Бәләкәй Фоат. Әтиле булу әйбәтрәктер

Дустым Рафаэльнең әтисе Салих абый тире-яры җыючы. Авылда аны әгинт, дип йөртәләр. Шуңа күрә колхоз белән алыш-биреше юк. Төрле авылларга йөреп, үзенә кирәкле нәрсәләрне җыеп кайта. Тире, йон ише әйберләрне ишегалларына таратып киптерә, чистарта. Аннан соң, зур йөк итеп төяп, район үзәгенә алып китә. Шуңа күрә аңа ат тотарга рөхсәт итәләр. Дөресрәге, ул ат үзенеке түгел, эшли торган оешмасыныкы.

Кайчакта Рафаэль шул ат белән басуга барып печән алып кайта яки башка йомышлар башкара. Туры килгәндә, аның белән арбага мин дә утырып йөрим.

Шулай беркөнне Рафаэль ат белән безнең капка төбенә килеп туктады.

– Әйдә, Кырмач болынына барасыңмы, печән алып кайтасы бар.

Аның кычкырганын әни дә ишеткән икән.

– Беркая да бармыйсың. Рафаэль ул печәнне сиңа түгел, үзләренә алып кайта. Әнә, бер капчык булса да үлән җыеп кайт, ди.

Мин ялынырга тотынам:

– Минем атка утырып йөрисем килә. Барыйм инде. Үләнне аннан соң җыярмын.

Әни авырсынып кына риза була.

Мин Рафаэль янына арбага менеп утырам. Күршеләр Әлим абзый белән Нәҗми Нәҗибе карап калалар. Саңгырау Шакир абзый исә безне күреп кычкыра:

– Аннан бармагыз, яңгырдан соң Каенлыктан су агып төшкән, инеш аркылы чыга алмассыз! Капитан күпереннән әйләнегез!

Без аның сүзләрен ишетмибез дә, баруыбызны дәвам иттерәбез.

Бәләкәй әби өе турыннан узгач, сулга барылып, Кырмач болынына чыга торган кичүгә юнәләбез.

Шакир абзый юкка гына кычкырмаган икән, су ташкыны, инде кимегән булса да, үзе белән басудан үзле балчык алып килгән, ул, бөялеп, шактый су җыелып торуга китергән.

Мин Шакир абзый сүзләрен искә төшерәм:

– Инеш аркылы чыга алмассыз, – диде бит, – кермик сазлыкка, – дим.

Рафаэльнең үз уе үзендә, икеләнеп торган атның дилбегәсен каты итеп тартып куйды да:

– На, малкай, – дип кычкырды.

Ат, кыюланып, өелеп торган балчыкка кереп басты һәм аяклары бот төбенә кадәр батканын сизми дә калды. Малкай, алга барырга омтылып, алгы аяклары белән сазга әйләнгән балчыкны изә, әкренләп арт саны да бата баруына китерә. Ниһаять, аның башы гына өстә кала. Тәртә арасына җигелгәнлектән, аңа бу әсирлектән котылырлык хәрәкәтләр ясау кыен. Ат кызганыч, «пырх-пырх» итеп авыр сулый, күзләрен акайтып безгә карый.

Мин карарга килдем – Рафаэльнең әтисен чакырып китерергә кирәк. Дус малайны шул урында калдырдым да аларның өенә таба йөгердем. Бәхеткә, Салих абый ишегалдында йөри иде. Мин тыным бетеп әйтә алдым:

– Анда... Бәләкәй әби бакча башында... ат батты...

Салих абый, эшнең нидә икәнен тиз генә аңлап, минем арттан йөгерде. Без килеп җиткәндә, ат шул хәлдә сазлык кочагында тыпырчынып ята иде. Салих абый, килә-килешкә ачулана-ачулана, Рафаэльне читкә этеп җибәрде. Тиз генә аркалыкны, камыт бауларын чиште, атны бәйлелектән коткарды. Ат, сазлык эченнән йөзеп чыккандай үтеп, аргы ярга чыгып басты, бик каты селкенеп, өстендәге пычрактан чистарынды.

Рафаэль еламады, әтисенең атны ничек итеп коткарганын карап торды. Шулай да бу вакытта аның хәле шактый кызганыч иде. Мин эчемнән генә уйлап куйдым:

– Ярый әле минем әтием юк.

Мин үзебезнең өйгә таба йөгердем.

Бераздан Рафаэль белән әтисе ат белән безнең өй турыннан узып киттеләр. Дустым әтисе белән, аркага арка терәп, арбаның ике ягына утырганнар. Дилбегә Рафаэль кулында.

– На, малкай, – дип тарткалап бара.

Аларны бу кыяфәттә күреп, мин үз-үземә әйткәнемне сизми дә калдым:

– Шулай да әтиле булу әйбәтрәктер.

 

"КУ" 8, 2018

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: