Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘҢГЕ ТУЗМЫЙ ТОРГАН “БАШМАК”

Татар театр сәнгатенең мәңге дә искерми, карап туеп булмый торган

әсәрләре турында сүз чыкканда иң әүвәлдә “Башмагым” музыкаль комедиясе

күз алдына килеп баса. Аның дөньяга яралу тарихы кызыклы һәм бу тарих

Кайбыч районы басу-кырларыннан башланып китә. Бөек Ватан сугышының

беренче кышында биредә оборона сызыгы төзү эшләре алып барыла.

Казаннан бик күп халык, шул җөмләдән мәдәният-сәнгать хезмәткәрләре дә,

окоп казырга җибәрелә. Танылган Композитор Җәүдәт Фәйзи язучы Гадел

Кутуй җитәкчелегендәге бригадага эләгә. Әнә шул авыр, катлаулы көннәрдә

Кутуй аңа халык күңелендә якты хисләр уята, яшәү дәрте бирә торган шаян

әсәр язарга тәкъдим итә. Татар театр сәнгатендәге беренче музыкаль комедия

— «Башмагым»ның идеясе зәмһәрир суык көннәрдә көрәк, кәйлә, лом белән

туң балчык чокыган чакта туа. Күренекле драматург Таҗи Гыйззәт булачак

спектакльнең либреттосын язарга алына. Әсәр башкорт драматургы

Хәбибулла Ибраһимовның шул исемдәге пьесасына нигезләнә. Җәүдәт

Фәйзи аның музыкасын 3 ай эчендә язып өлгертә.

Премьера 1942 елның 1 мартында Казанда уза. Сугыш вакыты

таләпләрен үтәп, тамашачылар энә күзеннән үткәрелеп тикшерелә, шуңа күрә

спектакль 3 сәгатькә тоткарлык белән башлана. Беренче куелышта Галимҗан

ролен - Фәхри Насретдинов, Сәрви ролен Галия Кайбицкая һәм Шәфика

Котдусова башкара. Спектакльне атаклы режиссер Сөләйман Вәлиев-Сульва

сәхнәгә куя, оркестрга Ильяс Әүхәдиев дирижерлык итә.

Әнә шул көнне “Башмагым” татар халкы күңеленә мәңге онытылмаслык

булып кереп урнаша. Ул татар театрлары сәхнәләрендә генә дә 600 тапкыр

күрсәтелә, тамашачы аны рус, украин, үзбәк, казакъ һәм телләрендә дә

ишетте.

Яңа гасырга атлап кергәч, Җәүдәт Фәйзинең тууына 100 ел тулу

уңаеннан Казан Дәүләт консерваториясенең опера студиясе әсәргә яңа сулыш бирде.

Спектакльдә консерваториянең Ринат Халитов

җитәкчелегендәге “Татарика” оркестры, Казан музыка училищесының

Венера Гәрәева җитәкчелегендәге татар хоры, һәм, бүгенге көндә инде

танылган яшь җырчылар - Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Артур Исламов,

Илдар Әхмәтов, Руслан Абдрафиков кебек консерватория студентлары

катнашты. Бу юлы да премьера республикабыз тормышында көтеп алынган

вакыйга булды. Спектакльдән соң сәнгать белгечләре билгеләп үткәнчә, ул

“классик традицияләрдә эшләнгән, ләкин шул ук вакытта бик тә заманча

яңгыраган, татар җәмәгатьчелегенең инде күптәннән уй-хыялында йөргән,

зарыгып көтеп алынган чын татар музыкаль комедиясе булды”. Киләчәктә дә

“Башмагым”ның яңа куелышлары әле булыр, дип өметләник, чөнки халык

аны һәрвакыт көтеп алачак.

Мәкаләгә иллюстрация рәвешендә спектакльдән фрагментлар тәкъдим

ителә.

Сез аларны QR-код ярдәмендә безнең сайтка кереп тыңлый аласыз.