Бәләкәй Фоат. "Галиябану"га да рәхмәт инде

Кечкенә чакта безнең авыл егетләре бер генә төрле җыр җырлыйлар дип уйлый идем мин. Һәрхәлдә миңа шулай тоела иде. Аны бездә «Урам көе», диләр. Егетләр җәйге кичләрдә, егермешәр-утызар булып тезеләләр дә, сафның кырыенда гармун уйнап баручыга кушылып, җырлый-җырлый кузгалып китәләр. Шул рәвешле, алар җырлап урам әйләнәләр. Кайчакта, бер-берләренә карашып, аллы-артлы тезеләләр. Югары очка менгәндә, артка таба йөреп барганнар, түбән очка төшкәндә, алларына карап җырлап атлыйлар. Әллә мин аера алмыйм, әллә бар булганы шул, җырлап урам әйләнгәндә, һәрвакыт шул бер генә җыр яңгырый кебек. Авыл халкы өчен бу менә дигән күңел ачу мизгелләре. Җыр тавышы ишетелә башлауга, бөтен гаиләләре белән капка төбенә чыгалар, егетләрнең үз турларына килүләрен көтәләр. Тегеләр, ара-тирә сызгырып та алалар, һай-һулап кычкырып та җибәрәләр. Алар артыннан ияреп бер көтү бала-чага бара. Тукай әйтмешли, «монда театр да шул, концерт та шул».

Шулай да биш-алты яшьләр тирәсендә көйләрнең төрле-төрле булуларын белә башладым. Бер тапкыр кибеткә кергәнмен. Анда бер абый бик матур итеп гармун уйный. Монда гармун саттылармы икән, әллә үзенекеме, ниндидер мин ишетмәгән көйне өздерә генә. Бик матур! Гармунчы уйнап туктагач, аның янында тыңлап торучы Ногман Габделхәе дигән абзый әйтә:

– Монысын әйбәт уйнадың. Безнең авыл өчен яңа көй. Инде «Сарман» көен уйнамассыңмы?

Гармунчы анысын да уйнады. Габделхәй абзый аңа кушылып җырлап та алды әле.

Сарман буйларында яшел алан,

Печәннәре җитәр бер заман...

Мин шунда гына җырларның исемнәре дә барлыгын белеп калдым.

Ә бер елның җәендә Мостафа абзыйларда кунак кызлары күренә башлады. Алар икәү, апалы-сеңелле. Каядыр шахта җирләрендә яшиләр икән, әтиләренең авылына Сабан туена кайтканнар. Бәйрәм арасында авылга кунаклар күп кайта. Моңа ис киткән юк. Аларының күбесен белми дә калам. Ә бу кызларның кайтуын белми калырга мөмкин түгел иде. Ник дигәндә, кызлар патефон дигән җырлый торган әкәмәт алып кайтканнар. Шуны шомырт бакчасына алып чыгалар да, бер кечкенә өстәл өстенә куеп, җырлатыпмы-җырлаталар. Кайсыдыр төшен боралар, каз муены кебек нәрсәне әйләнә торган түгәрәк өстенә куялар. Шуннан соң җыр яңгырый башлый. Безнең югары оч халкы аларны сырып алган. Кайсы чирәмгә утырып, кайсы басып тора. Барысы да әсәрләнеп җыр тыңлыйлар. Алар инде тора-бара җырны кем башкаруын да белеп алганнар.

– Гөлсем Сөләйманованы җырлат. Рәшит Ваһаповның «Озын көен» тагын бер куй әле. Зифа Басыйрованың «Туй җыры» бигрәк тә матур инде!

Әлеге кызлар аларының кушканнарын үтәп кенә торалар. Һәркөнне, көтү кайтып, маллар каралгач, сыерлар савылгач, халык шушында җыела.

Әмма бу хәл озакка бармады, кызларыбыз бераздан китеп бардылар. Җыр тыңлау бәйрәме шуның белән юкка чыкты. Әле бу вакытта безнең авылда радио дигән могҗиза юк та юк.

Мин, үзем дә сизмәстән, бу җырларның байтагын отып алганмын. Алар үзләреннән-үзләре минем күңелдән яңарып чыгалар да шуларны җырлап йөрим икән. Бигрәк тә өйдә ялгыз калган чакларда кычкырып ук җырлап җибәрәм, имеш. Бервакыт минем җырлаганны күршебез Ягъфәр абыйның җәмәгате Таҗия апа тыңлап тора икән. Әгъләм Нурфигасы үтеп барганда, аны да туктаткан. Икәүләп тыңлаганнар. Шуннан соң Фоат җырчы икән дигән хәбәр бөтен авылга таралган. Әгъләм Нурфигасы авызына керсә, сүзнең бөтен урамга таралачагына шикләнмәскә мөмкин, диләр иде безнең авылда.

– Мостафа абзый шомыртлыгындагы кәнсирт Нурхәят өенә күчкән, – дип тә өстәгән, диләр.

...Кыш көннәренең берсендә, безгә Билал Нуретдине килеп керде. Бер дә аралашкан егет түгел, аның минем янга килүе көтелмәгән бер хәл иде. Чыннан да, ул миңа бөтенләй уйга да килмәгән сүз әйтте.

– Клубта театр куярга әзерләнәбез. «Галиябану»ны уйнарга исәп. Сине дә катнашырга чакыралар.

– Минем бер дә спектакльдә уйнаганым юк бит.

– Аның каравы шигырьләр укыганың бар. Шигырь укыган кеше театрда да уйный алыр әле, диләр. Синең җырлый алуыңны да белгәннәр. Шуңа күрә сиңа Хәлилне уйнарга әйтәчәкләр. Әйдә, икеләнеп торма, синнән башка клубка килмәскә куштылар, аңладыңмы!

Сөйләшүне әни дә ишетеп тора икән.

– Бар, улым, бар. Ышанып чакыралар икән, кеше сүзен тыңларга кирәк. Нуретдин бала-чага түгел. Аның сүзен кире какма.

Без Нуретдин белән клубка төштек.

Безне яшьләр каршы алдылар. Араларында минем дус малай Марсельнең апасы Иңглизә дә бар. Миннән өч-дүрт яшькә олы булыр, җиткән кыз булып килә.

– Менә, Иңглизә, сиңа Хәлил дә булды, – диде, керә-керешкә Нуретдин. Иңглизә, мине күргәч, каш-күзләрен җыерды.

– Бик яшь бит бу, аның белән мәхәббәт уенын ничек башкарырбыз? Сүзгә Гыйззетдин кушылды:

– Мәхәббәтне уйнаучы яшь булырга тиеш тә инде. Җитмәсә, Фоатны матур итеп җырлый да, диләр.

Иңглизә шушы сүзгә чат ябышты.

– Әйдә әле, Фоат энем, бер җырлап та күрсәт әле. Матур җырласаң, бәлки, гашыйк та булырмын.

Мин уңайсызланып калдым. Тик торганда ничек җырлыйсың инде? Ничә кеше карап торганда.

Иңглизә минем хәлне аңлады.

– Әйдә, икәү җырлыйбыз.

Ул «Галиябану»ны җырлый башлады. Миңа ым какты:

– Әйдә!

Мин дә әкренләп җырга кушылдым. Отыры кыюлана бардым. Аның каравы Иңглизәнең тавышы ишетелми башлады. Клубта минем җырлавым гына яңгырап калды. Ничектер, үзем дә яратып, булсын, дип җырларга тырыштым.

Өч куплет җырлагач, ниһаять, тәмамладым.

Иңглизә мине кочып ук алды.

– Уйныйбыз, болай булгач, уйныйбыз. Театр уйный-уйный, буеңны да үстерәм әле мин синең!

Бу спектакль бик уңышлы чыкты. Үзебезнең авылда ике тапкыр уйнадык. Күрше авылларда да күрсәттек. Мине артист дип йөртә башладылар. Мин, Иңглизә әйткәндәй, бер кышта буйга да үсеп киттем.

1957 елда миңа 16 яшь тулды. Шул елны март аенда җирле хакимиятләргә сайлаулар узды. Клуб мөдире булып эшләгән Гайсә абый Нуриевны Пычак авыл советына рәис итеп сайладылар. Ул миңа үз урынына клуб мөдире булырга тәкъдим итте.

– Җиде класс белемең бар, талантың да күзгә күренеп тора, эшли-эшли укырсың, өйрәнерсең. Әйдә, тәвәккәллә. Үзем эшеңә күз-колак булып торырмын, диде.

Минем өчен балалык, үсмерлек чоры тәмамланды. Гомернең хезмәт, белем алу чоры башланды. Ни әйтсәң дә, «Галиябану»га да рәхмәт инде!

 
"КУ" 8, 2018
Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: