Яшә дә - сөйми кара!

Хәлләрегез ничек, диеп сорамагыз...

 

Хәлләрегез ничек, диеп сорамагыз...

Сезнең хәл дә, безнең хәл дә хәл эчендә.

Илсезлектән телсезлеккә күчкән халык

Как ятакта жан бирүче зат төсендә.

 

Хәлләрегез ничек, диеп сорамагыз...

Сары йортның сарылыгы һич тә уңмый.

Бу афәттән котылырга бик тырышып,

Яңа төсләр буясак та – буяу кунмый.

 

Өрәкләр үк булмасак та – өркәклек  зур!..

Зәңгәр томан куеныннан чыгу уен

Уйламыйбыз... Уйнатучы  кулларында,

Онытылып, уйныйбыз ла курчак туен!..

 

Хәлләрегез ничек, диеп сорамагыз...

Чыгалмыйбыз  үткәннәрнең кыршавыннан.

Күндәм халык чагарга да теләми күк

Аяк-кулга киертелгән тышавыннан.

 

Ачкычларны  ярату да җиңел түгел:

Тимер йозак тавышлары җанда чыңлый.

Һәм тарихның өзек-өзек буыннарын

Җыя алмый, гаҗизләнеп,  күңел сызлый.

 

Кат-кат  кырык  кабатлана, ә без һаман

Мусаларсыз мисырлыктан чыгалмыйбыз.

Безнең хәлләр хәл эчендә, хәл эчендә...

Хәлләрегез ничек, диеп сорамыйбыз...

 

 

Хазинә

 

Шаһинәләр көнләшердәй байлыгым бар!..

Хәзинәне саклый торган сандыгым бар!..

 

Каеннарның ак алтынын шунда салам.

Ай нурыннан кочак-кочак көмеш алам.

 

Шәфәкъ мине гел бүләкли мәрҗән белән.

Күк гөмбәзе өлеш бүлә фирүзәдән.

 

Сандыктагы зәңгәр якут – елга, күлдән.

Кара ахак, яшел яшмә – туган җирдән.

 

Чык, тамчылар ак энҗегә әверелә.

Зөбәрҗәтнең затлыларын үлән бирә.

 

Гәрәбәдә кояш җаны яши сыман.

Кызыл якут – ялкыннардан, йолдызлардан.

 

Тау бәллүре – саф, намуслы кешеләрдән.

Ә алмазлар – язмышыннан өстеннәрдән.

 

Хәзинәне саклый торган сандыгым бар.

Бар дөньяга өләшердәй байлыгым бар.

 

Җавапсыз сөю

 

Мин илемне яратамын!

(Яшә дә – сөйми кара!..)

Җавапсыз диеп хисләрем,

Җан гына газаплана.

 

Сөеп сөелми яшәүнең

Авырлыгы иңнәрдә.

Авырлыктан арыганнар

Сибелгәннәр илләргә.

 

Ә без җирдән киталмыйбыз,

Илдән китеп булса да.

Сөймәгәнгә сөйкәләбез,

Дисәләр дә: “Бусага!..”

 

Әллә бу хис – кызганумы,

Аяусызны аяумы?

...“Илкәем!” – дип яши алу

Җан саклаучы дәвамы?..

 

 

***

Йолдызлар атыла, атыла...

Аларны атарга кем хаклы?

Күкләрдән уярдай-җуярдай

Йолдызда ни гаеп ул чаклы?!.

 

Яктысы чамасыз, диләрме?

Нурлары бик нурлы  түгелме?

...Кап- кара тынлыкны яктыртып,

Йолдызлар атыла күгемдә.

 

***

Яңгыр һәм кар, боз һәм томан... –

Аерым-аерым яши сыман.

 

Бер-беренә охшамаган:

Һәркайсы бер үзгә җиһан.

 

Тик үзәннән аккан елга –

Алар өчен уртак дөнья.

 

Бу дөньяда алар бер тиң.

Әйтеп кара: кем кемнән ким?!.

 

Барыр җирләре дә уртак:

Дәрья көтә суга сусап.

 

***

Чагыласы булсаң, ни сакланма,

Чагыласың икән...

Чага еланнар да...

Хәтта кычытканнар да...

Абынасы булсаң, ни сакланма,

Абынасың икән...

Такыр яланда да...

Үлән-саламга да...

Алган яралар да, ни тырышма,

Яңалардан

Ярлыкамый икән:

Кат-кат чагыласың,

Кат-кат абынасың...

Яраларны ялый-ямый,

Яшәешкә ныграк ягыласың...

 

 

Менә тагын бер җәй үтеп бара...

 

Менә тагын бер җәй үтеп бара.

Үтеп бара, кышка әзерләнеп.

Күрәчәкләр якынайган саен,

Һәр җәй көне бара кадерләнеп.

 

Кош та, сизенеп, килер сагынуларын,

Сусауларын баса нур белән.

Монда туып үссә дә, ул китәр

Үзе белгән-салган юл белән.

 

Китмәс иде – кышлар озын, суык:

Тән генәме, хәтта җан туңа!..

Исән кала ала монда бары

Көртлек, чыпчык, песнәк, карчыга...

 

Менә тагын бер җәй үтеп бара,

Үтеп бетмәс борын – сагындырып.

Гел яшелдән янган светофорда

Сары, кызыл утлар кабындырып.

 

Тик без кичәчәкбез тыю чиген.

(Кошлар – башка! Кошлар – канатлы!)

Иң кыены – ташлап китә алмау

Яшәп булмый торган бу якны.

 

...Әнә, кемдер, сагынып, безне көтә,

Чанасына җигеп пар атны.  

Реклама