Бәләкәй Әлфәт (дәвамы)

Язманы башыннан монда укыгыз.

Бабай – мулла, әти – коммунист

Бабам Закирҗан октябрьгә кадәр мәдрәсәдә белем ала. Әбием Васбикамал белән гаилә корып, иген игеп көн күрәләр. Колхозлар оешкач, байтак еллар урман каравылчысы булып эшли. 1941 елны аны сугышка алалар һәм Мәскәү астындагы Калинин фронтында яраланып, бер кулын терсәктән өздереп кайта. Мин мәктәптә укыган елларда ул авылда мулла вазифасын башкара иде.

Әтием Мәгъсүмҗан 1942 елны Бөек Ватан сугышына китә. Үзенең сөйләве буенча, алгы сызыкка машина белән сугыш кирәк-яраклары ташыган. Бервакыт фронт сызыгына җиткәндә, атыш башлана, ул кызу барган машинасын юлдан читкә бора, әмма чокырга туры килеп, әйләнеп каплана һәм иңбашыннан кулын сындыра. Дәвалану озакка сузылып, аны Грузиягә Тбилиси шәһәренә озаталар. Ул бары 1946 елда гына демобилизацияләнә. Әти гомере буе авылда яшәп, төрле вазифалар башкара: клуб мөдире, авыл совете рәисе, бригадир, көтүче, ферма мөдире, атчы. Ул йомшак табигатьле, ярдәмчел кеше иде. Сугыштан өйрәнеп кайткан тәмәке тартудан, хәмер белән мавыгудан да баш тартмады.

Мин шактый каршылыклы даирәдә үстем. Әти – коммунист һәм ул моңа бик җаваплы карады. Партия җыелышларын, төрле уку-семинарларны калдырмады. Үзе шактый еллар «политуку» курсын алып барды. Мәктәптә яхшы укыдым, шуңамы әтинең укуым белән кызыксынуын хәтерләмим. Дөрес, ата-аналар җыелышына ул үзе йөрде, бер дә калдырмый иде. Җыелыштан кайткач, горурланып (мине мактап сөйләгәннәрен чамалыйм), бер-ике фикер әйтеп куя.

Бабай, әби, әтинең сеңлесе һәм аның улы күршедә яшәделәр. Билгеле инде, без аларда һәркөнне әллә ничә тапкыр була идек. Бала вакытта үги әнигә ияләнеп китү дә җиңел булмагандыр. Тормышыбыз авыр булып, тәм-том бик эләкмәде, шуңа да әби-бабайда печенье-прәннек белән чәй эчү теләге дә булгандыр. Бу өйдә Коръән сүзен еш ишетә идек. Әби-бабай намаз укудан тыш, авыл кешеләре дә төрле йомыш белән килә һәм өйгә дога кылудан алып, өшкерү, тәлинкә яздыру, бөти әзерләү, юл догасы язып бирү кебек эш-гамәлләр күп вакыт безнең каршыда үтәлә иде. Әбием Васбикамал бик хәрәкәтчән, җиңел гәүдәле булып, ике өйне бер итеп яшәде. Үгет-нәсыйхәт сүзен дә, бабайның теге яисә бу мәсьәлә уңаеннан җиткерәсе фикерен дә еш кына әби авызыннан ишеттек. Бу йортта хәмер-тәмәке кебек әйберләрнең исе дә булмады, анда тынычлык, үзенә бер рәхәтлек хөкем сөрде. Гомумән, әтинең коммунистлыгы, бабайның динилеге йогынтысында үстек без. Әмма иң мөһиме, алардан мин әдәп-әхлакка, намуслылыкка өйрәнеп калдым. Әби-бабайларның «тирә-күрше, авылдашлар каршында йөзгә кызыллык китермәгез» дигән сүзләре минем өчен яшәеш принцибына әйләнде.

Кыңгыраулы мәктәп еллары

Башлангыч белемне туган авылымда алдым. Сыйныфта без җиде кыз һәм ун малай булып, шунысы игътибарга лаек: малайларның 7-се гармунда уйный иде. Мин кечкенәдән чаңгыда шуарга, ярышларда катнашырга яраттым. Бакча артында гына биек тау, тау астында инеш булып, бик текә таулардан шактый оста шуарга өйрәндем. Өлкән егетләргә ияреп, ерактагы тауларга, урманга йөрүләр дә хәтердә. Бишенче сыйныфка үзебездән сигез чакрымдагы Кече Кирмән сигезьеллык мәктәбенә бардык. Бу авыл «Кызыл партизан» колхозының үзәге булганга, безнең авылдан бермә-бер зур, матур иде. Мәктәп директоры – киләчәктә шагыйрь, прозаик буларак танылу алачак Рафаил Газизов. Мин яңа бер мохиткә эләктем. Балалар күп, мәктәп кайнап тора, атна саен төрле-төрле чаралар үткәрелә. Пионер, комсомол оешмалары актив эшчәнлек алып бара. Кемгә ничектер, мин аларны сагынып искә алам. Билгеле, идеологиягә бәйле ясалмалылык күп булгандыр, әмма пионер-комсомол җыелышларында чыгыш ясарга, үз позициямне якларга өйрәндем. Җыелышлардан соң без һәрвакыт ял кичәсе оештыра идек.

Татарча биергә шунда өйрәндем. Зурларның кичке уеннарында отып калган җыр-такмаклар, кара-каршы җырлашулар, парлап биюләр – барысы да башкарыла иде.

Кече Кирмән мәктәбендә укуга җитди таләпләр куелганы хәтердә. Укытучылар гаять таләпчән, начар укучыларны хәзерге кебек күз йомып сыйныфтан сыйныфка күчерү юк, шуңа да утырып калучылар да байтак булды. Математикадан Сәвия апа, физикадан Шамил абый, биологиядән Габделхак абый, татар теленнән Гамилә апа һ.б. дәресләре әле дә күз алдында тора. Хезмәт укытучысы Габделхәй абыйга безне чүкеч-пычкы, өтерге-ышкы тотарга өйрәтүе өчен гомерем буе рәхмәтле булдым. Сыйныф җитәкчесе Ринат абый Шакиров турында аерым әйтәсем килә. Ул бик кырыс, таләпчән, вакыты белән тупас иде, әмма дөньяга күзебез ачылуга зур йогынты ясады, чын мәгънәсендә тормышка өйрәтте. Безне физкультурага, спортка тартты, яраттырды. Минем чаңгы спорты белән мавыгып китүемә дә ул этәргеч бирде. Чаңгыда узышырга гына түгел, бәлки, үз-үзеңне җиңәргә, түземлеккә, ихтыяр көче тәрбияләргә дә юл күрсәтте.

9-10 (11) сыйныфларны безнең авылдан алты чакрымдагы Урта Кирмән урта мәктәбендә укыдым. Бу мәктәптә үзгә мохит урнашкан иде. Мәктәп директоры Әлфәт абый Рафыйков – чын демократ. Аның өчен синең кеше булып җитешүең мөһим, шуңа ул кайбер вак-төяк шаяруларга күз дә йома белә. Әлфәт Гаян улы укучылар белән педагогик хезмәттәшлеккә омтылды һәм олысы-кечесе тарафыннан хөрмәт ителде. Мәктәптәге эчке тәртип кагыйдәләре Рәшидә апа Әүхәдиева кулында. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булган ханымны кара тут йөзле булганы өчен «чегән» дип йөртәләр иде. Усал, таләпчән, кем әйтмешли, елмаюын күрергә тилмерә идек. 10 нчы сыйныфта укыганда, Рәшидә апа белән бергә-бер калып кая укырга керү, һөнәр сайлау турында сөйләшергә туры килде. Шунда мин аның бик тә ачык, нечкә һәм киң күңелле, гаять кешелекле, ярдәмчел булуын тойдым. Рәшидә апаның мәктәп тормышында нинди зур роль уйнаганын, бөтен барлыгын мәктәпкә биреп, укучыларыннан шатлык-куаныч алып яшәвенә соңрак, үзем дә укытучы булып эшли башлагач, тирәнрәк төшенә бардым. Билгеле, төп предмет укытучылары (Фәридә апа – физика, Әлфинур апа – математика, Галимҗан абый – биология, Иван абый – география, Сабирҗан абый – тарих һ.б.) теге йә бу сыйфаты, эш-гамәле белән күңелгә кереп калган. Физкультура укытучысы Рифкать абый Шәяхмәтов укытучы гына булмыйча, фикердәшемә, хәтта дустыма әйләнде. Спортка баш-аягы белән чумган бу кеше безне «хәрәкәттә – бәрәкәт» дип яшәргә өйрәтте. Тренировка вакытында, чаңгыда үзара узышып, без бергә күп дистә чакрым юл үттек, тренировкадан кайтканда, хәлсезләнгәнне күреп, өенә алып кереп чәй дә эчертә иде...

Язманың дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 10, 2019

Фото: Рамиль Гали

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: