Логотип Казан Утлары
Шигърият

Минем шатлыгым

Бөдрә чәчле иркәм, шатлыгым син,

Синең өчен яши бу йөрәк,

Син булмасаң, әйе, син булмасаң,

Бу йөрәгем үзе ник кирәк?

 

Гөл кебек ал, матур галстуклы

Пионер, син минем шатлыгым,

Син булмасаң, әйе, син булмасаң,

Яшәвемнең ниткән шатлыгы?

 

Яңакларың кипкән, әби җаным,

Шатлыгым син күңел түремдә,

Син булмасаң, әйе, син булмасаң,

Нидер җитмәс иде күңелгә.

 

Көмеш чәчле бабай, шатлыгым син,

Синең өчен ага бу каным,

Син булмасаң, әйе, син булмасаң,

Боегыр иде төсле шул җаным.

 

Урманга бай, суга, гөлләргә бай,

Шатлыгым син, матур туган ил,

Син булмасаң, әйе, син булмасаң,

Кемгә кирәк, нигә кирәк мин.

 

Бөтен шатлык, кайнар мәхәббәтем,

Үз халкымда, туган илемдә.

Шулар өчен биреп бөтен дәртне,

Көлә беләм сугыш җирендә.

 

Көлә беләм, шаулап җырлый беләм,

Көрәшләрдә күңел ямь таба,

Күз алдымда каты үлем күрәм,

Җиңә беләм, Җиңү – мәртәбә.

 “Совет әдәбияты” журналы. 1942 ел. 7 сан.