Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдәбият мәйданына юл ачучы

Mин 1939 елны үземнең татар әдәбиятыннан башка яши алмавыма тормышымның бернинди дә мәгънәсе калмаячагына иман китереп, Кавказдан өйгә, Казанга, кайттым.

Исәбем әдәби эшчәнлегемне юмор һам сатирага багышлау иде. Әзер темаларым да, бер-ике хикәям дә бар иде. Шулай кайту белән дип әйтерлек мин «Совет әдәбияты» редакциясенә киттем. Ул вакыттагы редактор Төхфәт Имаметдинов шунда ук мине каршысына утыртып, хикәләремне укып чыгарга кушты, hәм яратканлыгын белдереп, хикәяләрне якындагы саннарның берсендә бастырачагын әйтте. Мин шул көннән бирле үземне әдәби журналыбыз «Казан утлары»ның зур масьүлиятле корреспонденты дип исәплим.

Юбилярыбыз үзенең яшәү дәверендә татар совет әдәбияты көчләрен туплау, әдәби хәрәкәткә дөрес юнәлеш бирү өлкәсендә күп тырышлыклар күрсәтте. Бүген актив һәм нәтиҗәле эшләп килүче әдәбиятчыларның күпчелеге беренче фатиханы шул журналда алдылар, шуның битләре аша киң мәйданга аяк бастылар, шунда чыныктылар, шунда үстеләр.

Минем үзем өчен дә әдәбият мәйданына юл ачучы шул ук безнең кадерле юбилярыбыз булды. Ул минем фронтта язган хикәяләрмне укучыга оператив рәвештә җиткереп, миңа фашизмга каршы олы мәйданда каләм белән дә көрәшергә мөмкинлек тудырды. Ниһаять, сугыштан кайткач, фронтта язган беренче повестемне («Бәхет орлыклары») мин шуның битләрендә бастырдым. Бу исә миндә олы формаларга мөрәҗәгать итү кыюлыгы тудырды.

Ләкин, кызганычка каршы, бу вакыйгадан соң унбиш еллар чамасы мин журнал өчен мәхәббәтсез үрдәк баласына әйләндем. Ул минем «Дустым Мансур»ны  да «Язгы авазлар»ны да һәм, гомумән, язган hәр әсәремне тибәрә килде. Нихәл итәсең? Ситуация шундыйрак иде, күрәсең, ул чорда...

Минемчә, журналның йөзен редактор вазифасын үтәүче, әдәбият хәрәкәте өчен үтә җаваплы кеше, билгели. Юбилей көннәрендә мин редакторлар арасыннан аерата зур хөрмәт белән үземә дебют мөмкинлеге биргән Төхфәт Имаметдиновны, сугыш елларында хәрәкәттәге армиядән язган әсәрләремне тоткарлыксыз басып барган Гази Кашшафны, «Ике буйдак»ны укучыга җиткергән Газиз Мөхаммәтшинны, «Ямашев»ка каршылык күрсәтмәгән Рафаэль Мостафинны рәхмәтт әйтеп искә аласым килә.

Туганнарча кайнар ярату хисләре белән мин бердәнбер журналыбызны илле еллыгы көнендә тәбрик итәм, аңа бәхетле киләчәк, озын гомер телим.

1972 №5