Логотип Казан Утлары
Роман

Татар кызы (дәвамы (3))

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Икенче бүлек


Ир куенында калач бар

Әхмәтгалимне әтисе чит җирләргә җибәреп укытырмын, инде дә теләмәсә, русчасы яхшы, алга таба Казанда рус-татар мәктәбенә керер дип уйлый иде, аныңча булмады. Җәйләрен булышкалаган бае приказчиклыкка чакырган икән. Алдагы тормышы турында сүз чыккач:

– Әтәй, шунда эшләп карыйм әле. Күңелгә ятып китсә, бераз акча туплагач, зуррак, заманчарак әйберләр белән сату итә торган кибет ачармын, – диде.

Әхмәтхәсән ага үзе дә сату-алу кешесе иде, әмма да шул халыкка көндә кирәк товарлардан артыгы белән эш итмәде, асылда, ата-бабалары кебек, барыбер зирәгатьче78 булып калды. Ул улының күңелендә инде ныклап урнашкан теләгенә карышмады, алай да, ата сүзен аяк астына салуларына борчылганлыгын сиздереп, уфтанып куйгандай итте:

– Өметем ир балаларга зур белем бирү иде, син дә Әхмәтхөсәен юлын сайладың.

Хөсәен Хәсән картның Галимәҗамал исемле бик яратып өйләнгән хатыныннан туган бердәнбер ир баласы иде. Тормышның ни хәсрәтен, ни рәхәтен күрмәгән килеш – егерме җиде яшендә – сиксәненче елны чахоткадан вафат булган иде аның Галимәҗамалы. Ятимлек сизеп, кагылып-сугылып үсмәсә дә, эчтән кызганып ярата иде Әхмәтхәсән үз әнисен бөтенләй белмәгән малаен. Әле аның Галимәҗамалдан Шәмсебану исемле кызы да булып, анысы башка авылда күптән кияүдә, ире белән бер кочак балалар үстереп, яхшы гына яшәп ята иде. Әхмәтгалим, читкә кияүгә киткән Шәмсебану белән хәзер артык аралашмаса да, Хөсәенне бер анадан тугандай күрде, абыйсы итеп олылады, аның белән ярдәмләшеп, киңәшеп яшәде. Үз исеменә, олы улыныкына, игезәге Хөсенбануга яраштырып, әбисе Нәүбәһар белән бабасы Камалетдин Галимгә иң элек Хөсни кушмакчы булганнар. Аннан, улларының башкача уйлаганын күргәч, ирек куйганнар. Әхмәтхәсән батырлык күрсәтеп:

– Туктале, улым галим булмасмы, исемнәрне үзгәртеп карыйк, – дигән. Бер тапкыр шул турыда сүз чыккач:

– Безнең токым болай да матур, исем белән матурлап торасы юк. Кара син минем мыекларны гына, кыз-кыркынны серле мыек тарта. Үзең күреп торасың: акыл җитми безгә, белем аксый. Шуңа күрә сине Галим итәсе килде дә, – дип көлгән иде әтисе. Исем үзгәртеп кенә дә галим итә алмады алайса.

– Әти, укырга барасы булса, мин Герман җиренә китәр идем әле, – диде Әхмәтгалим. – Анда көн итәрлек, белем җыярлык кына алманчам бар минем. Немец халкы үтә булган ул. Алардан татар эшкә өйрәнә ала. Бездә бай кеше дә һаман ат белән сукалый, хәерченең кулыннан китмән төшми. Заман тормышын күрәсем килә минем, Урта Азия халкының артка сөйрәүче гадәтләрен түгел. Чисталыкка, тәртипкә күнегәсем килә.

– Матур киенәсем дә, – дип төрттерде Әхмәтхәсән, улының затлы киемгә хирыслыгын белгәнгә.

– Анысын аның монда да алып йә тектереп була. Машинаны барып карарга, эшләтергә өйрәнергә кирәк.

– Чисталыкка да күнегәсем, дисеңме әле, улым?

– Дим.

– Бездә нәрсә, пычранып катканмыни?

– Әтәй, сүз безнең турыда бармый бит. Авылның башка халкына кара. Ярлы-ябагайда чисталык кайгысымыни?!

– Менә үзең дә җавап бирдең инде, улым, – диде Әхмәтхәсән. – Ул әле Әхмәткәрим дә кул арасына кермәгән бер чакта яраткан улының читкә китүеннән бик курка, аннан бөтенләйгә аерыласы килми иде. Ә менә күңеленә ят Бохарадан әйләнеп кайта да кайта инде ул!

– Бохара, Мысыр гына безгә аз, дисең инде алайса... Әтисенең бу сүзенә каршы Галим дәшмәде. 

Егетнең әллә кайдагы гарәп илләренә йә булмаса үзбәк-таҗик арасына китәргә теләмәвенең башка сәбәбе дә бар иде. Бу елда ул Мамадыш өязенең Тәкәнеш ягындагы бер генә җыенын да калдырмады. Мәдрәсә тәмамлаган дус-ишләре белән Җамалныкына да, үз авылларына да караган Тукташныкына да, Өшәннекенә дә барды. Иң соңгы бәйрәм Шүләнгернеке булып, күңеленә шул якның бер чибәре нык кына кергән иде. Әхмәтгалим, җәй буе егетләп йөреп, эш калды дип, соңгы җыенга барырга да теләмәгән иде.

– Кеп-кечкенә авылның бәйрәме дә инде аның, – дип карышуына каршы дусты Гарәфетдин:

– Кил инде, Урта Шүләнгернең иң гүзәл кызларын күрсәтермен, безнең инде өйләнер яшь, – дигәч, чыннан да шулай бит, дип уйлады.

Зәмниханы Галим бер күрүдә ошатты. Дустының да күз ташлаган кызы икәнлеге башына да кереп карамады. Гарәфетдин егетне сеңлесе Ләмига белән таныштырырга уйлаган икән дә, ул аның бөтен планнарын бозып куйды. Араларына шул көннән бераз гына салкын да йөгерде. Алай да Гарәфетдин аңа ачу сакламады, Зәмниха ни сүз каткан, ни ярәшелгән кызы түгел иде. Иптәшенә кем ошаганлыгын белгәч:

– Сүз бирдем – таныштырдым, калганы синең кулда. Үзеңнеке итәргә тырышып кара алайса. Барысы да бик кәттә дә кызлар инде. Зәмниханы әле беркемнең карата алганы юк, – диде.

Әхмәтгалим заманның затлы киемнәрен кигән, төз гәүдәле, ак йөзле, патшабикә кыяфәтле Зәмниха белән Ләмиганы мәйдан тирәсендәге халык арасыннан шунда ук аерып алды. Аерып алды, күңеленә беркетте, әмма барып сүз катмады, анысын башка көнгә калдырды.

Габделбасыйр абзыйларның туган-тумачасы күп булып, Урта Шүләнгернең тулы бер урамын алып торалар икән. Ул җыенның икенче көнендә, мәчет тыкрыгыннан төшеп, кызның суга барганын ярты көн буе көтте. Инде көтү дә кайтты, малларны савып, кире Юкәче болыннарына да кудылар, кызларның хет берсе күренмәде. Инеш тирәсен эңгер-меңгер алдыннан була торган моңсулык басты. Бакалар бакылдаганы да, кошлар чыркылдашканы да ачыграк ишетелә башлады. Су буендагы тирәкнең юан ботагында караңгы төшкәнне көтеп утырган, ачлыктан түземлеге төкәнгән мәче башлы ябалак, егетнең йөрәген ярып, кеше тавышлары чыгарып, сузып-сузып ыңгыраша-елый иде.

Әхмәтгалимнең хәтеренә Сәләхетдин исемле танышының эш рәтен белмәгән, игътибарсызрак улларын байгышлар дип атавы килде. Әллә бу, мине иптәшкә санап, үзе белән сөйләшергә тотынды инде, дип көлемсерәде. Тегермән янында үскән тирәкләрдә ябалак күргәне бар аның. Әтисеннән:

– Бичара кош ничек берүзе генә шулай яши ала, күңелсез түгелме икән? – дип сорагач, ул аңа:

– Икенчесе янәшә тирәктә аның. Агач кочагында утырса, кәүсәсе аның төсендәрәк тә булгач, безнең күзгә күренмидер. Ябалаклар гаилә корса да, һәрберсе үз агачында үзенчә яшәүне сайлый, – дигән иде.

Он тарттырып, эңгер-меңгердә тегермәннән кузгалганда, егетнең күзләре ябалакның икенчесен дә тапты. Ул Әхмәтгалимне сискәндереп, тирәк төбендәге әрәмәлек янына очып төште. Анда тын гына, посып кына, дөнья күзәткәндәй утыра бирде.
– Тегермән тычканнарының дөньяга ризык эзләп чыкканнарын сагалыйдыр, – диде әтисе, Әхмәтгалимнең кошка ерактан исе китеп карап торуын күргәч. Малайга ябалак шактый зур, куркыныч тоелды.

– Кыяфәте генә зур аның, көче – гәүдәсеннән битәр томшыгында, тырнакларында. Теләсә, төнгә ябылмый калган, кайтмаган тавыгыңны да эләктерә. Эләктерсә, ычкындырмый инде, – диде әтисе.

– Нәрсәгә әрәмәлеккә төште икән ул? Без киткәнче, агачында гына утырса. Өйдә эшләр көтә, бу бала-чаганы әйт инде, кошка караган да каткан, дип уйлады Әхмәтхәсән. Әле мең күрер, мең шаккатыр. Малайның кайтырга исәбе юк иде бугай.

– Әти, бераз гына карап торыйк, нишләр икән? – диде Әхмәтгалим тыныч кына.

– Юк. Әйдә, кузгалдык, ана кошның йә оясы җирдәдер, әнкәләреннән аерылмаган балалары булса, синнән шигәюе бар. Чыннан да, шулай иде бугай. Агачында калган икенче кошның, якында куркыныч сагалаганны искәртеп, хихылдаган көчле тавышы ишетелде. Җирдәгесе аңа кушылмады. Мин монда, оя янында, борчылма, дипме, өзек-өзек кенә тавыш бирде:

– Ух-ух! Ух-ух!

Кошлар да кешеләргә охшаган, дип уйлады Әхмәтгалим Зәмниханы инеш буенда көткәндә. Парлы, өйле буласылары, балалар үстерәселәре, шуның белән тормышларын мәгънәле итәселәре килә. Ябалаклар гомер буе үз пары белән яши икән. Аңа да шулай булырга язсачы! Бәхетен гаиләсендә, хатынында тапсачы! Кошлар бергә дә, үзенчә дә яши дигәннән, Әхмәтгалимнең өйләнгән барлык иптәшләре гаилә мәсьәләләренә батты да бетте, күзеннән тәмам югалдылар. Бу да аны көткән язмыш иде. Тормышның андый яклары егетне куркытмаса да, кәефен күтәрер өчен шаяртып, коштан:

– Әллә өйләнмим генә микән, байгыш? – дип сорады.

Кош тиз генә җавап бирергә ашыкмады. Инде тавышымнан курыкты, ахры, җавап бирмәс дигәндә генә, аңа:

– Юк, юк! Өй-лән! – дип кычкыргандай тоелды.

Ябалак авазларыннан ни теләсәң, шуны аңларга була шул... Кызлар күңелен менә берничек тә аңлый алмыйсың. Әхмәтгалим, бүген булмады инде, кайтып китәм, дип уйлап кына бетерде, Зәмниханың төп-төз атлап, чишмәгә төшеп килгәне күренде. Суга да матур киемнәрдән генә йөри икән... Әнисенә бик ошар. Ул кешедән аерылып торырлык киенгәнне, чиста йөргәнне ярата.

Кыз матур читекләрендә уеп-уеп кына атлап, яныннан узып барганда, егет аны җилкәсенә элгән көянтәләреннән эләктерде:

– Яным79, бераз гына сүзем бар иде.

Әхмәтгалим кыз оялыр, йөзен яшерер, качарга тырышыр дип уйлаган иде. Алай булып чыкмады. Зәмниханың үзенә дә шәһәрчә киенгән, кесәсеннән алтынсу сәгать чылбыры асылынып торган, күз явын алырдай чибәр егет шулай ук ошаган иде. Таныш булмаган кунак аның күзенә җыенда ук чалынды. Ул чагында үзен башкалардан аерып алгандыр да эзләп килер дип, башына да китермәде. Килгән...

Алар авылында эшләпә киеп, чем-кара костюмнан, күн туфлиләрдән йөргән бер генә егет тә юк иде! Кыз барыбер сер бирмәде – артык ачылып китмәде:

– Әйт соң, – дип кенә куйды.

Шушы «әйт соң» сүзеннән егет коелды да төште. Башында көн буе әйләнгән бер фикере калмады, зиһене тәмам таралды. Эченә ут йоткан кыяфәттә кызга карап тора бирде.

– Абый, соравыгыз бар мәллә? – диде Зәмниха, инде елмаебрак. – Ни дим... яным... Киләчәк тормышыма кагылышлырак сораулар иде ул.

Егет белән кыз очрашкан вакытта тирәктә утырган ябалак тынып калган иде. Инде менә аның, бала вакытындагы кебек, хихылдаган көчле тавышы ишетелде. Бу юлы аңа беркем дә кушылмады. Әхмәтгалим:

– Зәмниха, яным, – дип, тагын батырчылык итеп сүз башлаган иде генә, байгыш үзе, оялма, батыррак бул, өздер әйдә дигәндәй, кичке тынлыкны кисәрлек итеп, һаваларны яңгыратты:

– Ух-ух! Ух-ух!

Сүз тагын өзелде. Әхмәтгалим аны яңадан кузгату турында уйламый да иде инде. Көянтәне кулыннан ычкындырды да, бер адым читкә китеп, кызга карап тора башлады.

– Егет кешегә хатын-кыз киңәше кирәк дип уйламыйм. Алай да тыңлыйм, – диде Зәмниха, үзе үк сүзне ялгап.

Аның үзеннән кыенсынмаганын, артык оялмаганын күргәч, егет әйләнеп-боргаланып маташмаска булды, теләгәнен, сорыйсы килгәнен бер сулышта әйтте дә салды:

– Без быел сезнең авылның Гарәфетдин исемле егете белән мәдрәсә тәмамладык. Өйләнергә вакыт җиткән. Җыенда күңелемә кереп калдың. Ярәшелгән егетең юкмы?

Кемгә дә артык исе китмәүчән Зәмниха шушы минутта ярәшелгән егете булса да ташларга, юк, дип алдарга әзер иде, тик сер бирмәде, аңа әле егетләр турында уйларга иртә икәнлеген әйтте.

Әхмәтгалим кыз күзләренә туп-туры карады. Ул үзен олыракка куеп, Зәмнихага яным, дип эндәшсә дә, яшен Гарәфетдиннән сорашкан, үзеннән бераз гына кечерәк икәнен белә иде. Аңа өйләнергә вакыт, Зәмниханың да яше гаилә кору өчен бер дигән, әмма ризалашамы әле, юкмы? Кыз кыюга, сүзгә үткенгә охшаса да, кыяфәткә үтә яшь күренә иде. Егет тагын аның янына килде, тимер ыргакларга бармакларын ятышлы салган кулын учына алмакчы булган иде дә – кире уйлады – алай эшләүне әдәпсезлек санады. Аннан, кызның көянтәсен иңсәсеннән сак кына кузгатып, үз җилкәсенә күчерде:

– Бераз күтәреп торыйм әле. Кулларың ял итсен. Кыз елмайды.

– Яхшы. Әле минем су тулы чиләкләр белән кайтасым да бар. Аның авырлыгы – кулга түгел, җилкәгә-аякка төшә.

– Тырыш кызлар кирәк тә инде миңа, – дигән булды Әхмәтгалим.
– Өйләнү бер нәрсә, өйләнгәч, тормышны алып та барасы бар бит, – диде Зәмниха.

– Барырмын. Янымда син дә булсаң, җиңеләя генә ул!

– Җиңеләйтү өчен өйләнү икән алайса.

Кыз моны шаяртып әйтте, әлбәттә. Әхмәтгалим игътибарга алмады:

– Әле минем бер нәрсәм дә юк. Яңа гына мәдрәсә бетергән егетнең ние булсын?! Әтәй тагын да укытмакчы иде дә, сине күрү фикерләремне үзгәртте.

– Мәдрәсә бетергәч... Берәр уегыз бардыр инде ул.

– Моңарчы җәйләрен байда приказчик булып тордым. Хәзер бөтенләйгә чакыра. Бераз мая туплагач, үз лавкамны ачып җибәрмәкчемен. Әтәй анлык кына акчаны хәзер дә бирә минем, эшнең җаена ныграк төшенәсе, кешеләр белән ныграк танышасы, аралашасы килә.

– Укысаң да начар түгел, – диде Зәмниха.

– Мин менә Казан кызы булсам, авыл абыстаеның юклы-барлы өйрәткәне белән генә калмас идем. Дин ягым да бик көчле түгел. – Менә монысын... ни... Әнәй өйрәтер әле! Үзем дә.

– Без күп шул. Әтәйләрнең барыбызны да укытырлык җайлары юк. Кызларның көне өй эше белән үтә. Минеке – олы бала булгач – бигрәк тә.

– Татар кызларын укытырга ярамый, егетләргә хат яза башлыйлар, – дип көлде Галим.

– Хатны гына яза алам мин. Башкасын күбрәк беләсе килә иде. Түбән Шүләнгердә бик белемле Вафа мулла укыта. Казанга базарга барган җиреннән аны, гаиләсен, әйберләрен төяп, арбасына утыртып, Шәйдулла карт алып кайткан. Их, безнең авылга да шундый бер җәдид мулла тапса!

– Мишәр мулла, – дип төзәткән булды Әхмәтгалим, ул аны яхшы белә, бер көздә аннан аерым дәресләр шактый алган иде. – Вафа хәзрәт русчага малайларны гына укыта.

– Кызларны ир-ат хәлфәгә ата-аналары җибәрми. Бик укыйсы килгәнне дә көч-хәл белән генә абыстайга йөртәләр.

– Егетләрнең дә азы өйрәнә чит телгә, ә син, кызлар, дисең.

– Ю-у-к, энекәшләр булса да яңача укысын иде дип телим.

– Мине әтәй зуррак, төрлерәк мәдрәсәләрдә укытмакчы. Урта Азиядә аларның күбесе охшаш. Бер төслене – диннекен – озак укып, гомерең узганны да сизми калуың бар.

– Укыганда күпме кеше таныйсың! – дип хискә бирелде Зәмниха, үзенә шул гына җитмәгән кебек. – Читкә китсәң, башка якларны күрәсең, икенче төрле тормыш барлыгын аңлыйсың! Зур байларның улларына бәхет инде.

– Мине алга таба укытырлык кына мөмкинлеге бар әтәйнең. Хәзрәтлеккә указ артыннан чабарга җыенмыйм. Мулла кебек чалма-чапанда йөргәнне яратып бетермим. Әти-әниләрне ялгыз калдыра алмыйм. Укы, укы, дисәләр дә, аерыласылары килмәгәнне беләм.

– Ә-ә-ә...

– Эшкә өйрәнергә китсәң икән ул!

– Шулай димәкче идем дә. Мондый гына киңәшемә мохтаҗ түгел икән син.

Кыз, ашыккан кыяфәт чыгарып:

– Башка соравың юкмы? – диде.
– Ни теләгәнне аңладың бит инде.

Зәмнихага бар нәрсә ачык иде, колакларын егетнең шул татлы сүзләре белән тагын иркәләтәсе килгәнгә генә әйтүе.

– Исәбем – сиңа өйләнү, – диде Әхмәтгалим. – Риза булсаң, әтиләр белән киңәшеп, яучы җибәрү.

Зәмниха, чишмә буена төшеп килгәндә, каршысына чыгып торган чит бер егет тәүге күрүендә үк бу хакта сүз катар дип башына да китермәгән иде. Үзенең дә күзе төшкән булгач, шатлыгы эченә сыймады. Авылда Зәмниханы сораучылар булмады түгел, булды, тик ул барысын кире кага торды. Әтиләре үзләре дә баштарак алдан сүз куешмый гына килгән яучыларны боргалады. Яше өченче дистәгә таба киткәндә дә, картаеп калыр дип шикләнмәде, беркемгә, бернигә мәҗбүриләмәде.

– Кызың картая бит, – дигәннәргә:

– Нинди картаю! Егермене узуга картая башласа, егерме биштә инде сазапмы-сазар иде алар, – дип җавап кайтара иде.

Зәмниха, килгән яучыларга исен җибәрмичә генә, әти-әнисе йортында рәхәтлек кичереп яши бирде.

– Тормышыбыз нык безнең. Гарәфетдиннән сорый аласың. Ике катлы абзарлар, өйләр белән торабыз. Малы да җитәрлек, эше дә, – диде Әхмәтгалим, кызның уйга калуын бер-бер карарга килә алмауга юрап.

– Алайса эшләргә кеше кирәк икән, – дип көлде Зәмниха.

– Юк. Безнең өйдә хатын-кызның бар эше – ирне кайткан җиреннән яхшы каршылау, атын тугару, комганга җылы су салып, аяк-кулын юдыру, өстәл хәзерләү. Калганын ирләр башкара.

– Эштән курыкмыйм мин, – диде Зәмниха. – Урманлы якка чыгасы килә. Әллә кайдагы урманнарга, Тәкәрлек якларына, урыс авылларына кадәр барып, дару үләннәре җыям. Безнең тирәдә генә юньле-башлы агачлык юк. Болыннардагы чәчәкләрне маллар таптап бетерә.

– Алайса им-томчы икәнсең, минем әнәй кебек, – дип сөенгәнен белдерде егет. – Шифа рәтен белүчегә өйләнермен дип башыма да китермәгән идем.

– Әле мин кендек әбисе дә, сөннәтче дә.

Әхмәтгалим тынсыз калды. Яше ничә генә булса да, күрер күзгә егермедәге кызның шулай дип әйтүе аңа бик сәер тоелды. Сөннәтче бабайлар турында ишеткәне бар, аларын күреп тә белә иде. Сөннәтче әби дә булганга ышанасы килмәде.

– Сөннәткә килгән малай кебек курыктың, – дип көлде кыз. – Нәрсәсе бар инде аның?! Безнең нәселдә буыннан-буынга кызлар гайрәтле. Эшен дә ирләрне уздырып эшлибез. Анысына ышана башлаган иде инде Әхмәтгалим. Мин – кендекче дә сөннәтче, дип торган кызга сынаулы караш ташлады: бер дә шаяртканга охшамаган. Ни әйтергә белмәгәннән генә:

– Сөннәтче әби икәнсең алайса... – дигән булды.

– Менә сиңа җебегән, каената йортында тел яшерәчәк татар кызы. Алъяпкыч астындагы кесәңдә, түшеңдә пычак йөртәсең икән.

Зәмниха көлде:

– Юк, пәкем – читек кунычында. Телләре, куллары белән шаярганнарны көтеп кенә тора.
Аннан җитдиләнеп:

– Сөннәт пәкесе, бик чиста юылып, кеше алмаслык җиргә чүпрәккә төреп куела ул. Аның белән бәрәңге-суган турамыйлар, тавык суймыйлар, – дип өстәде. – Әллә куркыттым да инде?

– Юк ла. Аптыраганнан шаярткан булып маташам мин дә, Зәмниха.

– Абый, исемегез ничек, үзегез кайсы яктан? – дип сорады кыз, аның исем белән дәшкәненә каршы.

– Әхмәтгалим мин. Өскебашныкы.

– Кайсыныкы?

– Түбәненнән.

– Монда гына икән... Барасы-барасы да урманны гына чыгасы! – Өскебашта бала-чаганы сөннәт пәкесе белән куркытып йөрүчеләр юк. Бабайларны башка җирләрдән чакырталар йә авыллар буйлап йөри торганнарын көтәләр.

– Китеп барсам, бездә дә шулай булыр инде, – дип көлде дә Зәмниха, көянтә-чиләкләрен Әхмәтгалимнән алып, тиз-тиз атлап, чишмәдән су алырга китте. Әйләнеп килгәндә, иртәгә шушы ук вакытта шушы ук урында күрешергә килештеләр.

Әхмәтгалим бу төнне йоклый алмый интекте. Таң алдыннан гына керфекләре йомылды. Башында уе күплектәнме, саташып бетте, тагын уянды, тагын йокыга китте. Шул араларда да әллә нинди сәер төшләр күреп бетерде.

Зәмниха да төнне дә, кичне ерагайткан көнне дә уздыра алмыйча газапланды. Өйдәге теге эшкә тотынып карады, монысына, берсенә дә күңеле ятмады, барысын да аннан-моннан башкарды. Кыз йөрәгендә кичә купкан хисләр басылмады, нишләптер тынгы бирмәде. Үзенә тиешле эшләрне бетереп, гадәттәге вакытында суга төшкәндә, Әхмәтгалим сукмакта көтеп тора иде.

– Куркыттың, кызый. Килмисең мәллә дип торам. Исән-саулар гынамы? – дип каршы алды ул.

– Исәнмесез. Нәкъ гадәттәге вакытта. Бөтен эшем бер эз буйлап бара минем. Бер көнне дә үзгәрми диярлек.

– Урман яратам, дисең. Анысына кайдан вакыт табасың?

– Җәйге көн озын. Иртән – көтү куганчы ук китәм мин җиләккә, урманнан печән хәзерләргә баргач та җыям.

– Тау башына менеп, алга карасаң да – урман бездә, артка карасаң да. Әнәй дә җәен җиләктән кайтып керми, келәт тутырып, үлән киптерә. Үзе кебек үк килен эзли, – дип көлде Әхмәтгалим, сүзне дәвам итәргә җай чыкканга сөенеп.

Кыз елмайды:

– Сүзебез килешәсе икән дә... Бу аның, мин сиңа чыгарга мең риза, дигәне кебек аңлашылды.

– Бар җиреңне, сүзеңне дә ошатырлар. Менә... сөннәтче, дисәм... куркып калулары да бар.

– Емәеп80 көлеп кенә торганымны күрсәләр курыкмаслар. Әле бит ризалык бирмәгән. 

– Анысы синнән генә тора. Яучы табам да атна эчендә җибәрәм. Әтиең кем була да, әниең кем? Кыз егет соравын ишетмәгәндәй: – Энеләрем яшь әле, без кызлар кияүгә китсәк, әтәйләргә авыр калыр, – диде.

Зәмниха гаиләдә иң олы кыз иде. Артыннан ук Әхмәтгали белән Гөлшикәр җитешеп килә. Әхмәтҗан инде йортны ук алып барыша. Зәлиха белән башкалар кечерәк әле. Алай да Габделҗәмите дә, Гаяннур белән Мирсәефе дә инде ниндидер эшкә ярый.

– Сезнең ишле гаиләне асрау ата-анагызга бер дә җиңел түгелдер.

– Файда китерә башлагач кына киттең, дип әйтер инде әтәй, ризалашсам, – дигән булды кыз. Эченнән арттагылар үсеп килә, өй тутырып, кыз җыеп ятарлармыни, дип уйлады. Кызның мондый сүзләреннән Әхмәтгалим бераз аптырабрак калды:

– Аларны ярдәмнән ташларбыз дип уйлыйсыңмыни?

– Без кеше ярдәменә өметләнмибез. Әтәй, заманалар үзгәрде, татар кызы бөркәнчек ябынып, пич артыннан дөнья күзәтеп яшәргә тиеш түгел, дип үстерде. Дөньяда сугышлары да булып тора, ир-атлар иртә дә үлгәли, бар нәрсә кызлар кулына да калгалый, ди иде.

Әхмәтгалимгә Зәмниханың бу рәвешчә фикер йөртүе ошады. Ул җәдид мәдрәсәсендә укыган, уку арасында русчадан-алманчадан акчага өстәмә дәресләр алган замана кешесе иде.

Кинәт кызның күзләренә яшь килде. Бер сәбәп юк кебек иде. Ике арада авыр тынлык урнашты.

– Нәрсә булды, яным? – дип сорады Әхмәтгалим, ни кылырга белмичә. – Өегездә берәр хәсрәт бар мәллә?

– Әнәйнең хәлләре шәптән түгел шул. Аны ничек калдырып китәргә кирәк?.. Бервакыт уйламаганда, күзләре сызлый башлады. Күңеле болганырга тотынды. Чыдый алмагач, табиб эзләп, Тәкәнешкә барган иде, баруыннан бернинди файда күрмәде.

– Сәбәбен белмәгәнмени соң врач та?

– Белгәндер, әнәй даруын тапмаганмы, тапканының – шифасынмы...

– Ходай Тәгалә җиңеллек бирсен үзенә.

– Бирер иде дә...

– Ә нәрсә?

– Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк, диләр. Инде дә сызлавына чыдый алмагач, бу сызлаулардан котыла алсам, ике күзем сукыр калса да, сүз әйтмәс идем, диде.

– И-и-и...

– Икенче көнне үк күзләре сызлаудан туктады, әмма берсе дөм сукырайды.

– Әниегезнең кан басымы югары булгандыр, – диде Әхмәтгалим. – Табиб шуннан да ярдәм итмәгәч.

– Әле мин дә бар бит. Дәвачының үз өендә кадере юк, димме... Башка җирдән имче карчык чакырттык. Ул да, бау белән үлчәп карагач, шулай дигән иде аны.

– Берәр киңәш бирергә иде барыбер.
– Соңрак, мин әйтә торгач, кара миләш тә капкалады, төрле төнәтмәләр дә эчкән булды, майлы ашавын да киметте. Эш узган булгандыр инде...

Беренче очрашуда ук бер-беребезне күптәннән белгән кебек әллә ниләр сөйләшәбез, дип уйлады Әхмәтгалим. Татар кызларының үзләрен шундый иркен тотуын аның күргәне булмады. Хәер, алар белән артыгын аралашканы да юк иде. Торган саен Зәмнихага гыйшык хисләре көчәйде. Инде дә кызны бирмәсәләр, үзенең каршы түгеллеге сизелеп тора, урлап булса да, алып кайтырга, дип, күңеленә ныклап беркетте.

– Әниең алайса эш эшли алмыйдыр инде?

– Нәрсәгә тотынса да, кемне дә уздыра әле ул.

Сүз авыр якка үзгәргән иде, Зәмниха аны туктатырга теләде кебек.

– Сиңа ошаса, шулайдыр, – дип елмайды Әхмәтгалим.

– Әллә мин аңа микән?

– Алай булуы да бар.

– Күгән81 җимешенә дә, бөрлегәнгә дә, баланга да йөри. Югары Шүләнгер урманының хуҗасы да ул, Тәкәрлекнеке дә. Урыс авылларына, ерактагы болыннарга кадәр барып чыга.

– Монда урман була торыпмы?

– Безнең авылда кура җиләге юк бит. Бер елны кайтышлый юл буена җыйган җиләкләрен тезеп утырткан. Әллә ничә чиләк ди. Дус хатыннары белән, атлы кеше очрамасмы, дип көтәргә булганнар.

– Кара син аны! Баштан ук күпме җыясын чамалаган алайса, шуныңча чиләк күтәреп баргач.

– Җиләкле елмы-юкмы, барыбер әллә ничә савыт ала ул. Күбрәк таба калсаң, чиләккә кире кайта алмыйсың, ди.

– Әле аны ерактан алып та кайтасы бар бит.

– Тугыз авылыннан берәү шул көнне алар белән йөреп җыйган, имеш. Безнең авыл кызларына кайтып киткәндә, ихластан, бүтән алып килмәгез, бөтен урманны җыеп бетерә, ди икән. Башка авыллардан да шундый сүзләр ишетелде.

– Урман җене кагылган аңа да алайса.

– Бәдәр апа белән быел Югары Шүләнгергә каен җиләгенә барганнар. Чиләкләрен тутырып, басу юлына чыкканда гына, яннарына урман хуҗасы килеп баскан. Котлары очкан боларның. – Алар җиләк җыючының исен тиз сизә.

– Хикмәт анда түгел. Әнәй шул вакыт бик каты авырый башлаган. Сыңар күзе әйләнеп чыккан. Еш-еш сулый, имеш. Бәдәр апа җиләкләрен оныткан. Урманчы дигәне дә нишләргә белми икән. Әнәй бөтен хәлен җыеп, безнең авылда әле күптән түгел генә бер карчык шулай үлде, балаларыма мәетемне алып кайтып тапшырырсыз дип, тиз генә әманәт-васыятьләрен әйтеп ташлаган.

– Лесник күрдем дип, шулкадәр борчылырга кирәкме? Әйбереңне алса ала инде. Икенче көнне үк барып, аннан да күбрәк җыясың. – Әле бит сөйләп бетермәдем. Бәдәр апа – әнәйнең туганы ул. Үкереп еларга тотынган. Урманчы аптырап калган. Берни дәшмәгән. Сүз белән дә куркытмаган. Җиләкләрен дә алмаган. Киткән дә барган. 

– Китәрсең дә. Аның аркасында кемдер дөнья белән хушлашса!

– Бәдәр апа кайгырган да инде. Чәчем беренчесен шунда агарды, ди иде.

– Шулай булмыйни...

– Урманда үлә калса, ничек алып кайтырмын, ди икән Бәдәр апа. Инде тынычлангач, аңсызланган кыяфәттә яткан әнәйгә, Нихан, торыр хәлең бармы, тырышып кара әле, дип эндәшкән. Тегеләй селкеткән, болай. Әнәй аңсыз бер кыяфәттә ята ди һаман. Тырыша торгач, күзләрен ачтырган. Башын, күтәреп, алдына салган, алып килгән чәен эчергән. Әнәй бераздан үзенә хәл кергән кебек кыяфәт ясаган да, Бәдәр апа тынычланып калгач, шаркылдап көлеп җибәргән.

– И-и-и...

– Урманчы җиләкләренә тимәсенгә шулай эшләгән икән! Моны сиңа шуның өчен сөйлим: яучыңны да, сине дә шаяртып сынавы бар. Барысына әзер бул.

Кызны тыңлау кызык иде, әмма ул кинәттән туктап калды.

– Син сөйләгән кызыклар безнең өйдә көн саен булмаса, айга бер була да була инде, – дип, берәрсен исенә төшерергә тырышты Әхмәтгалим.

Чишмә юлында кеше-кара да күренмәгәч, егетнең бу очрашуны сузасы килә иде. Яңадан мондый күрешүләр насыйпмы әле, юкмы? Әхмәтгалимнең үзенә сөйләр өчен сүз арты сүзне табып кына торуын күргәч, Зәмниха хафага калды. Егет яныннан китәсе килмәсә дә, көн әкренләп төнгә таба тәгәри, аны энекәшләренең эзләп чыгулары да бар иде. Зәмниха көянтәсен егетнең көчле кулларыннан ычкындырды да чишмә бурасына кереп китте. Ул да булмады, инде тулы чиләкләрен күтәреп килеп тә чыкты. Әхмәтгалимнең тагын нидер әйтергә белмәгән чагы иде, аңа карап-нитеп тормады, җиңел генә, җил-җил генә, тауга күтәрелгән сукмактан өенә атлады. Әхмәтгалим, күпме сөйләшеп торып, тәмам якынайганын, әмма соравына туры ачык җавап ала алмаганлыгын уйлады. Кызны яңадан туктатырга яхшысынмады, артыннан:

– Әниеңнең исеме ничек дидең әле? – дип кенә кычкырды. – Кем йортына яучы җибәрим?

Кыз борылды. Соңгы тапкыр елмаеп карады.

– Габделбасыйр белән Ниханны эзләрсез.

Шүләнгердән бу кайтуында Әхмәтгалимнең тынычлыгы бөтенләй китте. Үлеп гашыйк булганлыгын аңлады. Егетнең шул тирә авыллары турында риваять ишеткәне бар иде. Имеш, өч Шүләнгерне дә атаклы морзалар нәселеннән булган Шаһиләнгәр картның малайлары нигезләгән. Ә бит, чыннан да, бик аксөяк, үтә чибәр, патшабикәләр кыяфәтле Зәмниха! Шүләнгер турында башка риваятьләр дә бар. Менә монысы хактыр, дип уйлады кыз белән танышудан тәмам башы әйләнгән Әхмәтгалим.

(Дәвамы бар)

78 Зирәгатьче – игенче.
79 Яным – үзеңнән кечерәк кешегә яратып эндәшү сүзе («җаным»нан үзгәртелгән).
80 Емәеп – җемелдәп.
81 Күгән – урман өреге – тёрн.

(Дәвамы бар)