Логотип Казан Утлары
Публицистика

Якты яшен булып язылды

Хәзерге Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылы

тарихында тирән эз калдырган игелекле сәүдәгәр Атаулла

Әсәдулла улының Алия исемле кызы күрше Татар Төкесе

авылының Шәрәфетдин Нуретдин улына кияүгә чыга һәм

1921 елның 24 декабрендә аларның Зәки исемле уллары

дөньяга килә. Туган як табигатенең һәр могъҗизасына

сокланып үскән менә шушы малай көннәрнең берендә Зәки

Нури дигән зур шагыйрь булып таныла.

Язучының тормыш юлы катлаулы, маҗаралы, фаҗигале

вакыйгаларга, икенче яктан – җиңүләргә, тантаналарга бай.

Төке болыннарында печән чабып, урак урып, урман кисеп,

олпат гәүдәле, тимер беләкле егеткә әверелгән Зәки 1937

елда Лубян урман техникумына укырга керә. Студент

елларында каләм тибрәтә башлый. Бу дөньяның гел

яктылыктан-нурдан гына тормаганлыгын да менә шунда

аңлата тормыш егеткә: шаяртып кына әйткән бер сүзен

“тиешле” урыннарга житкерүчеләр табыла һәм Зәки, хөкем

ителеп, 1938 елда Ерак Көнчыгышта диңгез порты

төзелешенә җибәрелә. 1940 елда кайта һәм Шомыршы урман

хуҗалыгында эшли, шуннан соң гына техникумны

тәмамлауга ирешә.

1941 елның маенда армиягә алына. Сугышның беренче

көннәреннән үк канкойгыч бәрелешләрдә катнаша. 1941

елның августында чолганышта калып, партизаннар отрядына

кушыла һәм 1942-44 елларда атаклы белорус партизаннары

берләшмәсендә көрәшен дәвам иттерә. 

1946 елда З. Нури туган якларына кайта һәм башта Буа

урман базасы, аннары Тархан леспромхозы директоры булып

эшли.

1949 елдан шагыйрьнең гомер юлы Казанда дәвам итә:

ул «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре»)

газетасының баш мөхәррире урынбасары, Татарстан китап

нәшриятында редакция мөдире, Татарстан Язучылар

берлегендә әдәби консультант, җаваплы секретарь, рәис,

«Казан утлары» журналының баш мөхәррире булып эшли.

“Эшләрегез кеше күңеленә якты яшен булып язылсын!”

- дип эндәшкән иде әдип үзенең бер шигырендә. Шушы

сүзләре белән ул үз кыйбласын, калебен, җирдә яшәвенең

максатын да бик ачык аңлатып биргән икән бит. Чыннан да,

Зәки Нури дигән исем халкыбыз хәтеренә якты яшен булып

язылып калды.

Язучының тууына 100 ел тулу уңаеннан Татарстан

радиосы фондында язмалар барлап чыгылды. Безнең архивта

бүгенге көндә аның шигырьләренә иҗат ителгән 14 җыр

саклана һәм алар әледән-әле тапшыруларыбызда

файдаланыла. Шунысы да игътибарга лаек: “Җилләр

иссәләр” (Фәтхерахман Әхмәдиев музыкасы), “Туган җиремә”

(Нәҗип Җиһанов), “Болытлар” (Котдус Хөснуллин), “Гомер

бер генә килә ул” (Фәрит Хатыйпов) кебек җырлары бүгенге

җырчыларыбыз тарафыннан да яратып башкарыла. Шулай ук

әдипнең шигырь бәйрәмнәрендә, төрле әдәби кичәләрдә,

каләмдәшләренең юбилейлары уңаеннан ясаган чыгышлары

архивта аерым урын алып тора. Журнал укучылар

игътибарына Зәки Нуриның үз укуындагы шигырьләре 

тәкъдим ителә. Язма 1970 елларга карый. 1980 елда

Татарстан радиосы фондына граммафон тәлинкәсеннән

күчереп алынган.