Бәләкәй Флюра

...Хәтеремдә... Гадәти булмаган тынлык. Югыйсә өй эче тулы кеше: йөзләрендә борчу, күзләрендә моңсулык, сагыш, хәсрәт. Кайчак пышылдашып кына сөйләшеп алалар. Идән уртасында әни ята. Нигә аны юалар? Үлгән, диләр... Без – өч кыз, өстәл артында утырабыз. Нәрсә булган, нигә шулай – исебездә дә юк. Әнинең сеңлесе Рәхимә апа да елый. Ара-тирә безнең янга килеп башыбыздан сыйпый: «Әй, балалар...» – дип кызганычлы итеп әйтә дә яңадан әни янына атлый. Тавышы калтырап чыга. Ишек борысына сөялеп торган Заһир абыйның да күзендә яшь. Аңа карагач, без дә еламсырый башладык. Юатырга теләп микән, ул яныбызга килде – инде дүртәүләп елыйбыз. Тавыш-тынсыз гына. Рәхимә апаның: «Әниегез юк, әниегез юк, китте», – дигән, яшь катыш әйтелгән сүзләреннән соң без атылып ишегалдына чыктык. Агачлар, кошлар, болытлар да елый иде бугай. Дөнья тынган, тирә-юньдә бернәрсә кыймылдамый, җил дә исми. Сабыйлыгымның бер мизгеле, үзем дә аңламастан, шулай булып куйды. Әниемне тау башындагы зиратка алып киттеләр. «Абыйлар, калдырыгыз әниемне!» Юк, ишетмиләр. Апам белән йөгереп, артларыннан калмыйча, ялварабыз. Күмәр алдыннан янына чакыртып алдылар. Ак кәфенгә төрелгән гәүдәсен күрүем булды, чытырдап әниемә ябыштым. Калганын хәтерләмим – мине әнидән аерып ала алмыйча интеккәннәр икән. Шулай итеп, без – унбиш яшьтәге Зөфәр, унөче тулган Заһир, утыз җиденче елгы Фәридә апам һәм миннән кечерәге, кырык беренче елгы Фәния сеңлем 1943 елның 29 октябрендә әнисез калдык. Зур абыем Зөфәрне шул елның җәендә ФЗОга алдылар, кечкенәсе Заһир унөч яшьтән колхозда тракторчы булып эшли башлады. Шуңа күрә сукыр лампадан май өзелмәде. Төннәр буе апа-абый лампа яктысында китап укыйлар иде. Мин дә шул ут яктысында укырга өйрәндем. Заһир абыйга рәхмәт. Ул безгә һәрвакыт үрнәк булды. Үзе эшкә киткәндә: «Бәрәңге алып кайттым. Пешереп ашарсыз, аннан соң бакчадагы чүп үләннәрен утарсыз», – дип язып калдыра иде. Аллага шөкер, сыерыбыз бар, шуңа күрә тамагыбыз ач булмады. Ул вакытта һәрнәрсәгә салым салалар иде бит. Сөткә дә, йонга да, йомыркага да. Заһир абыйның шушы хәлгә көлеп, сызгырып утыра торган җиреннән болай дип әйтеп куйганы истә: «Сызгырып шайтан чакырам лабаса, шайтаннар да асрыйсыз икән дип налог салмасалар ярый инде». Балачак сагындырса да, ул чорны бәхетле дип әйтә алмыйм шул. Әнисез үстек. Әти фронтта һәлак булган. Ул, сугышка хәтле, җиде ел колхозга җитәкчелек иткән, ә өебез күселәр аркылы-торкылы йөрердәй хәлгә килгән. Ул вакытта үзең турында кайгырту юк иде инде ул. Хәтеремдә: безне Рәхимә апа үзләренә алып китте. Сеңлем белән мине күтәргән, апаны җитәкләгән. Ни әйтсәң дә, барыбыз да кечкенә бит. Кеше үлгәч, өйне 40 көн үтмичә ташлап китәргә ярамый икән. Менә ул көннәр үткән, без күченәбез. Һавадан мендәр мамыгы шикелле кар ява. Үзебез белән алырлык әйбер-мазар юк та юк инде, өстебезгә кияргә юк. Ялан аякларыбызга кар ява. Апалар ике тыкрык аша гына торсалар да, шул арада туңып, дер калтырыйбыз. Рәхимә апа тракторчы иде. Шуңа күрә безнең тамагыбызны ул беркайчан да ач итмәде. Холкы кырыс булса да, чәчләребезне катык белән юганнарын, тәмле ризыклар пешереп сыйлаганын хәзер дә онытмыйм. Тик мондагы бәхетебез озакка сузылмады шул. Шушы төп йортына фронттагы абый Донбасстагы гаиләсен алып кайтты. Без яңадан үз өебезгә киттек. Заһир абый ул көзне укырга ике айга соңга калып барды. Кырларда әле тракторга эш бетмәгән. Әй, тырыш та иде инде үзе. Кулыннан нинди генә шөгыль килми! Шигырь җанлы икәнен сөйләп тә торасы юк. Шул чакта әйтеп йөргән бер шигъри юлы һаман исемдә әле: «Алгебра – яшь гомернең чәчәген койдыра!..» Математикадан уку авыр булганга уфтанып язгандыр инде...
Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Фото: syuyumbike.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: