Бәләкәй Фоат. Аз гына тырышасың калган икән

1956 елның мартында миңа унбиш яшь тулды. Көзге-кышкы айларда, бригадир кайда кушса, шунда эшләп йөрдем. Буш вакытларымда вакытымны күбрәк укып үткәрдем. Безнең авылда китапханә юк. Пычак авылындагы китапханәдә Саймә апа эшли. Ул миңа тәкъдим итә, мин китапларны капчык белән диярлек алып кайтам. Берәр айдан тагын төшеп алам. Саймә апа:

– Боларны укып бетерә алдыңмы? – дип сорый.

Мин аңа сөйләп күрсәтәм.

Быел көз укуымны Кукмарада дәвам иттерермен дип өметләнәм. Апрель башында миңа быел язгы-җәйге айларда тракторчы ярдәмчесе булып эшләргә тәкъдим иттеләр. Көн саен бригадир ни әйтер дип көтеп торганчы, даими эш булуын үзем дә хупладым. Иске генә «Нати» дигән трактор иде ул. Көн аралаш диярлек ватылып тора торган «картлач». Еш кына подшипник тарттырып азапланалар.

Җылы, матур бер иртәдә мин трактор янына эшкә килдем. Кырмач болынының авылга якын башында Габдрахман Каюмов белән Гариф Галиевләр шул «шедевр»га җан кертә алмыйча, майлыйлар, җайлыйлар, кырга чыгарга әзерлиләр икән.

Килеп исәнләшкәч, минем алар белән эшләргә тиешлегемне дә белгәч, Гариф абый миңа бер чиләк тоттырды.

– Әнә теге Капитан үреннән менгәндә, магнитоның искрасы төшеп калган. Шуны табып,чиләккә салып алып кил әле, ди.

Габдрахман абый мыек астыннан елмаеп карап тора. Мин, техника тирәсендә йөрмәгән булсам да, искраның нәрсә икәнен белмәслек томана түгел. Тормыш мине кешеләр белән кыю итеп сөйләшергә дә өйрәтә башлаган иде инде. Шуңа күрә Гариф абыйга җитди итеп җавап кайтардым:

– Искраны Габдрахман абый белән монда да табарбыз, ә син бу чиләгең белән сыер тизәкләре җыеп алып кил, подшипникларны, сука күчәрләрен майларга кирәк булыр, дидем.

Минем җавапны ишетеп, абыйларым, бөтен эшләрен онытып, эчләрен уа-уа, рәхәтләнеп көләргә тотындылар. Шул тирәдә кәҗәләренә яңа чыга башлаган үләннәрне йолкып йөргән Гыйлаҗ Газзәсе дә сүзгә кушылды:

– Нәрсәгә авыз ерасыз, нинди куанычыгыз бар?

– Әнә, Фоатны безнең янга эшкә җибәргәннәр, ул, эшкә керешәсе урынга, безне көлдерә.

– Көлә белгән кеше эшли дә белер әле, көлүдән башланган эш хәерле булыр.

Хәерлеме, юкмы, бер җәй эшләдем мин плугар, ягъни сукачы булып. Хәзер авылда плугар дип аталучы эш юк кебек. Шуңа күрә бүгенге яшьләр аның нәрсә икәнен белмәскә дә мөмкин. Ул механизаторлар арасында иң пычрак эшләрне башкаручы була. Тракторны, сука, чәчкеч, культиватор ише тагылма агрегатларны майлый, аларны эш хәлендә тотуга җавап бирә. Шулай да төп эше сукага утырып йөрү. Бу инде ничәмә-ничә сәгатьләр буена тузан өермәсенең нәкъ уртасында булу дигән сүз. Эш тәмамланганда, битең-башың кап-кара була, тешләр генә агарып күренә. Майлы тузан югач та бетеп җитми. Утырып кына йөрисе булса, бер хәл. Бу бик җаваплы эш. Ник дигәндә, төрәннәрне тигез тотмасаң, сукалаган җирең «түтәл»ле булып кала. Син һәрвакыт сука төрәннәре каерып бара торган җир кантарларының тигез булуын тәэмин итәргә тиеш. Көндез бер хәл, төннәрен ара-тирә йокы баса башлый. Уяулыкны сакламасаң, даими сузылып бара торган буразналар үзенә суырып алырга да күп сорамаслар. Әле дә исем китә: унбиш яшьлек үсмерне ничек шундый хәтәр эшкә куйдылар икән? Хезмәт куркынычсызлыгы турындагы катгый таләпләр булмагандыр шул.

Габдрахман абыйның энесе Шәрифҗан кайчакта безнең янга килеп чыга, кабинада утырып йөри. Миңа әйтә:

– Син бик тырышып укыган идең, мондый эштә азаплану өчен, белемеңнең барыбер кирәге булмады?

Мин эндәшмим.

Сабан туйлары узгач, безнең «картлач»ны каядыр алып киттеләр. Мин Бәдыйгый Билалы белән яңа «ДТ-54» тракторында эшли башладым. Бусы белән эшләү бөтенләй бәйрәм кебек булды. Билал абый үзе дә бик пөхтә, әйбәт кеше иде. Ул әле минем әтине дә күреп калган икән. Кызыклы истәлекләр сөйли иде.

Трактор бригадасы эшләренең исәбен алып баручы махсус кеше бар иде. Ул Көек авылыннан Камил Җәләлиев. Һәр ай ахырында хезмәт хакын да ул алып килә. Башка колхозчылар хезмәт көне дип аталган таяк язылу белән авыз күтәреп калсалар, безгә хезмәт хакының күпмесендер акчалата да бирәләр иде. Менә бер көнне механизаторларның күчмә вагонына акча алырга җыелдык. Миңа нәкъ 99 сум акча язганнар.

Гыймади Хәнәфие әйтеп куйды:

– Эх, әз генә тырышасың калган, 100 сум буласы икән.

Ул вакытта туксан тугызы да безнең өчен зур акча иде. Өстәлгә салгач, әни елап ук җибәрде. Аннан:

– Үзеңә берәр кием алырбыз, кеше арасында йөрисең, – диде.

 
"КУ" 8, 2018
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: