Килен капкасы (дәвамы)

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Икенче көнне иртән, чыш-пыш килеп, әкрен генә сөйләшкән тавышка уянып китсәм, әнкәем миңа таныш түгел яшь кенә бер ханым белән чәй эчеп утыра. Аны «ханым» димичә мөмкин дә түгелдер, эчкерсез ачык йөзеннән, үзенә килешле чиста-пөхтә киеменнән үк тәртипле, зыялы нәсел баласы икәнлеге сизелеп тора иде. Миңа таба борылып, бик тә йомшак, ягымлы тыныч тавыш белән, «Шушымыни инде Казан каласында гыйлем
эстәүче, әнисен сагындыручы кыз...» дигәнен ишеткән мизгелдән, әллә кайчаннан белгән кебек, шунда ук ярата башладым мин аны. Юынып, өстәл янына килеп утыргач, күзләрендә ниндидер әйтелмәгән сагыш, моң барын тоемладым.
«Сыйланып утырабыз, кызым, Гөлсәрвәр апаң өчпочмак пешергән... Кап-кайнар, телеңне йотарлык тәмле... Әйдә, син дә авыз ит...»
Сүз арасында әнием моңарчы әйтергә оныткан шатлыгы белән дә
уртаклашты: «Килен капкасын ачтык бит без, кызым, Гөлсәрвәр апаң белән... Мәдхиямал әбиең барындагы кебек...»
Күңелемнән бала чактагы хатирәләрне барлап, әнкәемнең әлеге
хәбәреннән чиксез куанып куйдым.
Гөлсәрвәр апа саубуллашып чыгып киткәч, әнкәем кабат Килен капкасы турында сүз кузгатты.
«Бервакыт төнлә ачыргаланып елаган тавышка сискәнеп уянып киттем. Ишегалдына чыксам, Гөлсәрвәр килен, бичаракаем, ачмакчы булып, шул капка янында елап тора икән. Туңып беткән. Кышка кереп барган мәлләр иде. Менә шул төнне ачтык Килен капкасын... Көн яктысында капка янына якын барма, кызым, яме... Әшрәфҗан күрүе бар. Белмәсен. Үтерер...»
Мин куркып, шомланып киттем:
«Кемне?!»
«Йә Гөлсәрвәр апаңны, йә мине...». «Әшрәфҗанның җене котырганда, өеннән чыгып качып, Гөлсәрвәр апаң шул капкадан гына миңа кереп, төн үткәрә. Ел дәверенең кышы бар, җәе бар дигәндәй, гел күлмәкчән килеп керә бичара... Салкын тидереп, авырып та ятты. Җитмәсә, үтмәс хастасы да бар икән. Күкрәк бакасы. Астма, диләрме әле? Чирле икәнен белгәч, үз ягында кияүгә дә алмаганнар. Бала китерергә дә ярамый икән ул хаста
белән. Кул күтәрә торган гадәте беленгәч, әллә әти-әниең янына кайтып китәсеңме, дигән идем, үлсәм дә кайтмыйм, авылдашлар алдында оятын кая куйыйм, ди бичаракаем... Миннән гел күркә ите ала. Шуның файдасы бар икән ди хастасына...»
Берничә көн авылда кунак булып, Казаныма кайткач та, уемнан чыкмады Гөлсәрвәр апа. Искә алган саен, күземнән яшь саркый. Күңелемне ниндидер әйтеп аңлатып булмый торган сагыш катыш шом биләп ала. Кодрәтемнән килсә, үзем җилтерәтеп җитәкләп алыр идем дә туган ягына озатып, кадерләп үстергән газиз кызларын әти-әнисе кулына исән-имин килеш тапшырып кайтыр идем. Хат саен әнкәемнән Гөлсәрвәр апаның хәлен сорашам. Аның исә җавабы гел бертөрлерәк була: «Әлегә исән әле, кызым,
элеккечә торып ята.Төннәрен капканың ябылганы юк...»
Ә чираттагы бер кайтуымда Килен капкасы тагын аркылы такта
белән кадакланган, Гөлсәрвәр апа, Әшрәфҗаннан качып, туган якларына кайтып киткән иде. Әти-әнисе башкорт ягына базарга барган безнең авыл кешеләрен очратып, танышып, хәл-әхвәлен белешкәннәр дә икенче көнне үк ат җигеп килеп, алып кайтып киткәннәр...
«И-и, кызым, аның иң хикмәтлесе шунда, буйга узган иде бит Гөлсәрвәр апаң, көмәне бар иде... Матур гына түгәрәкләнеп килә иде инде гәүдәсе... Врачлар тапмаска киңәш иткәннәр. Үләсең, дигәннәр... Киңәш-табыш сорап, миңа да сүз каткан иде дә бичаракаем. Мин ни актан, ни карадан өздереп, төпле киңәш бирә алмадым. Хәер, нинди генә киңәш бирсәң дә, тыңламас иде... Табам булгач, табам! Үлсәм үләм, карынымдагы баламның
җанын кыймаячакмын, ди!.. Ана йөрәге, ана җаны... Бернишләр хәлләр юк... Ниләр эшләп беткәндер инде? Исәндерме-юктырмы? Ул якларга баручы-кайтучылар да күренми, ахрысы... Актан-карадан бер хәбәр дә килеп ирешми ичмасам... Бер-ике атнадан Әшрәфҗан барып караган, имеш, Гөлсәрвәр киленне кире алып китмәкче булып, авыл ир-атлары, җыелышып чыгып, әҗәлеңне монда табасың килмәсә, безнең авылга бүтән эз басма, дип, куып җибәргәннәр...»
Айлар узды, еллар узып бара... Мин кияүгә чыгып, башлы- күзле булып, үз мәшәкатьләремә чумгач, авылга кайтулар тагын да сирәгәйде. Әнкәем дә олыгайды. Хәзер яулыгын яшь киленнәрчә колак артына чөеп бәйләмичә, Мәдхиямал әби кебек иңнәрен ябып, ияк астына төенләп бәйләп йөри. Авыл да картая. Утсыз өйләр, кыйшайган капкалар, җимерек коймалар ишәя
бара. Мәдхиямал әбинең өе дә шул исемлектә. Ишегалларын кычыткан, әрем, шайтан таягы басып киткән. Кадакланган Килен капкасы шул биек үләннәр арасына поскан. Бөтен ихаталарын, койма-капкаларын җанны тырный торган шыксыз сорылык чорнаган, кайчандыр гөрләп торган нигезнең коты киткән. Теге хәлләрдән соң, Рәхмәтулла бәбекәем яшәгән якларга бәхет эзләп чыгып киткән Әшрәфҗан абый авылга бүтән бер генә дә кайтып күренмәгән иде.
Безнең нигездә исә туганнарымның уртак тырышлыгы белән яңа өй калкып чыкты. Яңа өйгә яңа койма-капкалар да кирәк иде. Коймалар коелды, урам капка яңартылды. Әмма әнкәем Килен капкасына кагылырга рөхсәтен бирмәде, тимәгез, торсын, дип кырт кисте. Алланыкын кем белә, бәлкем, Гөлсәрвәр килен кайтып төшәр, ди. Мин исә, бәхәсләргә артык катнашмыйча, эчемнән генә әнкәем яклы булып утырдым...
...Менә тагын кайттым туган авылыма! Кендек каным тамган изге
нигеземә. Газизләрдән дә газиз әнкәем янына. Бер күрешер өчен. Әй гомер, гомер! Көнләп санаганда, шактый озын кебек тоелса да, бигрәк кыска шул адәм баласының фанилыктагы гомере. Әнкәем әйтмешли, бер саплам җеп кебек кенә... Ул да олыгайды, биреште, бетереште... Заманында таза имән кебек «шыгырдап» торган төз гәүдәсе җиргә таба иелә төшкән. Әнә ул, элеккечә гаярь ат шикелле капкадан атылып чыкмады, каяндыр табып
алган кәкре таякка таянып, әкрен-салмак адымнар белән миңа таба атлый... «Әнкәемнең дә бәхилләшер вакытлары җитеп килә... » дигән саксыз уемнан йөрәгем «жу» итеп китте. Ни хәлләр итәсең, Гамәл китабына язылып куелган вакытың җиткәч, барыбыз да шунда барасы... Кемдер иртәрәк, кемдер соңрак.
Әнкәем белән чөкердәшә-чөкердәшә чәй эчкәндә, әллә кайчан гүр иясе булган апамны да искә алдык. Әшрәфҗан абый да, элеккечә, шул китүеннән, әнкәем әйтмешли, «аҗаган алгандай» юкка чыккан, кайтып күренмәгән. Алар турындагы сүзебез Килен капкасына ялганып китте.
Килен капкасы да картая, кызым, эшсез торып... Син дә... елдан-ел бәлигълана барасың, диимме, буй-сыныңа уйчанлык йөгергән...»
Аһ! Әнкәем! Ничек саклык белән генә искәртә минем дә олыгаеп
баруымны! «Бәлигълана барасың», «буй-сыныңа уйчанлык йөгергән»... Берәү булса, йөзгә бәреп, «картаясың» дип кенә әйтер иде югыйсә! Хәер, йөзгә бәрмичә дөрес эшли әнкәем. Мин үзем дә тоемлыйм кая таба барганымны. Инде икенче балам мәктәпкә җыена лабаса!
Чәйләп алганнан соң, бераз чүп утыйм дип, өй янындагы яшелчә
бакчасына чыктым. Миңа әнкәем иярде. Койма ярыгына башларын тыгып, үзара без аңламаган телдә «ко-ко-ко» дип гәпләшеп, безнең сөйләшүгә күркәләр дә кушылды. Әтиле-әниле ике сыерчык, берсен-берсе узышып, ояда чыр-чу килешкән һәм мәңге туя белмәгән сары томшыклы балаларына җим ташый. Сарымсаклар баш калкыткан, суганнар тишелеп килә...
Үткәннәргә бүгенгеләрне кушып сөйләшә-сөйләшә онытылып эшләп
яткан җирдән шыгырт иткән тавышка кинәт сискәнеп, икебез берьюлы диярлек тураеп, тавыш килгән якка ялт борылып карадык. Койма буенда озын булып үскән куе ботаклы чия агачлары арасыннан капка да, шыгырт тавышының иясе дә күренми, әмма Мәдхиямал әбиләр ягыннан кемдер Килен капкасын ачарга азаплана иде. Командага буйсынгандай, йөгерешеп
барып, үзебезнең яктан капкага барып ябыштык...
Бергәләп тырыша торгач, Килен капкасы ыңгырашкан тавыш чыгарып, кинәт ачылып китте. Күз алдыбызда пәйда булган нәфис буй-сынлы чибәр солдат егетне күреп, телсез-өнсез калдык. Бер-беребезгә карашып торган, шактый озак кебек тоелган сүзсез мизгелдән соң, өчебез беравыздан диярлек «Исәнмесез...» дидек тә тагын тынып калдык. Бу юлы тынлыкны нәфис буй-сын иясе бүлде: «Рөхсәттер бит... – диде ул, үзе кебек үк тыйнак тавыш белән. – Менә мәрхүмә әнием васыяте буенча Килен капкасын күреп китим дип килдем. Рүзәл мин... Гөлсәрвәрнең улы... Әби-бабай янына отпускага кайткан идем. Капка турында алар сөйләгәнне бик кечкенә чактан ишетеп үстем. Моңарчы ничектер җай чыкмады. Әнием мине тапканда, бакыйлыкка күчкән... «Улым үскәч, мине караңгылыктан яктылыкка чыгарган, яшәү көче биргән Килен капкасын барып күрсен, изге капка хуҗасына Аллаһымның чиксез рәхмәтләрен ирештереп, баш исен» дип әйтеп калдырган».
Ул сүзләрен әйтеп бетерер-бетермәс, менә-менә яшь бөртекләре тәгәрәп төшәм дип торган сөрмәле моңсу күзләре белән түбәнгә карады һәм әнкәем алдына тезләнде...

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 6 апрель 2021 - 14:07
    Без имени
    Тын алырга да базмыйча укыдым. Рәхмәт, Шәмсия ханым. Инәй! Безнең якта шулай дип әйтәләр иде әниләргә. Хәзер казанлаштылар, көне-төне ТНВ карыйлар. БСТ ны ачмыйлар да бугай.
  • 25 февраль 2021 - 20:15
    Без имени
    Бигерэк матур хикэя , кунелгэ хуш килэ торган суз тезмэлэре