Бәләкәй Әлфәт (дәвамы)

Язманы башыннан монда укыгыз.

Язмыш сынаулары

Балалык, мәктәп еллары кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгалары белән хәтердә кала. Андый хәлләр миндә дә аз булмады. Арада куркынычлары да шактый булып, югарыда әйткәнемчә, битлек белән тууыма бәйле, Ходай саклап калгандыр инде. Алтынчы сыйныфны тәмамлап, җәйге каникулга чыктык. Һәр авыл баласыныкы кебек, җәйнең җылы көннәре күбрәк су буенда үтә. Каз-үрдәк бәбкәләрен ашату, карга-тилгәннән саклау безнең өстә иде. Инешебез зур булмаса да, балык тотарга да ярата идем: маймычлар күп, ара-тирә кызылканат та эләгә. Шулай бервакыт, көрәк белән кәс кисеп, буа будык. Аның тирәнлеге 50-60 см артмагандыр инде. Шайтан котырттымы, белмим, яр кырыннан баш белән суга чумдым. Төбендәге ташка бәрелеп, судан чыкканда, башымнан кан ага иде. Авыртуы тиз басылдымы, мине врачка алып бармадылар. Берәр атнадан баш авырта башлады. Бәхеткә, шул көннәрдә кунаклар килеп, арада берсе – үз әнием ягыннан туганнан туган апа – балалар врачы булып эшли башлаган. Ул башымны карап, ярадагы иске кутырны чистартты һәм, хәлне өйдәгеләргә аңлатып, тиз арада машина табып, үзе үк мине район больницасына алып барды. Минем суда тишелгән башымның ярасы төзәлмичә, ялкынсыну башланган, бераз тоткарланган булсак, бик куркыныч хәлгә юлыгасы булганмын икән.

Икенче бер вакыйга ат белән бәйле булды. Бакча артындагы инешнең икенче ягында – биек тау өстендә иске фермалар бар иде. Аларны сүтеп, кайсын кая ташып бетерделәр. Күршедәге апа калдык агачларны җыеп, утынга әзерләгән. Миннән ат белән шуны алып кайтуда ярдәм сорады. Әтинең ишегалдындагы атын җигеп, утынга киттек. Төяп кайтырга чыккач, арбаның алгы өлешендәге утын агачлары тигез итеп салынмаганлыгы, кайберләренең очлары алга чыгып торганлыгы ачыкланды. Таудан төшә башлаганда, арт ягына агач төртелгән ат дулап китә, томырылып чаба. Тау астындагы борылышта арба авып, мин бер читкә очканмын. Аңыма килгәндә, чирәмдә ятам, янымда күрше апа «үтердем... үтердем...» дип башын тотып тора. Ат та егылып, камыты сынган иде. Минем хәлем авыр булгангамы, әти ачуланмады, каяндыр иске камыт табып, эшкә йөри башлады.

Мәктәп елларыннан истә калган икенче бер вакыйга техника белән бәйле. Җиденче сыйныфта укый идем кебек, велосипедта Кече Кирмәнгә укырга барам. Каршыга килүче тракторга юл бирим дип, кырыйга чыктым. Әмма велосипед белән барырлык түгел, яңгырдан соң балчык каткакланып кипкән. Бераз баргач та велосипедның тизлеге бетте һәм мин янга ава башладым. Буй кечкенә булгач, тиз генә төшеп булмады, мин утырган килеш юл ягына – инде килеп җиткән тракторга егылдым. Кулым белән «гусеница» чылбырына таянган мизгелдә трактор туктап калды. Тракторчы егетнең сизгерлеге, игътибарлы булуы гомеремне саклап калды. Мондый хәлләр минем белән олыгайгач та шактый булды. Ничек аңлатыргадыр, язмыш сынавымы болар, әллә йөзлек белән тууым сәбәпчеме, бер Ходай белә...

Язманың дәвамын "Казан утлары" журналының 10 санында, 2019 укыгыз.

"КУ" 10, 2019

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: