Сынаулар (дәвамы)

Башын монда укыгыз.

Иртән тыкрык башында Алмазның машинасы күренгәч аптырап киттем. Көзге балдан соң мине ничек озатса, шул килеш урынында басып тора. Ә бәлки ул монда мине сагынып килгәндер?! Юк, булмас, Казанда бит ул! Ышанмыйча номерларына күз салдым. Шулар! Алдагы көпчәкләрнең буш булуын күреп туктап калдым. Менә нидә икән сәбәп. Икесендә дә шактый зур тишекләр бар. Димәк, юри эшләнгән... Димәк, Динар?! Унбердә укучы «якын» дустыма үпкә туплап, мәктәпкә ашыктым.

Беренче дәрес башланганчы сыйныфына кереп эзләсәм дә таба алмадым. Ярар, күрешербез әле барыбер.

Биология башлангач, апа сыйныфны барлап, журналга теркәп чыкты. Бары тик Гәрәева гына юк, калганнар барысы да монда. Гүзәлнең дәресләргә йөрмәве мине борчуга сала иде. Каникулдан соң инде бер атна укыйбыз, әле һаман мәктәптә күренгәне дә юк, хәбәре дә ишетелми. Бүген кайтышлый сугылырга булыр. Кем белә, бәлки авырып ятадыр...

Дәресләр тәмамланып, өйгә кайтырга чыккан идем, мине Динар куып җитте.

– Айсылу! Айсылу, тукта әле! Бүген мине эзләгәнсең, диләр. Ни булды?

– Сорап торасыңмы тагын, – дидем мин, аңа үпкәле караш ташлап. – Мин сине якын дуска санап йөри идем, ә син? Ничек шулай эшли алдың?

– Аңламадым. Ни эшләдем соң мин сиңа?!

– Нигә Алмазның машина көпчәкләрен тиштең? Теге юлы, ул мине озаткач... Көзге балдан соң. Миңа туры бәреп әйтә алмадыңмыни?!

– Айсылу? Нинди фантазияләр бу? Берни дә эшләмәдем мин! Гаепләмә мине юкка!

– Син, – дидем мин, сулышымны акрынайтып, – син – адәм актыгы. Ошамыйсың син миңа, йөрмә минем арттан! Кеше әйберенә кул салгансың, аның бәясе дә шактый бит! Кай җирең белән уйладың син, Динар?

– Между прочим, синең Алмазыңны Зәлия белән күргәннәр әле, бик беләсең килсә.

– Алдалама, Динар! Башка бер сүзеңә дә ышанмыйм! Шундый түбәнлеккә төшәрсең дип уйламаган идем!

Динар арттан нидер кычкырып калды, ишетмәдем. Үзебезнең урамга йөгердем. Кабат йөгереп килеп, кулымнан тотып алды.

– Минем эш түгел бу, Айсылу. Ышан! Йөрмә син ул Алмаз белән, синең тиң түгел ул...

– Аның синнән меңгә якшырак булуыннан көнләшәсең син! Килеш минем сүзләр белән! Аңа үпкәңне туры бәреп әйтергә иде, ә порча чужого имущества – статья ул, бик беләсең килсә!

Ул басып калды. Бер сүз дә дәшмәде. Аннан:

– Туры бәреп әйтә алмаган сүзләр бар шул миндә, Айсылу, – дип кычкырды. Өйгә кайтышлый Гүзәлләргә кердем. Ул бик каты авырып яткан булып чыкты. Хәлләрен белеп, мәктәп маҗараларын сөйләшеп саубуллаштык...  

Сиңа тиңнәр тирәктә...

Көз ахырлары... Инде кышка зур-зур адымнар атлаган чаклар. Агачларда шәп-шәрә ботаклар гына калды. Язын дөньяга туып, көзнең алтынлыгына кергәнче, яфраклар каядыр сары фасыл киңлекләренә очты, кереп югалды. Тышта әллә нигә бер көз сулышыннан миңгерәгән карга тавышлары ишетелеп куя. Табигать тынлыкка әзерләнгән вакытлар. Кояш балкып чыкты исә, урамда бик каты салкын була. Язгы кояш нурлары өчен көз салкын җил белән түли, ирексездән җылырак киенергә, пәлтә, куртка якаларын өскәрәк күтәрергә этәрә. Шулай да көз — ниндидер романтиклык чоры ул. Юл кырында берән-сәрән яткан яфракларның җилдә уйнаулары ниндидер бер ләззәт хисе уята, күңелгә рәхәтлек бирә.

...Әнинең кинәт кенә авырып китүе барсын да үзгәртеп ташлады. Баштан гади салкын тию генә дисәләр дә, врачларга күренгәч, үпкәләренә үткән дип аерымачык билгеләп куйдылар. Тиз арада дәваланырга кушып, әнине район хастаханәсенә озаттык. Өй тынычланып, бушап калды...

Һәр көн саен диярлек телефоннан сөйләшеп торсак та, өйдә барыбер әни кулы җитми... Мәктәптән дә бушаган өйгә кайтып кергәч, чәй кайнатып, капкалап алгач, көндәлек эшләрне караштыргалыйм да дәресләр карарга утырам. Өйдә тынычлык. Бары тик келт-келт сәгать йөргәне, турдан әллә нигә бер үткән-сүткәннәрнең сөйләшкәннәре ишетелеп кала. Бу тынлыктан туеп, радио көйләп куям. Анда хет җырлар тынычлыкны баса, сине берүзеңне генә калдырмый... Ара-тирә Әлфия апа да кереп чыккалый. Юклы-барлы киңәшләрен биреп, чәй эчеп чыгып китә. Шулай да кызганам мин аны. Гомере буена ялгыз яши, никләр берәрсе очрамаган микән юлында? Әллә очраганнарын да кире борган микән? Монысы инде сер булып кала бирә. Ходай бит бар кешегә дә тигез пар яраткан, диләр. Ә Әлфия апага тигез итеп беркемне дә яратмаган микәнни? Ирексездән Илһам дәрестә Роза апаның: «Абыең да мондый түгел иде, ник шулкадәр ялкау соң син?» — дигән соравына: «Апа, мин ялкау түгел, бары тик тырышлык өләшкәндә, мин өйдә юк идем», — дип көлдергәне искә төшә. Димәк, башкаларга ярлар билгеләгәндә, Әлфия апа өйдә булмаган. Хәер, кунакка йөрергә ярата бит ул...

Әнине сагынган уйлар арасында ара-тирә Алмаз да кереп чуарлана. Тормышыма кинәт кенә килеп кергән яклаучым барга сөенеп куям. Очраша башлавыбызга инде ике ай булып килә бит... Тик әле аны яратам дип әйтә алмыйм.

Ни соң ул ярату? Сине һәр кич саен озатып куюмы, һәр очрашкан саен чәчәкләр бүләк итүме, әллә куллар кулга тоташканда, тән буйлап ләззәт катыш дерелдәвек узумы? Әллә?.. Алмаз турында аерымачык яратам дип әйтә алмыйм. Ул янәшә чакта рәхәт, тик еракта булса да, әллә ни сагыну хисе биләп алмый. Булса ярый, булмаса юк дигән кебек бугай. Тик аңа әле бу хакта әйткәнем булмады. Әнидән дә шулай мәхәббәт, ярату хакында бер сораган идем. Ул озак кына уйлап торды да: «Мәхәббәт ул янәшәңдәге кешеңнең Ходай бүләге булуын, синең өчен туганын тою, ә ярату — шуны дәлилләү», — дигән иде. Алмазны күз алдыма китерәм дә әнә шундый уйларга уралам. Хәер, иң мөһиме: әйбәт булсын, авыр чакларда ташламасын, ныклы иңен куя белсен. Ә бәлки китапларда язган, шигырьләрдә сөйләнгән ул хисләр тора-бара үзләре туарлар...

Әнигә әле Алмаз хакында әйтмичә торырга булдым. Савыккач, берара сөйләшербез әле. Тизрәк терелеп, өйгә кайтсын иде, сагындым! 

***

Дәрес тәмамланып, ашханәгә җыена идек, сыйныфка Роза апа килеп керде. Каядыр ашыга булса кирәк, үзе еш-еш сулый, йончыган.

— Исәнмесез, балалар! Бераз тоткарлыйм әле үзегезне. Китаптан соңгы ике мәсьәләне эшләгез һәм киләсе дәрескә контроль эшкә әзерләнеп килегез. Соңгы дәресләрегез булмый, мин ашыгыч эш белән Казанга китәм.

Сыйныфны корт чаккандай булды. Кызлар тыйнак кына елмайсалар да, Илһам белән Тәбрис «ура» кычкырырга өлгерделәр. Роза апа сыйныфтан чыгып китмәгән иде әле. Күзлеген төшереп, әле балалыктан чыкмаган егетләргә карап куйды. Без «буран»ның иң хәтәре чыгуын көткән идек. Әллә ашыгу сәбәпле, әллә елга бер күңелле көне булдымы — баш чайкап елмаеп куйды. Менә бит, Роза апа нинди дә була белә икән! Бу аңа карата бермә-бер соклану уятты.

Юкка шатланганбыз икән, соңгы ике дәрескә биология белән география өстәп куйдылар. Биологиядә йоклап чыксак, географиядә күңелле булачак иде анысы. Галия апаны бик сагынган идек, өстәмә дәрес булганга, яңа тема үтмичә ял гына иттерәчәк. Укучыларны аңлый, хәлгә керә белә торган бердәнбер укытучы бугай ул безнең мәктәптә. Шушындый уйлар белән ашханәгә юнәлдек...

Мәктәптә барлык дәресләр дә йоклый торган һәм тыңлый торганнарга бүленә бездә. Сездә дә шулаймы? Әгәр укытучы йомшаграк булса, аның дәресен йоклый-йоклый тыңлап та була. Ә инде бик таләпчән булса — керфек кагармын димә! Мәсәлән, Роза апа — әнә шундыйлардан. Хәер, аның дәресләрендә йоклап утыру килешмәс тә иде, чөнки күңелле итеп аңлата белә ул!

...География тәмамланыр алдыннан, телефонга таныш түгел номердан хәбәр килеп төште. Эчемә шом йөгерде: әнигә нидер булганмы әллә?! Тизрәк төймәгә басып, хәбәрне укырга керештем. «Әгәр курыкмасаң, бүген алты дәрестән соң чишмә буена төш. Бик җитди сөйләшү көтә сине анда. Көтеп калабыз!» Йөрәкнең ешайган тибеше чигәдәге кан тамырларыннан канны куа башлады. Маңгайдан салкын тир бәреп чыкты. Башкалар сизмәсен дип, уң кулым белән битемне капладым. Кемнәр булыр икән бу? Ни кирәк аларга? Бәлки берәрсе уйнап кына язгандыр. Бәлки сыйныфтан берәрсе. Парта арасына чүмәшкән классташларны күзлим, юк, кулларында телефон юк. Ярар, болай булгач, бармасаң да була. Сумканы алам да өйгә кайтып китәм. Тукта, монда бит курыкмасаң, дигән! Димәк, мин куркак булып чыгам?

...Чишмә буена төшкәндә, анда беркем дә юк иде. Тирә-якны күзләп, чишмәдән су йоттым да кире китәргә дип тау ягына — сукмакка юнәлдем.

— Ә син курыкмагансың икән!

Йөрәгем дерт итеп куйды. Йодрыгымны йомарлап, тавыш килгән якка карадым. Анда унбернең ике йолдызы иде... Ни кирәк аларга миннән? Тамагыма килгән төерне йотып:

— Килдем. Ә сезгә миннән ни кирәк иде? — дидем.

— Сөйләшәсе бар, Айсылу. Синең турында. Хыялларың турында. Ә иң мөһиме — Алмаз турында.

— Сөйләшик соң. Минем хыялларда сезнең ни эшегез бар?

— Хыяллар кайвакыт уртак була ул, — бу сүзләрне Гөлсинә әйтте. Усал итеп, ирен чите белән генә елмаеп куйды. Күпме аңларга тырышсам да, бу вакыйганың бер «чәйнеге» булып басып тора бирдем.

— Шул хыяллар хакында сөйләшергә чакырдыгызмы мине?

Мыскыллы рәвештә, башларын артка ташлап көлеп җибәрделәр.

— Кызый, тыңла! Әгәр кешечә яшәргә теләсәң, сиңа Алмаз белән йөрүне туктатырга кирәк. Югыйсә без сиңа барыбер тынгылык бирмәячәкбез!

Башка Динарның: «Алмазны әле Зәлия белән күргәннәр, бик беләсең килсә», — дип әйтүе килде. Күңелемә корт керсә дә, җиңелергә уйламый идем.

— Югыйсә нишләтәсез?

— Күрерсең нишләткәнебезне! Минем егетемә караган кешене мин кыйный да алам!

— Ә кайчаннан бирле синең егетең соң ул? Бик беләсең килсә, без инде ике ай очрашабыз!

— Бергә уздырган җәйге төннәрдән башлап, Айсылу!

Бер сүз дә әйтә алмыйча катып калдым.

— Һәр кешенең үзенә язган яры була. Алмаз — минем өчен шундый кеше! Кеше бәхетенә кысылмагыз!

— Бу әкиятләреңне әбиеңә сөйлә, яме? Ә егет ул — бозау. Кая чакырсаң — шунда килә. Безнең арага керәсе булсаң — үзеңә үпкәлә!

Күз алдыма ак яулыклы әбием килеп басты. Юк, әбием белән бу кыска итәкле ике җилбәзәк кызны тиңләштереп тә булмый. Йодрыгымны ныграк йомарладым. Түз, Айсылу!

— Монсын инде Алмаз үзе хәл итәчәк, — дидем мин, мыскыллы елмаеп.

— Ансын күз күрер, без сине кисәттек.

— Алмаз белән сөйләшкәч, күз күрә башлаячак!

Алар китеп бардылар. Мин тауга менгәндә, Гөлсинә артымнан такмаклап калды:

Үз ярларыңны сөймисең,

Кеше яры кирәккә.

Исеңнән чыгарма, җаный,

Сиңа тиңнәр — тирәктә!

Ачуым килсә дә, берни әйтмәдем. Юл буена шушы хәлләр турында уйланып кайттым. Алмаз хакында уйласам, күзләрем дымлана башлый иде. Чыннан да Алмаз шундый микән? Кайту белән аңа шалтыратырга кирәк. Барысы турында да аңлатырга, уйлаганымны аңа җиткерергә! Хәтта, юк, күзгә-күз карап сөйләшергә... Ярар, авылга кайтсын әле, сөйләшербез.

Аларның бу сүзләренә карап кына Алмаздан колак кагарга уемда да юк. Мине куркак дип уйлыйлар бугай, ялгышалар! Ахырга кадәр торачакмын. Әле Гүзәл дә терелеп килсә, мине барыбер яклаячак. Ярар, вакыт күрсәтер. Алмазның кайтуын көтәргә дә барысы турында сөйләшергә!

Өйгә кайтып кергәч, өске киемнәремне салдым да әнинең бүлмәсенә кереп киттем. Аннан нинди дә булса җылылык, бу ике кызның усал телләренә каршы торырлык ныклы терәк эзләдем. Әнине сагынумы, әллә Зәлия белән Гөлсинәнең сүзләре тәэсир иттеме — әнинең урынына ятып, кычкырып елап җибәрдем. Шулай йоклап киткәнмен...

Көтелмәгән очрашулар

Зәлиянең кинәттән миңа шулай килеп бәйләнүе хакында уйлар миңа тынычлап сулыш алырга да ирек бирми иде. Алмаз белән ничек булса да күрешеп сөйләшергә кирәк. Ни булса да, авылга кайтачак ул бу атнада. Бәлки бүген үк кайткандыр. Уйларымның хаклыгын тикшерергә теләп, телефонга үреләм. Тынлыкны ярып, инде ике атна йокларга ирек бирмәгән сорауларыма җавап сыман, гудоклар мине дерелдәргә мәҗбүр итә. Әгәр дә барысы да дөрес була калса? Бер мизгелдә барысы да чәлпәрәмә килеп, хыялларның эзе дә калмаячак. Юк, эз калыр. Андый чакта эзләр тирән яра булып кала, дигән иде әни.

— Алло, Айсылу, сәлам! — Алмазның тавышын ишетүгә телефонны кулдан төшереп җибәрә яздым.

— Сәлам, Алмаз... Син авылдамы?

— Әйе, кичә кайттым. Синең хәлләр ничек соң, сылуым? Әниең тереләме?!

— Әйбәт, рәхмәт. Бүген очрашасы иде.

— Мин сиңа бу хакта әйтмәкче идем инде. Син уйларымны укырга өлгердең! Ярар, кич белән килермен.

Озын-озын составлар таккан поездның үзәк өздереп кычкырткан авазларын хәтерләткән телефон гудокларын хәзер кыска гудоклар алыштыра. Күңел түренә моңсулык кереп кунаклый...

...Әни, әни, әнкәем. Синең өйдә юклыгың соңгы араларда бигрәк тә йөрәкне әрнетә башлады. Кайчан шул соры палаталарны ташлап, хлор исе килгән идәннәрне таптый-таптый, өйгә кайтырсың икән? Мин сагындым сине, әнием. Бик сагындым... Инде өченче көн юньләп ашаганым да юк. Укуның да чирек ахырында рәте китеп бара. Ә алда бит имтиханнар... Минем бала чактагы сыман синең янәшәңдә йоклыйсым, җылы кочагыңның йомшаклыгын тоеп, таңнарда уянасым килә. Мин... Мин сагындым сине, әнием.

Математикадан биремнәрне эшләп бетергән идем инде. Кинәт ишек ачылган һәм яңа гына кибет киштәсеннән төшкән чытырдавык пакет тавышы ишетелде. Өстәл яныннан торып, тизрәк ишеккә йөгердем. Әни кайтты?!

— Исәнме, балам. Хәлләрең ничек?

— Кем дип торам, күрше Әлфия апа икән. Йөздән елмаю качып, моңсулык кире үз халәтенә кайтты.

— Яхшыларбыз!

— Әниең янына барган идем бүген. Хәлләре әйбәтләнгән, чыгарсалар, атна-ун көннән кайтырмын, диде. Менә, сиңа күчтәнәчләр җибәрде, Айсылу.

— Рәхмәт.

Әлфия апа минем кәеф юклык йөзгә чыкканны күрде булса кирәк, ишекне әкрен генә ябып чыгып та китте. Әни җылысын, әни сүзләрен миңа алып килгәнгәме, ялгызлыктан туйгангамы, белмим, Әлфия апаны кызганып куйдым. Аякларым үзеннән-үзе аның артыннан йөгерделәр...

— Әлфия апа, чәй эчәргә кер!..

Йөгереп чыккан җиремнән туктап калдым. Каршымда Әлфия апа белән сөйләшеп әти басып тора. Балачакта мине күкләргә чөйгән көчле куллары, бар йөрәген биреп ихлас елмаюы... Барысы да шул ук. Ә менә йөзенең көләчлеге дә, күзләренең нуры да кими төшкән. Җәйге вакыйгалар берәм-берәм күз алдымнан узып, йөземә кырыслык чыгардым.

— Исәнмесез!

Әти мине ишетеп елмаеп куйды.

— Исәнме, кызым. Әниең тереләме?

— Барсы да яхшы. Нишләп йөрисең, нигә килдең?

Эшнең зурга киткәнен күргәч, Әлфия апа тыныч кына капкага юнәлде. Әти, ачкан авызын кире ябып, озак кына сүз әйтә алмый торды.

— Кызым, шундый хәлләр бит әле бездә... Кәримне югалттык. Инде икенче көн, беркаян да таба алмыйбыз. Бала гына бит әле ул, эзләмәгән җир калмады. Авылны мең әйләндек, таныш-белеш, күрше-күләннәрдән сораштырдык — юк кына...

— Кызганыч. Мин нишләтим соң?

— Кызым... Карале, ни... Син тимәдеңне Кәримгә, дим.

Имәндә икән чикләвек! Әти миннән шикләнеп, аның киткәненә үч ала дип гаеп итәргә килгән. Монда үз хәлем — хәл, тагын ул да йөри! Күзләремә яшьләр тыгылды. Әтигә каты итеп кычкырасы, аны бар көчемә төртеп, йорттан куалыйкуалый чыгарасы килде. Тик әни сүзе — бер. Кем булса да — исерекме ул, айныкмы, җинаятьчеме, каракмы — ул минем әти! Хәтта, ташласа да...

— Мин белмим, әти... Миннән шулай шикләнә алуың гаҗәпсендерә, — дидем, үз-үземне кулга алып.

Әти берни дәшми чыгып китте. Мин аның ышанычсыз адымнарын, көчсезләнеп калган беләкләрен күзәтеп карап калдым. Әти... Әтием бит ул минем... Ә бәлки әнигә шалтыратыргадыр. Соңгы арада булган күңелсез хәлләрдән соң гел елыйсы гына килә. Әти дә мине гаепли, Алмазны тартып алырга теләгән кызлар... Юк, әнине борчырга ярамый... Үзем хәл итәрмен. Озак та үтми, капкадан Әлфия апаның зәңгәрсу яулыклы башы күренде.

— Гарифның малае югалган, диме?!

***

— Сине яраталар, Алмаз. Бик яраталар.

— Кемнәр? Яратам, диген Айсылу. — Алмаз, елмаеп, мине кысып кочаклады. — Салкын бүген тышта...

— Әйе, йолдызлар да юк. Никакой романтики, име?

— Шулай шул...

— Алмаз, дөресен генә әйт әле: сине Зәлия белән нәрсә бәйли? Алмаз тынып калды. Аннары, кулы белән җилдән ышыклап, тәмәкесен кабызды.

— Берни дә, Айсылу. Башка бу сорауга әйләнеп кайтмыйк. Мине аның белән берни дә бәйләми. Һәм мин моңа бик шат.

Ышанырга да, ышанмаска да белми утырганда, безнең тыкрыкта кемнеңдер бик «көчле» итеп җырлаганы ишетелде. Мин дерт итеп Алмазга таба сыендым. Алмаз курыкканымны сизеп көлеп җибәрде.

— Маһи килә әнә. Галимуллин Махи.

— Маһинур апа ич бу, — дидем мин, керәшен очында яшәүче исерекбаш апаны танып алып. — Ә нигә Галимуллин? Галимуллина түгел?

— Ну, эчкәч, Галимуллинга әйләнә дә куя бит, — Алмаз тирән сулыш алды. — Аның нуры беткән, Маһие гына калган инде...

...Әнисе Маһинур апаны бер генә дә шушылай исерек килеш урам буйлап йөрер дип уйламагандыр. Тулгагы тотканда, тәүге авыртуларын кичергәндә, күкрәк сөтен имезгәндә дә, ак юллар гына юрагандыр. Ләкин бүген түбән очның мәңге айнымас абзыйларына мәхәббәт бүләк иткән урам алиһәсенең чыннан да нуры беткән, бары Маһие гына утырып калган төсле...

***

Гүзәлнең инде икенче ай дәресләрдә булмавы мине борчуга сала иде. Өйләренә ничә кат барсам да, әнисе «бик каты авырый, Казанда, хастаханәдә дәвалана»дан башка ләм-мим. Бүген дә информатика дәресендә директор шушы мәсьәләне кузгатып җибәрде.

— Тагын Гәрәева юк безнең... Инде өченче ай тулып килә. Болай сәбәпсез булса, чараларын күрергә туры килер.

— Сәбәпләре бар, — дидем мин, сикереп торып. — Гүзәл Казанда, ул бик каты авырый. Дәваланырга шунда җибәргәннәр.

Директор әллә мине ишетмәде, әллә нәрсә шунда — дәресне дәвам итте. Арткы рәттә кемнеңдер пырхылдап көлеп җибәргәне ишетелде. Аларга аерым игътибар бирмичә, тәрәзәгә карадым. Анда кышның тәүге мизгелләрен эретә-эретә, пычрак юлга кар төшә иде...

Тәнәфестә, ашханәдән менеп барганда, Динар туктатты. Аның белән сөйләшми башлаганга да күп вакыт узган инде, ни дисәң дә, дусның мәзәкләре, ихластан көлдерә белүе сагындырган икән.

— Айсылу. Әниеңне тиздән чыгаралар дип ишеттем. Котлыйм сине.

— Рәхмәт, Динар. Бик сагындым инде үзен. Өйне бик сагынган. «Авылга кайтсам тагын да савыгып китәр идем, һаман шушы палатада бикләп тоталар», ди. Тиздән кайтачак.

— Ничек? Район үзәгеннән берүзе генәме?

— Әйе. Машиналар булыр, диде.

— Айсылу! Бу аңа зыянга гына булачак. Әйдә, әтидән машина сорыйм да әниеңне бергә барып алып кайтабыз.

— Синең праваң юк бит, Динар.

— Егерме минутлык юлда туктатмаслар әле. Борчылма.

— Ярар, уйлармын мин бу хакта.

Ул арада, дәрескә чакырып, кыңгырау чылтырады.

— Айсылу, — диде Динар, минем дәрескә ашыгуымны күреп, — үпкәләмә миңа, яме?

— Мин... Мин оныттым инде...

...Шулай да Динар әнине үз машинасы белән барып алырга күндерде. Дәресләрне «тозлап», иртүк район үзәгенә юнәлдек. Тышта бик матур, ябалаклап кар ява иде... Әни өйгә кайтасы булганга, шулкадәр матурдыр инде бу көн.

Машинаны тукталышта калдырып, хастаханәгә җәяү тәпиләдек. Битләргә кар куна, кар оча. Ләкин бүген алар миңа җылы кебек. Әни өйгә кайтыр көнне җылы карлар ява...

Хастаханәгә кереп, икенче катка мендек. Әнинең палатасында барсын да диярлек кайтарып җибәргәннәр диярлек. Көнбагыш яратучы Фая апа һәм Фәүзия түти генә калган. Әни белән шатлана-шатлана әйберләрен җыйдык. «Китәр урыныңда ялгыш та бернәрсә калдырырга ярамый, — ди әни, халатын сумкага таслап салып куйгач, — югыйсә яңадан шул урынга әйләнеп кайтачаксың». Ул арада палатага доктор килеп керде һәм безгә вакытлыча чыгып торырга кушты. Динар сумкаларны күтәреп, «машинага чыга торам», дип баскычка юнәлде, мин палата каршындагы урындыкларның берсенә утырып, әнине көтә башладым. Хастаханә идәннәреннән хлор исе килә... Көненә икешәр тапкыр юалар бугай бу идәннәрне. Күрше кабинетка су буе чират. Терапевтка микән шунда. Аннан ерак түгел бүлмә каршында өч хатын-кыз утырган. Туктале, сулдагысы Гүзәл түгелме соң? Минем өстемә салкын су койдылармыни!.. Ул арада кабинет ишеге ачылып, Гүзәл дигәнем кереп тә югалды. Әнисенең доктор белән сөйләшә-сөйләшә чыгып килүе ишетелде.

— Бик озак яттым шул... Бик озак... — диде әни, иңемнән уа-уа.

...Юк, Гүзәл түгел иде ул. Ялгыш күрдем бугай. <...>

Алсу Нургатина

 
Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
"КУ" 7, 2014
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: