Истанбул малае (повесть)

Истанбул татарларына багышлыйм
Беренче инкыйлаб

Хәрбиләр радиодан барган тапшыруны өзеп, оран салды: «Сөекле
Ватандашлар! Бүген Төркия хәрби көчләре, демократиябезнең кризиска төшүе сәбәпле һәм соңгы вакытлардагы аяныч хәлләргә бәйле рәвештә, кардәшләр гаугасына мәйдан бирмәү максатыннан мәмләкәт идарәсен үз кулларына алды. Бу көннәрдә урамга чыгып йөрүләр тыела...»
Бәбиләр вакытына санаулы гына көннәр калып барган яшь ана радио хәбәрен ишетеп, әллә үзен, әллә туасы баласын тынычландырырга ашыкты:
«Ишеттеңме, урамга чыгарга ярамый! Сабыр!»
Карында тыпырчынган һәм озакламый дөньяга аваз салырга җыенган сабыйга кем фәрман бирә алсын?! Ни хәрбиләр, ни газиз әнисе...
1960 елның 27 май көнендә яңгыраган белдерү аша илдә яз дәвамында студентлар, хәрбиләр, зыялылар, җитәкчеләр, байлар һәм башкалар арасында барган тартышның хәрбиләр җиңүе белән тәмамлануы мәгълүм булды.
Дәүләтнең гаугалы көннәрендә гадәттән тыш хәл игълан ителеп, урамда йөрү тыелды. Миллионнан артык кеше яшәгән Истанбул тынып калды, халык күп йөри торган мәйданнарга танклар керде. Алар тарихи мәчетләр, борынгы корылма-диварлар фонында көннәрне шомлы иткән гайре көч булып тоела иде.
Алтмышынчы еллар башына Төркия дәүләтенең партияләргә бәйле эчке сәясәте катлауланды, шулай ук мөһаҗир татарлар арасындагы вазгыять төрле төсмер алды. Иң әүвәлге үзгәрешләр элеккеге мөһаҗирләрарасында күзәтелде: чит җирдә авыллар корып яшәгән татарларның өченче буыны акрынлап, шәһәрләргә тартыла башлады. Эш эзләп, бәхет сынап, башта Искешәһәр, Конья кебек кечерәк шәһәрләргә җирләштеләр, аннары Истанбулны үз иттеләр. Югыйсә заманында Казан, Оренбург,Самара, Пермь, Сарытау һәм башка тарафлардан килгән бабалары дымлы Истанбулда калуны хуп күрмичә, Төркиянең эчке биләмәләренә кичкәннәр, диңгез ярларыннан ераккарак киткәннәр. Тигез җирләр тапканнар, шунда
мең газап белән булса да, янә тамыр җибәргәннәр, авыллар корганнар. Менә шул тигез, таштан гына торган кырларны эшкәртеп, басулар иккән кырыс татар картлары фани дөнья мәшәкатьләреннән арынып, берәм- берәм бакыйлыкка күчкәндә, әйтерсең, аларның горбәт ачысын башыннан ахырына кадәр татыганнары җитмәгән, оныклары ил эчендә горбәт чигә
башлады. Телләрендә исә һаман бер сүз: «Көйдә1 картлар сөйләнәләр иде, Нужа бабай йөртә, Нужа бабай өйрәтә... Дөрес икән...» Алар җир кишәрлекләрен – тарла, авылны – көй, аерым кеше ихатасын «авыл» дип үскән буын иде. Ихаталары зурдан, үзе авыл кадәр диярлек, тамак туйдырырлык җирләре җитәрлек, тик аңа карап кына, көн-күрмешләре рәхәткә күмелмәде. Иҗтимагый бер сәбәп: яхшырак тормышта яшәргә
теләгән яшьләрне шәһәрдә сәнәгать кору мөмкинлеге җирдән суырды. Табигый бер канун: нәсел үрчесә – читкә җәелә.
Башка агым татар мөһаҗирләре – Русиядән инкыйлаб вакытында
кытай-чиннар тарафына чыгып киткәннәр кырыгынчы елларда Кореядан, Кытайдан, Япониядан Төркиягә килеп җирләштеләр. Күбесе Истанбулда тукталды, берникадәр вакыттан соң, Анкарага күченделәр. Тора-бара бер өлеше Америкага ук китте. Менә шул рәвешле бу татарларның да илдән- илгә, шәһәрдән-шәһәргә горбәтләре дәвам итте.
Инде 50 нче еллар башында Төркиягә Икенче Бөек Ватан сугышы
вакытында Германиядә әсир хәлендә калучылар күченде, боларның туган җирләренә әйләнеп кайта алмавына башта сугыш, аннары Сталин сәбәп иде.
Шушы рәвешле төрле тарафлардан килгән һәм төрле тарафларга күз аткан татарларның юллары еш кына Византия һәм Госманлы империясе башкаласы булган, һәр урамы, һәр тыкрыгы диярлек гаҗәп риваятьләр белән каршы алган шанлы Истанбулда кисеште.
...Һәм менә шул Төркиядә күпләр киләчәкләре өчен каты борчылган, Истанбулда яшәүчеләр тәрәзәдән башын тыгып карарга да курыккан көннәрдә, беренче сабыйларының тууын көткән Хөсәен һәм Сәрвина мәгърур Сөләймания мәчете каршындагы бала табу йортына юл тотты.
Йөзем куаклары, инжир агачларына төренгән өчәр катлы бакчалы агач йортлар арасыннан узган бормалы, тар юлларда гасырлар шомарткан чуар ташлар кояшта кызына, еракта дулкыннарын ярга бәреп шаярган Алтын мөгез бугазы күренә. Фирүзә төсендәге диңгезнең ап-ак күбекләре ярга коела. Истанбулдагы һәркемгә билгеле җиде калкулыкның берсе өстенә салынган, төзегәндә үк, «мәңгелеккә» дигән саллы сүз белән корылган Сөләймания җәмигы якында гына кебек. Кебек кенә шул, әле урам арты
урам үтеп, шактый юл үтәсе. Урам саен диярлек хәрбиләр юл бүлә. Янәсе, нишләп йөрисез, кая барасыз...
Бала табу йортына мең газап белән барып җиттеләр. Берничә көннән соң, юлларында очраган, шикләнеп туктаткан хәрбиләргә «төенчек»ләрен күрсәтә-күрсәтә вакытлыча яшәп торган өйләренә ашыктылар.
Әтисенә охшаган кара чәчле, бодай тәнле, тулып торган яңаклы Истанбул малае менә шулай беренче хәрбиләр инкыйлабы көннәрендә дөньяга килде, балага азан белән төрекләрдәгечә ике исем куштылар, документка исә әтисе берсен генә яздырды. Шуңа күрә һәркем баланы бары тик бер исемле малай буларак белде.
Дөнья ялгыз, сынавы мең төрле. Авырлыклар, мәшәкатьләр йогынты ясадымы, тынгысызлык тәэсир иттеме, Сәрвиназга яңа борчу килде – сөте төшмәде. Сабый ач калды. Ярый әле, сөт әнкәсе тиз табылды. Күршеләре, татар апае Хәйрия – ике бала анасы, рәхмәт яусын, Кара малай дип сөя- сөя имезде.
Азан белән кушылган икенче исемен ни әнисе, ни әтисе, ни башкасы телгә алмагач, Мәхмәт үзенең бүтән исеме барлыгын белмичә үсте. Аның урынына сөт әнисеннән башланган «Кара малай» дигәнгә ияләште. Төрекләр дә аңар еш кына «Кара оглан» дип дәштеләр.

Бер эт бер тире өстерәмәсме?!

Төркиядә бабалары салган татар авылы Һөектән беренчеләрдән булып чыгып киткән авылдаш егетләр Хөсәен, Сәлахетдин, Шаһбан, Рәфыйк башта бер бүлмәдә яшәделәр. Тора-бара кем гаилә корды, кем алар артыннан шәһәргә аяк баскан бүтән авылдашлары янына күченде...
Ташхан базарында Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Төркиягә
килеп урнашкан Кәбир Канбир ательесында эшләделәр. Кәбир әфәндегә авылныкылар мөкиббән иде, чөнки ул ел саен җәйләрен кайтыр, гармунын алып, урамга чыгар. Һәркемнең күңелен күрер, һәркемгә ярдәм итәргә әзер торыр. Эшлекле, акыллы, миһербанлы Кәбир абыйлары авыл яшьләрен эшле генә түгел, истанбуллы итте.
Хөсәен монда килгәнче Искешәһәрдә үзенә эш табуын тапкан иде.
Шикәр заводы 2-3 айга эшчеләр җыйды. Әгәр шунда үзеңне яхшы яктан күрсәтеп өлгерсәң, даими эшкә калдыралар, диләр. Хөсәен озын, чандыр буйлы, каты куллы, тырыш авыл малае, авырлыктан куркып тормады, җиң сызганып эшли башлады. Әмма... Иптәшләреннән генә уңмады. Беркөнне гел янында бәйләнергә сәбәп юллап йөргән Искешәһәр малае аны
чыгырыннан чыгарды. Хөсәеннең лимон ачысына түзә алмаганын, хәтта башкалар ашаганда, йөзен җыерып китеп барганын күреп алган. Эшләп торган Хөсәен каршына килеп утырды, авызын тутырып, көлә-көлә, лимон ашый башлады.
– Күрәсеңме, нинди тәмле! Әче! Сулы!
Бу күренеш Хөсәеннең тешенә генә тиеп калмады, җен ачуын чыгарды. Юри мыскыл итеп утыра! Шулай да башта түзде, тешен кысып, карамаска тырышып, эшен дәвам иттерде. Ләкин хезмәттәшенең туктарга һич уе юк иде, һаман үзенә игътибар иттерергә тырышты.
– Мә, ал, сиңа да бирәм! Әйдә, син дә аша! Лимон ашый алмыйсыңмы?! Кеше көлдермә!
Башка түзәрлеге калмады, Хөсәен авызына лимон тутырган ирне бар көченә этеп җибәрде.
– Бар әле кит! Лимоныңны башка урында аша!
Тегесенә шул җитә калды, тәки чыгырдан чыгардым дип куангандай,авызындагы лимонын чәйни-чәйни, йөзенә үк терәлеп басты. Бу инде кызган майга су сипкән төсле итте, гөлт итеп ут капкан кебек тавыш купты.
Хөсәенне шул ук көнне эштән чыгардылар.
Истанбулга алып килгән Кәбир абыйлары яшьләргә үзенең ательесында гаскәриләр өчен күзлекләр ясатты. Хуҗа кеше һәр күзлеккә бәя куйды. Бер җилем күзлек өлгесе мичтә 5-6 минут пешкәнне истә тотканда, көнгә күзлек ясау саны да, алачак акча күләме дә билгеле. Барысы разый кебек, эш булсын, азмы-күпме акчасы килеп торсын... Бары тик Хөсәеннең бертуган энесе
Рәфыйкны гына бу шартлар канәгатьләндермәде. Күңеленнән исәп-хисап ясагач, күзлекләрне вакытыннан алдарак мичтән ала башлады. Ясалган күзлекләр саны артты, димәк, акчаны күбрәк алачак! Тик күзлекләр аны төп башына утыртты, кызуда азрак тотсаң да, алар тыштан пешкән, әзер булган төсле күренә. Ләкин эче пешеп җитми, шундыйлар бераз вакыт узуга агара
башлый. Җилем эшендә һич тәҗрибәсе булмаган Рәфыйк моны каян белсен?!
Акча күбрәк эшлисе килеп, хуҗага шактый зыян салды. Әлбәттә, Кәбир абый ак күзлекләрне күрүгә аны эштән чыгарды. Ярдәмгә абыйсы Хөсәен килде, энесенең Искешәһәрдә зәрканчылар янында әйбәт кенә эшләгәне исенә төште. Аны Капалы чаршы дип йөртелгән борынгы ябулы базардагы татар зәрканчысы белән таныштырды. Рәфыйк үз елгасына эләккән балык төсле яхшы гына йөзеп китте...
Шулай акрын гына үз тормышларын үзләре тартып, истанбуллыга
әйләнеп барганда, Шаһбан авылдан хат алганын әйтте. Авылда үги ана янында яшәп калган сеңлесе Сәрвиназдан. Кыз шәһәргә килергә тели икән. Иң авыр җөмләсен Хөсәенгә кат-кат укыды: «Әти һәм үги ана таягыннан котылган булырмын, сезгә ашарга пешереп торырмын...»
Хөсәен туган нигезендә җәфа чиккән, кыйналган кызны бик кызганды.
Һәм үзенә инде күптәннән өйләнергә кирәклеген уйлап, дустына:
– Ачуланмасаң, мин синең сеңлеңә өйләнер идем. Әгәр каршы килмәсәң, аны әтиеңнән сорар идем, – диде. Өйләнә-нитә калса, Истанбулдагы эшен ташларга, яңадан Искешәһәргә кайтырга туры килерме, кем белер... Ярый, күз күрер...
Шаһбанга кардәшен коткару гына кирәк, шатланып, җилкәсеннән кочты.
– Риза! Бик яхшы! Синнән әйбәт кешене таба алмас! Мин әтигә үзем язармын, син үз әтиеңә яз. Алар дуслар, бергә урманга утын әзерләргә йөргәннәр, әти каршы килмәс. Болай ул һәр кешедән гаеп эзләп тора, Сәрвиназны бирмәскә сәбәп таба. Әй, аңламассың авылдагы картларны!
Хат килгәч, самавырчы, шигырь чыгарырга оста Йосыф чордашыннан кыз сорап барды. Мичче, холыксыз Хәниф бик каты торып маташты, тузынды, котырынды. Ике кашыгы юк хәерчегә кыз бирәләрмени?! Шулай да башка туганнары басымы беләнме, әллә егетнең эшләп йөргәнен белгәнгә күрә, ахырдан ризалашты. Ике оста кул кысышты. Хәниф кызын район үзәге Чифтәлегә барып, үзе яздырды. Аннары өйлелек2 кәгазен Сәрвиназга
алып кайтып тоттырды. «Сине кияүгә бирдем. Йосыф малаена», – диде. Кызыннан ни ризалык, ни фикер сорасын... Егет үзе дә авылга кайтып җитте. Хәзрәт никах укыганнан соң, яшь пар Искешәһәргә чыгып китте. Чөнки егетнең әтисе икенче хатыны белән монда тора иде. 

Чынлыкта эшчән, тәртипле, сабыр Сәрвиназның абыйсына зар елап, хат язуы бераз шикләндерә иде. Бер мосафир килгәндә, чәй ясап чыгаргач, җиң очы бераз күтәрелгән өчен яңагына тондырган атасыннан курыкмыйча, хатны кемгә бирсен? Ишегалдыннан ары чыгалмаган кыз хатны язган очракта ничек Истанбулга юлласын? Хатны кызның мөшкел хәлен күргән, ярдәм итәргә теләгән башка берәү уйлап чыгарганмы? Бәлки, мәрхүм әнисенең Искешәһәрдә яшәүче кардәшләредер?! Өйдә җәберләүләргә
түзгән, һәрвакыт ярдәм итәргә торган, кечерәк буйлы, җор телле, ачык йөзле, зәңгәр күзле кызны якын итәләр. Бик яшьли әнисез калганы өчен кызганалар. Хәнифкә кызын һәм башка балаларын да җәберләгәнгә бик кызалар. Ә бәлки, абыйсы Шаһбан үзе язгандыр?! Бүлмәдәше Хөсәеннең мәрхәмәтле күңеленә өмет баглап. Хат язылу сере урталыкта калды. Алга таба кызга яманлык кылудан курыктылармы, хат язу тарихын бер тараф
та күпертмәде, сөйләмәде. Хәниф карт кызын биргәч, анысы мөһимме?!
Хөсәен Истанбулдагы эшеннән аерылып кайтканга күрә, берара
Искешәһәрдә яшәп алдылар. Киленне авылдан үги әни озатса, монда үги каенана каршы алды.
Хөсәен атасыннан, чынын әйткәндә, шактый шүрли иде. Авылдан килгән элеккеге каты тәрбия канга сеңгән. Урамнан өлкән кеше узганны күрсәң, берүк алдына чыга күрмә! Өлкәннәр сөйләшкәндә, телеңне тешләп утыр!
Әлбәттә, үз тормышларын корып җибәрергә тәвәккәллек кирәк иде. Тик ата кешегә сүз катырга куркыта... Китәбез, дисә, рәнҗерме? Китмисез, дисә, ни кылырлар? Барыбер ташлап чыгып китәрләрме?! Сәрвиназның түземлеге бетеп килә, иренең су капкандай авыз йомып, икеләнеп йөрүе белән һич килешми. Чөнки белә, икесенең дә Истанбулга кабат китәселәре, шунда үз
көннәрен күреп карыйсылары килә. Искешәһәрдә эш тә юк, ичмасам. Яшь ир шулай атасы белән сөйләшергә кыймый йөрде, килен батырлыгын җыйды. Иреннән бигрәк, үзе башлап сүз кузгатса яхшырактыр, ни дисәң дә, бабай яшь киленгә ул кадәр каты бәрелмәс. Бәрелсә, дөнья җимерелмәс. Ниһаять,
китәргә теләүләрен әйтеп салды. Шул вакытта Сәрвиназ җор телле, үткен күзле каенатасыннан гомер буена онытылмаслык саллы гыйбарә ишетте:
«Бер эт бер тире өстерәмәсме?!» Бу кырыс җөмлә үз көнегезне үзегез күрегез дигәнне аңлата иде. Ата кешенең читкә – Истанбулга чыгып китәргә җыенган балаларына биргән фатихасы да шул булды.
Истанбулга килгәч, яшь гаилә икенче бер авылдашлары белән бергә тарихи Фатих мәчете каршында Катанов китапханәсе тирәсендәге ике катлы өйне арендага тотып яши башлады. Гаилә башлыклары Хөсәен белән Өлкәрнең эшләгән урыннары бер җирдә – Ташханда тимерчеләр өчен калай күзлекләр ясыйлар. Чит илдә ата-бабалары корган авылдан Истанбулга беренчеләрдән чыгып киткән яшьләр бит алар, алтын сарай әзерләп көтеп
торганнармы әллә?.. Әле шул өй өчен түләп бара алсалар, бик яхшы. Болай да тартып-сузып барган тормышка шом, билгесезлек алып килгән инкыйлаб вакыйгасы өстәлүен әйт...
Озак та үтми, яңа борчу килеп чыкты. Күрше гаилә башка җиргә
күченергә карар иткән. Ә яшь гаиләнең өй кирасын – аренда түләвен бөтен килеш күтәрергә көчләре җитмәде, шуңа күрә ни чарадан бичара дигәндәй, очсызрак урынга күченделәр. 

Хөсәен гаиләсен балыкчылары белән дан тоткан, төрле милләт кешеләре яши торган, Аксарай мәйданыннан Мәрмәр диңгезенә төшә торган юлда, яр буенда урнашкан Кумкапы бистәсенә алып китте. Бистә исемен татарчалаштырып әйткәндә, ком капка. Исеменә күрә комнан ясалган капкасы юк-югын, ә менә әрмәннәрнеке икәнне раслап торган әллә ничә чиркәү бар. Хөсәен бер иске йортның иң аскы катында өстәл, ятак кына
сыярлык кечкенә бүлмә тапты. Шушы кысан бүлмәне җылытыр өчен күмер алырга рәтләре җитә әлегә, иң мөһиме – ризыктан өзмәсен Ходай. Ризык дигәннән, әнә, ярты уч май артык калса, күселәр – ач күзләр хәзер исен сизеп чабыша башлыйлар. Сәрвиназ югыйсә күпме куа үзләрен... Юк, төн җитсә башларыннан, өсләреннән йөриләр.
Берникадәр вакыттан соң бу күселе мәхшәрдән арынып, хуҗасы әрмән гаиләсе булган бүтән йортның аскы бүлмәсенә күченде. Бу инде яшьләрнең гаилә корып, Истанбулга килгәннән соң арендага алган өченче урыны иде.

1Көй – төрекчәдән: авыл.

2 Өйлелек – (төрекчәдән) ЗАГС кәгазе, өйләнешү, гаилә кору турында таныклык. Өйлелек – гаилә кору була.

Мин лимон сатучыны сөймимен...

Тора-бара Кумкапы бистәсендә яшәүче әрмәннәр, көртләр, греклар, төрекләр янына берәм-берәм татар гаиләләре өстәлде, чөнки Истанбулның башка җирләре белән чагыштырганда, кира3 хакы түбәнрәк. Бер татар авылыннан чыккан алты гаилә, алардан тыш Ташхандагы татарлар оештырган ательеларда эшләүче ялгызаклар шушы бистәдә вакытлыча яшәр урын тапты. Барлыгы 40ка якын татар җыелды. Үзара аралашып, татар җәмгыяте
оештырган чараларда катнашып яшәделәр. Җәй көннәрендә атнаның һәр якшәмбесендә диярлек очрашалар, поездга төялеп, Көчекчәкмәзә күле буена ял итәргә китәләр. Мәхмәт йөзәргә дә шунда өйрәнеп кайтты.
Тагын бер яраткан урыннары бар. Истанбулның Шишле районында Япония мөһаҗирләреннән саналган Ядкәр җизниләре яши, хатыны Мафия исемле. Шул җизни ай саен татарларны өенә җыя. Үзе фольклорчы: рәхәтләнеп бии, җырлый, башкаларны да өйрәтә. Ул арада хатыннар мәш килеп пәрәмәч, бәлеш пешерә, пилмән ясарга өлгерә. Җизнинең исә «фирменный» ризыгы – балык көфтәсе. Япониядә яшәгәндә өйрәнгән икән, шуның белән сыйлый. Җизни өендә узган очрашулар күрешү, хәл белешү,
ял итү кебек кенә тоела, алай да татарларга бер-берсен югалтмый яшәргә көч бирә иде. Милли ризык, милли көйләр ата бабаларыннан күчкән җирсү хисенә, хәтер төпкелләренә яшеренгән сагышка дәва төсле. Ә Мәхмәт кебек аяк астында уралган бала-чагаларга исә, тәмле кош теле, пәрәмәч булсын...
Кумкапыда төрле милләт яшәгәнгә күрә бистәдәге балаларның тышкы кыяфәтләре бик нык аерылып тора иде. Үзләре бер-берсенең йөз-төс төрлелеген һич абайламады. Алай гынамы, әле кем кыз, кем малай икәнне бутаучылар бар... Алай гынамы, кайчак җыелышып, мәчеткә баралар, кайчак чиркәүгә китәләр...
Менә Мәхмәтләрнең каршы күршеләре грек малае Христос. Аның әнисе Марика исемле, «энә ясарга» ярата торган апа. Кемгә кирәк, хәзер барып җитә, энә кадап кайта. Марика апа баласының кыз булганын бик тә теләгән икән. Шуңа күрә Христосның чәче кызларныкы кебек озын. Хәтта Мәхмәт һәм бистәдәге башка балалар белән фотога төшкәндә, әнисе итәк кигерде. 

Мәхмәтнең әти-әнисе арендага тоткан өйнең икенче катында йорт хуҗасы – әрмән гаиләсе тора. Балалары Мәхмәттән берничә яшькә генә зур. Беркөнне өй хуҗасы Сыранум ханым малае Манук, кызы Галита белән Ункапаны бистәсенә барырга җыенды. Өстәвенә, өй тирәсендә уйнап йөргән Мәхмәтне үзләре белән ияртергә теләде. Сәрвиназ каршы төшмәде, рөхсәт итте. Әйдә, йөреп кайтсын. Чит кешеләр түгел.
Шулай итеп Сыранум ханым үз балалары белән бергә Мәхмәтне
Ункапаны бистәсендәге әрмәннәр чиркәвенә алып китте. Мәхмәт
чиркәүдәге чишмә янында бераз уйнап, әвәрә килгәч, бакчадагы башка малайны күреп алды. Поп улы кечкенә, педальләре аяк белән әйләндереп йөртелә торган машинада йөреп маташа. Янына барып, бистәдә яшәүче әрмән дусларыннан отып калган сүзләр белән эндәште. Шулай танышып киттеләр, Мәхмәт чиркәүдән кайтып киткәнче машинада йөрде.
Кичкә таба исә яңа бәхет елмайды. Урамнарында бик тә шәп һөнәрле лимонадчы абый яши. Шуның һөнәренә кызыгып үлмәле, көн дә тәмле лимон суы – лимонад эчеп яши торгандыр!
Урамда тирләп-пешеп уйнап йөриләр иде, кул арбасын тартып кайтып барган лимонадчы абый кычкырды:
– Балалар, килегез, лимонад бирәм!
– Лимоната? Бушкамы?
– Әйе, килегез! Бөтенегезгә җитә!
Сатуы бармады, лимон суы шактый калды. Иртәнгә инде ул әчеп чыгачак, барыбер сатарга яңасын ясыйсы. Ә монысын һич исраф итәсе килмәде. Балаларны күреп алгач шатланып куйды, менә шуларга өләшсә, әрәм булмас.
Мәхмәтнең гомерендә шуның кадәр күп һәм тәмле лимон суы эчкәне юк иде! Корсагы кабарып чыкканчы эчте! Башкалар да калышмады, әлбәттә.
Әтисе эштән кайткач, кичке аш вакытында лимонадчы абыйның тәмле лимон суын әллә ничә кат мактады. Галәмәт шәп эш кылырга җыенгандай өстәде:
– Иртәгәдән башлап, көн дә урамда лимонадчы абыйның кайтканын көтеп торачакбыз!
Әтисе җавапка елмаеп, шаян җыр әйтте.
– Бак, улым, лимон суы яратсаң, менә бу җырны өйрәнергә кирәк.
Әткәй, башым бик авыртадыр,
Әйткәй, башым бик авыртадыр.
Ай, бәбкәм, ни булды,
Вай, бәбкәм, ни булды?
Лимончыга бирермен,
Лимонлап чәй эчәрсең.
Алай димимен, мин лимончыны сөймимен,
Алай димимен, мин лимончыны сөймимен.
Әткәй, башым бик авыртадыр,
Әйткәй, башым бик авыртадыр.
Ай, бәбкәм, ни булды,
Вай, бәбкәм, ни булды?
Сәүдәгәргә бирермен,
Көн дә акча санарсың.
Алай димимен, мин сәүдәгәрне сөймимен,
Алай димимен, мин сәүдәгәрне сөймимен.

Әткәй, башым бик авыртадыр,
Әйткәй, башым бик авыртадыр.
Ай, бәбкәм, ни булды,
Вай, бәбкәм, ни булды?
Бер галимгә бирермен
Көн дә китап укырсың,
Алай диямен, мин галимне сөямен,
Алай диямен, мин галимне сөямен.
Алай булса бергәләшеп,
Киленле туйлар ясыйк.
Алай булса бергәләшеп,
Киленле туйлар ясыйк...
Чыннан да балалар кичләрен урамда «Лимон суы тагын сатылмасын иде», – дип теләп, өметләнеп көтеп тора башладылар. Әйтерсең, теләкләре гомергә тормышка ашмастай, лимонадчы буш савытлары тезелгән кул арбасын сөйрәп кайта да җитә. Шуннан Мәхмәт әтисе өйрәткән җырның истә калган кадәрен көйләп йөри башлады:
Әткәй, башым бик авыртадыр,
Әйткәй, башым бик авыртадыр.
Мин лимонадчыны сөймимен,
Мин лимонадчыны сөймимен...

Кумкапы базарында

Өй хуҗасының малае Манук бераз өлкәнрәк яшьтә булганга күрәдер, кайчак Мәхмәт, Христос һәм башка кечерәкләр аңар каршылык күрсәтмичә ияреп китәләр иде. Базарда үлән сатарга да шул Манук котыртты аларны.
Манук әнисе белән базарга баргач «дереоты» үләнен сатканнарын
күреп кайткан. Төрекчә укропны шулай әйтәләр, асылда «дереоты»
кәлимәсе фарсыча «дере» – «таза», «тере» дигәннән һәм төрекчә «от» – «ут, үлән» сүзеннән ясалган. Ягъни тере үлән, яңа өзелгән үлән. Манук урам малайларын җыйды да базарда сату белән шөгыльләнергә һәм акча эшләргә тәкъдим итте. Бик эшлекле кыяфәт чыгарып:
– Базарда дереоты сатып утыралар. Ә ул безнең бакча артында гына үсә. Өй артыннан тимер юл уза, шул тимер юл буйларында, – диде.
Мәхмәт бераз икеләнеп куйды куюын, ләкин каршы эндәшмәде. Чөнки Манукларның өе артыннан поездлар үтеп йөри, ерак барасы түгел. Ул арада малай ныграк котыртты:
– Менә шул базарда сатыла торган үлән тимер юлы тирәсендә күп!
Әйдәгез, җыеп кайтабыз һәм без дә сатабыз!
Базар көнендә урам малайлары бергәләп, үлән җыйдылар. Сатар өчен җайлы булсын өчен бүлеп-бүлеп, җепләр белән бәйләделәр. Шуннан Манук, Мәхмәт, тагын 2-3 малай базарга китте.
Үлән сатучылар арасыннан урын таптылар, җир өстенә кәгазь җәеп, җыйган үләннәрен тезеп салдылар. Күп тә үтмәде, сатып алучылар туктала башлады. Кайберләре берни сорап тормый алып китәләр. Урта яшьләрдәге апа тукталды һәм нигәдер шикләнде.Үләнне сындырып кабып карады.
Шунда чәрелдәп кычкырып җибәрде:

– Әче! Тәмсез! Ни сатасыз? Бу дереоты түгел!
Шунда якында гына үлән сатып утырган киң җилкәле, олыгаеп
барган базарчы абзый җил-җил атлап якынлашты. Күрәсең, баядан бирле читтән күзәтеп, үзенеке сатылмаганга, боларныкы сатылганга эче пошып утырган. Килә-килешкә: «Каян чыкты бу сатучы кисәкләре!» – дип кычкырды. Малайларның җирдә яткан үләннәрен аягы белән типкәләп-чәчкәләп ташлады. Җитмәсә, сүгенә-сүгенә үзләрен кыйный ук башлады.
– Ишәк улы ишәк! Сатучы кисәкләре!
Манук үлән ашап караган апа кычкырганда ук шылган икән, абзыйдан аңар эләкми калды. Калганнар җилкәләреннән тотып селкегән базарчы карттан ничек ычкынырга белми аптырады. Аның өстенә тавышка җыелганнар уратып алды. Качам, димә! Өсләренә ябырылган базарчылардан куркып елап ук җибәрделәр.
– Башка сатучыларның икмәген ашарга килдегезме, намуссызлар!
– Абый, җибәр безне, без дереоты сатабыз.
– Тәрбиясезләр! Нинди дереоты булсын бу?! Папатия!
– Без белмәдек. Манук абый дереоты, диде...
Папатия дигәне ромашка, әле уртадагы сары төймәсенә урап тезелгән ак таҗлардан торган чәчәкләрен ачарга өлгермәгән иде шул, дереоты белән бутарга бик мөмкиннәр. Яфраклары, саплары укропны бик хәтерләтә: нәзек-нәзек, чатлы-чатлы...
Базарчы абзый бераз тынычланды, кычкырудан туктады. Бая болар янында башка олырак малайны абайлаган иде шул, хәзер күренми, шуган, димәк. Манук дигәннәре шулдыр.
– Манук ияртеп алып килдеме?
– Әйе...
Абзый котларын тагын бер кат алып, каш астыннан сөзеп карады.
Аннары җиргә чәчелгән папатия яфракларын аягы белән яңадан читкә тибеп җибәрде. Йомшарырга, кызганырга һич уе юк кебек! Бераздан күңеленә мәрхәмәт килде, күрәсең, усал тавышын баса төшеп, аталарча үгет-нәсихәтен бирде:
– Һәр сүзгә ышанып йөрмәгез. Акча эшләре булганда, үзегездән өлкәннәр белән киңәш итегез. Барыгыз, кайтып китегез!
Мәхмәтләр мышык-мышык килеп кайтып бара иде, ни күрсеннәр, Манук өйләре каршында урамда көтеп утыра. Елауларын оныттылар, Манукка чат ябыштылар. Ачуларын алдылар.
– Син безне алдадың!
– Дереоты дип, папатия җыйдырттың!
Кемдер базарчы картның каты кулы эләгүдән кызарган җилкәсен
күрсәтте, кемдер аркасын. Малайлар арасында акырыш-бакырыш
көчәйгәннән-көчәя барды. Манук аларны туктатырга тырышты.
– Мин белмәдем. Тимер юл буеннан җыеп сата...
Сүзен әйтеп бетерергә ирек бирсеннәрме!
– Үзең ташлап качтың!
– Синең аркада безгә эләкте!
Кыйнарга ук җөрьәт итмәсләр итүен, әмма дуслыктан ваз кичеп китеп барачаклар. Манукны кесә төбендәге акча коткарды. Шуларны тизрәк кесәсеннән чыгарып, алга сузды:
– Миндә сатудан кергән акча бар! Хәзер шуңа туңдырма алам!
Базар вакыйгасы онытылды, әле генә дөнья бетереп талашкан малайлар өере урам туңдырмачысы янына чапты.
Икенче мәртәбә Мәхмәт базардан әнисе белән елап кайтты. Сәрвиназ аны базарда сумка күтәрешер дигән уй белән ияртте. Файдасы әллә ни тимәсә дә, малай кеше, әйдә, булышырга өйрәнсен. Шулай бер кулына Мәхмәтне, икенче кулына сумкасын тотып гизде базарны. Базар тулы кеше, ерып йөрергә, яшелчәләрне сайлап алырга кирәк, кайда очсыз, кайда яңа чыккан
дигәндәй. Шулай байтак кына ара узгач, балыкчы каршысына тукталды. Кулын кесәсенә тыккан иде, янчыгы юк!
– Акчам юк! Акчамны алганнар!
Сәрвиназ тетрәнеп кычкыруын дәвам итте, бөтен кесәләрен карап чыкты, сумкасын бушатты. Табалмады. Ул арада Мәхмәт өзгәләнгән әнисенә карап тормады. Янчык җиргә генә төшкәндер дип, аяк астын кармалады. Бәлки, килгән якта төшкәндер, кирегә таба китте. Шулай янчык эзләп тәмам онытылган, күтәрелеп басса – тир-як сатучылар, алучылар белән тулган.
Кул арбасы өстерәгән әле тегесе килеп бәрелә, әле монысы. Ә әнисе юк! Мәхмәт базарда әнисен югалтканны аңлагач куркып кычкыра башлады:
– Әни! Әни, син кайда?! Әни! Тап мине! Әни!
Кычкыра-кычкыра тамагы карлыкты, күзләренә яшь тулды. Әнисе һаман табылмады. Сәрвиназ да берара айнып киткәндәй булды. Малае янында гына иде бит, тирә-ягына карады – юк.
– Мәхмәт, улым...
Ләкин малай ни үзе күренмәде, ни тавышы ишетелмәде.
– Мәхмәт, улым! Кая киттең! Мәхмәт!
Әле генә акчасын урлатканга борчылган Сәрвиназ малае юкка чыгудан шаша язды. Базарны аркылыга-буйга урады. Әйбер өстенә әйбер өелгән, халык белән тулган базардан кечкенә баланы тиз генә табармын, димә!
– Мәхмәт! Мәхмәт!
Җавапка төрле тарафтан һәм җыр сүзләрен, һәм көйләрне бутап бетергән хор җырлаган төсле әллә ни кадәр тавыш ишетелде, тавышларны бер- берсеннән аерырлык түгел.
– Апа, апа, ал!
– Кил! Кил!
– Чәй!
– Әни!
– Әче борыч, татлы борыч!
– Кызыл алма!
– Әни!
Ниһаять, Сәрвиназ гөрләп торган базарда улының тавышын таныды. Чуар халыкны ерып, тавыш килгән якка таба ашыкты.
Юл буе икәүләп елап кайттылар. Мәхмәт, билгеле, югалудан куркып елады. Әнисеннән дә эләкте бераз. Ә менә әнисе нигә елый? Янчыкны югалткангадыр инде... Әни кеше хисләрен бәләкәй бала каян аңлап җиткерсен?!Озакламый Мәхмәт тормыш сабагын әллә ничә укыткан базардан, һич уйнап туймас грек, әрмән дусларыннан, юмарт лимонадчы абыйдан гомерлеккә аерылды.
Көннәрдән бер көнне Хөсәен татарлар җәмгыятенең чираттагы
очрашуында Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Төркиягә мөһаҗир булып килгән Җаббар белән танышты. Әлеге танышлык дистә елларга сузылган дуслыкка әвереләсен һичкем күзалламады. Күрәсең, шулай язылган. Башка урынга күченергә дә әлеге танышлык-дуслык этәрде. Олы малайлары Мәхмәттән соң икенче уллары, аннары кызлары туды, яшәгән урыннары
тараеп китте төсле. Кунакка килеп-китеп йөргән Җаббар өч бала белән кечкенә бүлмәгә сыя алмый башлаганнарын сизеп йөргән, күрәсең. Буш торган өенә яшәргә чакырды. Әтиләре ризалашты. Беркөн өйләре каршына зәңгәр машина килеп туктады, шуңа тиз-тиз төянделәр. Хәтта утыннарын да калдырмадылар. Аннары әйберләр арасына үзләре менеп утырды. Мәхмәт энесе һәм сеңлесе белән бергә тәрәзәгә үрелде, урамга тезелгән балачак
дусларына кул болгады. Тагын бер очрашмаслар, уйнамаслар, лимон суы эчеп йөрмәсләр инде... Әмма Кумкапы бистәсе һич хәтерләреннән чыкмас.
Ике татар гаиләсе Истанбулның тарихи үзәгендә иң якын туганнар төсле үзара ярдәмләшеп-киңәшеп, көн күрә башлады. Өйләре бары тик өч урам аша, шуңа күрә еш күрешәләр, йөрешәләр.

3Кира – төрекчәдән: аренда.

(Дәвамы бар)

 

Реклама