Көтелмәгән очрашу

Без студент чакта тыелган фәннәр бар иде. «Фәнне тыеп буламыни?» — дип гаҗәпләнүчеләр дә табылыр, мөгаен. Булды шул, шундый заманада да яшәргә туры килде. Без вузда укый башлаганда, радиотапшыруларда (телевидение юк иде әле), газета-журналлардагы язмаларда берничә фәннең «измәсен изү» һәм аларны өйрәнүче, гамәли эшләрендә файдаланучы «буржуаз, реакцион» галим затларны «утлы табада биетү»дә остарган каләм ияләре күп иде. Безнең өчен шунысы бигрәк тә сәер иде: кыйнала торган фәннәрне шәрехләп тасвирлаучы китаплар яисә мәкаләләрне без студентлардан беребезнең дә күргәне булмады, әмма, аларны «пыр туздырган» язмалар-мәкаләләрне генә укып, семинарларда чыгыш ясар өчен әзер булу зарур иде. Шундый фәннәр арасында безне бигрәк тә кызыксындырганы кибернетика дип атала иде. Аны ялган фән (псевдонаука) дип шул чактагы мәсхәрәүләрне әдәпле (башыннан сыйпап кына, иркәләп кенә) шелтәләү дип бәяләргә була. Чынлап та кызыксынып һәм төп чыганакларын табып өйрәнгән галимнәргә исә төрмә дә яный иде ул кырыс елларда. «Акыл эшенә баш мие урынына металлдан эшләнгән роботларны җигүме? Җәмгыять тормышын автомат җиһазлар ярдәмендә көйләүме?» Бу турыда уйлаган галимнәргә карата ил җитәкчеләренең (бигрәк тә Н.С.Хрущёвның, кибернетиканы ул империализмның сатлык фахишәсе дип атый иде) мөнәсәбәте миһербансыз булды. Моны күзаллау, аңлыйм, укучыларга кыендыр.

Ни гаҗәп, берзаман университетның 24 колонналы төп бинасында төрле рангтагы капитаннар — хәрби диңгезчеләр күренгәләп алды. Алар, чыгарылыш курстагы бишлегә генә укыган, «иң-иң башлы» егетләр белән очрашып, әңгәмә кордылар. Безгә шул әңгәмәләрнең эчтәлеге хакында өлкән иптәшләребез берни сөйләмәде.

Дүрт ел узгач, аларның кайберләре белән очрашу да насыйп булды. Погоннары капитан-лейтенантлар икәнен күрсәтә иде. Безне иң шаккатырганы — аларның, һич яшермичә, хәрби флотта кибернетика казанышларын гамәлгә кертү өстендә эшләүләре турындагы сүзләре иде. Кибернетика фәнен гамәли, хәрби эшләрдә куллана башлаган әйдаманнарның җитәкчесе адмирал А.И.Берг турында беренче тапкыр шулардан ишеттем. Тәвәккәл, батыр шәхес булган, репрессияләрдән дә куркып тормаган галим-адмирал бу (һич гаепсезгә төрмәдә дә утырып чыккан сәясәт корбаны да әле). «Бөек юлбашчы» белән аның кабинетында фән һәм техниканың ул замандагы иң мөһим бер проблемасы турында икәүдән-икәү генә гәпләшкәндә, хуҗаның бертуктаусыз ачулануыннан да каушамаган, үз карашларына Сталинны ышандыра алган.

Хәрби кибернетиклар белән очрашулардан соң университеттагы остазларыбызның берничәсенә, сабакташларымның һәм бездән соң укыганнарның шактыена бу яңа фән юнәлешендә актив эшләү насыйп булды. Үзем (ике ел математика бүлегендә укыганнан соң) өченче курста сайлаган астрономия өлкәсендә эшләсәм дә, яңа фәннәр белән кызыксына идем (остазым, вакыт әрәм итәсең, дип моның өчен мине шелтәли иде). Ә искиткеч темплар белән үскән кибернетика, әлбәттә, фәнни хезмәткәрләрнең игътибарын һәрдаим җәлеп итә иде.

Вакыт тиз уза. Унике ел агымында аспирантурада уку да, дәрәҗәлерәк дипломнарга ирешү дә, күп галимнәр белән бергә эшләү дә насыйп булды.

Ике ай командировкада эшләгәндә, ифрат катлаулы билиниәл дифференциаль тигезләмәләр системасына юлыктым. Андый системалар буенча белгечне Ленинградта таба алмагач, кайтканда Мәскәүдә тукталдым. Университет математиклары да ярдәм итә алмады, әмма, рәхмәт аларга, кирәкле белгеч эшләгән фәнни-тикшеренү институтына юлладылар.

СССР Фәннәр академиясенең В.А.Стеклов исемендәге математика институтының эңгер-меңгер яктылы вестибюлендә, чалт аяз көнне урамнан килеп кергәч, кая барырга белми каранып торган, ерактан килгән вуз укытучысын хәрбиләрдәге шикелле төз гәүдәле бер абзый күреп алып, яныма килде. Ул кайдан һәм нинди йомыш белән килүемне төпченде. КГБ хезмәткәрләре белән эшем буенча аралаша идем, шуңа күрә, дилбегәне кыска тотып, проблемамны тасвирладым һәм кемне күрергә теләгәнемне әйттем. Ә аны, ни хикмәт, минем документларым бөтенләй кызыксындырмады, ул тиешле кабинетка ничек барасын шәрехләп сөйли башлады. Минем (аптыраган чыраемнандыр, мөгаен) юлны һич аңламаганымны тоеп, әңгәмәдәшем кулын селтәде һәм, «Әй, барыбер адашырсыз, озата барыйм әле!» — дип, мине сул терсәгемнән «җитәкләп» алды. Институтның лабиринт сыман коридорларында кирәкле кабинетка «сәяхәтебез» вакытында юлдашым сорауларын яудыра барды. Хәтта мин эшләгән институтта нинди биналар, нинди спортзал, күпме укытучы һәм студент булганы да кызыксындыра иде аны. Шулай итеп, «КГБ хезмәткәре» (үзем фаразлавымча) мин фәкыйрегездән шактый күп «дәүләт серләре»н белә алды. Хәер, аның мине кызыксындырган математик проблеманы да яхшы аңлавы бераз гаҗәпләндерде үзе. Тиешле кабинетка җиткәч, ул, ишекне ачып:

– Александр Дмитриевич, менә сезгә кунак алып килдем, каршы алыгыз, — диде. Кабинет хуҗасы:

– Аааксель Ивааанович! Керегез, керегез, рәхим итегез! — дигәч кенә, «гид»ымның академик-адмирал, совет кибернетикасының «атасы» А.И.Берг икәненә төшендем. Ә ул:

– Башка чакта керермен әле, менә кунагыбыз ерактан килгән, сезгә йомышы бар аның, — дип, аркамнан җиңелчә генә этәреп, мине А.Д.Брюно янына уздырды. Аңарчы журналларда Бергның адмирал формасында төшкән күптәнге портретларын гына күргәнем бар иде. Шуңа күрә шактый олыгайган галимне танымаганмын.

Хатирәләрем бик еракка алып киткән. Кибернетика фәне турында шәрехләп сөйли башласаң, озакка сузылыр иде. Атамасы грек телендәге «кибернесий» сүзеннән алынган: борынгы карабларның койрыгына куелган бик озын ишкәк белән карабны идарә итүчене шулай дип атаганнар. Кибернетиканың нигез ташларын салган галим — америкалы математик Норберт Винер. Аның кибернетика буенча 1948 елда дөнья күргән беренче китабын, туган телебезгә тәрҗемә итсәк, «Кибернетика, тереклектә һәм машинадагы идарә һәм элемтә» дип атарга була. Чираттагы китабын галим «Кибернетика һәм җәмгыять» дип атаган иде. Бу фәндә, кыскача әйткәндә, теләсә нинди системаларда булла торган идарә итү, элемтә һәм информация эшкәртү проблемалары тикшерелә. Кибернетика өйрәнә торган системаларның табигате һәм «тумышы» буенча теләсә нинди булуы мөмкин: техникадагы автоматик көйләгеч-регуляторлар, электрон хисаплау машиналары, башыбыздагы «ми» атамалы акыл «аппараты», тере организмнардан оешкан берлекләр, җәмгыять. Бу фән хәзер, үзе берничә тармакка бүленеп, көндәлек тормышыбызда искиткеч зур роль уйный. Сабакташларым һәм остазларыбызның шактые бу фәнне үстерүдә һәм аның казанышлары белән сәнәгатьне автоматлаштыру эшендә актив катнашты. Кыскасы, без вузда укый башлаганда, хакимият басымы аркасында тыелган, җәберләнгән кибернетика укуыбыз тәмамланганда ук иң абруйлы белем тармагы буларак танылды. Аны төрле курслар һәм семинарларда яисә үзлегебездән өйрәнергә туры килде. Шулай итеп, бу яңа фән кыска гына вакыт эчендә тиешле урынын яулады. Әмма кибернетика үзе дә яңа фәннәрнең туып үсүе өчен этәргеч булды. Чөнки аның казанышлары система дигән күренешләргә яңача карарга мәҗбүр итте. Кибернетиканы «үз канаты астына алган» информатика да — шундый үзгәрешләрнең бер мисалы. Хәер, болары үзе аерым бер язма темасы.

Ахырын монда укыгыз: "КУ" 2 (февраль), 2016

Ким Шакиров

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: