Логотип Казан Утлары
Публицистика

Үзгә дөнья сурәте

Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың иҗаты классик совет әдәбияты чоры тәмамланып, яңа дәвер әдәбияты килүен хәбәр итүчеләрдән булды. Узган гасырның 90 нчы елларыннан алып, бүгенге көнгә кадәр актив иҗат итүче язучыларыбызның берсе буларак, ул эзлекле рәвештә әдәбиятта үзе салган сукмакны киңәйтә, укучылар аудиториясен яңадан-яңа образлары, үзенчәлекле сюжетлы әсәрләре белән сөендереп тора. «Нәбирә Гыйматдинова повесть жанрына тугрылыклы автор. Елга бер мәртәбә повесть бастырмаса, Нәбирә Нәбирә Гыйматдинова булмас иде», – диюе белән Л.Лерон тулысынча хаклы. 

Аның соңгы елларда язылган «Нурулла» бәяны проблема куелышы ягыннан да, әдәби алымнар кулланылышы җәһәтеннән дә аерым игътибарга лаек. Әсәрдә татар иренең аң төпкелендә язылган тыйнак-горур, заман шаукымына буйсынмас асылы ачылу тарихы сөйләнелә. Нурулла белән бәйле вакыйгалар аша автор кешедәге курку хисенә бәя бирә, курку хисен тормышка, кешеләргә, сөйгән ярга мәхәббәтне тану гына җиңә ала, дип раслый. Бәян экзистенциаль мотив белән өретелгән: төп герой Нурулла тарихы яшәү-үлем чикләрендә бирелә. Клиник үлем кичергән Нуруллага  авылдашлары Әүлия дигән кушамат тага. Мәдәни герой образы алга чыгарыла: җиргә җаны-тәне белән береккән Әүлия-Нурулла бетү юлына чыккан авыл-колхоздагы иманны тергезү өчен фани дөньяга кайтарыла. Аның рәислектән алынуының сәбәбе «авылыбызга дуңгызларны кертмибез», дип, чаң сугарга йөрүе белән бәйле булса, янәдән хуҗа булгач, Нурулла берникадәр куркып кала: «Аннары ул үзе дә икеләнә башлады. Буяласы буялган инде... Әллә тимәскә микән? Хуҗалык өшәнгән, җирләр сөрелмәгән, сыерлар картаеп, сөтен киметкән иде. Бердәнбер карап торган нәрсә – шушы тукмак борыннар». Авыл-җәмгыятьне хәрәмнән тыелу, иманга килү генә коткарып кала ала, дигән автор карашы әрвахлар тавышы – Киләхмәт бабай сүзе кебек ишеттерелә. Нәсел-буыннар сөйләшүе төш, үлем саташуы алымнары, Чурайбатыр атамасы аша мәгълүм миф белән тоташтыру, Әүлия кабере дип бирелгән урын образын сакральләштерү аша бирелә. 

Субъектив образ – хикәяләүчесе ярдәмендә автор «тавышы» яңгыратыла, буыннардан килгән милли яшәеш фәлсәфәсе үткәрелә. 

Үз туеннан качып киткән, ләкин шул ук вакытта үлем ягына борылган сөйгәнен фани дөньяга кайтарган Туйбикә-Нурулла сызыгы романтик яссылыкта сурәтләнә. Әдәбият галиме Д.Заһидуллина Н.Гыйматдинованың 1980-2000 нче еллар иҗатын анализлап, аның әсәрләрендә романтик геройларның вазифаларын тәгаенләштергән иде. Бу әсәрдә язучы реалист Нурулланы олы хисләр, яшерен әрнү-сызланулар ярдәмендә «чистарта»,  романтик итә. Чөнки Нуруллага йөкләнгән миссияне – авыл һәм җәмгыятьне гөнаһ баткагыннан тартып алуны реалист герой гына башкарып чыга алмаячак. Әсәрдә романтик сызык авторның мөнәсәбәтен күрсәтү өчен кирәк булып чыга. Әйтелгәнчә, Нурулла-Туйбикә сюжеты шушы йөкләмәне үти. Табигать тарафыннан идеаль чынбарлык кору  өчен салынган көчне тою кешене бәхетле итә – гармониягә якынайта, ди автор. Кияүне каршылаган яртылаш бөкрәйгән «ананың чырае болыт сарган сыман караңгы иде». «Туйбикәбез кичәгенәк зур укуларга дип, Казанга китте» дигән сүзләр Нурулланың «гәүдәсен тораташка әйләндерә», «ул телен дә көчкә кыймылдата». «Күзен хәсрәт элпәсе каплаган» Нурулла башка сыймаган гамәл кыла – юлында беренче очраган кызга өйләнә, шулай үзеннән кача, кальбенә гамьсезлек, курку хисе кертә. Гамьсезлек – кешенең матур хисләрен үле хәлгә китерергә сәләтле халәт. Укучы күңеленә курку хисе кешедәге иң матур тойгыларны җимерә алучы, аны түбән тойгыларга таба боручы көч, дигән хакыйкать урнаша. Әмма күңелендә курку хисе урын алган кешеләр асылда үзләрендәге бу хисне күралмый, аның табигый түгеллеген белә, хөрлеккә, бәйсезлеккә ирешү юлларын эзли. Тыйнак, басынкы, «мыштым» Саҗидә Нурулланың йөрәгенә тирән оялаган әрнүләрне, билгеле, баса алмый, Туйбикә турындагы хыял берөзлексез ирнең күңелен тырнап тора, ымсындыра, кызны күрүгә, ир заты янәдән үз асылына кайтырга омтыла.  

Н.Гыйматдинова кешегә үзгәрер, дөрес юлга чыгар өчен бирелгән мөмкинлек бирелгәнлеге турында кабатлап әйтә. Туйбикә үлеп барган Нурулланың тәнен яшәү ягына алып чыга, ләкин җанын коткару өчен яратуын танырга өйрәтергә кирәк, шуңа шарты да катгый: «Өйлән миңа, Азизов, минем капризым шул». Шул рәвешле, күңелдәге мәхәббәт хисен танып, аның өчен җаваплылык тоеп яши башлаганнан соң гына ир заты  горур-буйсынмас холкын кайтара ала, үзенә ышанып яши башлый.  Нурулла  аң төпкелендә моңа әзерме соң: «моңарчы яшәлгән гомер»не «балта белән чабып ыргытып булмый», ләкин «яраткан кешеңне сагынып узган елларны да гамәлдән сызып булмый. Булмый! Берни эшләп булмый!» Шул рәвешле, югарыда китерелгән фикерне җөпләп китик:  әсәрдә йөрәктәге курку хисен тормышка, кешеләргә, сөйгән ярга мәхәббәтне тану гына җиңә ала, дип дәлилли әдибә. Кешелек горурлыгын гамьсезлеккә алыштырып, аны бер тапкыр әйләнеп үткәннәргә – яшәеш тәртибен курку хисенә көйләгәннәргә тормыш-яшәеш төзәлү мөмкинлеге бирми дип, Нурулланы янәдән яшәү-үлем чигендә калдыра. 

Милли яшәеш фәлсәфәсен әдибә милләт хәтере, нәсел тарихы төшенчәләренә бәйләп аңлата. Татарстандагы иң бай кешеләрнең берсе дип тасвирланган Минһаҗев образы аша нәсел-ыруны инша язу өчен генә барлау, үзенең дөньяга ник килгәнен дә абайламый, иренең исемен дә кыскартып әйтә торга куркак Саҗидә образы аша кем баласы икәнеңне белмичә ятимә булып йөрү проблемалары кабыргасы белән куела: «Дәфтәргә исем теркәп кенә, шәҗәрә ботакларында яфрак бөреләнми ул», – дигән Нурулла фикере автор тавышы кебек кабул ителә. 

Шул рәвешле, А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» әсәрендә күтәрелгән мотивларны дәвам иттереп, үстереп, Н.Гыйматдинова кеше тормышының мәгънәсе – рухи камиллеккә омтылу, гамәлләреңнен нигезен шул омтылыш белән үлчәү, үлем ноктасыннан бәяләү дип раслый. 

Н.Гыйматдинова әсәрләрендә экзистенциаль мотивлар калку билгеләнә. Еш кына өметләрнең өзелүен, рухи бушлыкны кичерү кешене яңа сынау – яшәүне, матурлыкны юкка чыгаручы үлемне кабул итәргә әзерли дигән мотив алга чыгарыла. «Ачкыч» әсәрендә шул ук фәлсәфә тәкъдим ителә. Хикәяләүче сөйләме буларак тәкъдим ителгән автор тавышы: «...бәндәнең күкрәге бик-бик тар итеп яратылган. Тәкъдир бизмәнендә һәркемгә үз өлеше генә үлчәп бирелә. Шуңа канәгать бул, шуңа шөкрана кыл, димәк». Авыл мулласы Йосыфның кан туганы Шакир авылдагы изге урынны ата-баба ядкаре Әүлия тавын бозып, йорт салдыра, таудагы суырлар адәм ыңгырашуы белән елый. Озак та үтми, Шакир, җыйган барлык мөлкәтен комарлы уенда  оттырып, йөрәк белән егыла, үлә.   Йосыф исә – балта остасы. Ул үз хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкара. Йосыфның үз куллары белән эшләнгән әйберләре аның күңел матурлыгын чагылдыра: «Йа Хода! Нәрсәләр генә юк иде монда! Идәннән түшәмгә кадәр тезелгән биек киштәләрдә кечкенә күләмдәге ишек, тәрәзә, өстәл, урындык үрнәкләре... Тылсымчы кулы һәрберсенә аерым-аерым бизәкләр «чиккән». Яшәешне нәрсә матур һәм мәгънәле итә? Кешенең хезмәте, башкаларга ихлас мөнәсәбәте, җиренә җиткереп башкарган гамәлләре  белән башкалар алдында ышаныч яулавы, дип җавап бирә әдибә. 

Шакирны соңгы юлга озатырга килгән Илсөяр язмыш борылышы алдында: «Илсөяр артистмы, әллә тамашачымы? Тамашачы икән, кәмитчелектән туеп, залдан чык. Әгәр артист икән, аның уенны өзәргә хакы юк, ул, җебен җепкә ялгап, ахырга кадәр үз ролен башкарырга тиеш». Автор хикәяләүче теле белән фәлсәфи  проблеманы иҗтимагый мотивлаштыра, күз алдына  «иман йортларының саны артып, бәндәдән иман югала башлаган замана» – ХХ гасырның 90нчы еллары килеп баса. Илсөярнең дусты Дамирә теле белән бу хакыйкать даими кабатлана, ул кызын ялагайлану, директорга төчеләнү, ясалма елмаю, ясалма көлү, гайбәт ташу талантына өйрәтергә тырышып карый. Әмма «иҗат колы» Илсөяр  ни йорты, ни гаиләсе, ни акчасы булмаган мескен булып яши. Шакир белән танышу «халыкны җырлары белән елаткан» кызны үзгәртә, ир йорт ачкычын артистка Илсөяргә васыять итә. Ләкин Илсөяр йортны инде саттым, инсафлы, тыйнак Йосыфны үземнеке иттем дигәндә, Дамирә бу изге тауны бозып, халыкны рәнҗетеп салынган йортны алудан чиркануын әйтә... Автор тавышы: «Табигатьне адәм заты гына пычрата бит. Кулы белән дә, уе белән дә». 

Бу өлештә янәдән инде күп тапкырлар әйтелгән фикерне кабатлыйсы килә. Н.Гыйматдинова иҗатында да мифлаштыру күренешенең колачы сокланырлык. Ислам диненнән мәгълүм детальләрне, әдәби мотивларны уйнату, мәдәни мәйданга чыгару яссылыгында әдибә иҗатын фәнни якын килеп өйрәнәсе бар әле. Ә.Еникиләрдән, М.Мәһдиевләрдән килгән милли-әхлакый нигезләрне саклау проблемасы калку куелган иҗатында әдибә  әхлаксызлыкны, диниятсезлекне каракош дип тамгалый, ак торналарның – күңелдәге изгелекнең юкка чыгуына, «уңган халкының кырылганлыгына» сызлана, Минсаралар тавышы болынны кисеп үтә: «Татар – үз-үзен санламаган халык! Һәркайсы үзенчә бәхетле һәм бәхетсез дә». 

Н.Гыйматдинова повестьларына фәлсәфи гомумиләштерүләргә алып килү дә хас. «Тәкъдир» әсәре яшәү/үлем бинар оппозициясен үзәккә ала. Утыз биш яшьлек талантлы артистка «әкрен генә үлеп баручы» Нәзирәнең  җан халәте ул уйнаган образ – сөйгәненең Әфганстанда үлгәнлеге хакында ишеткән Нуриянеке белән тәңгәл: «Мин исә сәхнә уртасына тезләндем дә сулыгып-сулыгып еларга тотындым. Бәгыремнән актарылган авазлар, һәр хәрәкәтемне күзәткән залны тетрәндереп, бер мәлгә сулышсыз итте. Андый мизгелләр сирәк туа, бит монда ике хатынның фаҗигасе бергә кушылган иде». Ире хыянәтен кичергән Нәзирәгә язмыш мәрхәмәтле кебек, хатын, үзен җуйган хәлдә, Саматны очрата, яшәү серен ача, ләкин «тәкъдирдә язылган роль катлаулырак» булып чыга. Нәзирә сөеклесе белән кавышканнан соң яңа, тагын да авыррак сынау кичерә. Хатынга Чечня сугышында башын салган Саматның улы нәни Саматны тәрбияләргә, тәүге мәхәббәте Илһамның таянычын тоеп яшәргә язган икән. Автор тавышы: «Бер уйласаң, тормыш үзе дә сәхнә, тик аерма шунда гына: син анда үзеңне уйныйсың». 

Н.Гыйматдинованың «Тыңла, сөйлим...» повестенда Мәликәнең сакраль/профан чиген үтүе тәкъдир ителә. «Бөтенесенә дә кәҗәләр гаепле иде» дип башланып киткән әсәрдә кабатлау алымы уңышлы кулланыла:  төп образ Мәликәнең кушаматы да кәҗә: «Чөнки мин «катымөгезлеләр»нең карендәше идем, минем кушаматым Кәҗә иде». Башка кешеләрдән үзенең нечкә күңелле булуы белән аерылып торган Мәликә образы табигатьнең, хайваннарның телен аңлый кебек. Мәликә үз тормышы турында уйлана, ялгыш адымнары өчен үзен битәрли:  «Йөрәгемне нәрсәдер борып-борып чеметте. Көя күбәләге төсле җанымны тапаган ялгызлык иде ул, ялгызлык! Кем өчен чәчем белән җир себерәм соң мин?! Ирсез, баласыз хатын көн-төн акча эшли! Ни кызыгы, йә?!» 

Шул рәвешле, Н.Гыйматдинова хатын-кыз кичерешләрен тирән, үтемле, уйландырырлык итеп сөйләп бирә, моның өчен психологизмның төрле алымнарыннан уңышлы файдалана. 

Бу җәһәттән, «Хатыннар сагышы» әсәренә игътибар итик. Биредә дус хатыннар язмышы тасвир ителә. Ниса Әхмәрова образы эшләнешенә игътибар итик. Язучы ханымның яшәеш фәлсәфәсе «төче ялганга караганда – ачы хакыйкать кыйммәт!» – дигән гап-гади канун: «Ниса теле белән көрәшмәде, эчке халәте белән һәр ялганга, һәр икейөзлелеккә каршы чыкты». «Эшсезлектән арган журналистлардан», горур хатын хәзерге җәмгыятьтә кыргый булып тоелган ялган сөймәү гадәте, китап укырга хирыслыгы белән аерылып тора. Бай ир хатыны Сандугач исә дустының кемгәдер кирәк булуына кызыгып карый, чөнки аның «өч кешелек гаиләсендә һәркемнең үз урыны».

Әсәрләрдә субъектив фикер катламын сакраль/профан оппозициясе оештыра. Өч хатынның язмышын хикәяләүче субъектив герой  автор тавышын ишеттерүче буларак кабул ителә, аңлана: «Адәм баласына тынгы юк: ул гомере буе көйсез җанын көйләп яши. Яраларымны тизрәк дәвалыйм, хаталарымны тизрәк төзәтим дип өметләнә. Ә җан, үчеккәндәй, мәшәкать арты мәшәкать өстәп тора. Чөнки ул фани дөньяныкы түгел. Аны шушы ыгы-зыгылы һәм гөнаһлы Җиргә вакытлыча гына очыртып җибәргәннәр һәм җан, бу тарлыктан, бу кысанлыктан туеп, һаман каядыр билгесезлеккә ашкына». 

Табигать күренешләренең сурәте дә сакраль/профан оппозициясенә буйсындырыла. Мисалга «Икебезгә дә авыр» повестенда cюжетка керергә әзерләүче пейзаж элементына игътибар итик: «Бу төн бик караңгы иде... Әйтерсең, җиһан, күктә йолдызларын кабызырга онытып, йокларга яткан. Айдан саран гына яктылык сирпелсә дә, күңел сөенер иде. Кайчагында төн кояшы бер иптәш кебек була. Тик  төпсез «Тоба»ны анысы да яктырып та кинәндерми шул: яңгырлы төннәрдә дөньяга чыраен сытып, болытлар арасына чума». Урман, бүреләр – мифологик мотивларны барлыкка китерүче символлар. Үзен мәңгегә ялгыз иткән «бәндәләр буйсынган законнар белән, бәндәләр үтәгән гадәтләрне үтәргә ярамаган чокыр»да көн күрүче Зәмзәмия сыкрана, зар елый: «Аның «өстәгеләр» белән уртаклыгы калмаган». Повестьта герой әнә шулай серле, могҗизалы чынбарлыкта сурәтләнә, төгәлрәге, кеше күзеннән читтә торган, шом тудырган гап-гади чокырга сакраль мәгънә салына. Әтисе Хәбир күрсәткән башка чынбарлык кызын да кешеләр җәмгыятендә хөкем сөрүче явызлык, гаделсезлектән коткара, аның киләчәк язмышын билгели. «Чәчләре арыш саламы төсендәге кызны көтеп картайган» Вәгыйзьне дә үзгә чынбарлыкның бер вәкиле итеп күрәбез. 

Шул рәвешле. Н.Гыйматдинованың сакраль/профан оппозициясе алга чыккан әсәрләрендә лейтмотив булып дөньяны хис аша танып-белү, мәхәббәт ярдәмендә хакыйкатькә якынаю турындагы фикер тора. 

Н.Гыйматдинова повестьлары – хәзерге татар прозасының энҗе-җәүһәрләре. Язучының әсәрләрендә тәкъдим ителгән дөнья сурәте чынбарлыкның үзгә моделен төзи, гомумкешелек кыйммәтләрен ныгытуга хезмәт итә.