Бәләкәй Хатыйп (Кадерле әти-әнием...)

Шөкер Ходайга, рәхмәт әти-әниләремә, минем дә башка кешеләрнеке кебек,

кендек каны тамган, тәпи йөреп киткән, буй үстергән туган төбәгем бар. Бүтәннәргә

ничектер, әмма минем өчен ул бик тә газиз, кадерле һәм матур. Аның, артык биек

булмаса да, таулары да, тигез басу-болыннары да, як-ягында урман-әрәмәләре дә,

ике тарафтан агып килеп кушылган (аларны «Кече Ирнә», «Олы Ирнә» дип атыйлар)

кечерәк кенә инешләре дә бар. Туган авылымның рәсми исеме – Ирнә буе Сармашы

(«Сармаш по Ирне»). Әмма аның чын, халык телендәге атамасы – Апач.

Кеше кайда гына тумасын, кайда гына гомер кичермәсен, ул үзенең тереклеге,

барлыгы белән барыннан да элек әти-әнисенә бурычлы. Мин 1939 елның 12 маенда

гаиләдә өченче бала булып якты дөньяга аваз салганмын. Әтием Йосыф Миңнегол

улы (1909-1944) тумышы, яшәеше белән Апачтан – атаклы Исрай, аның атасы

Батырша нәселеннән. Туган авылның гына түгел, гомумән, безнең якларның шактый

кешесе шушы нәсел белән бәйле.

Колхозлар төзелгәч, әти, махсус курсларда укып, авыл хуҗалыгы техникасын

үзләштерә. Ул вакытта «Чыбыклы МТС»ы дип йөртелгән оешманың тракторчысы,

комбайнчысы, трактор бригадиры сыйфатында тирә-юньдәге күп кенә авылларда

хезмәт куя. Мөгаен, тырышып эшләгәндер. 1938 елның ахырларында булса кирәк,

Казанда республика алдынгылары җыелышында да катнаша. Шунда Чаллы ягының

Хатыйп исемле бер кешесе белән якыннан танышып китә. Бераздан шул дусты

хөрмәтенә миңа Хатыйп исеме дә бирелә. Әтине якыннан белүчеләр, ул бик көчле,

чын ир-ат иде, дип сөйлиләр. Эшен дә эшләгән, бик оста итеп биегән дә, җырлаган

да. Сугышның тәүге елларында аны, механизатор дип, бронь белән калдырып та

торалар. Бары 1943 елның башында гына әтине фронтка җибәрәләр. Хатлары

килә... Аларда ул гел безнең хәл-әхвәлләрне сораша. Үзе киткәч туган кызының

күзләре, чәчләре нинди төстә булуы да аны кызыксындыра. Әти 1944 елның 24

июнендә Белоруссия якларында батырларча һәлак була. «Өстенә бомба төшеп,

күмәр җире дә калмый» диелгән иде «әтҗәвке»сендә, ягъни үлеме турындагы рәсми

кәгазьдә. Утыз биш яшендәге тап-таза ир, гомер уртасына да җитмичә, балаларын

ятим, хатынын тол, әнисен улсыз калдырып һәлак була. Әтидән аерылып калганда

дүртенче яшем белән генә барганга, аны бик ачык хәтерли алмыйм. Ничектер, ул

миңа томан арасындагы кебек шәүләләнеп кенә ала. Мине ат сыртына утырткач,

әбинең ачулануын бераз гына хәтерлим. Әти мине арка кочарга яраткан. Мөгаен,

мин бу гадәткә нык күнеккәнмендер. Сугышка киткәндә, әнигә: «Хатыйп улым мине

бик юксынмасын өчен, аны арка кочкаларсың инде», – дип тә әйткән. Берсеннәнберсе кечкенә өч бала белән калган (дүртенчесе – корсакта), бөтен тормыш йөген

тарткан әнкәйнең, ай-һай, мине арка кочып йөрергә бик вакыты да калмагандыр.

Безгә җан, гомер биргән әни безнең өчен ана гына түгел, ата да, патша-президент та,

хезмәтче дә, төп таяныч-терәк тә – кыскасы, дөньяның тоткасы иде. Ул – Гайнелхәят

Шәйхелислам кызы (1912-1999) – тумышы белән Апачтан утыз чакрым ераклыкта

булган зур гына Сарайлы авылыннан (ул хәзер Сарман районына керә). Сарайлы –

минем өчен, Апачтан кала, бик тә якын, кадерле төбәк. Мин биредә күп мәртәбәләр

булдым. Сугыштан соңгы ач елларда бу авылда минем балачагым чагыштырмача

тук булды. Кечкенә генә өйдә үзләре дә берничә, өстәвенә (аеруча җәй

көннәрендә) – дистәләгән онык булуына карамастан, алар һәрчак якты күңелле

була белделәр. Фәхрелбанат әби белән Шәйхелислам бабайның безгә каты итеп

дәшүләрен, караңгы чырай күрсәтүләрен мин һич тә хәтерләмим. Алар безгә гел

ярдәм итеп торды. Тукай яшьтәше булган бабайның Апачка килеп, йорт-кураларны

төзәтүләре, әнигә «Гайнелхәят кызым» дип йомшак итеп эндәшүләре әле дә исемдә.

Бабай скрипкада уйнарга да ярата иде. Ә аның әтисе Шәйгалләм заманында,

скрипкада уйнап, Карамалы, Мөслим базарларында җыелган халыкны таң калдыра

торган булган.

 

"КУ" 5 (май), 2019

фото: "Казан утлары" архивыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: