Бәләкәй Хатыйп (Кыек атып, туры тидерү...)

БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

 

 

Сигезенче сыйныф ахырларында (мөгаен, тиешенчә тукланмаудан, витамин җитмәүдән) минем күз күреме начарланыбрак китте. «Военное дело»да мылтыктан ату да каралган. Ә мин мишеньне юньләп күрмим дә (ул вакытта әле күзлек юк). «Военрук» мөгаллимебез фронтовик Салих абый (без аны «Маликов абый» дип кенә йөртә идек), башка фәннәрдән әйбәт укуны исәпкә алып, үз предметыннан миңа чирек саен югары билге чыгарып килде. Шулай беркөнне япанга атарга чыктык. Алга мишеньнәр куелды. Мин дә, бик күреп бетермәсәм дә, башкалар кебек атып җибәрдем. Шунда укытучы абзабыз, мишеньне тотып, ашыга-ашыга минем янга килде дә: «Син, күз начар күрә, дип алдап йөрисең. Бу нәрсә?» – дип, көчле, йонлач куллары белән якадан тотып җилтерәтте. Баксаң, өч атуга мин 28 очко җыйганмын икән. Әүвәл моның сәбәбен аңламадым: моңа кадәр андый хәлнең булганы юк иде. Шул чакта Дамир Нариманов исемле сабакташымның мәгънәле генә елмаеп торуы хәтердә. Мин аңа кайвакыт дәрес хәзерләшергә булыша идем. Ул шуңа рәхмәт йөзеннән, үзенең мишененә атмыйча, минекенә җибәргән икән. Кыек атып туры тидерүемнең сәбәбен соңрак кына белдем.

 

ДӘВАМЫ БАР. "КУ" ЖУРНАЛЫНЫҢ 5 НЧЕ САНЫНДА (2019) УКЫГЫЗ.

 

"КУ" 5 (май), 2019

Фотода: Хатыйп Миңнегулов абыйсы Миргалим белән. Ленинабад. 1957 ел

Фото "Казан утлары" архивыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: