мәйдан гөжли:

– Булды!

– Кая булсын, җилкәсенә салмады бит!

– Бер очко!

– Очко инде... Очколап көрәшү көрәшмени ул?! Чиста итеп салсыннар!

– Билләрен бәйлиләр...

– Ууу...

– Салды!

Ул арада көрәшүчеләрнең туганнары мәйдан уртасына ыргыла:

– Юуууук! Дөрес түгел!

– Аяк чалды!

– Нишләп дөрес булмасын, җирдән аерды, җилкәсенә салды!

Комиссия әгъзалары мәйдан уртасына йөгереп-йөгереп чыккан туган-тумачаны көчкә тоткарлап тора...

Үткәндәге Сабантуйларының ямьнәрен исенә төшергәндә, бу матур бәйрәмнең бүгенгәчә күңелен тырнап торган күренешен дә хәтереннән куа алмады  Шәүкәт. Инде әллә кайчан күксел офыклар артында калырга тиеш хатирәләр бөтен җетелеге белән күз алдына килде дә басты. Хәтта, мәйдан читендә күз яшьләрен кешегә күрсәтмәскә тырышып, тиз-тиз сулышы белән эченә йота барган сап-сары сипкелле чандыр үсмерне – үзенең малай чагын – күргәндәй булып, кочагына алып юатасы килде...

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 10, 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: