Карт шомырт хатирәсе 2 (дәвамы (5))

Менә шулар – Йөзембикә абыстай биргән, янып торган зур зөбәрҗәт кашлы алтын алкалар – Зөһрәнең дә, Йөзембикә карчыкның да язмышын хәл иттеләр дә инде. Габдрахман хәлфә Газраил Иванның үзен генә очратып әйтте:

– Моя жина только родила, не мог бы ты поставить её на лёгкую работу? А я тебе вут это отдам, – дип, уч төбендә янып торган зөбәрҗәт ташлы алкаларны сузды. Алкаларны күргәч, Иванның аксыл чырае башта кызарып китте, аннан соң акаеп алгарак чыгып торган аксыл зәңгәр күзләре, очкынланып, Габдрахман хәлфә учында зәңгәрсуланып янып торган алкаларга төбәлделәр. Як-ягына каранып алды да хәлфә кулындагы алкаларга үрелде.

– Ладно, подойдёшь, – дип, тиз генә кулындагын кесәсенә шудырды. – Найдёшь меня, – дип өстәп куйды.

Зөһрә тоткыннарга ашарга пешерергә куелды. Ә Йөзембикә карчык өйдә бала янында булды. Күршеләре Мифтахетдин белән Гөлҗамал кызы Факиһә белән бергәләп, тууга абыстайның кәфенлегенә төрелгән нәни кыз Әминәне үстерештеләр. Гөлҗамалның Себергә килгәндә яшь тә сигез айлык кына булган Гәрәй дә Йөзембикә карчык кулында калкынды. Җәйләрен абыстай тайгада җиләк-җимеш, мүк җиләге җыйды, үләннәр җыеп киптерде. Кайсы авыруга нинди үлән кирәген, нинди дога белән дәвалыйсын Йөзембикә карчык белә иде. Абыстай, балаларга догалар өйрәтеп, татар халкының гореф-гадәтләрен саклап, авыр, газаплы тоткыннар тормышында ниндидер бер нурсыман булып, сабырлыкка өйрәтеп яшәде.

Габдрахман хәлфә бүген әллә ниткән хатирәләргә бирелеп эшләде. Әнә инде соңгы чыршыны кисәләр. Чаж-чож, чаж-чож... Агач төбенә җыелган пычкы чүпләреннән шундый да тәмле ис килә, ылыс исе, сафлык исе, чыршы сагызы исе, хәлфәнең авылда калган өр-яңа чарлаклы йорты исе! Туган як исе! Кызы Нәфисә идәннәрен Урыстау күлендә чыгарган мунчала белән юып чыгарыр иде дә, өйгә шундый да тәмле ис таралыр иде. Ул исне берни белән дә чагыштырып булмый! Ул ис – чиста-пакъ татар халкы йортында гына була торган ис! Их, шул ап-ак итеп йомырка сарылары кушып юылган, әле кибеп тә өлгермәгән идәндә яланаяк йөрүләре!

Габдрахман хәлфәне хатирәләреннән улы Камилнең “Әти, ава!” дигән сүзләре айнытып җибәрде. Бүгенге соңгы чыршы ахылдап-ухылдап, үзенең ямь-яшел ботаклары белән янындагы башка агачлар арасына дөнья белән бәхилләшкәндәй кереп ятты. Габдрахман үзенең беләк мускулларының сызлавына түзә алмыйча ыңгырашып куйды.

Әйе, яшең җиткәч кырыкка, эшең китәр шырыкка, дип, юкка гына әйтмәгәннәр. Акрынлап-акрынлап, ачлы-туклы килеш, салкыннарда өшеп җир асты йортында тору җегәрне ала, җаныңны суыра икән. Ул куәтенең кими баруын тоя. Әгәр бу дөньяны ташлап китсә, гаиләсе нишләр дип гаҗизләнә. Иртән дә, кич тә, бер ай элек тә, бер ел элек тә өшегән бәрәңге йөзеп йөргән балык шулпасы һәм җир кебек кара дүрт йөз грамм ипи... Адәм баласы түзсә дә түзә икән. Шулай дип уйлый хәлфә. Түзәргә, ничек тә түзәргә кирәк! Әнә, мескен галимнәр, шагыйрьләр, язучылар, архитекторлар, инженерлар, интеллигенция! Ул мәхбүсләр, крестьяннар кебек, авыр эштә чыныкмаганнар, бөтенләй эштән чыктылар. Планнары тулмагач, паёкларын кисәләр, тоткыннар көннән-көн ябыга баралар. Күбесе инде тактадан гына корылган баракларда гәүдәләрен дә күтәрә алмыйча үлем көтеп ята. Енисей ярындагы уртак кабергә көн саен тоткыннар мәет ташыйлар. Мәетләр – мөселманы, христианы, әбисе-бабасы, ире-хатыны, бала-чагасы, әниләре йөрәк астында йөреп туарга әзерләнгән, яшәргә дип ярсый-ярсый тибенеп тумыйча да калган, әниләре үлгәч тә әле үлеп җитмәгән нарасыйлар, якты киләчәк,социализм төзергә дип Себергә агылган, ләкин ул яктылыкны күрмичә уртак гүргә кергәннәр янына тиздән алар да кереп ятарлар. Нишлисең каһәрләнгән язмышың шул булгач?!

Инде бу хәлләрне белмәгән Сталинга да ышаныч юк. Әле тагын алты ел – алты кыш, черкиенә чыдап булмаслык алты җәй, юеш язы, көзе! Һай-һай, түзеп булмас, чыдап булмас!

Земләнкегә кайткач, Йөзембикә карчык әллә ниткән үлән чәйләре эчертә. Җитмешкә җиткән карчык кайлардан гына кешеләрне юатырлык көч таба диген син?! Аның җәй көне җыеп киптергән төрле җиләк чәйләрен эчкәч, азрак хәл кереп киткәндәй була. Салкында җелегенә кадәр катып өшегән аякларына Әминә килеп урала.

– Әтием, әтием! Син миңа куян күчтәнәче алып кайттыңмы? Бүген куяннар синең янга килдеме?

– Әйе, кызым! – ди Габдрахман, курчак кебек нәни кызын күтәреп алып. Һәм кесәсеннән шакыраеп каткан ипи катысын чыгарып, кызының кулына тоттыра. Әтисе кесәсендә һәрчак ипи кыерчыгы йөртә.

Әминәсе ипи катысын ала да Йөзембикә абыстай янына йөгерә.

– Әби, кара, әти янына бүген дә куяннар килгәннәр, алар миңа күчтәнәч биреп җибәргәннәр, тик күчтәнәчләре суыкта катканнар.

– Тукта, олан, җылытып аша. Тамагыңа ярамас, – дип, Йөзембикә карчык ипи катысын тимер мич кырыена куя. Земләнкегә ипи исе тарала. Шул кечкенә генә ипи катысыннан Себернең җәһәннәм тишекләрендәге җир асты йортына туган як басуларын, арышларның серкә очырган чакларын искә төшереп, бодайларның сабан тургае моңына коенып үскән чакларын искә төшереп, икмәк исе тарала.

Алар, ничек кенә арып кайтсалар да, намазларын калдырмадылар. Земләнкенең чыршы «лапка»лары җәелгән җир идәненә тезелешеп басып дога укыдылар. Габдрахман хәлфә Коръән хафиз иде – Коръәнне яттан белә, сәгатьләр буе аятьләр укый ала. Өйдәгеләр күз яшьләренә чыланып тыңлыйлар. Шулай көн артыннан көн үтә. Айлар, еллар үтә. Гомер үтә.

Бүген аларны – Мифтахетдин, Гөлҗамал һәм Габдрахманбелән Камилне – траншея күмәргә куйдылар. Кешеләр килгәнен күргәч, ике бүре траншея эченнән атылып чыктылар да тайга эченә кереп юк булдылар. Аларның тамаклары тук иде. Шуңа күрә килүчеләргә ташланмадылар. Бүреләр, ач булмасалар, кешеләргә һөҗүм итмиләр. Канауларда яткан кемнәрнеңдер газизләрен ботарлап, өзгәләп, тамаклары туйган. Ерткычлар, ачыкканчыга кадәр тайгада чабып йөрерләр дә, ачыккач, башка бүреләр белән кушылып, ишәеп, тагын килерләр.

Әлегә Габдрахман белән Камил, Мифтахетдин белән Гөлҗамал берсе өстенә берсе әрдәнәләп өелгән мәетләр белән шыплап тулган озын траншеягә балчык аталар. Көз көне казып траншея кырыена өеп куелган кызыл-кара балчык таш булып каткан. Аны лом белән казып, чокып алырга кирәк. Шул кәз-кәз булып каткан балчыклар, бүреләр ботарлаган, шакыраеп каткан мәетләр өстенә шакылдап барып төшә. Хәлфә дога укый. Мөселманына, христианына – бер дога.

– Бәндәләреңне кичер, Ходаем! Җәннәт ачкычларын бир, гамәл китапларын уң кулларына тоттыр.

Хәер, инде бу бәндәләр булган гөнаһларын җирдә булган тәмугта юып бетергәннәрдер. Аллаһ янына кайткач та, адәм баласы, тәмугка кереп, азрак чистарынып чыгар ди. Тәмугның төбендә сихерчеләр һәм үз-үзен үтерүчеләр генә калыр икән. Ә бу колларың тәмугның җиденче катында бу дөньяда яшәгәндә үк булдылар һәм котылгысыз, каһәрләнгән язмышларын Себернең үзәкләргә үтәрдәй салкын кышларында тәмамлап, катып, өшеп, ачлыкта, ялангачлыкта, этләрдән, этләрдән дә явызрак сакчылар тарафыннан таланып, бүреләрдән ботарланып, тайга эчендә ятып калдылар.

Туганнар каберлеген күмеп бетергәндә инде караңгы төшкән иде. Әллә ниткән, козгын дисәң козгын түгел, ниндидер кош тавышы урманны яңгыратты. “Коңы-коңы, коңы-коңы...” Күңелләрдә бу ямьсез аваз шундый да авыр хисләр уятты ки, һәммәсе дә калтыранып киттеләр. Болай да салкыннан арыган, алҗыган тәннәрен, юк, тәннәрен генә түгел, өзгәләнеп беткән җаннарын өшетеп, чымырдап, башларына бер коточкыч куркыныч уй килде:  иртәгә кем? Алар бүген исән, әлегә, бу минутта исән. Ә иртәгә алар өстенә кемнәр шакыраеп каткан балчык атар? Алар кайтырга чыккач та әле ул ямьсез кош тавышы озата барды: “коңы-коңы, коңы-коңы, иртәгә синме, иртәгә синме?”

Габдрахман, көчкә-көчкә генә аякларын сөйрәп баручы Гөлҗамал белән Камилне алгарак үткәреп җибәрде дә, Мифтахетдинне җиңеннән тартып туктатты.

– Азрак арткарак кал әле, кардәш, – диде.– Кардәш, әйдә болай сөйләшәбез. Әгәр бу дөньяны ташлап китсәк, ничек булса да бер-беребезне соңгы юлга озатыйк. Бу чокырдан табып алып, юып, кәфенләп, соңгы ахирәт сәфәренә озатыйк. Шулай килешик.

– Габдрахман абзый, үзем дә шуны уйлап килә идем. Зинһар өчен, дип әйтәм, бүреләрдән ботарланып, бу мәрхүмнәр кебек, Инәсәй буенда тәһарәтсез дә, юылмаган да килеш, ахирәт күлмәген кимичә китмик. Искеләрне юып булса да кәфенлек әзерләргә кирәк.

Шулай вәгъдә куештылар.

Камил белән Гөлҗамал акрын гына, башларын иеп атлыйлар иде. Хатын, хәлсезләнеп егыла башласа, Камилгә ябыша. Туктап, хәлфә белән Мифтахетдинне көтеп алдылар. Камил белән Габдрахман алга уздылар.

– Сөйләштегезме? – диде хатын, Мифтахетдиннең күзләренә үзенең эчкә баткан, яшьләренә чыланган күзләрен төбәп, гыж-гыж сулап.

– Нәрсә турында? – дип, акрын гына сорап куйды ире.

– Нәрсә дип, үзең беләсең инде, андый-мондый булсак, җирләү турында. Ник, бу үләт базында ятып калмабыз лабаса, берәр җаен табарга кирәк. Шул турыда сөйләшергә калдыгыз лабаса.

– Кит, булмаганны, ни сөйлисең син, карчык?! Яшәргә кирәк, яшәргә тырышырга кирәк! Безне авылда көтеп торучы улыбыз, кызыбыз бар. Әле дә ярый аларны озата алдык. Бу газапларга түзә алмаслар, харап булырлар иде. Факиһәбез үзеңә: “Без сезне басу капкасы төбендә көтеп торырбыз, әни, җәме”, – дип, ике мәртәбә әйтте бит. Өйдә көтәр балаларың булгач яшәргә кирәк.

– Әйе, Мифтахетдин, гүргә кергәнче, мәңге күз алдымнан торыр, күлмәгенең җилкәсендәге ямавы сикереп-сикереп китте, үкси-үкси китте балакаем. Безне соңгы кат күрүен аңлады инде ул, белде. Үсмер кыз булып килә бит, Гәрәй генә берни аңламый. Анысының акылы яшь шул әле. Ярар, аңламавы ару. Әти белән әни кайталар, дип куанып, сөенеп яшәсен балакаем, бәхете булсын! Сиңа әйтәм, син миңа җавап бирмәдең. Хәлфә белән шул турыда сөйләшергә дип артта калдыгыз бит, – дип, янәдән кабатлады Гөлҗамал.

– Сөйләштек, шул турыда сөйләштек. Ә син кайдан белдең аны? Әйтмәгән идем бит.

– Әйтмәсәң суң, үзең дә чамалыйсың булыр, мин озак тормаячакмын, минем аяк атлар хәлем дә юк. Карале, Мифтахетдин, мин,теге иске алсу күлмәгемне сүтеп, юып, кәфенлек кебек әйбер тегеп куйган идем. Кырык ямаулы инде, шулай да ярар. Ахирәт күлмәге кимичә булмас. Аннары суңы-ы, мин үлгәч, барлык йолаларына туры китереп, Йөзембикә абыстайга укыт, яме, – дип, гыжылдап сулап, бара алмыйча туктап калды. Аның күкрәгеннән, тишек гармун күрегеннән чыккан кебек, әллә ниткән гыжылдау авазы чыга иде. Мифтахетдин хатынын куенына алып күкрәгенә кысты.

– Ут булып янасың, карчык, утлар булып янасың. Үпкәң кабарган, күрәсең, сулыш алуларың  бик авыр.

– Язмыштан узмыш юк, Мифтахетдин. Себергә килгәнче авылдагы тормышыбыз ифрат та матур булды, Аллаһка мең шөкер! Какмадың, сукмадың. Каенатам, каенанам да дөнья бәһасе кешеләр иде. Урыннары җәннәттә булсын! Бигрәк иртә гүр иясе булдылар. Инде мин андый-мондый булсам, васыятем шул: исән-имин өйгә кайтып өйләнә калсаң, балаларымны, ятимнәремне рәнҗетә күрмә. Өйләнмичә торма, өйлән, сиңа әйтәм. Ялгыз иргә яшәүләре бик авыр булыр, Мифтахетдин. Тик хатының оланнарымны рәнҗетмәсен! Бигрәк тә Гәрәемне саклый күр! Факиһәм исәйгән инде, калкынган. Улкаем бигрәк кызганыч. Бәгырькәем, апайсы йөгереп кире килгәндә, аңа ияреп чапмады, бер урында таптанып тик басып торды. Әгәр килгән булса, соңгы тапкыр кысып-кысып кочкан, битләреннән шашып-шашып үпкән булыр идем, мәңге, гүргә кергәнче истә калырлык итеп. Онытылмаслык итеп. Инде киткәннәренә күпме булды, төннәрен сабыйларымны уйлап, өзгәләнеп ятам. Кайчагында ниләргә генә кайтарып җибәрдем суң, яныбызда булсалар, тынычрак булыр идек, дип тә уйлыйм. Бүген мәетләрне күмгәндә, үзең күрдең, алар арасында күпме бала бар иде. Кәзле, каткан балчыкларны кемнәрнеңдер газизләренең шакыраеп каткан гәүдәләре өстенә атканда, әле ярый нарасыйларыбызны илгә озаттык дип тә уйладым. Гәрәем безне соңгы кат күрүен белмәде, илгә кайтып туйганчы ипи ашармын дип, сөенә-сөенә кайтып китте.

Икенче көнне дүртесен дә яңа кабер казырга билгеләделәр. Тик өчесе генә бара алды. Гөлҗамал, ут янып, урыныннан да тора алмыйча, земләнкедә ятып калды. Ул саташа иде.

– Улым, Гәрәй, җөткерәсең, балам, мә, кәҗә сөте эчеп җибәр әле. Кәҗә сөте җөткерүдән файдалы. Үпкәң кабара күрмәсен. Кил әле, балам, куеныма алып тирбәтим, – дип, ике кулын күкрәгенә кушырып, күкрәк баласын йоклаткан кебек, бишек җырын көйли иде.

 

Әлли-бәлли бәү, әлли-бәлли бәү.

Улым үсәр дәү, улым үсәр дәү.

Әлли-бәлли бәү, әлли-бәлли бәү.

 

Йөзембикә карчык Гөлҗамалның чатнап беткән иреннәренә су тидереп, чыланган тастымалны маңгаена куеп һәрдаим алыштырып торды. Үләннәр кайнатып эчерде. Үзе, күз яшьләрен агыза-агыза, ясин укыды.

– Улым, улым Гәрәй, – дип өзгәләнде хатын, – кая киттең, кил, улым, куенымда гына ятып тор инде. Мин бит сине сагындым. Менә бөтиең төшеп калган лабаса, тегәрҗебе өзелгәнме? Мә, улым, бөтиеңне муеныңа эл әле. Ул сине җен зәхмәтеннән, бәла-казалардан саклап торыр. Апаңнан аерылып кала күрмә, балам, адашырсың. Кая чабасың инде, карурманда ялгыз каласың, апаең пуезга утырды бит, каласың, улы-ы-м! Гәрә-ә-ә-әй, бала-а-а-ам!

Шунда Гөлҗамал өзелде. Күзләреннән, ябык йөзендә эз калдырып, яшьләре агып төште. Ләкин улын чакырып ялваруы һәм: “Апаңнан аерылып кала күрмә, балам... Карурманда ялгыз каласың...” – дип өзгәләнүе ачык калган кара күзләрендә катып калды.

Йөзембикә карчык, Гөлҗамалның күзләрен йомдырып, Мифтахетдәннәр траншея казып бетереп кайтканчы тәбәрәк, ясин укып утырды. Үлемнең ни икәнен белмәгән дүрт яшьлек Әминә:

– Әбием, апай йоклый, апайны уят, үлән чәе эчәрбез, – дип текелдәде.

Мифтахетдиннәр казыган траншея-кабергә салыначак беренче мәет Гөлҗамал буласы иде. Ләкин Газраил Иван, кесәсенә Йөзембикә карчыкның зөбәрҗәт ташлы алкалары эләккәч, Габдрахманга карата азрак мәрхәмәтлерәк иде.

– Гражданин нәчәлник, – диде хәлфә, – минем дочканың бабушкасы умерла, разрешите похоронить в тайге. После работы ночью похороним.

Иван чыгынкы зәңгәр очлы күзләре белән тишеп керердәй булып Габдрахманга текәлде. Әллә хәлфәнең ялварулы яшьле күзләре тәэсир итте, әллә кәефенең ару чагы иде. Әгәр ул аракы махмырыннан соң булса, аның янына килә торган булмый. Яраланган җанвардан ким түгел, кабып йотарга әзер тора.

– Ярар, – диде, – кеше күрмәгәндә, төнлә күмәрсез. Кара аны, кеше-кара күрмәгәндә... – дип, оятсыз итеп сүгенеп куйды. – Каждую падаль хоронить в тайге места не хватит.

Шулай диде, кеше димәде, “падаль” диде. Бу сүзләр белән хәлфәне үтерде, җанын изде. Шулай да хәлфә Гөлҗамалны күмәргә рөхсәт алды. Мөселманнар мәетне кояш баеганчы җирләргә тиеш. Ләкин бу мөмкинлек булу да алар өчен бәхет иде. Йөзембикә абыстай белән Зөһрә, кар эретеп, шуның суында мәет юдылар. Хатынны кырык ямаулы, тузган, ләкин чиста итеп юылган, кәфенлек итеп тегеп куелган күлмәк искеләренә төреп, ахирәт күлмәге кидерделәр.

Алар бу эш белән мәшгуль булган арада йөзьяшәр эрбет агачы төбенә ломнар, кәйләләр белән вата-вата, Габдрахман, Мифтахетдин һәм Камил кабер казыдылар. Аларга Балтачтан китерелгән мәктәп директоры, Әсманың ире кушылды.

Гөлҗамалны, Мифтахетдиннең гомер иткән газиз хатынын, мөселманнарның барлык гореф-гадәтләрен үтәп җирләделәр.

Мифтахетдин исә колач җитмәслек эрбет агачының юан кәүсәсенә

Зарипова Гөлҗамал Галләм кызы дип, үткен пычак очы белән уеп язып куйды.

         Мондагы вәхшилекнең шаһиты булган йөзьяшәр эрбет агачының йөрәк ярасы булып аннан агып чыккан гәрәбә төсендәге сагыз, Мифтахетдин уйган “Гөлҗамал” исеме өстенә агып төшеп, күз яшенә әйләнеп туктап калды.

Шулай итеп Әминәнең кендек әбисе Гөлҗамал утыз ике яшендә, Себер тайгаларында газапланып, интегеп, салкыннарда катып-өшеп, ике баласын ятим калдырып, мәңгелеккә китеп барды. Яшел чыршылар, карагачлар, Себернең төнге ачы җилләрендә тирбәлә-тирбәлә, инде бу дөньядан бихәбәр булган Гөлҗамалга, Ялантау болыннарында колыннар кебек чабып, әбисе салган хуш исле ипине туйганчы ашармын дип илгә кайтып киткән улы Гәрәй турында сөйләмәкче булдылар. Тик Гөлҗамал аларны ишетмәде. Аның җаны, ялгыз калган ана аккош кебек, балаларын эзләп, туган якларына кайтып киткән иде. Ул, Саушның өй түбәләренә кадәр кар баскан әти-әнисенең иске йорт тәрәзәсеннән карап, балаларын күзләде. Тик улын күрә алмады. Сәкенең бер читендә карт әти-әнисе кырыенда, корама юрганга төренеп, кызы Факиһә йоклап ята. Ә улы, Гәрәе кайда? Гөлҗамалның җаны, тавыш-тынсыз гына ахылдап, сулкылдап, күккә ашты.

– Кайда син, балам? – дип сулкылдады аккош. – Җавап бирче миңа, өзгәләнеп, сине эзләп, кышкы салкыннарда җаны ялгыз аккошка әйләнеп, улын эзләп туган якларына кайткан әниеңә җавап бир, балам. Йә Раббым, сез бит безне басу капкасы төбендә көтәрбез дигән идегез. Әй, хәтер диген инде аны! Апасыннан башка ниләргә генә шушы салкында берүзе басу капкасы янына чыгып киткән сабый?! Сагынгандыр, үзәкләре өзелеп сагынгандыр безне. Шуңа күрә, әти-әниләренең кайтканын күреп, әби-бабасына, апасына иң беренче булып сөенче алыйм дип, басу капкасы янына чыгып йөгергәндер.

Аккош, әрни-әрни ахылдап, басу капкасына таба очты. Тик улын таба алмады. Бары тик буран, ачы җилләр генә, кемнедер эзләгәндәй, дулый-дулый дөньяны тузгыта иде.

Кыш көне безнең якларда аккошлар очмый, дисезме?

Оча икән. Нарасыен югалткан ана җаны кышкы бураннарда да, көзге ачы җилләрдә дә баласын эзләүдән туктамый икән! Мәрхүм Гөлҗамалның Себерләрдә ачлыктан, ялангачлыктан интегеп, газапланып, бу каһәрләнгән дөньяны ташлап киткән җаны, ялгыз аккошка әйләнгән. Ә канат тавышлары ишетелми дә. Тик ачыргаланып,  җанына урын таба алмыйча оча.

– Балам, Гәрә-әй!

Бер айдан соң хатыны Гөлҗамал артыннан Мифтахетдин дә китеп барды. Ә бер айдан соң Габдрахман Мифтахетдинне дә, хатыны янына илтеп, эрбет агачы төбенә җирләде һәм аның исемен шул ук агачның кәүсәсенә уеп язды. Эрбет агачының сагызы, “Гөлҗамал” сүзендә ахактай янып торган тамчы янына җиткәч тукталды да икенче күз яшенә әверелеп берегеп калды.

Реклама