Логотип Казан Утлары
Публицистика

Аның яктысында

Кайчандыр Галимҗан Ибраһимов, Гомәр Гали кебек мөхтәрәм әдипләребез редакциясендә, «Безнең юл» исеме белән чыгарыла башлаган бу журнал соңыннан берничә мәртәбә исемен алыштырды, редакторлары алышынды – берәүләре китте, икенчеләре килде, ләкин журнал үзе китмәде, дөресрәге, без аңардан китмәдек, ул безнең өчен – татар язучылары өчен гел шулай безнең юл булып калуында давам итте. Әле дә шулай! Рус классикларыннан берсе, ялгышмасам Тургенев бугай, әйтә: «Без барыбыз да Гогольның «Шинеленнән чыккан кешеләр», ди. Шуңарга охшатып бүген без – әлегә исән булган татар язучылары бер авыздан диярлек әйтә алабыз: әйе, без шул бер юлдан – безнең юлдан килдек һәм шул юлдан килеп ялгышмадык шикелле...

Шәхсән, мин үзем әдәбиятка күп кенә борылмалы юллар үтеп, хаталар да ясаштыргалап, кайнаша-эзләнә кергән кеше. Элегрәк яшьләр матбугатында, пионер газеталарында кулымны сынадым. Әмма уземнең чын әдәби язмышымны 1927 елда «Безнең юл» журналында басылган «Дөнья матур миңа» дигән шат рухлы шигырем белән башладым дип горурлык белән әйтә алам. Хәер, саный китсәк, күп алар. Ләкин укучыларга билгеле булган (минем шулай уйларга тәвәккәллегем җитә!) төп әсәрем - «Йөзек кашы», «Гыйльмениса»,«Минем тәрәзәләрем», «Язмыш шуклыгы»  кебек үзем бик яратып язган повестьларым, «Җәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел»  кебек романнарым һәм күп санлы хикәяләрем бөтенесе шушы журнал битләрендә беренче укучыларын таптылар. Җәннәткә барып кергәнче ин элек сыйрат күпере аркылы үтәсе бар – дини мифология шулай ди. Әлбәттә, без дә җәннәткә йөгеpeп кенә барып кермәгәнбездер, без алай изге бәндәләрдән түгел, безне дә тараганнардыр, безнең да нервларыбызны бозганнардыр. Әдәбиятта шунсыз мөмкин түгел, шуның өчен редакция дигән «сыйрат күпере» бар, анда, үч иткән кебек, үтә дә төпченүчән, үтә да ортодоксаль, гади телгә күчереп әйтсәк, үтә дә «каеш» кешеләрне утыртып куялар. О, беләбез инде без аларны, йөрәгебезгә үтмәсә, бу чаклы сузып әйтмәс тә идек! Ә бит начарлык теләп түгел, яхшылык теләп – укучыга, язучының үзенә, ниһаять, гомуми әдәби хәзинәбезгә яхшылык теләп шулай эшлиләр рәхмәт төшкерләре. Шуны истә тотып, журналның бу тантаналы көннәрендә аларга - редакциядә эшләп киткән кешеләрнең элеккеләренә дә, хәзергеләренә дә чын ихластан язучы рәхмәте җиткерәсе килә. (Рәхмәтне хәзергеләренә күбрәк тә «ишәргә» була, узганнары – инде узган, хәзергеләре белән алда әле маңгайга-маңгай очрашасы бар!)

Уен-муен калып торсын, ниһаять, менә без «Казан утлары»   яктылыгына килеп чыктык. Шул игелекле юл, безнең юл, үз юлыбыз белән килеп чыктык. Журналда хәзер яңа, яшь көчләр эшли. Яшь көчләр дигән сүз, икенче төрле әйткәндә, яшь тешләр дигән сүз дә ул. Алар белән уен корып булмый, әйберең яхшы булса гына кил. Тулаем алганда, журнал, аның хәзерге торышы, утызынчы еллар, сугыш алды еллары белән чагыштырганда, күз генә тимәсен, снизелерлек яхшырды. Журналның тематик диапазоны киңәйде, басылган әсәрләрдә вакыйга өстеннән койрык чәнчеп чабуга караганда, кеше күңеленә тирәнрәк үтәргә тырышу сизелә, журнал соңгы елларда күп кене яшь каләмнәр тәрбияләп үстерде. Болары – шулай, боларын безнең кулдан инде, шәт, тартып алмаслар. Әмма борын чөяргә ашыкмыйк, шулай ук булып җитмәгәннәре дә юк түгел. Басылган кайбер әсәрләргә караганда, журнал редакциясендә утыручы «яшь тешләргә»  кай очракта үткенлек, яхшы мәгънәсендәге «каешлык» җитешеп бетми. Темасы бөтенесен да әхлый, дип карау да бар кебек. Аннары журналның гомуми культурасын күтәрү, фактларга карата төгәллек, гыйльмилек критериен саклау, әдәби тел сафлыгына игътибарлылык, иҗтимагый тормышыбызның төрле өлкәләреннән төрлерәк каләмнәрне тарту кебен мәсьәләләрне дә көн тәртибенә куярга вакыттыр.

Ничек кенә димик, кай яктан гына килмик, без – татар язучылары – гел шул үзебезнең ияләшенгән «Казан утлары» яктылыгына килеп чыгабыз. Анын нурлары әлегә күзне чагылдырырлык ук булмаса да, шулай да азып-тузып йөрмәүче без тәуфыйк ияләренә җитәрлек. Аның яктысында яшь бөреләр ачылганнан-ачыла бара, урта буын ир-егетләре мәйдан тота, безнең ише карт-коры, карт мәчеләр кебек нигезгә сузылып ятып, сөякләрен җылыта. Ара-тирә сырт йоннарын бик кабартмыйча гына, мыраулап та куйган булабыз.

1972 №5