Сынаулар (дәвамы)

Башын монда укыгыз.

Әтиең кичерерме?..

Яз мәле... Катлам-катлам кар бер мизгелдә эреп, гөрләвекләр булып ага... Бозланып каткан тар сукмаклар аша юл ярып, алар безнең инешкә барып тоташа. Инеш исә – диңгезгә, диңгез океанга китәдер. Язгы ташуга да күп калмады. Башлангыч сыйныфта укыганда, Галия апа безгә шундыйрак эш кушкан иде: «Үзегезнең исем-фамилия, адресыгызны язып, берәр буш шешәгә салыгыз да аны суга ташлагыз. Бәлки ул ерак еракларга китәр һәм кемдер сезнең хатыгызны алыр. Күңелле танышу булачак». Әлбәттә, безнең бер колактан кереп, икенчесеннән чыга торган чаклар иде әле ул. Хәзер исә нигәдер нәкъ шулай эшлисе килә. Балачакның кадере үскәч кенә беленә шул... ...Әни быел да каз бәбкәләре алып җибәрде. Абзарда, тар гына бер бүлмәдә кыш чыккан пар казларның сөенечләренә карап туеп булмый. Ата каз, бәбкәләренә ашарга салгач, ара-тирә биеп тә ала. Ана каз кичләрен канат астына җыеп, томшыклары белән иркәли. Бер ана каз астына ике дистәгә якын бәбкә сыя, айлар буена буш йомыркалар басып утырып, сөякләре генә калган бичараның җылысы бар бәбкәләргә дә җитә, күрәсең. Кешеләрдән дә кайвакыт шушындый мәрхәмәтлелекне көтәсең. Әтине соңгы тапкыр кайчан күргәнемне тәгаен хәтерләмим дә инде. «Кәримне югалттык», дип килгән көнне миңа карап елмайганы, хәлләремне сораганы истә калган. Кәримне дә тапканнар. Күрше авылга кайткан Салисә апаның туганнан туган апасы алып киткән булган икән. Болар өйдә булмаганга, сорап тормаган, ә шкаф кырыена кыстырып калдырган адресны һәм өй телефонын күрмәгәннәр, ди. Әти ул көнне минем янга килү сәбәбен: «Кызымны гаеп итмәдем, бары тик бик каты сагынганга, күрергә генә кердем», – дип аңлаткан. Бу хәбәрләрне кайдан белдем дисезме, кичә «политинформатор» Әлфия апа кереп сөйләп чыкты. Авылдагы бар яңалыкны инде туганнан бирле аннан ишеттәм. Үзем дәрес тыңлыйм, үзем дәфтәр кырыена бер мәгънәсез рәсемнәр сызам, авторучка белән кат-кат йөртеп чыгам. Укытучының нәрсә сөйләгәне ишетелми дә. Бары тик аның дәрестә булуы, тырышып тырышып нидер сөйләгәне шәйләнә. Кем белә, бәлки ул шушы дәресне берничә көн әзерләгәндер. Ә мин аны тыңламыйча утырам. Юк инде, гафу итегез, апа. Минем уйлар башка, ә сезнең әзерләгән материалыгызны кирәк була калса эзләп табармын. Язгы кояш нурында тәрәзә арасында кыш чыккан чебеннәр миңгерәшә, яңадан терелергә азаплана. Арткы партадагылар маңгайларын беләкләренә куеп йокыга ук талганнар. Сыйныфта яз шаукымы хакимлек итә. Ә мин исә битарафлык белән дәфтәргә юллар сызам. Кызың сиңа охшаган, әти. Артык каты охшаган... Сынаулар дигәненә кул сузымы гына калып бара. Беренче булып математика ди, ахры. Хет ансыннан котылсак, күңел бераз тынычланыр иде. Язга таба бөтенләй укыйсы килми башлады.

– Хәкимуллина, соңгы күнегүләрең бер дә шатланырлык түгел.

Роза апа сыйныфка кереп, Гөлчәчәкне янына чакырып алды. Математикадан шактый калышып бара ул. Имтиханга әзерлек өчен бирелгән күнегүләрнең дә бик азын гына «ерып» чыга алды. Роза апа моңа тыныч карарга тырышса да, ара-тирә шелтәләп тә ала.

– Менә бу күнегүләрне эшләп, иртәгә аңлап кил, яме? Берүзең генә аңламасаң, әнә Айсылуны чакыр үзегезгә кунакка. Бәлки сыйныфташың белән уртак тел табып, имтиханнарны уңышлы гына тапшырырсың. Кара аны, кыз. Ике ай калып бара.

Роза апа чыгып киткәч, Гөлчәчәк минем янга килеп утырды.

– Син килерсең бит, – ди моңсу гына.

Күзләре белән ашарга сораган эт баласын хәтерләтә. Мин ризалык биреп елмаеп куйдым. Сыйныфны җилләтергә дип ачылган тәрәзәдән эреп яткан кар, кыштан арынуга сөенеп туя алмый өстен каккалаган каен ботаклары исе бәрә иде...

***

Агач өйдә яшиләр икән, Гөлчәчәкләр. Ишекләрен ачып, өйгә үткәч, агач бүрәнә исе килеп бәрелә. Верандада төрле үлән, кайнатма исләре, кадакка беркетелгән күкеле иске сәгатькә карап, ниндидер бер искелек заманына килдем диярсең... Өйдә тынычлык, бары тик күрше бүлмәдәге биш яшьлек тиктормас энесенең генә үзалдына нидер җырлаганы, уенчык машинаны идән буенча йөртеп, «выж-ж» да «выж-ж» дип тавышлар чыгарганы ишетелә. Ә без исә Гөлчәчәк белән имтихан эшләрен чишәбез. Бер күнегүне язып алабыз да, чишеп бетергәч, җавапларын тикшерәбез. Кайберләренең генә җаваплары тәңгәл килә. Законнарны да, кагыйдәләрне дә белә үзе. Тик шуны практикада гына куллана белми. Көн кичкә авышканда гына өйгә кайтып киттем. Гөлчәчәкләр урамы безнекеннән бик еракта, авылның икенче башында урнашкан. Калкурак урамнар кипшенә башласалар да, түбәндәгеләре ерып чыга алмаслык пычрак әле. Салкынайтып та җибәргән. Гөрләвекләр тынган, өйләрне бәс сыман бозлы элпә каплаган. Шушы ерганаклар да әтине искә төшерә. Үзебезнең түбән очта, аскы урамда су торбалары тишелгәнгә, ерганаклар төнен дә тынмый, без яз җитүгә көнозын шунда булабыз. Кардан буалар ясап, соклардан бушаган пластик шешәләрнең аллы-гөлле бөкеләрен чиратка тезеп куябыз да, буаны җибәргәч, артларыннан йөгерә-йөгерә, ярыш оештырабыз. Бервакыт шулай кичкә калганмын. Әти эзләп төшкән икән, борылып карасам, саклык белән генә басып, бераз пычрак тигән итеген карга ышкый-ышкый атлап килә. Мин елый башладым, дусларымны ташлап менеп китәсем килми иде. Әти өй тирәсендә уйнарга кушты, тик анда инде гөрләвекнең өстен боз каплаган. Мин тагын да ныграк еларга керештем. Әти шунда итеге белән элпә бозны вата-вата, ерганакны ача, элпә астында калган гөрләвек акрын гына ага башлады. Озак уйнаганбызмы, хәтерләмим. Ләкин әтинең минем өчен боз каткан ерганакны ватып, гөрләвекне агызганы күңелемдә бергә чакларның бер ядкәре булып саклана бирә. Өске урамнардан киткәнгә, үзем дә сизмәстән Салисә апаның йорты каршына килеп чыкканмын икән бит. Аяклар үзеннән-үзе туктап, утлары кабынган тәрәзәгә текәлде. Әтине күрергә теләпме, бик озак басып тордым мин анда. Салкын, аякларга үтеп, бүлмәдәге ут сүнгәнче, әти тәрәздән карар дип өмет иттем. Тик тәрәзәгә килүче булмады. Салисә апалардан соң бер сыерчык оясы кебек кенә йорт бар, ансы Маһинур апаларныкы. Монда утлар күптән сүнгән, йорт каршысында гына кемнеңдер аһ-ваһ килгәне ишетелә. Бәласеннән башаяк дип, адымнарымны тизләттем...

– Кайда йөрдең, кызым, ярты төнгә кадәр?

– Гөлчәчәкләрдә имтихан эшләрен карадык, әни.

– Аларга шалтыраттым, ике сәгать элек чыгып китте, диде бит.

– Урамда пычрак, тайгак. Мин әкрен генә атлап кайттым.

– Әй бала, бала. Нишләп бетәрсең син, белмим. Ике урамны өч сәгать кайталар димени?!

Әни сукрана-сукрана кереп китте. Мин, өстемне салып, бүлмәгә юнәлдем. Иртәгә ял, бүген тынычлап ятам да йоклыйм. Иртә торасы юк, шунсы шатландыра. Әни дә өйдә булам дигән иде бугай. Таңнан берәр тәмле таба ашы пешерер әле менә.

– Безгә сез түгел, безгә кызыгыз Айсылу кирәк.

– Рәфидә, уят әле Айсылуны, эшләр хөрти бит.

Әтинең тавышына уянып киттем. Төш күрәм мәллә дип торам, өскә киемнәремне элеп, түр якка уздым. Анда участковый Гыйлемхан абый белән әти утыралар, әни бер кырыйда берни дә аңламыйча басып тора, күзләре яшьле...

– Исәнмесез, Айсылу, – диде Гыйлемхан абый катгый итеп, – сез йоклап ятасыз, ә кешеләр бүген төне буе йоклый алмадылар. Сезнең гаеп.

Участковыйга күзләремне зурайтып карап куйдым. «Син ни турында сөйлисең», янәсе.

– Алайса әйтегез, кичә сәгать кичке биштән кичке тугызга кадәр кайда булдыгыз?

– Гөлчәчәкләрдә, имтиханга әзерләндек, – дидем мин, тамагымны кыра-кыра, – ә нәрсә?

– Иптәш Заббаровалар өендә сез кичке җидегә кадәр булгансыз. Ә җидедән тугызга кадәр вакытны кайда уздырганыгыз, ни эшләгәнегез турында хәзер сөйләп бирә аласызмы?

– Мин... Ни... Өйгә кайттым.

– Бу сүзләр, каушауны җиңеп, курку аша чыкты.

– Шулайдыр шул. Ә безнең башкача фикерләр. Сез, Заббаровалардан чыккач, Салисә Әхтәмовалар өенә баргансыз һәм, йорт каршындагы чүплектән файдаланып, ут кабызгансыз, шәхси милеккә, йортка ут төртеп табан ялтыраткансыз.

– Сез нәрсә сөйлисез?

– Мин түгел. Күргәннәр сөйли. Әхтәмова хәзер дүрт бала белән йортсыз калды, ә Галимуллина сезнең ничек итеп турысыннан йөгереп үткәнегезне күреп калган. Эш судка барып җитәр дип уйлыйм. Дүрт бала анасын йортсыз калдырган кызга хөкем катгый булачак. Тугызда укыйсың бит әле син?! Әниеңне дә бу эшкә подключим. Мин тораташ булып катып калдым. Әти чыгып киткәндә, усал караш ташлады.

– Ничек шулай булдыра алдың, кызым?..

Күземнән ихтыярсыз нахак гаеп бөртекләре тәгәри... Тере мәет булып басып калдым. Әни елый-елый иңемә капланды.

– Әтиең кичерерме инде, кызым?..

Алсу Нургатина

 
Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
"КУ" 7, 2014
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: