Логотип Казан Утлары
Повесть

Тапшырылмаган хатлар (өзек)

Искәндәр!

Тормышыма зур үзгәреш керткән бер вакыйга булу аркасында, бу хат нәкъ 20 көн өзелеп торды. Шунлыктан Мәфтуха апай турында да язалмый калдым. Мин сиңа байтак нәрсә турында язарга уйлаган идем. Ләкин көтмәгән бер вакыйга килеп чыгып, хатымны чуалтты. Шуның аркасында башта язылган өч хатымны да җибәрми калдым.

Беркөн амбулаториядә авыруларны карап бетереп китәргә җыенганда гына, ял йорты докторы кереп:

– Ирең безгә ял итәргә килде. Синең турыда сөйләгәч, бик шатланды. Бүген яныңа килә, – диде.

Кулымда градусник иде – төшеп ватылды. Бер-ике минутка телсез калдым. Нинди ирем? Кем? Искәндәрме? Вәлиме? Нәрсә уйларга да, кемне күрергә дә белмәдем. Ял йорты докторы – гаҗәп культуралы кеше. Ул канлы ярага тоз салырга яратмый – минем нинди хәлдә калуымны аңлады, күрәсең:

– Шатлыгыңнан шаккаттың бит, Галия. Ярый, мин киттем. Иреңне каршы алырга комачауламыйм. Аннары ашыгыч эшләрем дә бар. Икәүләп безнең янга мороженое ашарга барыгыз, – дип чыгып китте.

Ял йорты докторы чыгып киткәч, ярты сәгать чамасы кабинетымда бикләнеп утырдым. «Искәндәр булмас, аның белән бөтен нәрсә өзелгән, беткән. Ул булса, күрешермен, сөйләшермен дә – бетәр. Вәли булса нишләрмен? Романтикага бирелеп тудырылган хыялый ирем юкка чыккач, халыкка, балаларга нәрсә әйтермен?» – дип уйландым. Авыр уйлардан башым авырта башлады. Өйгә кайтырга җыенып, амбулатория ишеген ачтым. Ишек төбендә Вәли Сафиуллин иде.

– Мөмкинме? – диде.

– Рәхим итегез...

Без кабинетка кердек. Ул бик нык үзгәргән. Йокымсыравы беткән. Олылык төсе кергән. Тик аның күзләрендә генә элекке Сафиуллин билгеләре калган. Йөзендә – шатлык.

– Әдрәстә очрашырбыз дип кем уйлаган?!

– Әйе.

– Йә, ничек торасыз? Сез мине оныткансыздыр да инде. Хәер, белмим. Ә мин рабфакны, рабфак белән бергә сезне дә бик еш искә төшерәм, – дип сөйләп китеп, мине уңайсызлыктан чыгарырга тырышты.

Бер ярты сәгать сөйләшкәннән соң:

– Буш булсагыз, мине чәй белән сыйлар идегез. Ял йортында чәйне көнгә бер генә тапкыр бирәләр, ә мин яратып чәй эчәргә өйрәнгән кеше. Семьягыз белән дә таныштырырсыз, – диде дә урыныннан кузгалды.

Башта мин аны өемә чакырырга да, чакырмаска да белмәдем, чөнки балаларым, әткәй, дип, Вәлинең муенына асылынулары мөмкин. Рәсемнәрне күреп, мине дә, үзен дә уңайсыз хәлдә калдырыр. Мин шулай уйладым. Ләкин шулхәтле озак күрешми торганнан соң, «вакытым юк» дип, Вәлине дә кайтарып җибәрергә теләмәдем.

Тик амбулаториядән чыккач кына, башыма килгән фикерне әйтә алдым:

– Әнә теге ак йортны күрәсезме? Мин шунда торам инде. Приёмнан соң өс-башны алмаштырасы бар. Ун-унбиш минуттан соң шунда килергә булсагыз, мин сезне вареньелап чәй белән сыйлармын, – дидем.

Ул риза булды.

Мин, өйгә кайтып, балаларны урманга җиләккә җибәрдем. Самовар куеп, өстемне алмаштырдым һәм түземсезлек белән Вәлине көтә башладым. Стеналарга эленеп куелган рәсемнәрне кузгатмаска булдым. Сер, ачылгачтын, ахырына кадәр ачылсын, дидем.

Самовар өстәлгә менү белән, Вәли килеп керде. Сезнең квартирагыз шәһәр квартираларыннан бер дә ким түгел, – дип, керүенә бүлмәләремне мактый-мактый, күзен стеналарга, рәсемнәргә төшерде.

Рәсемнәрдә үзен күрүгә гаҗәпсенде. Ләкин эндәшмәде. Тик чәй алдында гына, бер-беребезгә ияләшә төшкәч кенә, түбәндәгечә сөйләшүләр китте:

– Карагыз әле, Галия, – диде ул. – Мин ял йортына килеп төшкәннең икенче көнендә үк миңа: «Сезнең хатыныгыз биредә доктор булып эшли», – диделәр. Юлда йөргәндә, ял йортларында ятканда, кеше белән нинди кызык нәрсәләр булмый! Тиз танышасың. Шунда моңарчы берәүгә дә сөйләмәгән серләреңне сөйлисең. Моннан соң мәңге очрамаслык кешеләр белән дуслашасың. Бу юлы да: «Мине берәр кеше белән бутыйлар, күрәсең, әйдә кызык булсын», дип уйладым да, «хатының монда» дип әйтүчеләргә: «Әйе шул, минем хатыным монда эшли», – дия башладым. Ләкин ял йорты докторы да шул ук сүзне әйткәч, «сезнең хатыныгыз Галия Сафиуллина» дигәнне дә ишеткәч, борчылырга тотындым һәм сезне күрәсем килде: «Фамилияләр бер булганга шулай әйтә торганнардыр», – дип уйласам да, «юк» дип җавап бирергә телем бармады. Чөнки рабфакта чакта мин хыял итеп йөргән Галиямнең хәзер кешеләр тарафыннан «синең хатының Галия» дип йөртелүе минем өчен рәхәт иде. Инде үзегезне күрдем. Менә монда, сезнең өегездә утырам. Стенада үземнең рәсемнәремне күрәм. Ләкин бит мин сезнең белән бервакытта да рәсемгә төшкәнем юк. Миңа охшаган кеше кем ул? Ялгышмасам, сез артист Искәндәргә чыккан идегез. Аерылдыгызмы әллә? Искәндәрдән соң әнә шушы рәсемдәге кешегә чыктыгызмы? Нинди кәмит бу? Зинһар, аңлата күрегез.

– Искәндәр белән мин күптән аерылдым. Шуннан соң берәүгә дә чыкмадым, дияр идем, хата булыр. Чөнки рәсемдәге кеше «ирем» булып хисаплана. Балаларым аңа «әткәй» диләр.

– Кем соң ул?

– Ул – сез. Мин ул рәсемне рабфактан калган дәфтәрләрем арасыннан таптым.

– Димәк, сезне минем хатыным дип йөрүләре дөрес?

– Әйе, дөрес.

– Ләкин мин бернәрсә дә аңлый алмыйм. Бу эшкә сәбәп нәрсә?

– Әгәр дә бу эш сезне борчыса, мин хәзер үк рәсемнәрне алып яшерә алам һәм, телисез икән, ял йортына барып, «Бу Сафиуллин минем ирем түгел» дия алам. Ләкин сез монда күп булса тагын бер ай торырсыз. Авырсынмасагыз, мин сездән бу «кәмит»нең – «фаҗигале кәмит»нең, дәвам итүен сорар идем.

– Ягъни?

– Ягъни семьягыз турында сүз чыкканда...

– Мин өйләнмәгән, минем семьям юк...

– Минем турыда сүз чыкканда, дим мин...

– Әйе...

– Галия – минем хатыным, иптәшем, – дип әйтегез.

– Ни өчен? Нигә? Һич аңламыйм.

– Вәли, сез миңа бик авыр сораулар бирәсез. Курыкмагыз, мин сезгә ике баламны тагарга, сезгә кияүгә чыгарга уйламыйм. Бу бары сезне һәм үземне кешеләр алдында да кыен хәлдән чыгару өчен генә. Юкса йә сез, йә мин, икебезнең берсе хәзер үк моннан китәргә тиеш.

– Беребез дә китми. Мин риза. Тик, үзем белмичә, мин ничек итеп сезнең ирегез булганмын? Шуны беләсе килә.

– Анысын хәзергә сорамагыз. Мин аны сезгә... Димәк, риза?

– Риза.

– Рәхмәт, – дидем дә кулымны суздым һәм аны балаларның яшьләре, исемнәре белән таныштырдым. Үз өенә килгән кебек миңа кереп йөрүен сорадым. Балалар белән әткәйләре шикелле сөйләшүен үтендем.

Шуннан соң ул көн саен безгә килеп йөри башлады. Балалар аңа бик тиз ияләштеләр. «Әткәй», «әткәем» дип, артыннан калмыйча йөриләр. Бергә урманга, чиягә йөрдек. Шул вакытларны райздрав:

– Ирең дә кайткан, ашлык җыю вакыты да җитә. Син бер унбиш көнгә отпускыга чыгар идең. Аннары кызу эш булыр, – дип, үземә отпуск бирде.

Без көн саен очраша торган булдык. Бергә төрле китаплар укылды. Студент чаклар искә төшерелде. Ләкин Вәли һичбер вакыт Галиуллин шикелле начар кыланмады. Мин үземнән курыктым. Чөнки Вәлине чын-чынлап ярата башлаганымны сиздем. Аның белән ничек саубуллашырмын, бергә кушылмас борын ничек аерылырмын дип, йөрәгем сызлады.