"Нур"ның якты балкышы (әңгәмә)

Бөтендөньяда 27 март театр көне буларак билгеләп үтелә. Ә быелгы 2019 ел аеруча үзенчәлекле – Россиякүләм театр елы буларак игълан ителде. Театр дигән сүз һәркем өчен аерым мәгънәгә ия. Сәхнә әһелләре өчен бигрәк тә. Кемдер беренче тапкыр шушы серле дөнья белән очрашуын, кемдер каушап кына сәхнәгә аяк басуын искә алырга мөмкин. Язучылар арасында пьеса язып карамаган бер генә кеше дә юктыр, мөгаен. Димәк, артистлар, режиссерлар, драматурглар, шулай ук, тамашачы да быелгы елның чын хуҗалары инде.

Театр – тылсымлы да, киңкырлы да иҗат мәйданы ул. Аның һәр әгъзасы үзара бәйләнештә, бербөтен булып эшләгәндә генә театр бусагасын атлап кергән тамашачы үзгәреп, күңеле сафланып кайтып китәчәк. Иҗат процессы тиешле шартларда формалашсын, аның нәтиҗәсе уңышлы булсын өчен бернәрсә дә комачауламаска тиеш. Бу эшкә турыдан-туры театр директоры җаваплы. Спектакль сәхнәгә куелганчы нинди юллар узганын директордан да яхшырак белүче юктыр. “Мин үзем эшкә килгәч тә театрның һәр почмагын карап чыгам. Урам ягыннан да, эчке яктан да ул төзекме, матурмы? Театрга килгән кешенең кәефе кырылып кайтып китәрлек түгелме? Монда матурлыкны күреп, сокланыр өчен киләләр бит. Чыннан да театр ул элгечтән үк башлана...” – дип сүзен башлады Башкортстанның Уфа шәһәрендә эшләүче “Нур” татар дәүләт театры директоры Илдар Әзһам улы Хаҗиев. Ул театр оешкан көннән үк аның сәхнәсендә актер булып чыгыш ясый. Бераздан Октябрский шәһәре администрациясендә мәдәният бүлеген җитәкли, мэр урынбасары була. Театрга директор булып кайткан Илдар әфәнде белән театр дөньясы, аның киләчәге хакында сөйләштек.

- Илдар әфәнде, сезне Казанда күрүебезгә шатбыз. Казан тамашачсы “Нур” театрын яратып кабул итә, спкктакльләрегез һәрвакытта да аншлаг белән уза. Уфада да сезне хөрмәт иткән тугры тамашачыларыгыз бар, залларыгыз һәрчак тулы. Бу уңышның сере нидә дип уйлыйсыз?

- Уңышларыбызның төп сере – коллективыбызның иҗат дөньясын яратып, чын күңелдән үз эшенә бирелеп эшләвеннән дип уйлыйм. Безнең артистларыбыз да, режиссерлар да бик талантлы, киң фикерле шәхесләр. Һәм һәр ел саен дүрт-биш премьера куеп тамашачыларыбызны сөендерәбез. Театрыбызга тугъры булган тамашачыбыз булуы да җаваплылыкны бермә-бер арттыра. Яңа спектакльләребез алдагы елларда куелган спектакльләрдән түбән була алмый. Шуңа да үзебез билгеләгән югарылык бар, безнең аны бераз гына төшерергә дә хакыбыз юк. Казан кебек мәркәзгә гастрольләр белән килә алуыбыз да театрыбызның хәлләре әйбәт булуын күрсәтә.

- Бүгенге көндә татар дөньясын, мәдәниятен чит төбәктә югары яктан күрсәтеп, Уфаның нәкъ үзәгендә эшләп килүче татар театрының тарих сәхифәләрен дә яңартып алсак иде.

- Уфада беренче тапкыр татар театры үз спектакльләрен 1912 елда күрсәтә. Революциягә кадәр 19 яшьлек Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская Башкортстанда татар театрын оештыра. Театрга шигъри яңгырашлы “Нур” дип исем куша. “Сәйяр” труппасында канат ныгыткан кыю кызның масштаблы фикерли белүе үз халкы өчен яңарыш нурын балкытып җибәрүгә сәбәпче була. Шул елларда Уфада оешкан татар театр труппасына алдынгы карашлы яшьләр берләшә. Ә Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская үзе режиссер да. Театр алты ел дәвамында Урал, Идел буе, Урта Азия, Төньяк Кавказ, Кырым, Көнбатыш Себер буйлап гастрольләргә дә чыга. Кыска гына вакыт аралыгында бай репертуар туплана: М.Фәйзи, Г.Камал, Ф.Әмирхан, С.Рәмиев, Г.Коләхмәтов; рус һәм чит ил класскиларыннан: А.Островский, Ж.Б.Мольер, Г.Гете, Шиллер әсәрләре буенча спектакльләр уйнала. Әмма гражданнар сугышы афәте чорында труппа таркала. Шулай да көчле рухлы яшьләр кабызган якты кояшның нуры сүнми. 70 елдан соң яңа яктылык белән үз эшен башлап җибәрә. 1989 елда кабаттан оешкан “Нур”га 1991 елда Уфа дәүләт татар театры дигән статус бирелә. Бүген 27 сезоны белән эшләүче театрыбыз илебезнең күп төбәкләрендәге тамашачыларга яхшы таныш. Кая гына барсак та безне сагынып көтеп торалар. Бөтенроссия “Заман режиссурасы” фестивалендә мәртәбәле жюри “Көз” (Г.Исхакый) спектаклен бик югары бәяләде. Төрки театрларның IV “Нәүрүз” фестивалендә бу спектакль төп бүләкккә лаек булды. Роланд Шиммельпфеннигның “Үткәннән килгән ханым” спектакле Казакъстанда узган Каспий буе илләренең II халыкара театраль фестивалендә дә жюри тарафыннан бик югары бәя алды.

Милли классикага нигезләнеп куелган спектакльләребез – М.Фәйзи “Адашкан күңел”, К.Тинчурин “Сүнгән йолдызлар”, Г.Исхакый “Зөләйха” театрыбызның легендаларына әверелде. Бүгенге көндә дә театр репертуарының нигезен классикларыбыз (М.Фәйзи, Ш.Камал, Х.Вахит, Ш.Хөсәенов, Т.Миңнуллин, Ә.Атнабаев) әсәрләре тотып тора.

- Театр замана авторлары белән дә эшлиме? Яшьләрдән кемнәрнең пьесалары сәхнәләштерелә?

- Илгиз Зәйниевнең “Хыял йорты” пьесасы буенча премьера әзерлибез. Узган ел Мөнир Кунафинның “Кояшлы якка чык” спектаклен куйдык.

- Заман үзгәргән саен аның сәнгате дә үзгәрүгә дучар була. Сезнеңчә театр традицияләрне сакларга тиешме, әллә яңарыш юлыннан китсә яхшыракмы? Кайсы юл дөресрәк?

- Әлбәттә. Традицияләрне сакларга кирәк. Кемдер бит, бары тик яңалык кына уңыш китерә, дип иҗат итәргә тырыша. Заманча гына булсын, дип эшли. Ә алайга гына калса, без үз асылыбызны онытачакбыз. Тарих белән бәйләүче күзгә күренмәс чылбырларны өзәбез бит алай булса. Мин шуңа да бары тик яңалык яклылар гына булганнар белән килешмим. Үткәнне онытырга ярамый. Яңалыкны исә, аз-азлап, сынап кына уздырырга кирәк. Без бит аның әйбәтме, юкмы икәнлеген өздереп кенә әйтә алмыйбыз. Моның өчен вакыт кирәк.

- “Нур” театрының киләчәген ничек күзаллыйсыз? Мәсәлән, 100 елдан соң нинди булыр ул?

- Минем зур хыялым бар. Киләчәктә дә, татар телен, гореф-гадәтләрен саклап калырлык театр булыр дип ышанам. Шуңа көче җитсен

иде дим. Еллар узган саен асылыбызны саклап калырга бездән күбрәк көч таләп ителәчәк. Бу максатны тормышка ашыру өчен тамашачыны ияртеп, алардан ярты адымга булса да алданрак бару кирәк. Сәнгать үзенә ияртергә тиеш. Шул очракта йөз елдан соң да тамаша залларыбыз тулы булыр, Аллаһ кушып.

- Тәнкыйтькә ничек карыйсыз? Спектакльләрдән соң ишетелгән фикерләргә игътибар бирәсезме? Хәзер бит бик мобиль, тизлек заманы. Тамаша тәмамланып бер сәгать үтүгә интернет челтәрендә фикер алышу башлана, бәяләмәләрне шундук меңләгән кеше укый.

- Тәнкыйтькә карашыбыз бик уңай. Ни өчен дигәндә, тәнкыйтьсез, үсеш тә булмаячак. Үзебез куйган спектакльләрне: “И шәп булды!”, дип кенә яшәсәк, деградация башланачак. Тәнкыйть бар һәм ул булырга тиеш тә.

- Шекспирның: “тормыш ул театр һәм без анда актерлар”, дигән сүзләре бар. Бу фикергә карашыгыз ничек?

- Абсолют дөрес сүзләр. Тормыш бит инде ул, ничек карасаң да театр. Без барыбыз да көн дә уйныйбыз. Һәркайсыбыз ниндидер роль башкара. Ролеңне әйбәтрәк уйнаган саен яхшырак була, зуррак уңышка ирешәсең...

- Кеше яшәүне, чынбарлыкны да уен итеп кабул итәргә тиеш буламы?

- Мин чынлап әйтәм, уйнамыйм дигән гыйбарә дә халык арасында таралган. Кеше беркайчан да уйныйм дип уйламый. Ә чынлыкта һәркем үз ролен уйнап яши.

- Чит төбәкләрдә яшәүче төрле милләт кешеләре сезнең аша татар теле, сәнгате белән таныша. Тамашачы татар театрын күреп, гомумән татар дөньясына үз бәясен бирә. Бу сезгә йөкләнгән җаваплылыкның бермә-бер артыграк булуын билгеләүче дәлил. Җаваплы һәм сокландыргыч эшегездә тагын да зуррак уңышларга ирешүегезне телибез. Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

фото: Азат Вәлиуллин

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: