Кагылмагыз телгә!

Әманәт

 

Ишек шакыйм иртә таңнан:

Исәнме сез, җәмәгать?

Әманәт тапшырам сезгә,

Өләшәмен Әманәт.

 

Аксакаллар үтенече,

Ак әбиләр гозере:

“Бергә саклыйк Туган телне,

Өзелмәсен гомере!”

 

Сиңа да шакыдым, күрше,

Сиңа да... – ишетмәдең.

Бикләмәгез сабыйларның

Күңеле ишекләрен!

 

Югалтмасын кыйблаларын

Без үстергән балалар.

Бу җәһәттән, бурычлы без:

Әби-баба, аналар.

 

... Ишек шакыйм, ишек шакыйм,

Ник ачмыйсыз, җәмәгать?

Мин бит Әманәт тапшырам,

Өләшәмен әманәт.

 

Аксакаллар үтенечен,

Ак әбиләр гозерен:

“Саклыйк! Яклыйк!

Телебезнең

Өзелмәсен гомере!”

 

 

Йөрәк сүзем

 

Үз Ватаным – алтын,

Йөрәк сүзем – ялкын –

Дөрли-дөрли яна хисләрем:

Искән җилкәем дә,

Туган телкәемдә

Гарен сөйли иртә-кичләрен.

 

Үз Ватаным – алтын,

Йөрәк сүзем – ялкын,

Кот качырып Җирем-Күгемнән –

Туган телгә – күсәк,

Йә, Раббым, дисәк,

Әүлияләр калкыр гүреннән.

 

Үз Ватаным – алтын,

Йөрәк сүзем – ялкын,

Набат суга таулар, кыялар:

Кагылмагыз Телгә!

Иң авырткан җиргә,

Имин булсын, дисәк, дөньялар!

 

Үз Ватаным – алтын,

Йөрәк сүзем – ялкын –

Шушы Сөю белән яшим мин.

Шушы Сөю белән,

Янып-көю белән

Түбәм биек,

               Якты,

                   Дөньям – киң!

 

Үз Ватаным – алтын,

Йөрәк сүзем – ялкын:

Сөйлик сүзнең маен чыгарып! –

Галәм залларында,

Гавам алларында,

Анам теле белән сугарып!    

 

 

Итәгеңә ут төрттеләр...

            Тел бетү – халык бетү...

                                    Йосыф Акчура

 

Үгетләргә телим сине,

Кан кардәшем, милләттәшем,

Итәгеңә ут төрттеләр,

Янып үлмик, тот киңәшем:

 

Пыскый-пыскый сүнмәс өчен

Дога булсын туган телең.

Чит чүлмәккә түгелмәсен

Милли йөзең, милли түлең.

 

Сорау алу түгел, ләкин

Сезгә дәшәм: кияү, килен,

Үстергән ул-кызларыгыз

Беләләрме ана телен?

 

Төп вазифаң нәселеңне

Дәвам итү, алга илтү –

Тел бетү – горурлык  китү,

Татарлыкка дөнья бетү.

 

Ата-баба нәсихәте –

Һәр бәндәнең намус эше.

Фәкать туган җире белән,

Халкы белән көчле кеше!

 

 

Һаман яшь

 

Син һаман яшь – кырык өчтә,

Мин картайдым нәкъ шул кичтә:

Чәчләремә кырау кунды,

Йөрәгемә әрнү тулды,

Йөзем сулды,

Күзләремнең төсе уңды.

 

Яшь шул әле, син яшь һаман –

Егет, дию хәттә таман.

Минем хәлләр?..Әйтим – яман:

Тере тәндә тозлы яра,

Яралардан кан-яшь тама,

Ә үзләре гел яңара,

Гел яңара –

Йөзе кара,

... Вөҗүдкенәм дөрләп яна!

 

 

Мең ел яшәсәң дә

 

Мең дә бер кич буе шигырь язам,

Сөюемә, әйе, багышлап.

Димәк, өч ел шатлыгымны сөйлим,

Тоташ өч ел янам сагышта.

 

Мең дә бер кич – әкиятләр түгел,

Чын сүз язам, чып-чын шигырьләр.

Мең генәме, мең дә бер генәме? –

Йөрәктәге утлы күмерләр?!

 

Мең дә бер кич түгел, мең ел буе

Язсаң, сөйләсәң дә сер бетмәс.

Шашкын бит ул, ярсу ташкын бит ул,

Гасыр яшәсәң дә һич кипмәс.

 

Китмәс тә ул, кипмәс, саекмас та,

Елый-елый әрнеп сөйгән яр.

Бер кичемдә – якты кояшым ул,

Бер кичемдә – ап-ак салкын кар!..

 

Гөнаһ шомлыгы

 

Офыкларга элдем ефәк пәрдә –

Яшьлегемнең затлы бирнәсен.

Керле күңел, керле куллар аңа

Кагылмасын, дидем, тимәсен.

 

... Йөгерепләр илгә кайткан чакта,

Йөргән эзләремне сагынып.

Муртаеплар беткән уең белән

Күңелемә тидең, каныгып.

 

Үсмер чакның нәфис хисләренә

Нахакларың ягып, елаттың.

Ә үзең бит...

Ак ат өсләрендә

Ялык-йолык күзең уйнаттың.

 

Гөнаһ шомлыгымы?..

Орлыгымы? –

Төшеп калгач, шыта җирләрдә.

Кайнар яшьле канлы кайгыларым

Суытырга элдем җилләргә!

 

 

Чынбарлык

 

Оныкларым йөри йөгерешеп,

Бүлмә кысан, әмма юк тарлык.

Тәгәрәшеп алар белән уйныйм,

Әкиятләргә тиң бу чынбарлык.

 

Китап укыталар йоклатмыйча,

Тавышларың бетсен, гел карлык.

Көлә-көлә сулышларым каба,

Әкиятләргә тиң бу чынбарлык.

 

Күреп торганнардан бәя алам:

“Бала җанлы”, – дигән зур ярлык.

Шатлыгымнан күзгә яшьләр килә,

Әкиятләргә тиң бу чынбарлык!

 

 

Рәхмәт авылым!

 

Болыныңда карлыганнар җыйдык,

Балан төяп кайттык, капчыклап.

Берсен тапсак, икенчесен күреп,

Китәр идек урынын ачыклап.

 

Юа дисәң?.. Кузгалагы тагы,

Бөрлегәне – кара, кызылы,

Туендырды болын барчабызны,

Оныттырып ызан сызыгын.

 

Тал утынын ягып кышны чыктык,

Күбекләнер иде баш-башы –

Бозлы суын сыгып бетергәч ут,

Кайнап чыгар иде җеп ашы*.

 

Җеп ашлары белән мич агартып,

Ялт иттерә идек өйләрне.

Авылыма кайтып тыңлап киләм,

Ак өйдәге газиз көйләрне.

 

Рәхмәт авылым, рәхмәт болынкаем,

Сихәт-ныклык биргән төбәгем.

Гомер буе сынмас терәк булды

Фатихалы үгет-теләгең.

 

* Җеп ашы – мичне агарту өчен махсус әзерләнгән катнашма.

 

 

Рәхмәтеңне иңдер

 

Йә Ходаем, җылы яңгырлар бир

Буразнага салган орлыкка.

Тамырына дымлы сулыш җибәр,

Батмасыннар әрсез кырлыкка*.

 

Йә Ходаем, коры көннәреңне

Печән өсләрендә кызганма.

Сабагының түлен суырсыннар

Иген башаклары ызанда.

 

Йә Ходаем, талгын җилләреңне,

Шифа-нурларыңны жәлләмә!

Кодрәтеңне юлла Җиркәемә,

Рәхмәтеңне иңдер бәндәңә!

 

Йә Ходаем, афәт-кизүләрдән

Сакласана адәм баласын!

Чайкый-кыра юасы бар ласа

Канат җәйгән дөнья карасын.

 

*Кырлык – иген басуында үсә торган чүп үләне.

 

 

Нарасыйның алтын чагы

 

Бала тудыру йорты бу,

Тәрәзәсе – кояш ягы.

Таң сызыла,

Таңның әле бәби чагы.

 

Галиябану бала тапты,

Тудырганы малай тагы.

Таң ярала,

Таңның әле сабый чагы.

 

Куенына яткырдылар –

Чын бриллиант, алма багы!

Таңнар ата,

Таңның инде әни чагы.

 

Хәлил булып үссен, Аллам, –

Бу бриллиант, алма багы.

Таң җәелә –

Нарасыйның пар канатлы

Алтын чагы.

 

 

Уңга юрыйк

(Җыр өчен)

 

Алтын көзнең яңа төсе

Ак карларда дәвам итә.

Син көләсең, мин елмаям,

Җир-җиһаным балкып китә.

 

Кар астында дәрман җыя

Йомшак чирәм, назлы гөлләр.

Әти коча, бала – оча...

Ах!..

Нур чәчә очкын күзләр.

 

Аклык канат җәйгән җирдә

Сафлык төрә ефәк җанны.

Син көләсең, мин елмаям,

Уңга юрыйк ошбу фалны!

 

Кушымта:

Ян тәрәзәм яңагына

“Чиртә көмеш тамчылар.”

Гүя алар ямьле яздан,

Җылы җәйдән яучылар,

Яу-чы-лар!..

 

 

 

Моңлы көй

 

Тартыла күңелем

Моң тулы залларга.

Хәйраннар каламын

Тылсымлы көч сеңгән

Илаһи җаннарга.

 

Кош кебек тырпылдап,

Йөрәк күк сулкылдап,

Сабый күк тупылдап

Туамы әллә соң

Сихри мондый моң?

 

Ничекләр тибрәтеп,

Зеңләтеп ала бит,

Кояшка күтәрә,

Үткелдән үткәрә,

Уйларга сала бит.

 

Шуңамы кадерле,

Изрәткеч “хәмерле”,

Могҗиза ачкычы,

Хатирә баскычы –

Бу моңлы, җырлы көй,

Бу моңлы, җырлы көй!

 

 

 

 

Ертылган җыр

 

Җырның ертыгы юк, диләр,

Ертылган шул күп җырлар.

Теткәләнгән, тишкәләнгән,

Кысылган сулыш-тыннар.

 

Чәчәкле чалбар ирләрдә,

Шәрәгә калган кызлар.

“Хафизәләм”, “Рамай”ларга

Өстәлгән яңа “моңнар”.

 

“Йолдыз”ларыбыз аларны

Ука-җеп белән теккән.

Яңарганнар.

Тик нишләмәк?..

Милли гүзәллек беткән.

 

 

***

            “Ачы-ачы”, диеп, санамагыз!”

                        Кияү белән килен үтенече

 

“Ачы”, диеп берүк санамагыз,

Туебызга килгән кешеләр.

Алдан юрап куймасаң да булыр,

Тормыш булгач, ачы-төчеләр.

 

Фәрештәнең “амин” дигән чагы

Туры килеп, кабул булмасын.

Ал таң кебек сызылып аткан гомер,

Ачы хәсрәт белән тулмасын!

 

“Ачы”, диеп берүк кычкырмагыз,

Кунак итеп дәшкән дусларым.

Ачы җилләр белән чорналмасын

Гомеребезнең ахак юллары.

 

Санамагыз: “Ачы-ачы”, диеп,

Әдәп белән үтсен чын туйлар.

Аек акыл белән әйтелсен сүз,

Ямьгә дәшсен хәтта шук уйлар.

 

 

Без – аларның газиз баласы

 

Сугыш тәмам. Азат ил бездә!

Җитмеш биш ел үткән Җиңүгә.

Җитмеш биш ел туплар тынганга,

Рейхстагка байрак куйганга!

 

Җитмеш биш ел – озын бер гомер,

Тик йөрәктә көйри ул күмер, –

Беләбезме Җиңү кыйммәтен,

“Бөек” дигән сүзнең һиммәтен?

 

Тыл хезмәте... Үксез балалар... –

Бүген алар әби-бабайлар –

Кай төбәктә, бәлки, бердәнбер? –

Тәмле телең белән кинәндер.

 

Җиңү яулап кайткан солдатлар –

Безнең әти, безнең бабабыз!..

Горурланып әйтә алабыз:

Без – аларның газиз баласы,

Кабынмасын утның яңасы!

 

 

Дан елы*

 

Хәтер һәм Дан елы быел,

Хәтер һәм Дан!

Хатирәләрне яңарта

Сугыш һәм кан.

 

Хәтер һәм Дан елы быел,

Җитмеш биш ел!

Бөек Җиңү елъязмасы –

Фронт һәм тыл.

 

Чакыру салган Ил-Анабыз

Дәшеп алга!

Күкрәк белән ут каплаган

Солдат-бала.

 

Дога илә күтәрелгән

Ничәмә кул...

Ачытадыр бәгырьләрдә... –

Өзелгән кыл.

 

Шәһит киткән миллионнар:

Утыз, кырык...

Дөрес языламы Тарих?

Җиңү? Солых?

 

Данлымы соң Хәтер елы,

Шанлымы ул?

Нәүмиз караш... чыклы керфек...

Ятимә тол...

 

Хәтер һәм Дан елы быел,

Хәтер һәм Дан!

Хатирәләрне яңарта

Иман һәм Нан!

 

*2020 ел – “Хәтер һәм Дан елы”, дип игълан ителде.

 

 

Җиңү байрагы

            Үлем турында уйлама!..

                                    Фатих Кәрим

 

Суырып алды бу сугыш

Җир-суларның бар ямен.

Илнең сулышы кысылды,

Аш-суның бетте тәме.

 

“Тиздән кайтырбыз”, – дигәннәр

Ятып калды мәңгегә.

Җан-шәрифен кызганмады,

Азат булсын Ил генә! –

 

Бу миллион йөрәкләрнең

Катгый максаты иде.

Иңрәде иген кырлары,

Басу, далалар көйде.

 

Кайчагында чигенделәр,

Гаскәрне саклау өчен.

Ачыклау кирәк булганда

Дошманның шәхси көчен.

 

Аямады кара еллар,

Аямады беркемне.

Шөкер, Аллаһ бүләк итте

Бәйрәм килер бу көнне.

 

Җиңү байрагын күтәреп

Батырлар кайткан юллар –

Юл кырыена тезелгән:

Яшькә коенган толлар,

Читәнгә сөялгән чатан,

Чулаклар, “самоварлар”*,

Чукрагы, үксезе... үксеп –

“Изге сугыш”**ны тыңлар...

*“Самоварлар” – аяксыз да, кулсыз да калып гарипләнүчеләр.

** “Священная война” җыры күздә тотыла.

 

Реклама