Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Безнең юл» - «Казан утлары»

Уйлап утырам... Беренче әйберем («Озын көй тыңлаганда» дигән нәсер иде ул) «Безнең юл»да басылып чыкканда, миңа унҗиде яшь булган икән. Ә хәзер... Хәзергесен әйтеп тормаганда да була. Кыскасы, шул заманнан бирле кырык алты ел узып та киткән. Журналга исә менә илле яшь тулды. Димәк, без бергә картайганбыз?! Хәер, журнал картаямыни ул?.. Журнал яши дә яши, буыннардан буыннарга күчә-күчә яши, тик без генә олыгаябыз, китәбез, алышынып торабыз... Һәм шулай булырга тиеш тә ул!

Егерменче  елларның икенче яртысында мин «Безнең юл»да берничә хикәя һәм вактөяк нәсер чыгарып өлгердем. Заманның барлык исемле язучылары катнашкан җитди журналда басылырлык булгач, ул әйберләр шул чактагы таләпләргә азмы-күпме җавап биргәннәрдер инде, әмма хәзерге таләпләрдән чыгып караганда, алар бик зәгыйфь нәрсәләр, шуңа күрә мин аларны искә төшерергә яратмыйм да. 

Утызынчы елларның башында булса кирәк, журнал исемен үзгәртте: ул «Атака»га әйләнде. Исеменә ияреп, эчтәлеге дә бик нык үзгәрде. Мин үзем «Атака»га катнаша алмадым – ул елларда инде әдәбияттан читкә киткән идем.

Аннары журнал исемен тагын алыштырды – «Совет әдәбияты» булып чыга башлады. Аның бу исеме озын гомерле булды, һәм минем да яңадан әкренләп әдәбиятка кайтуым аның шушы чорына туры килә. Дөрес, сугышка чаклы мин аңардан һаман читтә идем әле, тик фронттан яза башлагач кына, ниһаять, аның бусагасыннан атлап кердем дия алам. Сугышның бу жәһәттән файдасы тиде – ул безне җыйды, туплады, берләштерде.

Соңгы егерме биш ел дәвамында инде мин журналның даими авторларыннан берсе булып танылдым дип әйтсәм, бу, шәт, мактанудан саналмас. Һәрхәлдә, барлык повестьларым һәм хикәяләремнең күп өлеше, шулай ук очерк-мәкаләләрем аның битләрендә басылып чыктылар. Билгеле, мин аңа бик ияләштем, төп иҗат йортым итеп карарга өйрәндем. Ләкин бу әле безнең арадагы мөнәсәбәт һәрвакытта тату-шома гына барды дигән сүз түгел. Нык кына тартышкан, бәхәсләшкән чаклар да күп булды. Әдәбият бик нечкә, бик четерекле нәрсә ул, бәхәс-тартышсыз җиңел генә үткәреп булмый аны... Хәер, бу кадәресе инде аның язучысына карап та билгеләнә торгандыр.

Мин үзем җитлеккән әдәбият һәр җәһәттән дә бик төрле булырга тиеш дигән карашта торам. Һәр язучы, һәр шагыйрьнең үз дөньясы, үз йөзе булса гына талантлы һәм кызыклы әсәрләр туарга мөмкин. Менә безнең хөрмәтле «Казан утлары»быз, бай традицияле җитди журнал буларак, аңа шул төрлелекне идея бердәмлеге нигезендә куәтли һәм чагылдыра алса, ул киләчәктә дә әдәбиятыбызның чын көзгece булып калыр дип ышанасы килә... Бик озын гомер телим мин аңа!

1972, №5