Логотип Казан Утлары
Публицистика

Яңа әсәрләр

  Журналларыбыз: «Мәгариф», «Кызыл Шәрык яшьләре». – "Әдәби ярдәм мәҗмугасы. – Яна иҗтимагый хезмәтләр: «Икътисад Әлифбасы», «Бөек Франция революциясе», «Татар иле», «Бөек Октябрь революциясе". – Риязият һәм әдәбият коллективларының хезмәтләре, дәреслекләре.

 

                                                                 I

       Казанда үткән яздан бирле тәгълим-тәрбия хакында бик яхшы журнал чыгып килә. Ләкин революциянең фаҗигале вакыйгалары эчендә бик күп гыйльми-әдәби хезмәтләр тиешле дәрәҗәсендә халыкка мәгълүм булмыйча калган кебек, Татар Социал Советлар Җөмһүрияте Мәгариф комиссариатының бу мөһим журналы үзенә лаек булган рәвештә урын алып җитә алмый. Бу «Мәгариф»1 журналы, теләсә үзенең мәсьәләләре, теләсә шул мәсьәләләрне тикшерү юлында тоткан ысуллары, теләсә материалының үз бабында байлыгы, терлелеге белән, һич шөбһәсез, бездә революциягә чаклы чыккан тәрбия-тәгълим журналларыннан чагыштыру мөмкин булмас дәрәҗәдә югары тора.

     Журналда һәрбер укытучыга һәр көн, һәр дәрестә кирәк булачак имля, тел, әдәбият, истыйлях, тәгълим ысуллары кебек, күптән сөйләнеп килгән мәсьәләләр хакында җитди тикшерүләр булган шикелле, моңарчы безнең матбугатта бер дә кузгатылмаган риязият дәстүрләре, тәгълим-тәрбиядә хезмәт нигезләре, укытучыларның тарихлары, кәсептәшлек тәрбияләре, мәктәпләрдә уку сезоннары турында, шөбһәсез, гыйльми тәхкыйклар мөзакәрә ителәләр.

     Моңарчы журналның, ике номерын бергә куша-куша, барлыгы алты номеры чыкты. Якын арада җиденче, сигезенче, тугызынчы номерлары бергә чыгачак.

     Соңгы номерда 6-7 мәсьәлә хакында мөзакәрә – дискуссия ачылган. Гәзитәләребезнең мондый гыйльми журналларны киң укучы дөньясына таныту хакында ара-тирә мәкаләләр язып, куелган мәсьәләләр хакында мөзакәрәләр ачып барулары лязим икәнен хәтергә төшерү белән бергә, журналның мәсьүл мөхәррире Вәли иптәш Шәфигуллинга2 киңәш итеп әйтеп үтәсе шул бар: журналларның нык таралуы, үзенә тиешле урынны алуы өчен төп бер шарт бар: аларның үзенең мәгълүм вакытында чыгып торулары.

       Типография ягыннан тоткарлык булмасын өчен, бу «Мәгариф»нең дә күләмен бераз кечерәйтеп, һәр айга кичекми бер мәртәбә чыгып торуын тәэмин лязим.

       Яңа икътисади сәясәт буенча, журнал үзенең матди ягын уйларга мәжбүр булганга, бу якка хәзер аеруча әһәмият бирергә туры киләчәк.

 

«Кызыл Шәрык яшьләре"3

      Яшь татар коммунистлары тарафыннан Мөхәммәт Парсин4 иптәшнең редакциясендә чыккан бу журналның беренче номеры көтелгәннән бай чыккан. Монда укып күңел ачарлык кына түгел, бәлки яшьләр хәрәкәтенең үткәнен, хәзергесен тәхлил белән, киләчәккә шулар буенча юл сыза торган җитди мәкаләләр бар.

      Журналда мәкаләләре чыккан иптәшләрдән Фатих Сәйфи, Гыйлемдар Баембәтов, Вәли Шәфигуллин, Сәлах Атнагулов, Галимжан Ибраһимов кебекләр; болар кебек, инде киң укучылар дөньясына танылган язучылар хакында сөйләп тормыйм. Минем өчен мөһим булган нәрсә бигрәк тә коммунист яшьләрнең үз эченнән кайнап чыккан язучыларның әсәрләре булды.

      Парсин, Нур Сәйфи5 – болар ачыктан-ачык коммунизм байрагы астында язучы яшьләребезнең алгы сафында торучы язучылардан.

      Әдәбият булегендә Мәхмүд Максудов иптәшнең «Оҗмах сезгә, дөнья безгә» дигән мәкаләсе, чыннан да, иске дөньяны җимереп, жир-күккә хаким булырга хәзерләнә торган гаюр яшь буынның каһарманнарча омтылуларын күрсәтә торган парчалардандыр. Гомумән, Мәхмүд иптәштә һәркайчан үткен, матур, оригинальный парчалар ялтырап торалар.һ

      Бу бездәге яшь әдәби көчләрнең, чыннан да, өмидлеләреннәндер. Буңа әһәмият бирү, бу яшь көчнең үсүенә мәйдан бирү лязим. Яңа яшь каләмнәрдән Зәйнәп Бәширова7 һәм Ченәкәй8 иптәшләрнең, бәлки, моңарчы язган нәрсәләренең иң матурлары журналга кертелгән.

      Киң укучы дөньясына исеме яхшы танылган, әле басылмаган «Эшче», «Бабай» кебек поэмалары белән тормышның караңгы төпләрен тасвир итеп бирү көчен күрсәткән Кәрим Әмиринең9 дә бу яшьләр журналына бик садә һәм матур парчалары кергән.

      Журнал нык таралсын, киң дөньяда урын алсын. Буңа каләм белән дә, сүз белән дә ярдәм итү безнең бурычыбыздыр.

*

      Яңа журнал! Бу хакта байтак сүз бара. Ләкин шуны утыртырга кирәк ки, һәркемгә кояш кебек ачык бер ихтыяж бар:

    – Безгә гыйльми-әдәби һәм нәзари бер журнал лязим. Һәр көн безнең алдыбызга әллә ничаклы нәзари мәсьәләләр туа тора. Боларны марксизм ноктасыннан карап халыкка тәхлил итеп бирү лязим.

       Гәзитәләр буны сыйдыра алмый. Мәскәүдә русча «Красная новь»*10 исемендә калын бер журнал чыгаралар. Бер бүлеге әдәбият, икенче бүлеге – саф гыйльми мәсьәләләр, нәүбәттә торган мәсьәләләрне марксизм ноктасыннан тәхлилләр; дүртенчесе – революция тәҗрибәләренә бер нәтиҗә сала бару һәм революция хәрәкәтләренең тарихи материалларын кертә бару.

      Менә безгә шул кирәк. Исеме теләсә нәрсә булсын. Һәм мондый журналны бу ел, һич булмаса, берничә номер чыгару лязим. Чөнки кыш буена җыелган материал хәзер байтак булды.

___________________________________

Риязият – математика.

Истыйлях – атама, термин.

Дәстүрләре – кагыйдәләре.

Тәхкыйклар мөзакәрә ителәләр – хезмәтләр тикшереләләр.

Тәхлил белән – анализлап.

Гаюр – кою, гайрәтле.

Садә – гади.

Нәзари – теоретик.

*Сүз кирилицада бирелгән

 

 

Искәрмә

       Яңа әсәрләр (“Казанда үткән яздан бирле...”). “Татарстан хәбәрләре” газетасының 1922 елгы 17 гыйнвар (13 нче) санында “Галимҗан Ибраһимов” имзасы белән басылган. “Ахыры бар” дип куелган булса да, ахыры күренмәде.

       Гарәп графикасында. Текст газетадан алынды.

      1”Мәгариф” – иҗтимагый-педагогик, фәнни-әдәби айлык журнал. “Мәктәп” журналының дәвамчысы. 1918 – 1936 елларда “Мәгариф” исеме белән басыла.

     2 ...журналның мәсьүл мөхәррире Вәли иптәш Шәфигуллин... – В.Шәфигуллин (1894–1939), 1921–1922 елларда “Мәгариф” журналының мөхәррире.

     3 “Кызыл Шәрык яшьләре” – 1922–1924 елларда Казанда чыккан айлык журнал. Алга таба журналның исеме “Октябрь яшьләре” (1924–1925), “Авыл яшьләре” (1925–1930), 1930 елдан “Колхоз яшьләре” дип үзгәртелә. 1933 елда “Атака” журналы белән берләштерелә.

     Журналның беренче санында М.Парсин, Ф.Сәйфи-Казанлы, Г.Баембәтов, В.Шәфигуллин, Г.Ибраһимовларның һ.б.ның мәкаләләре басыла.

     4 Мөхәммәт Парсин – журналист, публицист, әдәбият һәм театр тзәнкыйтьчесе Мөхәммәт Зариф улы Парсин (1900–1963), “Кызыл Шәрык яшьләре” журналы мөхәррире. Репрессияләр чоры корбаны. Журналның беренче саны аның “Безнең юлбашчыбыз – 111 Интернационал юлы” мәкаләсе белән ачыла.

     5 Нур Сәйфи – язучы, журналист Нур Сәйфинең (1896–?) журналда “Эшчеләр әзерлик” мәкаләсе басыла.

     6 Мәхмүд Максудов – язучы, тәрҗемәче Мәхмүд Гыйсаметдин улы Максудов (1900–1962).

     7 Зәйнәп Бәширова – шагыйрә Зәйнәп Хуҗихан кызы Бәшированың (1903–1984) журналда “Шәрык яшьләре” шигыре басыла.

     8 Ченәкәй – Төхфәтулла Ченәкәйнең журналда “Теләнче җыры” шигыре басыла.

     9 Кәрим Әмири – К.Әмиринең журналга “Ачлык корбаннары” шигыре кертелгән.

     10 “Красная новь” – 1921 – 1941 еллардагы Мәскәүдә рус телдендә чыккан беренче совет әдәби журналы. Беренче мөхәррире – А.Воронский.