Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Бу бит - академик басма!»

«Казан утлары» журналындагы (2020 ел, 1 нче сан) «Кызыл кара белән» рубрикасында Рамил Ханнановның «Чи утын муртая...» дигән язмасын укыгач, «Бер өтернең кеше үтерү яки аның гомерен саклап калу очракларын онытмыйк», дигән җөмләсе байтак хатирәләрне уятты. 

Минзәлә педагогика училищесында татар теле һәм әдәбияты дәресләрен Мөхәммәт абый Гарифуллиннан укыдым. Мөхәммәт абый тирән белемле, үзенең фәнен яратып, җиренә җиткереп укыта белүче, бик пөхтә, шул ук вакытта пөхтәлекне укучыларыннан да таләп итүче, олпат шәхес иде. Сугышка кадәр үк Казан педагогика институтында талантлы шагыйрьләр Сибгат Хәким, Хабра Рахманнар белән бергә укыганлыгын, Минзәләгә хәрби курсларга укырга килгән шагыйрь Муса Җәлил белән берничә тапкыр очрашуларын искә ала. Шигырьләр ярата. Классик шагыйрьләрнең әсәрләрен яттан укып, мисаллар китерә, үзе белән булган төрле вакыйгаларны сөйләп көлдерә... Кыскасы, педагог белән студент арасында бернинди киртәләр юк, гүя без – аның яшьтәшләре. Гомумән, ул елларда педучилищедагы өлкән яшьтәге ир укытучыларыбызның барысы да диярлек авыр фронт юлларын үткәнгәме, ә өлкән яшьтәге хатын-кыз мөгаллимәләребез тыл газапларын кичергәнгәме – бик шәфкатьлеләр, алардан үзгә бер җылылык, мәрхәмәт бөркелеп тора иде.

Мөхәммәт абый Гарифуллин «Казан утлары» журналының даими һәм бик таләпчән укучысы булып та истә калды. Редакция белән бәхәскә кереп, хатлар яза, җибәрер алдыннан аларны почеркы матур булган студентыннан күчертә, хәер, аның үзенең дә язуы гаҗәеп матур иде. Ак шигырь язучы шагыйрьләрне пыр туздырып тәнкыйтьли... Кыскасы, «Казан утлары» журналы аның өчен (безнең өчен дә булып чыга бит инде) дәреслек вазифасын да үти иде. Әйтик, еш кына, журналның билгеләп килгән урынын ачып, диктант яздырта, аларны өлкән курстагылардан тикшертә, билгеләрне дә алардан куйдырта торган иде. Сүз уңаеннан әйтеп үтим, шундый, ягъни эшен ышанып тапшыра торган, яраткан студентларының берсе, бүгенге көндә 17 китап авторы, бик яхшы балалар шагыйре, соңгы елларда «Ак калфак» оешмасы үткәргән әдәби конкурслар җиңүчесе – Сарманнан Вәсимә Хәйруллина-Талипова. Аның, Мөхәммәт абый Гарифуллин юлламасы белән җибәрелеп, педучилищеда укыган вакытта ук «Казан утлары», «Азат хатын» (хәзер «Сөембикә») журналларында шигырьләре басыла башлаган иде. 

Ә без әле бөредә... Бер төркемдә, бергә укыган сабакташым, еллар үткәч, Түбән Кама газетасын үзенең лирик парчалары белән бизәячәк Рәшит Рәхимов белән Мөхәммәт абыйның «Шигърият» түгәрәгенә йөри башладык. Күп тә үтми ул безгә Минзәлә турында җыр тексты язып килергә кушты. Җыр текстының шигырьдән нәрсәләр белән аерылуын әйтте. Бу эшне ул, түгәрәккә йөрүчеләргә генә түгел, үзе укыткан һәр төркемгә кушкан икән. Шулай итеп, шигырьләр бик күп җыелган. Гадәтенчә, шигырьләрне башта яраткан төркеменә – Вәсимәләргә тикшерткән. Ул төркемдә булачак композитор Рәис Нәгыймовның да укуын әйтеп үтим. Калганнарын тагын кемнәр белән сайлаганнардыр, белмим, әмма минем «Ямьле безнең Минзәләбез» тексты, җырга яраклы дип табылган. Һәм аңа, ул елларда училищебызда мөгаллимлек иткән композитор Әнвәр Бакиров көй язган иде. Мин ноталарын күргәнче үк, Мөхәммәт абый Гарифуллин аны «Социалистик Татарстан» газетасына җибәреп, бастырып чыгарды. Шундый игелекле гамәлләре белән укытучыбыз үзенә карата чиксез мәхәббәт тәрбияләде. Табигый ки, «Казан утлары» журналына да. Иманым камил, бүгенге көндә аның студентлары арасында журналны алдырмаган мөгаллимнәр юктыр. 

Беркөнне укытучыбыз дәрескә үзенә бөтенләй дә охшамаган уйчан йөз белән килеп керде. Баш кагып кына исәнләште, кул ишарәсе белән генә утырырга кушты. Аерылгысыз дусты «Казан утлары» журналы белән кара төстәге папкасын өстәлгә куйды да, акбур алып, класс тактасына: «Атарга ярамый калдырырга» дип, тип-тигез итеп язып куйды. Һәм, безгә борылып, «Рәшит, чык, өтерне кайда куясың?» – дип, кулындагы акбурын сабакташыбызга сузды. Рәшит чыгып, берничә секундмы, минутмы тактадагы сүзләргә текәлеп карап торганнан соң, «ярамый» сүзеннән соң өтер, «калдырырга» сүзеннән соң өндәү билгесе куйды. Мөхәммәт абыйның йөзе дәррәү яктырып, балкып китте, Рәшитне башыннан сыпырып, кочагына алды, ә тегесе тыелгысыз күз яше белән елый башлады. Аңа без дә кушылдык. Укытучыбыз, классыбыз белән яшь коеп утыруыбызга бик гаҗәпләнде. Чөнки Рәшитебезнең әле генә әнисен җирләп килүен белми иде... Аннан соң үзе дә сулкылдый язып: бу юньсез җөмләне тикшертеп, кәефеңне кырдыммы әллә дип курыктым, диде. Шәкертен тынычландыргач, үзе белән алып кергән журналның кәгазь кыстырган битен ачып, минем алга куйды. Карандаш белән астына сызылган урынга бармагы белән төртеп: «Хәзер син менә бу җөмләне укы», – диде. Күрсәтелгән юлны эчтән генә укыдым да, берни аңламыйча аңа күтәрелеп карадым. Инде шигырьне тулысынча укы, диде ул. Кычкырып укы, башкалар да ишетсен... 

1962-63 еллар иде шикелле. Журналның ничәнче саны, шигырьнең авторы кем? Истә калмаган. Ә менә мәгънәсе яшәү белән үлем арасында ук булмаса да, бик сәер, ике ноктадан соң тезелеп киткән тиңдәш кисәкләр «очты-очты арбалар очты, очтыочты каргалар очты» кебегрәк. Һәм аларның алда әйтелгән фикер белән бернинди дә уртаклыгы юк сыман иде. «Менә монда өтер яки сызык сорала, монда да шул ук хәл, ә биредә тулы бер яки ике юл төшеп калган булырга тиеш», диде Мөхәммәт абый, авыр сулап. Хәер, бу юллар әллә ничә өтер, әллә ничә сызык куйсаң да, йөрәккә барып җитә торган нәрсәләр түгел... Аннан ачынып, журналны өскә күтәреп: «Бу бит – академик басма!.. Каләм язганны балта белән дә юнып алып булмый, исегездә калсын!» – диде. 

Чал чәчле мөгаллимемне күз алдына китерәм дә, бүгенге көндә газета-журналларны аның кебек сүзен сүзгә укып, фикерләрен укучылары, студентлары белән дә бүлешеп, иншалар яздыртып, әсәрне рольләргә бүлеп укытып, дәрес бирүче укытучылар күп микән дип уйлап куям. 

 «Казан утлары» журналының – «Совет әдәбияты» булып чыккан елларын искә төшерсәк, безнең гаиләгә, әткәй сугыштан кайткачтыр дип исәплим, даими килеп торды ул. Тышлыгының төсе башта куе, караңгырак зәңгәр төстә. Кытыршырак тышлыгын бармак белән сыпыргаласаң, кечкенә генә йомычкалар да кубып төшә иде. Шул вакытта башыма: «кәгазьне агачтан ясыйлар диюләре хак икән», дигән уй килүен хәтерлим. Андый кәгазьнең соры төстәгесенә кибеттә сабын, кильки кебек әйберләр төреп бирәләр иде ул елларда. 

Әткәй, язучыларга мөкиббән киткән кеше. Бигрәк тә фронтовик язучыларга.  Сибгат Хәкимнең «Дуга» поэмасын, үзе дә шул җирләрдә сугышканга күрәдер, еш искә ала иде. Кияве Фаил Шәфигуллинны  да «Әдип» кенә дип йөргәнен язганым да бар... Кич җитеп, яктысы бөтен өйгә төшсен өчен кучкар башына куелган җиделе лампа яктысында дәресләрне әзерләп бетергәч, журналдагы әткәй сайлаган әсәрне кычкырып уку башлана. Башта әнкәй укый. Аннан: «Мә, менә монда калдым, авызым кипте», – дип, журналны әткәйгә бирә. Әткәй укый. Алга таба, ул вакытта күрше авылдагы урта мәктәпкә йөреп укучы абыем дәвам итә. Без – вак-төякләр – фәкать тыңлаучылар. Еш кына күршедәге туганыбыз тиешле Зөһрә апа да безнең белән тыңлый. Зөһрә апа гади колхозчы, гомере буе колхозда сыер сауды, сарыклар да карады, әмма бервакытта да вакытлы матбугаттан аерылмады. Район газетасы, «Ватаным Татарстан» («Социалистик Татарстан») аның хыянәтсез «дуслары» булды. «Совет әдәбияты»н исә, йә безгә килеп тыңлый, йә булмаса алып китеп укый иде. Әмма тыңлаган вакытта шул кадәр бирелеп китә,  һич кенә дә тыныч кына утыра алмый,  «Ярамай да!» (еш әйтә торган сүзе) дип, кулларын чәбәкләп куя яки башкача мөнәсәбәтен белдерә иде. 1968 ел микән, һәрхәлдә Минзәләгә китәсе елыммы, әллә укый гына башлаган вакытыммы, Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары» повесте чыкты. Автор хәтта әткәй өчен дә яңа әдип. Ул, күрәсең, башта повестька күз йөртеп чыккандыр дип уйлыйм, Зөһрә апаны да чакырырга кушуы шуның өчен булгандыр... Укыйбыз да тукталып көләбез, укыйбыз  да көләбез. Әнкәй исә, нәрсәнедер раслап яки ни дә булса өстәп куя. Ул да шундый ук авыр елларда укып, яңарак кына ачылган Минзәлә педучилищесының икенче чыгарылышы укучысы булган мөгаллимә. Әсәрдәге «Гитлер тегермәненә чүмечләп су кою» Зөһрә апаны бөтенләй чыгырыннан чыгарды... Кыскасы, журналның бу саны, авылдашлар арасында кулдан-кулга йөреп, тәмам таушалып бетте. Ә «Казан утлары» журналының укылганнарын исә, билләренә бау  бәйләп, чормага менгерә торды. Хәлбуки, әткәй безнең өчен махсус: «Яшь ленинчы», «Ялкын»,  «Пионерская правда», «Костёр» ише балалар матбугатын ел саен яздырса да, күңел ни өчендер, хисле, озаклап, тәмләп укый торган җитлеккән әсәрләр тели иде. Ә андыйлар, билгеле, «Совет әдәбияты»нда... Шулай итеп, беравык чорма минем өчен менә дигән уку залына әйләнде. Шунда менеп, «Без – кырык беренче ел балалары»н тагын бер кат укыдым. КДУда Фазыл Туйкин турындагы диплом эшемне Мөхәммәт Мәһдиев җитәкчелегендә яздым. 

 «Казан утлары» журналының минем язмышымдагы тагын бер чагылышы – Фаил Шәфигуллин белән кушылуыбызда. 1967 елда мин Казанга килеп, Фаил белән танышып, очрашып йөри генә башлаган көннәрнең берсендә ул миңа «Казан утлары» журналын бүләк итте.  Анда Фаилнең теләсә-нинди кызны гашыйк итәрлек бик матур портреты белән шигырьләре чыккан иде... 

Ә үземнең  «Казан утлары»нда басыла башлавыма килгәндә, ул – 1977 елда булды. Фәрваз абый Миңнуллин Фазыл Туйкин турындагы диплом эшемне  кыскартып, журнал варианты итеп эшләргә кушты. Ул «Илебез – кадерле җиребез!» дигән исем белән шул елның 6 нчы санында дөнья күрде. Мондый саллы журналда язмаңмы, шигыреңме чыгу, билгеле, зур дәрәҗә! Алга таба каләмеңне ныграк чарларга, ешрак кулга алырга этәргеч бирүче көч ул! Шулай итеп, бик еш булмаса да заказ белән язылган интервьюлар, очеркларым, поэма, шигырьләрем журналда басыла башлады. Бүгенге көндә мин язучының вакытлы матбугаттан, беренче чиратта, «Казан утлары» журналыннан башка яшәвен күз алдына да китерә алмыйм. Әмма шактыебызның мөмкинлекләре чикле, басмалар кыйммәт, гонорарлар юк дәрәҗәсендә. Соңгы елларда журналның, иганәчеләр табып, төрледән-төрле конкурслар үткәрүе, үз тирәсендәге даирәне җанландыруы – бик күркәм гамәл.