Бәләкәй Хатыйп (Бер еллык каникул)

БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

 

Апачта башлангыч мәктәптә укыганнан соң, 1953 елда Пидәр җидееллык мәктәбен төгәлләдем. Алга таба укыйсы килә, әмма мәктәпләр ерак, торып укырга матди мөмкинлек юк.  Укуны дәвам итәргә теләгем бик көчле булса да, мин Апачта калырга мәҗбүр булдым, колхозда эшли башладым. Бригадир нинди эшкә кушса, шунда йөгерәсең.

Сугыштан соңгы елларда колхозда атлар бик аз иде. Алар өлкәнрәкләргә эләгә. Ә безнең кебек үсмерләргә үгез кала, аны җигеп йөрү – үзе мең бәла: кире, тукта дигәндә бара, куалаганда туктый. Бервакыт басуда чәчү вакытында йөге белән симәнә бодаен аударуын хәтерлим. Шулвакыт үземә бригадирдан бик каты эләкте. Җидене бетергәннән соңгы бер еллык каникулда мин ныклап ат өстендә – җайдак йөрергә дә өйрәндем (әлбәттә, бернинди ияр-өзәңгесез). Хәтта Сабан туенда чабышта да катнаштым. Әмма бу шөгылемне берничә елдан тәмам ташладым. Унны тәмамлаган елны ниндидер бәйрәм вакытында мин яңа гына өйрәтелгән тайда урамнан бик җилдертеп бара идем. Капка астыннан кинәт кенә бер эт чыгуга, ат, өркеп, янга ыргылды. Мин исә мәтәлеп төштем. Янәшәдә генә бүрәнәдә утырган кызлар рәхәтләнеп көлде. Мин бик гарьләндем. Өстәвенә кабыргаларым да шактый авыртып йөрде. Шуннан атта бик сирәк йөрдем.

"КУ" 5 (май), 2019

фото: myseldon

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: