Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кышларның төннәре бик озын

Декабрьнең бере

Юк бакчада гөлләр, юк агачта бөре.

Урамымда – ак кыш. Декабрьнең бере.

Тып-тын калган дөнья. Тып-тын калган. Тере.

Дөнья буйлап йөри декабрьнең бере.

Ничек кыш гел ак соң? Нидә икән сере?

Кояшы да ап-ак. Декабрьнең бере.

Серен ачар иде, юк кышларның теле.

Дәшми генә тора декабрьнең бере.

Килеп бара ак кыш. Адымнары эре.

Бүген әле бары декабрьнең бере.

 

***

Ява карлар, куна карлар иңнәремә,

шөкер итәм бу карларны күргәнемә.

Шөкер итәм бу көннәрне күргәнемә,

көннәр буе нидер эшләп йөргәнемә.

Яратам мин кышның карын, бураннарын,

бураннарның адаштырмый торганнарын,

бураннарның тансык кына булганнарын,

сагындырып урамнарга тулганнарын.

Карлар ява, карлар ява ишеп-ишеп,

аклыгыннан якты кала җанга күчеп,

аклыгыннан аклык кала җанга күчеп,

бу аклыкны таптавы да әллә ничек...

 

 

Бүре баласы

(баллада)

1

Кышкы төннең зәһәр салкыннары. Ап-ак кына урман юллары.

Ишетелде урман эчләрендә бүре баласының улавы.

 

Ул адашкан иде урманында, кайтыр юлын мең кат эзләде.

Кар өстендә серле юллар булып сызылып калды бүре эзләре.

 

Үз юлларын йолдызларга карап, айга карап таба юлсызлар.

Ләкин бүген бар да тып-тын иде, сүз дәшмиләр иде йолдызлар.

 

Бик еракта, әнә, авыл балкый, йортларында кояш-ут яна.

Барыр иде – бара алмый гына, бүре булып тугач дөньяга.

 

Үз хәлен ул ничек аңлатыр соң, бүре телен белми авыллар...

Туңар инде. Яз җитүгә аны кар астыннан табып алырлар.

 

2

Туңып барган бүре баласында алсу гына өмет яктырды –

карт бүреләр сүзен хәтерләде: «Ул кешеләр гаҗәп акыллы...

 

Кеше халкы юллар сала белә, урманны да алар булдырган.

Ә ул урман хәзер әнә күпме җан иясе өчен йорт булган».

 

Шулай булгач, кеше аңлар мине, ишетмәгән чакта бүреләр.

Ризык бирер, яраларны бәйләр, кешеләрне, бөек зат, диләр.

 

Бүре килде авыл кырыена, талчыгулы иде бу төне.

Утлар яна кайбер йортларында – аны көтүләре түгелме?

 

Бүре керде авыл урамына, ул кергәнне беркем күрмәде.

Бераз гына ашап җылынырга телли иде бүре йөрәге.

 

3

Йөрде бүре авыл урамында очрамасмы диеп, берәрсе...

Бик тә килде бүре баласының кеше дигән затны күрәсе.

 

Аһ бүрекәй, нәни бүрекәем... Соң шул инде, сине күрделәр.

Нәфрәт уты иде йөзләрендә – әллә кеше, әллә... бүреләр.

 

«Бүре килгән, әнә, бүре килгән! Сак булыгыз, зыян итмәсен!»

Һәм берәве, бик сакланып кына, тартты кинәт мылтык төймәсен.

 

Ап-ак карлар төште агачлардан, кошлар очты ярып һаваны.

Кар өстендә нәни бүре ята, бүре ята... Башы яралы.

 

Кыргыйлыкка кемнән өйрәнәсен бүре хәзер белер иде дә...

...Өзәр булып тимер чылбырларын әрнүеннән ярсып эт өрә...

 

 

***

Шулкадәр тын ага елгалар,

елгалар шулкадәр тын ага.

«Су үргә акмас», дип җырларлар.

Тыңлама беркемне, тыңлама!

 

Кышларның төннәре бик озын.

Сабырың беткәндә кышларда,

«Бу елны яз килми», диярләр.

Ышанма ул сүзгә, ышанма!

 

Шулкадәр тын ага елгалар,

бардыр ла үрләргә акканы.

Язларсыз ел булмас. Таңнарның

юктыр ул кояшсыз атканы.

 

Ялгышып, өметсез сүзләрен

кемнәрдер теләсә әйтергә,

тыңлама беркемне! Бары тик

Аллаһның рәхмәтен хәтерлә!

 

 

***

Сездә ни хәл? Бездә карлар ява...

Мамык карын коя гына болыт.

Үзән өсләренә аклык иңә

тәү карларның кыюлыгы булып.

 

Сездә ни хәл? Бездән көзләр китә...

Кышлар тора өскә ишелергә.

Җанда җылы булса, кыш салкынын

җиңел бит ул, җиңел кичерергә.

 

Куна карлар, куна, учак төсле

янып торган миләш өсләренә.

Кышны каршыларга чыккан җирдән

карап калдым киткән көзләремә.

Сездә ни хәл?..

 

***

Офыкларга кадәр ерак әле,

ерак әле миңа шәфәкъләргә,

баш очымда – кояш эсселеге,

үзәннәрем – куе чәчәкләрдә.

Беркөн, әнкәй, кояш сүрелгәндә,

дөньяларым көзгә күмелгәндә,

күлмәкләрең киеп караганда,

синекедәй чәчләр агарганда,

көзгеләргә карап көенгәндә,

кулларымның көче кимегәндә,

мин аңлармын синең күңелеңне,

мин тоярмын һәрбер күзәнәгең.

Миндә булыр синекедәй күзләр

һәм күрермен дөнья үзгәргәнен:

Без кайтмаган көннең озынлыгын,

кояшының хәтсез кызулыгын;

саксыз әйткән сүзнең авырлыгын,

дәшмәвеңне, җыеп сабырлыгың;

балалардан көткән җылылыгың,

җылылыкның нинди олылыгын

мин аңлармын беркөн. Аңлаганда

сагыш ургып тулыр күңелемә.

Һәм шул чакта син булмассың, әнкәй...

Син булмассың – үксеп түгелергә.

Сагынуга түзалмыйча ул җан

сине эзләр синсез сукмаклардан,

үткәннәрне салыр хәтерләргә,

юатырга теләр. Кадерләргә.

...Аланнарым алсу чәчәкләрдә,

Ерак әле, ерак шәфәкъләргә...

 

 

***

Дөньяларым көязләнә, көязләнә, көзләнә.

Җәй дә китәргә ашыкмый, китмәскә үзсүзләнә.

И, көзләрнең купшылыгы! И, көзләрнең ямьнәре!

Җәйнең хәле ничек икән, кыен микән хәлләре?

Уйлый микән гөлләренең китүенә суласын,

ә шулай да китүләрнең кайтуларсыз булмасын

белә микән китәр җәйләр? Ник белмәсен... Беләдер.

Бар дөньяда – моңлы тынлык, бәлки, шуңа күрәдер.

 

Дөнья тулы тып-тын моңлык, дөнья тулы көз генә,

бакчаларда яфрак-яфрак җәй йөрәге өзелә.

 

Бу көннәрнең бизәк булып күңелдә калырлыгы...

Көзләрнең матурлыгы да, җәйләрнең сабырлыгы...

 

 

***

Бу якта нәкъ шулай алланып таң ата.

Бу якта таңнарда сандугач уята.

Бу якта гөлләрне тибрәтеп җил исә,

көннәре кояшлы, болытлы – төрлечә.

Кышлары калышмый бездәге кышлардан,

язлары бездәге язларга охшаган.

Болытлар тын гына, тын булып агалар.

яңгырлар нәкъ шулай шыбырдап явалар.

Каеннар, әйтерсең, яшь кызлар – сөйкемле.

Бу якта барсы да бездәге шикелле.

Бу якта төшәдер туган як искә гел.

Туган як барыбер, барыбер үзгәдер!

Бу якта аһ, күңел шулкадәр сагына.

Бу якта бар да бар, юк туган як кына.

 

***

Әнкәйнең күңеле киң күкләр сымандыр,

Әнкәйнең күңеленә зур кояш  сыйгандыр.

“Кызым” дип дәшсә дә, җылыныр йөрәгең.

Әнкәем, бу җырым – сиңа бер бүләгем.

 

Әнкәйле гомерләр ягымлы язга тиң,

Һәркемгә әнкәйле гомерләр телим мин.

Балам, дип, гел сызар әнкәйләр бәгыре,

Әнкәйләр булганда без һаман кадерле.

 

Әнкәйләр кебек зат табылмас эзләп тә,

Рәхмәтләр әйтергә җитмәс күк сүзләр дә.

Әнкәйләр җанында никадәр мәрхәмәт.

Барысы өчен дә, әнкәем, мең рәхмәт.

 

 

***

Очасың, уйныйсың, күбәләк.

Син ниләр уйлыйсың, күбәләк?

 

Көннәрең узалар уенда,

Күбәләк, ниләр бар уеңда?

 

Канатың кагасың, дәшмисең,

Гүя син бер гамьсез яшисең.

 

Күбәләк, күбәләк, акыллым,

Күр әле, күр әле бал кортын.

 

Гомерең заяга үткәнгә

Үпкәләп йөрерсең кемнәргә?

 

Гөлләрнең хуш исе исертә,

Гомерләр узар ул ничек тә.

 

Кояш, дип, очасың утларга,

Күбәләк, уйлале туктарга.

 

Күбәләк, әллә син оныттың:

Гомерең – бер йотым, бер йотым.

 

Канатың – чигүле гүзәллек,

Фаҗигаң – үзәкне өзәрлек.

 

Син, диеп сызуы бәгырьнең,

Күбәләк, күбәләк, кадерлем.

 

 

***

Сагынып каршылыйм язларны,

язларның беренче иртәсен.

Яз килә. Яз көлә. Яз белә:

Дөньяны кояшлы итәсен.

 

Һәр җирдә яз йөрер. Урамда

Яз чыгар елмаеп каршыга.

Кояшын өләшер. Кояшы

Үзендә кимемәс тамчы да.

 

Яз йөрер уятып таңнарда.

Язларда шифалы җил исәр.

Язларның тылсымлы тавышы

Кагылган җирләрдә гөл үсәр.

 

Хатирә яңара язларда.

Яз килеп, киткәндә кышлардан.

Бу язлар кемнәрнең ише соң...

Язларны кемгәдер охшатам...