Бәләкәй Фоат. "Уфалла" арбасы

Сугыштан соңгы елларда да шактый кытлык булды. Икенче сыйныфта укыган елны (димәк, 1949 ел була) яз көне утыртырга бәрәңгебез җитмәде. Әни бездән егерме чакрымдагы Плаксиха дигән авылдагы таныш бер кешенең, килеп ала алсагыз, утыртырлык бер капчык бәрәңге бирәм, дигән сүзен ишетеп, юлга кузгалырга уйлады. Аның белән мин дә барырга тиеш булдым. Иптәш булырсың, диде әни. Буш «уфалла» арбасын тартып чыгып киттек. Кәркәвечкә сигез чакрым, аннан тагын ниндидер авылларны үттек. Мин арыдым. Юл түбәнгә төшә торган урыннарда әни мине утыртып та алып баргалады. Кичкә таба, ниһаять, әлсерәп, барып җиттек. Ул таныш кеше дигәннәре урыс булып чыкты. Кайчандыр әти ягындагы бабам Сәмигулла белән дус булганнар икән. Әлеге сакалга баткан «знакум» бераз татарча да сукалый. Сәмигулланың оныгы да булгач, миңа аеруча җылы мөнәсәбәт күрсәтте кебек. Бал сыланган ипи белән кыстый-кыстый чәй эчерде.
Шунысы кызык: үзе олы кеше булса да, безнең Арпаяз авылының кайда икәнлеген белми. Кукмарадан соң Мамадыш тарафына ун чакрым узгач, дип әйтеп күрсәткәч кенә төшенде. Юлыгыз ерак икән, ничек кайтып җитәрсез, дип кызганды. Күпме тарта алсагыз, бәрәңгене шулкадәр алыгыз, диде. Иртәгәсен иртүк юлга кузгалдык. Знакумыбыз ике-өч чакрымга кадәр арбаны тартып барырга да булышты. Аннан соң «счастливо», дип артыбыздан карап калды.
Ярый әле, юл коры. Яңгыр-фәлән яумаган, арба тигез генә тәгәри. Әмма озын-озын үрләр дә очрый. Әни тәртәдән тарта, мин арттан эткән булам. Әни әйтә, менә Кәркәвечкә җитик тә, анда безнең авылдан килеп торучы бер әйбәт апа бар. Аңарга кереп чәй эчеп чыгарбыз, бик арысак, шунда кунып та калырбыз. Аннан икенче көнне иртәнге салкынча вакытта авылга кайтып та җитәрбез.
Бу авылдаш хатынның өен эзләп тә торасы булмады, без инде килеп тә җиткәнбез икән. Бер әби ике катлы матур гына бу өйне бармагы белән төртеп күрсәтте. Капкадан үтеп, ишекне шакылдаткач, өйнең өске катындагы ишектән бер апа килеп чыкты. Безнең кем икәнне, һәм нинди азап белән йөрүебезне белгәч, югарыдан торып, салкын гына әйтеп куйды:
– Бездә кешеләр бар иде, шуңа күрә борчып йөрмәсәгез, әйбәт булыр иде, хушыгыз.
Бик әлсерәгән, бер чынаяк чәй эчүне зур бәхеткә санар дәрәҗәгә җиткән әнигә әлеге салкынлык шулкадәр авыр тәэсир итте. Ул лып итеп урынына утырды, кузгалып китәргә хәле бөтенләй юк сыман иде. Әмма үзен тиз генә кулга алды, аягына басты.
– Әйдә, улым, кузгалыйк. Моннан өч чакрымда Үрмәкә дигән җир бар. Шунда, чишмә суына манып, урыс биргән ипи телемнәрен ашап хәл җыярбыз. Аннан, ныклап талпынсак, төн уртасына кадәр авылга да кайтып җитәрбез.
Өч чакрым ара, авыр йөк тарткан килеш, ун чакрымга тора торгандыр, артыграк булмаса. Әнинең хәленә кереп, мин дә аруымны онытырга тырыштым. Үрмәкә безнең авыл җирлегенә керә. Андагы болынлыкта җиләкләр, какы, акбаш үләннәре үсә. Әмма әле – апрель азагында – аларның берсе дә юк. Аның каравы, атаклы чишмәсе челтерәп агып ята. Аның суы, болын буйлатып ага-ага, безгә якты чыраен кызганган Кәркәвечкә таба китә. Кичкә көчкә-көчкә шул Үрмәкә үзәненә килеп җиттек. Әни әйтә:
– Бер дә кайгырмыйк, Ходай ташламаса, адәм ташламас. Мин менә әле теләк теләп килдем: шушы безгә якты чырай күрсәтмәгән хатынны үз гомеремдә бер генә тапкыр булса да туйганчы сыйларга насыйп булсачы.
Тамак ялгап алгач, һич урыныбыздан торып китеп булмый. Йокы баса. Тирләгән шәпкә аркага суык та йөгерә башлады. Моны абайлап, әни көч-хәл белән торып басты. Без мең газап белән урыныбыздан кузгалдык. Шулвакыт арба шыгырдавына охшаш тавыш ишетелде. Үр борылмасыннан атлы арба килүе күренде. Мин шунда ук танып алдым, бу безнең авылның «әгинт» булып эшләүче, минем дус малайның әтисе Салих абый иде. Арбасына түбәләмә итеп тире-яры төялгән.
– Мондый вездеход белән каян кайтып киләсез?
Әни хәлне сөйләп бирде. Салих абый, аны тыңлый-тыңлый, йөген рәтләде, тиреләрне тигезләбрәк куйды. Кеше утырырлыграк урын рәтләгәндәй итте. Сыңар куллы гына булса да, ул бик җитез эш итә. Әни белән икәүләп бәрәңге капчыгын тиреләр өстенә урнаштырдылар. «Уфалла»ны арба артына тактылар. Әни белән миңа да, кысылып кына булса да, урын табылды. Салих абый аркага бөркәнергә торыпша кебек нәрсә дә бирде. Җылы булып китте.
– На, малкай!
Тәрбиядә генә торган ат, бернинди авырлык сизмичә, җиңел генә урыныннан кузгалды. Әни мине шул җәймә кебек нәрсә белән аркамнан төреп куйды. Миңа җылы булды. Арбада тирбәлеп бару йокыга оетты... Әнинең йомшак кына әйткәненә күзләремне ачтым.
– Әйдә, күзеңне ач инде, улым, кайтып җиттек.
Тирә-юньгә карасам, үзебезнең бакча башындагы күпердән чыгып барабыз, имеш. Әни, Салих абыйга мең рәхмәтләр әйтеп, бәрәңге капчыгын янә «уфалла»га салып,
үзебезнең өйгә таба борылдык.
Авыл өйләре тәрәзәләрендә кичке утлар алынган иде инде.
 
"КУ" 8, 2018
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: