Бәләкәй Хатыйп (Беренче укытучым)

БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

Миңа үз гомеремдә дүрт мәктәптә укырга, ике мәктәптә эшләргә, Казан университетында биш ел белем алырга һәм шунда ярты гасырдан артык мөгаллимлек кылырга туры килде. Шушы вакыт эчендә, мөгаен, йөзләп педагог миңа белем-тәрбия биргәндер. Мактанып әйтүем түгел: укытучыларымнан уңдым. Аларның һәрберсе күңел җылысын, инсани, әхлакый тәҗрибәсен, белем-мәгълүматын биреп, минем үсешкә, яшәешкә ярдәм итте. Әгәр дә мин тормышымда билгеле бер уңышларга ирешкәнмен икән, моның өчен иң беренче чиратта үземнең укытучыларыма бурычлы. Аларның инде һәммәсе дә диярлек гүр иясе. Урыннары оҗмахтадыр дип уйлыйм.

Мәктәптә миңа белем-тәрбия биргән мөгаллимнәр арасында берсе аеруча мөһим урынны били. Ул – беренче укытучым Зәкия апа Галиуллина.

Мин Апач башлангыч мәктәбенә  1946 елда укырга кердем. Сугыштан соңгы авыр, ярым ач еллар. Әти фронтта һәлак булган. Кечкенә генә дүрт баланы карау тулысы белән әнкәй өстендә. Ул елларда без кар беткәннән алып көзге салкыннарга кадәр күбрәк яланаяк йөри идек. Мәктәпкә аяк киеме белән барырга кирәк. Әнкәй миңа төсле чүпрәкләр белән бизәлгән чабата ясап бирде. (Бераздан үзем дә бу эшнең остасы булып киттем. Күршедәге урыс авылларына барып, чабата сатып йөрүемне әле дә хәтерлим.) Өстә әни үзе суккан киндердән тегелгән күлмәк-ыштан. Башта абыйдан калган озын «кузыруклы» фуражка. Киндер букча да бар. Мәктәпкә килгәч тә, минем бизәкле аяк киемемнән, «хатын-кыз чабатасы» кигән, дип, кызлар көлә башлады. Мин, гарьләнеп, аяк киемен салып ташладым. Шунда Зәкия апа, каяндыр табып, миңа резин галош бирде.

Без сыйныфта ике дистәләп бала укыдык. Дәресләр авылдан киткән Игнат дәдәйнең йортында бара иде. Миче бар. Салкын вакытларда мич башына да менеп җылынып төшә идек. Ә Зәкия апабыз, гәрчә куллары күшексә дә, мич янына бик бармады. Аның кечкенә кызлары – Гөлсинә белән Нурсинә күп вакыт безнең белән мәктәптә иде, мөгаен, өйдә калдырырга мөмкинлек булмагандыр. Сабый Нурсинәгә бер яшь тә юк, Зәкия апа, бездән читенсенеп кенә, мич артына кереп, аны имезеп тә ала иде. Ул вакытларда бик фәкыйрь яшәдек. Ипине айлар буе күргән юк. Зәкия апаның шул кыен вакытларда аз-маз ипи кисәкләре бирүе дә күңелгә кереп калган. Ачлы-туклы булсак та, гаять мохтаҗлыкта яшәсәк тә, без тырышып укыдык. Кәгазь, кара, каләм булмаганда, каурый каләмнәрне корымга манып, иске-москы китап, дәфтәр битләренә яза идек. Әле күптән түгел генә, туган йортка кайткач, чормадан икенче сыйныфта язган дәфтәрем килеп чыкты. Хәзер минем почерк начар. Ә ул елларда ярыйсы гына язылган икән.  Дәфтәремә кызыклы мәкальләр дә теркәлгән: «Кешегә кое казыма – үзең төшәрсең», «Ялган сөйләсәң – тотылырсың, дөрес сөйләсәң – котылырсың», «Ялкауга йомыш кушсаң – ул сиңа акыл бирер» һәм башкалар. Шул елларда безгә гыйбрәтле сабаклар биргәннәр.

 

ДӘВАМЫ БАР.

 

"КУ" 5 (май), 2019

фото: myseldon

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: