100 еллык әдәбият бакчасы

   Мин “Казан утлары” битләренә һич тә көтмәгәндә килеп эләктем бугай.

  1985 елның 5-6 декабрь көннәрендә Язучылар берлегенең Бауман урамында урнашкан бинасында зур семинар узды. Аңа әзерлекне ике ай алдан ук башлаганнар, моның өчен берлек идарәсе Татарстанның төрле почмагыннан иң өметле дип саналган яшь прозаикларның әсәрләрен җыеп алган иде. “Өметлеләр” саны унике килеп чыккан, алар папкаларының һәркайсын берлекнең иң мөхтәрәм икешәр әдибеннән укып тикшерткәннәр. Әүвәл аерым бүлмәләрдә “аксакаллар” бездәй “чебешләрнең” әсәрләрен “сүтте”, аннары инде үзләренең “хөкем карарын” Тукай исемендәге клуб мөнбәреннән дә яңгыраттылар. “Ир канаты” дигән повесть белән ун хикәядән торган папкамны Гариф абый Ахунов белән Рашат Низами “сүтеп” аткан иде, шул семинар азагында унике автор арасыннан фәкать минем әсәрләрне генә аерым китап итеп бастырырга карар чыгардылар. Тәүге папкамдагы “Таныш тыкрык” атлы хикәя, шул ук семинар тәкъдиме буенча, 1987 ел башында “Казан утлары” журналында да дөнья күрде. Менә шулай итеп, һич тә көтмәгәндә, зур әдәбият мәйданына “борын тишеп” чыктым.

   Ә аннары, әлбәттә, “Казан утлары” журналында басылу чире йокты. 1988 елда ук журналда “Күке”, бераздан “Нәзер” повестьларым дөнья күрде. 1991 ел башында “Казан утлары” редакциясенә “Кәнәфи” атлы повесть кулъязмасын да китереп биргән идем, аны сентябрь санында бастырырга дип планга да керттеләр, мәгәр анысы белән көтелмәгән матавык килеп чыкты. Нәкъ шул 1991 елда Чаллыда “Аргамак” журналы нигезләнде, аның тәүге санын 15 октябрь – Хәтер көненә туры китереп дөньяга чыгарырга карар иткән идек. Редактор итеп билгеләнгән Айдар Хәлим белән редакция егетләре ду китереп эзли, тик тәүге санга бирердәй “бик шәп” повесть юк бит! Айдар абый минем “Кәнәфи” повестеның эчтәлеген белә иде инде: ул Чаллыда уянган милли хәрәкәт һәм тагын да зәһәре – шәһәр халкын фенол белән агулау турында. “Синең бу әсәрең Чаллы халкын уяту өчен менә дигән, ул “Аргамак”та басылырга тиеш!” – дип, Айдар абый туктаусыз кытырдата. Түзә алмагач, “Кәнәфи”не “Казан утлары”ның инде җыелып ята торган саныннан алдым да, “Аргамак”ка кайтарып бирдем. Инде утыз ел үтеп киткән булса да, һич үкенмим. “Аргамак”ның татар телендәге сынау саны – 10 мең, ә русчасы 5 мең данә булып дөнья күрде. Бер уйласаң, Чаллы төбәге өчен 15 мең тираж аз да түгел сыман, ләкин “Кәнәфи”дә тасвирланган барча вакыйга Чаллы турында бит, һәркем белә. “Аргамак”ның сынау саны ай буена кулдан-кулга йөрде, кала башлыклары мин фәкыйрегез белән кул бирешеп исәнләшүдән качты...

   Гомер үтә тора, 2000 нче еллар үренә якынайгач, “Казан утлары”нда “Япон татары” дигән тарихи романым басылды. Анысының да алдагы тарихы бик гыйбрәтле булды. Халыкта әдәби әсәрдә язылган вакыйгаларны үз төбәкләрендә булган чын хәлләр белән чагыштыру, моның өчен хәтта үпкә белдерү дигән чир дә бар бит. Әгерҗе районының Дивәтирнә авылында гомер итүче мөгаллимә Рәйсә Фәррахова “Япон татары”нда сурәтләнгән вакыйгаларны үзе туып-үскән Салагыш авылындагы чынбарлык дип кабул иткән дә, “Казан утлары” редакциясенә рәнҗеш тулы махсус хат юллаган. Аны редакциянең ул чактагы егетләре ашыга-кабалана бастырып чыгарды. Романда, асылда да, Салагыш авылында туган һәм 1919 елда яшьярым көе әтисе Нәҗметдин кочагында әүвәл Харбинга, аннары бөтенләй Япониягә качып киткән Тәминдар агай язмышы сурәтләнә. Ул үзе соңыннан 12 ел буе Япония императорының мөселман илләре буенча ярдәмчесе булып тора, ә улы 30 елга якын Германиядәге “Мерседес” фирмасының Япониядәге филиалында генераль директор булып эшли. Татар, кайда гына яшәмәсен, барыбер самими, беркатлы бит. Тәминдар ага да 1990 елда игълан ителгән суверенитет турындагы декларацияне “Татарстан тулы бәйсезлек яулады”, дигән сыманрак кабул итә һәм туган авылы Салагышта мәчет төзү өчен 100 мең доллар күләмендә “сәдака” да юллый. Сүзсез дә аңлашыладыр: Тәминдар агай юллаган валютаны бездәге елгыр җитәкчеләр күз ачып-йомганчы урлап бетерә, хуҗасын әллә кайдагы Япониядән кайтып төшәр, дип уйлап та карамыйлар. Мәгәр Ходай Тәгалә бар бит. 1994 елда Япониягә барып чыккан мөфти Тәлгат Таҗетдин Тәминдар аганы туган җиренә кунакка дәшә. Япон императорының ярдәмчесе кайтасын ишеткәч, салагышныкылар яртысын – силикат кирпечтән, яртысын – балта белән юнылган бүрәнәдән мәчет әвәләргә мәҗбүр була... Тәминдар ага мондый “шедеврны” бәяләми калмый: улы җитәкләгән “Мерседес” филиалыннан Татарстан мәчетләрен яңарту өчен бүленә башлаган ике миллион доллар... Төркия мөфтиятенә юл ала...

Туфан ага Миңнуллин белән Разил Вәлиев Япониягә кунакка бару алдыннан миннән “Япон татары” китабын махсус соратып алды. Токиода Тәминдар абый янына да кергәннәр һәм китапны бүләк иткәннәр. Китешли янә хәлен белергә кергәч, Тәминдар ага тик бер сорау биргән: “Бу егет минем биографияне нечкәлекләренә чаклы каян белә икән?..”

Аллаһка шөкер, ике томлы “Утлы дала” да, “Казан дастаны”, “Сөләйман солтан” атлы тарихи романнарым да “Казан утлары” журналында дөнья күрде. “Казан дастаны” – Казан каласы нигезләнүнең 1000 еллыгына багышланган. Кулъязма белән танышып чыккач, редакциядәге Камил Кәримов биргән киңәшне дә тыңладым. “Без үзебез дә, ерак бабаларыбыз да йортларны бер үк төрле – кулга балта тотып салганнар бит инде. Казан нигезләнү турында сүз бар, ә менә бабаларыбызның кулларына балта тотып, маңгай тирләрен сөртә-сөртә көч куюлары турында эпизодлар җитми”, дигәч, аерым бүлек өстәдем, каләмдәшкә рәхмәт!..

“Казан утлары” журналы үзенең 100 еллык юбилеен бәйрәм итә. Ул минем өчен дә бәйрәм. Каләмем тутыкмаган, Ходай ярдәменнән ташламаса, газиз журналыбыз битләрендә янә минем дә романнарым дөнья күрер әле.

Реклама