Бәләкәй Хатыйп (Кәшер юлларын таптап...)

БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

 

Җидене тәмамлаганнан соң, бөтен сезоннарын үз эченә алган мәҗбүри каникулым бер елга сузылды. Әмма бу вакытта колхозда эшләү дә, «егет булып йөрү» дә уку дәртен баса алмады. Ниһаять, Сарман районы Иске Кәшер мәктәбендә укуымны дәвам итәргә булдым. Әни дә бу фикерне хуплады. Бердән, бу авыл безгә күптәннән таныш, Сарайлыга әбиләргә барганда-кайтканда, Иске Кәшер аркылы йөрелде. Икенчедән, әнинең туган авылыннан ерак түгел: биш кенә чакрым. Кыен хәлләрдә әби-бабайларга таянырга мөмкин. Өченчедән, бик сирәк кенә булса да, Апачтан Кәшергә барып укучылар да очрый. Шулай итеп тәвәккәлләдем.

Урта мәктәптә белем алган елларым, Кәшергә бару-кайтулар, анда яшәү минем өчен үзенә күрә бер тормыш университеты да булды. Әйткәнемчә, ара шактый ерак: Апач белән Кәшер арасы егерме биш чакрым. Калын-калын ике урманны үтәсе бар. Атна саен кайтып киләсе килә. Кайтышлый еш кына төнгә калына. Күбрәк үзем генә, ялгыз йөрдем. Берничә мәртәбә бүреләргә дә очрадым. Шундый вакыйгалардан аеруча берсе хәтердә уелып калган. Тугызынчы сыйныфта укыган чак. Көз көне (октябрь ае булса кирәк), аякта чабата, аркада биштәр (капчык). Йөгерә-йөгерә алга барам. Караңгы төшеп килә. Бер урманны узып, икенчесенең кырыена җиттем. Юлның уң ягында берничә рәт агач, аннан – басу-кыр. Икенче тарафта – урман. Кызу-кызу барган чакта, миннән берничә генә метр ераклыкта, уңда – бүре. Таза, елык-елык килеп тора. Карашы бик усал күренмәде. Нишләргә? Шулвакыт арттарак, урман тарафында, чыбык сынган тавыш килде. Борылып караган идем – янә бүре. Нишләргә? Өнсез калдым. Әнкәй, әби өйрәткән, үзем белгән догаларымны укый башладым. Йөгереп качып та булмый. Бүреләрнең гаять тиз йөгерү-чабуын һәркем белә. Икесе дә әлегә тик утыра. Менә каршыдарак кына торган бүре янәшәсеннән дә узып киттем. Адымнарны тизләттем. Бераздан йөгерә башладым. Борылып караган идем, ике бүре дә урманга кереп китте. Явызлык-ерткычлыклары белән даннары чыкса да, рәхмәт үзләренә: миңа тимәделәр; бәлкем, бу арык, ябык малайны ашаудан ни файда дип уйлаганнардыр. (Борынгы төрки бабаларыбызның бүрене тотем итеп алуы, изгеләштерүе, мөгаен, юкка гына түгелдер.) Мин шактый калын урманны караңгыда бик тиз йөгереп уздым. Аннан инде тауларны төшкәч – туган авыл. Өйдәгеләр көтеп торган. Әнкәй кайнар бәрәңгеләрне алга куйды. Катык белән аларны тәмләп ашадым. Шунда әнкәй: «Нәрсә булды, улым, чигәңдә ак чәчләр күренә», – диде. Мин инде: «Бернәрсә дә булмады», – дип кенә әйттем. Бүреләр белән очрашуны сөйләсәм, мәктәпкә кабат укырга җибәрмәс дип курыктым.

 

 

"КУ" 5 (май), 2019

фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: