Тукайга

Балачактан – ятимлектә, Иркәләү, наз күрмәдең. Күтәрүчең булмаса да, Югарыга үрләдең. Үз халкыңа хезмәт иттең, Ару-талу белмәдең. Бу дөньядан яшьли киттең, Кыска булды гомерең. Шагыйрь йөргән юллар буйлап, Кырлайларга барабыз. «Әллүки»не көйли-көйли, Аны искә алабыз. Син тудырган матур җырлар Илһам бирә күңелгә. Олуг шагыйребезне без Онытмабыз гомергә!

Роза ШӘФИЕВА, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студенты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: