Логотип Казан Утлары
Публицистика

Еракка китүләр сагындыра

Мөдәррис Әгъләмовның шигъри таланты Ходайдан бирелгән. Аның шәхси язмышы, бу очракта без аның бала чактан әти-әнисен югалтып, апасы Рәсимә тәрбиясендә сугыштан соңгы ачлы-туклы тормыш һәм хезмәт авырлыкларын үз җилкәсендә татып үсүен дә, Казан университетына шагыйрь-әдәбиятчы булам дип укырга килгәч, атнасына бер тапкыр көне буе автомат сүттереп, устав ятлатып, кырда булмаган дошман белән сугыштырып... синең җилегеңә үткән хәрби кафедралар белән уртак тел таба алмавын да, матди һәм рухи-психологик каршылыклары кирәгеннән артык күп булып (ул елларда Казанда нибарысы өч татар мәктәбе калуын искәртеп үтик), ятим яшүсмерләргә хас булганча, гади халык һәм милләт фаҗигасен үз тәкъдиредәй кабул итүендә, гомумән, алдагы бөтен иҗат-яшәеш рәвешенең шушы фидакарь дәрвишлек фәлсәфәсенә барып тоташуын истә тотабыз. 

Ике курсны тәмамлагач, укуын өзәргә мәҗбүр булган егет 1968-1973 елларда Тукай районының Яңа Гәрдәле урта мәктәбендә тарих укытучысы, аннары Чаллы шәһәрендәге Халык театрында режиссёр ярдәмчесе булып эшли. 1974 елдан кабат Казанга килә һәм, газета-журнал редакцияләрендә вакытлыча эшләп алуларын исәпләмәгәндә, профессионал язучы сыйфатында фәкать иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Дөньяга мондый әрнүле, җаваплы һәм үзенчәлекле карашның нәтиҗәсе, табигый ки, шагыйрьнең бөтен иҗат эволюциясендә дә ачык чагылыш тапмый калмый. 

* * *

Әнисен юксынып, иң беренче язган һәм басылып чыккан «Истәлекләр» (1958) шигыреннән башлап, 1965 елда Казанга килгәнчегә кадәрге мәктәп чоры шигырьләрен без авторның беренче өйрәнчек шигырьләре итеп карый алабыз. Аларның күбесе Зәй район газетасында, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстанның балалар матбугатында даими басылып килгән яшь каләм иясе әсәрләре буларак тәкъдим ителә. 

Авторның шулай ук җиде елга сузылган икенче иҗат чоры Казан дәүләт университетында укыган көннәреннән башланып, актив рәвештә күмәк җыентыкларда («Беренче карлыгачлар», 1969; «Шигырь бәйрәме», 1969, 1970; «Идел» альманахы) һәм үзенең ике мөстәкыйль китабын («Кыңгырау», 1970, «Учак урыннары», 1973) бастырып чыгарган елларын үз эченә ала. Шул ук 1973 елда ул СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. Бу чорны, һич икеләнмичә, шагыйрь иҗатының иң югары күтәрелгән «классик чоры» дип атарга була. Аның иң яхшы егермеләп шигыре дә нәкъ әнә шушы вакыт аралыгында иҗат ителгән. 

Шагыйрь иҗатының өченче чоры итеп, без авторның 1974 елда кабат Казанга килеп, соңгы көннәренәчә (2006) яшәп иҗат иткән утыз биш еллык гомерен күзаллыйбыз. Бу чор авторның нигездә сюжетлы шигырьләр, балладалар һәм публицистик яңгырашлы әсәрләрен, монолог-поэмалар язуы белән характерлы («Акмулла арбасы» (1981), «Тукайдан хатлар» (1972-1985), «Киләчәккә кайту» (1987), «Мин әйттем...» (1992), «Иман тәрәз шакый» (1996), «Кан тамырын кистем» (2001) шигъри китаплары).

Соңыннан калын-калын сайланмалары басылса да, авторның икенче иҗат чорына караган иң әүвәл чыккан «Кыңгырау» (1970) һәм «Учак урыннары» (1973) дип исемләнгән ике китабы шагыйрь иҗатының үзәгендә ята. Аларга махсус тукталып үтми торып, безгә калса, шагыйрь иҗатының төп үзенчәлеген дә, аның әдәбиятыбыздагы объектив урынын да аңлау һәм аңлату һич мөмкин түгел. Әлеге китаплар безгә шагыйрьнең табигый талантын бик ачык күрсәтеп-дәлилләп торучы конкрет мисалларны үз эченә ала. 

«Кыңгырау» китабына кергән шигырьләрнең композицион ягы әле тиешле камиллектә дип әйтеп булмаса да, авторның поэтик фикерләү куәсе аларда ярылып ята. Бу яктан караганда, әлеге җыентык шагыйрь иҗатының чын мәгънәсендә өлгерү лабораториясен чагылдыручы китап булып тора. Киләчәктә классик камиллектә үсеп чыгасы шигъриятнең ул чишмә башы. 

 Инде сүзне шигъри фикерләүнең үзенә бирик: Ак патшаның кара хатларын да / Китергән ул почта атлары... / Авыр яраларны ачкан сыман, / Ачкан хатны илнең картлары. («Уфа юлы»). 

Шигырьне, тулаем алганда, сайланмаларга кертергә лаек дип әйтә алмасак та, биредә инде укучы, һичшиксез, авторның колачлы поэтик җегәрен тоймый калмый.

Ә менә «Туган якларыңнан киткән чакта...» шигыренең төп сайланма мираска кертелмәве инде безнең күңелдә шактый гына ризасызлык та тудыра: Туган якларыңнан киткән чакта / Җырсыз китәрмен дип уйлама: / Җырсыз чыгулары мөмкин түгел / Мәшәкатьләр тулы дөньяга. 

Монда нәкъ менә Мөдәррис шигъриятенә хас кыю, ярсу-дуамал, кодрәтле поэтик көч ташып тора. «Мичкә керсәң, койрыгыңнан таныйм...» дигән шикелле, әлеге шигъри хис ташкынын башка шагыйрьләрнең шигъри язмасы белән бутау һич мөмкин түгел. Адашмаган кеше юл эзләми, / Юл табылмый әле тиз генә... / Ялгышларым белән җирдән китсәм, / Үз ялгышым калсын үземә. («Балам, бәгърем, диеп») 

Әлеге юлларда инде шигъри фикерләү генә түгел, безнең алга кыю чыгып баскан фидакарь шагыйрь шәхесе дә күренми калмый.

Беренче китапка кергән бу шигырьләрдә шагыйрьнең катлаулы социаль төркемнәр психологиясен олы рәссамнарча гаҗәеп төгәл ачып салган шедеврлары белән дә очрашабыз. Аларга укучы буларак сокланырга гына кала. Биредә шагыйрьнең нечкә психологик күзәтү сәләтенә ия булуын гына түгел, фәлсәфи диалектика законнарын тирән үзләштерүенә дә һич шигебез калмый: ...Кемнәр көлеп, кемнәр белеп йөри, / Кемнәр эзли, таба, бутала... / Буталганнар кайчак юл табалар, / Көлеп йөргәннәре туктала. 

Никадәр төгәл фикер, нечкә тоемлау һәм реаль картина!

Соңгы строфада шагыйрьнең идея-фикерен гомумиләштереп белдерү таланты, әсәрне композицион яктан да гаҗәп төгәл йомгаклап кую осталыгына ирешүе бик ачык күзгә ташлана: Тормыш үзе дә бит кешеләр күк, / Аңарда да никтер мең гадәт... / Ул да кайчак аягүрә бара, / Кайчагында бара үрмәләп. 

Бу шигырьне сайланма җыентыкларга кертергә күзләре җитмәгән төзүчеләр белән инде монда бәхәсләшеп торырга да урын юк кебек, бары уфтанырга гына кала.

Шагыйрьнең «Кош» шигыре дә безне шәхесләр психологиясен ачу тирәнлеге белән сокландырмый калмый. Шигырь «кошларын төшлеккә йоклаткан» – тынып калган урманга багышланган: Бары бер кош кына йокламый нигәдер, / Берүзем – ни ямь бар, ни шатлык, ни кадер? / Күрәсең, аңарда бик нечкә бәгырьдер... /  Ул кошлар илендә, мөгаен, шагыйрьдер. 

Ниһаять, шагыйрь әлеге беренче китабында үз буынының киләчәк еллар каршында әле көчсез-зәгыйфь тә, өметле һәм кодрәтле дә булган тарихи урынын ачыклап күрсәтеп бирүгә ирешә: Безнең әле килер язлар алда, / Вәгъдә бирсәк – ялган сүз түгел. / Без әлегә сукбай малай гына, / Без хәзергә әле без түгел. («Без – курпылар».)

Соңгы – 2016 елда басылып чыккан иң тулы басмаларның берсе «Еракка китеп кара» китабында (479 бит) шагыйрь иҗатының үзәгендә торган әлеге шигырьнең дә урын алмавы бик аяныч, әлбәттә.

Алда китерелгән шигъри өзекләрдән чыгып, без ныклы бер фикергә киләбез: 31 генә шигырьдән торуына да карамастан, әлеге беренче китап авторга үзенең шигъри фикерләү үзенчәлеген дә, тормышта шигъри сүзен әйтү кодрәтен дә күрсәтүгә мөмкинлек биргән. 

89 шигырен үз эченә алган икенче китабы – «Учак урыннары» (1973) исә шагыйрьнең дистәләгән иң яхшы классик шигырьләрен тәкъдим итүе белән әһәмиятле. Менә бу урында әдәбиятыбызның шушы чордагы гомуми үсеше, ягъни М.Әгъләмовның нинди объектив шартлар эчендә татар шигъриятенә килеп керүе турында да берничә сүз әйтеп үтик.  

50 нче еллар – татар шигърияте үсешенең шактый авырлык кичергән еллары. Тематиканың шактый чикләнгәнлеге, идеядәге шаблон ура-патриотизм, эстетик тасвирның коры сөйләп чыгу, шома такмак коруга кайтып калуы һ.б. сыйфатлар – аның бу еллардагы иң характерлы үзенчәлекләре. Классик шагыйрьләребезнең киң катлам укучыларыбызга 20-40 нчы еллардан соң шактый урау юллар белән әйләнеп кайтуын да биредә аерым ассызыклап әйтеп үтәргә кирәк: (Муса Җәлил. Моабит төрмәсендә язылган шигырьләр (1953), Габдулла Тукай. Әсәрләр, дүрт томда (19551956), Шәехзадә Бабич. Сайланма әсәрләр. (1958), Хәсән Туфан. Җырлар, шигырьләр. (1958), Дәрдемәнд. Сайланма әсәрләр. (1959) һ.б.). 

Ниһаять, шушы бушлыкны тутырырга теләгәндәй, шигъриятебездә Гамил Афзал, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Роберт Әхмәтҗанов шигырьләре калкып чыкты, 60 нчы еллар уртасыннан яңа бер шау-шулы вакыйга буларак Равил Фәйзуллин, Рәдиф Гатауллин, Ренат Харис, Рөстәм Мингалим, Гәрәй Рәхим исемнәре килеп керде, алар эзенә үк басып, Рәшит Әхмәтҗанов, Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәтнең поэтик сулышы төсмерләнде, дулкын-дулкын булып аларга тагын берничә төркем шагыйрьләре килеп кушылды. Монда, һичшиксез, төп казаныш – шигъриятебезне бу чорда күрелмәгән биеклекләргә күтәргән яңа шигъри фикерләү ташкыны иде. Мөдәррис Әгъләмовның беренче китабында укучы барыннан да элек әнә шушы поэтик яңарышны күрде. Аны әлеге яңа заман шагыйре буларак кабул итте.

Инде икенче китабында бер-бер артлы тезелеп киткән камил шигырьләре киң катлам укучыны гына түгел, поэзиябезнең тәҗрибәле аксакаллары Хәсән Туфан, Сибгат Хәкимнәр күңелен дә чын мәгънәсендә тетрәтеп-илһамландырып җибәрде. Бу җыентыкка язган керештә Сибгат Хәкимнең яшь шагыйрь иҗатына карата әйткән сокланулы сүзе-бәясе шул хакта сөйли. 

* * *

Бу икенче китапка кергән иң зур поэтик табышларның да нигезендә, һичшиксез, авторның шигъри фикерләү хасияте ята. Алар барыннан да элек халыкның үз күңеленнән чыккан әрнүле-сызланулы йөрәк авазы булып кабул ителә. Алар гади-аңлаешлы да, бер үк вакытта югары поэтик югарылыктагы эстетик кыйммәткә дә ия. Алар Акмулла, Тукай, Бабич рухы белән сугарылган. Сөрсегән торгынлык елларындагы мәдәни-сәяси атмосфераны кинәт сискәндереп-айнытып җибәрә торган шәхес иреге, милләт азатлыгы кебек мәңгелек идеяләрне яңа заманда шигъри телдә яңгырата алуы белән дә М.Әгъләмов үзенең югары профессионал шагыйрь исеменә лаек булуын тагын бер кат раслый алды.

Иң әһәмиятлесе шунда, нинди генә темага килеп кагылмасын, шагыйрьнең табигатьтән бирелгән шигъри фикерләү сәләте һәрвакыт үзеннән аерылгысыз. Кайчакта ул логик фикерләү каршылыгы буларак барлыкка килә: Әмма кояш күтәрелгән саен, / Кечерәя бара күләгә.

Әсәрдәге моннан соңгы фикер-хис үстерелеше дә шушы логик каршылык тудырган шартлы хикмәтнең дәвамы буларак үстерелә: Күтәрелде кояш. Сезгә инде / Конвойларсыз кайтыр чак җиткән. («Кайтасылар», 1966.)

Шигъри күрү сәләте тасвирда сиземле табигать рәсеме яисә халәт картинасы буларак та гәүдәләнә: Кайчак күлдә йолдыз бәргәләнә. («Төнге тынлык», 1970.)

Бу сиземле сурәтләр, табигый ки, авторның фикер-идеясен югары очышка күтәргән армас-талмас канатлары алар. Буй җитеп, яуларга китеп / Кире кайтмаса бала, / Аналар өйдә, бишекләр / Чормада ятим кала, чормада... («Матчага элгән силә», 1971.) 

Әсәрдә шигърият еш кына сиземле картина һәм логик фикерләүнең синтезы – метафоралы микросурәт буларак калкып чыга: Тасма-тасма булып юллар кала, / Казан сөлгеседәй җилфердәп. («Кайтып барам», 1970.)

Шагыйрь үзенең шигырьләре композициясен поэтик шартлылыкның гомумиләштерү хасиятенә корырга ярата. Бу хакта сүз барганда, укучы өчен иң әүвәл аның «бер каптырмалы» гомумиләштерүләрен – шигъри параллельләргә нигезләнгән кыска, җыйнак шигъри этюдларына тукталып үтү кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

«Сабантуй» (1966) шигыре, әйтик, ике композицион өлештән оеша. Аның беренчесе гап-гади бер Сабантуй күренешен тасвирлаудан тора: Мәйдан күк кысыла йөрәкләр:/ Бирмә билеңне! / Бирмә - ә - ә... 

Икенче өлештә бу халәт киңәйтеп, гомумиләштерелеп – инде халыкның дошманы белән көрәшү ситуациясенә күчерелеп яңгырый: Мәйдан күк кысыла бар халык: / Бирмә илеңне! / Бирмә - ә - ә...

«Кайтулар» (1966) шигыренең поэтик табышы да әнә шундый параллель психологик ике эпизод аерымлыгын янәшә куюга нигезләнгән: балачакта уйнап-үскән таулар дөнья гизеп кайткан егеткә үр генә булып тоелса, аның картлык көннәрендә алар кабат биек тауга әверелә.

«Учак урыннары» (1969) шигырендә исә поэтик гомумиләштерүләрнең нигезенә лирик геройның ассоциатив кичерешләре алына: атларын эзләп йөргәндә килеп очраган көйгән һәм курпы тишелмәгән учак урыннары аңа «ләхете иңеп төшкән кабер»не хәтерләтә, әлеге көтелмәгән – «яшь йөрәкне урыныннан куптарырлык» күңел шомлануы, көчәеп, шигырь үсешен масштаблы поэтик тасвир-белдерү юнәлешенә борып җибәрә: Җир шарына тәңгәл / Болын шундый чуар... / Монда синең Болгар, / Монда синең Суар,–/ Болын шундый чуар, болын шундый чуар.

Шагыйрнең иң тәэсирле шигырьләреннән берсе «Еракка китеп кара» (1967) шигыре дә шушы реаль тормыштагы бер ситуацияне, гомумиләштереп, аны яңа фәлсәфи идея белдергән шигъри яңгырашлы поэтик орбитага чыгару үрнәге булып тора.

Лирик герой Пионерлар йортында рәсемнәр карап йөргәндә, «Абый, әйдә, син монысын еракка китеп кара!» дип тәкъдим ясалуы абыйлары аңында фәлсәфи-шигъри яңа үлчәмнәр тууга сәбәпче була: ...Үз халкыңның киләчәген, / Үткәнен, бүгенгесен; / Кайгысының, шатлыгының / Зурлыгын белер өчен / Еракка китеп кара син, / Еракка китеп кара! Шагыйрьнең масштаблы шигъри фикерләве, әнә шул рәвешчә, үткәннәрне дә, киләчәкне дә, бүгенгене дә концентрацияләнгән бер психологик берәмлеккә төйнәп кую көченә ия.

Шагыйрь кулында мондый кодрәт булу – аның үз заманы каршылыкларын гәүдәләндерүдә алыштыргысыз бер чара. «Җил дә җил» (1965) шигыренең поэтик гомумиләштерүе беренче һәм соңгы строфалар аерымлыгыннан үсеп чыга: ...Тынгысыз җилләр йөрәккә / Иртә дә, кич тә керә... / Җил дә җил... / Чаганнар түгел, / Заманнар аягүрә. 

 * * *

Икенче китабында шагыйрь шулай ук психологик рәсемнәр ясау осталыгын үстерүгә дә зур игътибар бирә.

Остазы Хәсән Туфанга багышланган «Төн буе утырсаң...» (1969) шигырендә автор бу реальлеккә метафора аша ирешә: Әйтсеннәр: «Тынмаган / Ул нинди җан икән?» / Шигырьләр сыктым мин, / Кан икән, кан икән.

Каләмдәше Рәшит Әхмәтҗановның җәмәгате Луиза ханымга багышланган «Карага – кара җеп...» шигырендә геройның эчке портреты берничә баскычлы штрих белән җанландырыла. Беренче строфада автор башлыча аның тышкы рәсеме, шөгыле һәм лирик геройга мөнәсәбәтен ача: Пушкинның нянясы шикелле / Син безгә тынычлык саклыйсың... / Карага – кара җеп... / Тырышып, / Энәгә кара җеп саплыйсың.

Моннан соңгы строфаларда автор укучыны үзенең яраткан алымы – шигъри гомумиләштерүләр аша олы тормышка алып чыга: Безне дә кешелек бу көндә / Яктыга җибәреп күзәтә... / Карага – кара җеп, / Акка – ак, / Бутасаң барыбер төзәтә...

Ул гына да түгел, шушы ук реаль тормыштан тотып алган шигъри деталь ярдәмендә шагыйрь әсәренә салынган төп фәлсәфи фикерен – әсәрнең идеясен яңгыратуга ирешә: Табигать салган бер орлык бар, / Җыр сөйгән йөрәктә кара юк... / Җырда да шулай ук... җырда да / Акка – ак, карага – кара җеп. 

* * *

Шигъри тасвирланган портретлар белән эш итү шагыйрьнең алдагы җыентыкларында да урын ала. Аның әнисенә багышланган «Бердәнбер» шигырендә якты, фаҗигале поэтик гомумиләштерү ярымсюжетлы баллада жанры аша әсәрнең исеменә үк чыгарылып, төрле тарихи тормыш ситуацияләрендә үзгәрмәс бәя рәвешендә кабатланып килгән күпкырлы психологик халәт деталенең символлашуы ярдәмендә тормышка ашырыла.

«Акмулла арбасы» һәм «Тукайдан хатлар» поэмаларында автор геройлары портретын ачуда поэтик тезмә-шигырь, цикллар рәвешен сайлап ала. Безгә калса, әсәрләргә бу билгеле бер күләмдә таркаулык бирә, аның бербөтен яну-мөнәсәбәт ялкынын беркадәр сүрелдерә төшә.

Шагыйрь исә фәлсәфи ачкычлы нечкә лирик кичерешләрендә: Ничә төшмим – төнге сулар / Ярга тиеп авыр сулар... / Моңы барның йөрәгеннән / Һәрвакытта җылы чыгар. / Соңга кадәр үзе туңар. («Төнге сулар».) 

Яисә чичәннәрдәй логик контрастлы фикер һәм хикмәтле белдерүгә корган шигырьләрендә һәрвакыт үз стихиясендә, аның көче шунда: Киләчәккә барасы бар, / Саубуллашыйк, йәгез. / Ачыгыз тәрәзәләрне, /Булса тәрәзәгез. («Тәрәзәгез булса...»)

Шагыйрьнең бер генә зур шигырь кичәсендә дә укымый калдырмаган, замандашларыбыз һәрчак әсәрләнеп кабул иткән «Китә алмыйм...» шигыренә дә тукталып үтик.

Ул ике төп үсеш этабыннан гыйбарәт. Беренчесе – каршылыклы, гөнаһлы реаль тормыш – мәхәббәт эпизоды: Без йөзәбез... Дөнья ап-ак күбек. / Без йөзәбез менә шашкан кебек, / Безгә тәкъдир язган бөтен ләззәт / Бергә килеп, баштан ашкан кебек. / Мин китәргә тиеш таңга чаклы, / Ә бу кичә кабатланачакмы? / Кабатланачакмы бу кичә – / Китә алмыйм шуны белмичә. 

Монысы лирик герой күңелендә купкан беренче башлангыч шомлы уй. Алга таба ул, тагын һәм тагын кабатланып, көчәя, тирәнәя, социальләшә барып, киләчәк буыннар, милләт язмышы, җәмгыять, кешелек масштабына җиткерелеп яңгыраган фаҗигале бер заман соравына әверелә: ...Киләчәккә бара алмый кеше, / Бара алмый шуны белмичә.

Шигырьнең төп көче әнә шушы киң яңгырашлы заман проблемаларын, уч төбедәй бер экспрессив ноктага төйнәп, укучы аңына җиткерә алуында түгелмени?! Әлеге сыйфат исә авторның талант кодрәте турында сөйли. Шунысын да өстәп әйтергә кирәк: ярты гасыр элек язылган бу шигырь бүгенге көндә тагын да актуальрәк булып яңгырый. Яшерен-батырын түгел, ераккарак киткән саен... бүгенге әдәбиятыбызда һәм бүгенге тормышыбызда бу юлларның авторы да безне күбрәк сагындыра бара!