Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы (8))

Башыннан УКЫГЫЗ

Туйга чакырулы кунаклардан Суфия белән Минвәли, Гөлсем  генә килмәде.  Шаһит белән шаһидә Хисмәт белән Зөлхәбирә иде. Хисмәтнең Рамилнең энекәше булуы онытылды, шәп тамада буларак танылды. Зөлхәбирә, башлап торып җырлап җибәреп, мәҗлесне җырлы итте. “Кунакларга ашарга җай юк, я көлдерәсез, я җырлатасыз!” – дип яратып кына орышты хуҗабикә Зәйтүнә. Кунаклар, хәтта, туйның кызган мәлендә, кияү белән кәләшне “онытып”, төп игътибарны шаһит белән шаһидәгә күчерделәр. “Бигрәк күңелле, дус-тату  классташлар икәнсез! –  дип кемдер бәя биреп алды. Туй мәҗлесеннән барысы да канәгать иде. Иң шат кеше Хисмәт иде бугай. Татлы хыяллар кичереп, сөйгән кызын кочагына алып тын көйгә биегәндә, бу бәхетле мизгел очраклы гына булып, шуны еллар буе ләззәт белән уйлап, гомер кичерәсен ул әле белми иде.

 

Бер казанда –  ике тәкә башы

 

Вакыт шундый тиз үтә икән. Мәдәният хезмәткәренең хезмәте ничек үлчәнә дисәләр, Зөлхәбирә: “Үзеңне, шәхси тормышыңны онытып, бар барлыгың белән тамашачының рухи дөньясын баетырга омтылган хәлдә, бер бәйрәмнән икенчесенә җан атып, күчә килү ул”, – дип җавап бирер иде. Театраль күренешләр белән әзерләнгән яңа ел тамашасын да үткәреп җибәрделәр.

Сәнгать җитәкчесе Рәмиснең йөк машинасы, хуҗалыкта эш булмау сәбәпле, тик тора. Кыш буе клубта булды ул. Гөлсу, бик теләсә дә, мәктәпне тәмамлагач, авылдан китә алмады. Әнисенең аягы дөрес ялганмады. Умырткасына да зыян килгән булып чыкты. Монысы соңрак билгеле булды. Гәүдәгә зур гына хатын тәмам йөри алмас булды. Гөлсудан башка ул берни эшли алмый иде. Кыз җитдиләнеп, үзгәреп китте. Һәр нәрсәгә үз фикере булганга, ошата аны Зөлхәбирә. Эшен җиренә җиткереп эшләргә яратмаса да, көн дә диярлек җыештырды. Үзешчән сәнгатьтә актив кешеләрнең берсе булып китте ул. Айга икешәр зур чара үткәрделәр. Гөлсу әйтмешли, өйгә кайтып та кермәделәр. Бүген Гөлсуның нидер уртаклашасы килүе үзен тынычсызрак тотуыннан ук күренеп тора:

– Суфия апам: “Ике кайнанадан гарык өйдә, эшкә чыгам“, – ди әнигә. Кайнаналарда түгел сәбәп. Дания кодагый әбиебез караватында һаман шул балалар белән мәш килә.  Мәдинә кодагый әбине әйтәсе дә юк. Эче поша тегенең. Миннән яшерми бит инде. – Гөлсу сер саклый белми иде. – Театр куярга йөргәнне әйткән идем. Шул ошамады аңа. Декретта ич инде ул. Нәрсә куйсалар да, барыбер түгел микәнни?! Ай-яй! – Гөлсу ярсый төште.

Яңа ел бәйрәме үткәч, театр  әзерли башлыйбыз дигән иде шул Зөлхәбирә. Суфия эшкә җәй көннәрдә килер дип уйлаган иде Зөлхәбирә. Ул эшкә килгәч, үзенең китәсе мәгълүм. Тик бу Суфиянең сөйләнүе генәме, әллә чынлап та эшкә чыгамы, дип уйланып йөргән көннәрендә Рәмис абыйсы:

– Зөлхәбирә, борчылма! Минем урынга калырсың. Монда көн дә эчәргә җай чыга, хатын  клубта эшләтмим, ди. Эчкәч акыл яман минем, үзем дә туйдым талаштан. Китәм, – диде. Һәм Зөлхәбирәне, бигрәк тә Суфияне шаккатырып, эштән тиз генә китеп тә барды.

...Хисмәтнең күптәннән парлы рольдә театр уйныйсы килә. Егет авылда иң күп китап укучы булганга, нинди пьеса сайларга икәнен Зөлхәбирә аның белән үзе киңәште. Әхсән Баяновның пьесалар китабын ачып, кызның кулына ук тоттырды ул. Пьесаның исеменә күз салгач:

– Ярый алайса, Хисмәт! Син тәкъдим иткән “Зәңгәр кыңгыраулар” драмасында уйнап карарбыз алайса, – диде. – Бәлки рольләребез мәхәббәт китерер? – дип күз кысып елмайды Зөлхәбирә.

– Соңгы шанс! Кайсы рольне бирәсең дип сорамыйм.

Кыз егеттән күзен дә алмый карап тора. Шушы мизгелдә, фермада эшләгән чакта, Зәйтүнә апасының: “Берәүнең кыз баласыннан да акыллырак минем Хисмәтем”, – дип мактап сөйләгәне исенә төште. Күп сөйләшүдән башка бер генә начар гадәте дә юк аның! Ә нигә ошамый соң ул Зөлхәбирәгә? Менә шуңа аптырый ул. 

– Ике ир-атның берсе мин! Төп персонаж –  син! Анда берсе – синең ирең, икенчесе – элекке сөйгән ярың. Кайсын сайларга белмәдем. Ирең булыр идем, ул сине яратмый бугай, ә сөйгән ярың гына буласы килми. Кайсын уйнасам, үкенечкә калмас икән? Син ничек уйлыйсың?

Шундый да ихлас булыр икән егет кеше дә дип, инде ничәнче тапкыр гаҗәпләнә Зөлхәбирә.

– Ә син кемем буласың килә соң?

– Специальне йөрәккә инфаркт ясыйсың! Беләм инде, көчләп яраттырып булмый. Такава судьба, значитсы... Уйнап карыйк дисең бугай. Мин уйныйм икән, от души уйныйм, син үзеңә кара!

– Рольне чынлап уйнарга кирәк шул.

– Алайса, Асыл – ирең булам. Шоңкар – чынлыкта Минвәли бугай ул. Аның урынына синең йөрәктә беркемгә дә урын булмаганын күптән понятны инде. – Хисмәт күңелсез генә утырган урыныннан купты. – Ярый, Айбикә, мин егетләр янына клуб каршына чыгыйм әле. Бергә кайтырбыз, Шоңкар синең яннан күптән Суфия янына “шоңкайды”. Оныт инде син аны яме.

Зөлхәбирәнең күңеле төште. Шаяртуга салыплаган була. Хисмәтнең йөрәк авазын ишетә ул. Черелди дөнья:

– Ч-ч-ч, ш-ш-ш, ч-ч-ч... – Хисмәтнең сүзләре бик тирәннән кубарылуын бөтен йөрәге белән тоя ул. Ләкин сер бирергә яратмаган күңел ныклыгын саклый, ул да уенга борган сыман итенә: – Рәхмәт, Асылым! Шоңкайганнарны янда көчләп тотып булмый шул.

Мәдәният йортына репетицияләргә йөрү мәдәниятле балантаулыларга мәшәкатьле, шул ук вакытта,  рәхәт көннәр бүләк итте. Кем кем диген, Зәйтүнә апаларына кадәр театрда катнашырга уйлады бит. Алар гаиләләре белән “Зәңгәр кыңгыраулар”да уйныйлар: яшь килен Лилия дә, Рамил дә, Хисмәт тә. (Хисмәт: “Декорациягә өстәмә кирәк булса, өйдәге мәчене дә алып киләм”, – диде.) Укытучылары Нәфилә Ситдиковна, авылда театр сүзе кузгалганнан бирле, роль сорап тинтерәткән иде. Аңа да булды. Зөлхәбирә үтенгәч, Зилә дә катнашырга ризалашты. Иң гаҗәбе, шаярып кына роль тәкъдим иткәч, хәтта Кадыйр абзый да бик теләп репетициягә килде. Бер булганнан бар да була диюләре хак сүз шул. Алар, репетициядән соң да таралыша алмыйча, әллә никадәр сөйләшеп утыралар. Ир-егетләр клуб ябылганчы домино, шахмат уйныйлар. Көндәлек хәл-әхвәл белән әнә шулай театр куярга хәстәрләнеп матур гына яшәп ятканда, авылда күңелләрне тетрәндергән хәл ишетелде: “Каюм улы Булат Чечен сугышыннан сул кулын өздереп, акылга җиңеләеп кайткан!..” Булат күзгә-башка күренгәнче үк гөжләде авыл. “Чын микән бу хәбәр?” – дип, бер-берсеннән шуны белеште халык. Зөлхәбирә йомыш белән кергән почтадан тетрәнеп чыкты. Классташы Булат турында сөйләштеләр.

– Әрмиягә киткәнче дә шундый тилемсә иде, ди безнең апа. Гел елмаеп йөрми инде акыллы кеше. Авызын да җыя алмый иде ич ул! – дип әйтеп куйды Сәлиянең бер туганы.

Алар нәселе сүзен колак очыннан үткәрергә гадәтләнгәннәр. Каюмнар күршесе генә капма-каршысын әйтте.

– Кырык тугыз мең читек балтыры! Әллә сез театр театрда гына була дисезме? Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, ди. Дөнья бу! Акыл ягы саекса, күзгә чыга ул, агай-эне. Авыз ерганнан гына җүләр тамгасы салмагыз сез!

 – Бәгырь кисәккәем! Берүк алай булмасын инде. Кыйнаганнардыр, башына зыян килгәндер дип уйлап, бар эшем кулымнан төште бу араларда, – дип куйды улына телеграмма сугарга җыенган Мәүва.

– Ну, сугыш – сугыш инде ул! Анда ни булмас? Башына контузия алгандыр... – дип каршы төште ир кеше.

– Ул рядовой солдат булмаган, командир кебегрәк булган, – диде Булатлар күршесе.

– Шулай булмый?! Хәрби училищеда укып йөрделәр җирле, – диде кайсыдыр.

– Командир түгел диде Каюм, – дип дөресләде берсе.

Авыл халкы вакыйга саен гөрләп әнә шулай үз фикерен белдерүчән шул. Ә Каюмнар гаиләсенең  килгән бәладән йомылып яшәүләре иде. Шуңа да бу вакыйга турында тел чайкарга иренмәгән һәркем үз фикерен белдерде. Сүз генә түгел, Булатның үзен дә  урамга чыгармадылар. Ләкин аягы йөреп торган ачык күңелле кешене өйдән чыгармый тотып буламы? Булат элеккечә эчкерсез булса да, үзе белән ни булганны кем генә сораса да, гел башка төрле нәрсә сөйләде. Аңлашылып та бетмәде. Юләр дип әйтергә тел әйләнми. Ләкин ул Чечня сугышы турында үзен бөтенләй белмәгән кебек тота. Бары Булатның әнисе генә:

– Бер кул белән дә рәхәтләнеп яшәргә булыр ие, сугыш сикритен сакласын өчен гипнузлаганнардыр  баламны! – дип елады.

Берникадәр вакыттан Булат клубка чыга башлады. Үзен яшүсмерләрчә җилбәзәгрәк тота, урынсызрак сүзләр сөйли. Үзе җил-җил атлап йөри, буш җиңе шуңа да нык җилферди. Бергә уйнап үскәч, бер класста укып күп аралашкач, Булатның мондый халәте шул кадәр авыр кабул ителә. Әле кайчан гына училищеда бирелгән киемнәрен киеп, кызлар кызыктырып Хәбибрахман белән икесе шушы клубта йөриләр иде. Инде кызгандыра.

Хәбибрахман сугышка җибәрелмәде. Бәлки ул барырга тиеш тә булмагандыр. Хатынының әтисе югары органда эшләгән әшнәсе аша сугыштан алып калган дигән сүз чыкты авылда. Кияү йортына керәшен кодалар, килен аяк басмадылар. Хәбибрахман да сирәк күренде. Ә Булат сугышны әйләнеп тә туган нигезенә кайтып җитте. Ләкин... Ах, бу акыл дигән нәрсә! Ничек кирәк адәм баласына! Гомерендә аяк басмаган  клубка көн дә чыгарга мәҗбүр булган әтисе: “Әйдә кайтыйк!” – ди улына. Өлкән инде Каюм абый. Булат яшь-җилкенчәк белән дә көлә-көлә сөйләшә, гел шаяртасы килеп тора, кайтырга уйламый да. Акылсыз гамәле юк та үзенең. Ләкин ул болай бала-чага кебек булырга тиеш түгел шикелле. Инде Хисмәт белән Хәбир аны үзләре белән йөртәләр. Клуб бикләнгәч, өенә кадәр озаталар. Әтиләрен клубта йөртәселәре килми. Классташ егетләр аның гитарада уйнавын искә алалар. Ә ул уйный белмим дип, самими караш белән егетләргә текәлә. Бер кул белән уйный алмыйм дими бит! Ышанырга да ышанмаска да белмиләр. Хәтере югалды микәнни? Классташлары аптырашта. Бу көннәрдә ул репетицияләр үткәрергә комачаулый. “Мин дә уйныйм, роль бирегез!” – ди. “Кызык булсын, егылып көлә торган!” – ди.

Зәйтүнә уфтана:

– И-и, бала-бала, театрны бик каты уйнаган инде син, уйнамасаң, бу хәлгә төшмәс идең, – ди, ишетелер-ишетелмәс кенә.

– Кызыклы роль юк шул, – ди Хисмәт. – Драма бу!

– Бу репетицияләр драма гына түгел, мелодрамага әйләнеп бетте бу Булат белән, – дип пышылдый Зөлхәбирә чын йөрәктән.

Ә Булатның үз туксаны туксан:

– Комедия уйныйбыз, ташлагыз моны! Библиотекадан китап алып чыгам хәзер, – ди дә зур адымнар белән шул бинада ук булган китапханәгә кереп китә.

– Бу Чечен сугышы трагедия булды. Ярый башкаларыгыз сугыш башланганчы кайтып җиттегез. Хәрби кеше буласы килгәндер инде. Хәбибрахманга ияреп китте ди Каюм әйтә. Бергә киткәч, бергә йөрергә иде. Булатны да алып кала алмады микәнни соң? – Кадыйр бу вакыйганы әнә шулай йөрәгеннән үткәрә. Аннан үзенә үк җавап та таба. – Кеше кешесе булгач, булдырып та булмыйдыр шул. Хәбибрахман ул кешеләргә күптәнге кияү түгел шул әле...

Ул арада Булат ике-өч китап тотып сәхнәгә үтә.

– Менә-менә, Зөлхәбирә... – Булат җиңе озынайган свитерлы кулы белән Зөлхәбирә кулына бер китап тоттырды, икенчесен, көләргә әзер торган Гөлсуга бирде. Зөлхәбирә Булатның күңелен күрергә кирәк булганга, ачып-ачып битләрен караштыргалады. Шул мәлдә, Гөлсу:

– Булат абый! Сиңа монда роль бар! – диде. Кыз башкаларга карап күз кысты. – Зәңгәр шәл! Без җырларбыз, бергәләп. Ничек әле ул? – Кыз репетициядәгеләргә карап күзләрен йөгертте. – “Булат, Булат кайткан...” Иһи-һи.

Булат чын күңелдән куана. Ул да кушылып көлә. Йөрәкләр куырылып килә. Колак төбендә мәгълүм җыр ишетелә. “Булат, Булат кайткан...” Йә, Хода, якыннарга сабырлык бир! Акылсызларга акыл бир! Гамьсез шаярткан Гөлсуга шелтәле карашлар ташлана. Көлүеннән тыелса да, биредәге өлкәннәрне нинди авыр кичерешләргә салуын яшьлеге белән аңламый Гөлсу.

– Булат, Булат! Без тагын куябыз әле театр. Син борчылма! Бусын өйрәнә башлаган идек бит инде. Кил, утыр, син тамашачы бул! – ди Зөлхәбирә авыр тойгыларны таратырга тырышып.

Утыра да үзе, ләкин күпкә түгел. Аны кызганып чынбарлыктан чыга алмый утырсаң, берни хәл итәрлек түгел. Хәйләгә керештеләр.

Зөлхәбирә:

– Булат-дускаем, барыгыз сез Хәбир белән безгә кайтыгыз! Тәмлүшкәләр пешергән идем. Чәй эчегез, китаплар укыгыз! Аннан берәрсен тәкъдим итәрсең яме, – дип китапларны кире кулына тоттырды.

Булат ризалашып, ияреп кайтырга әзер булуын аңлатып Хәбир янына килеп басты. Игезәк сыңары кайтырга мәҗбүр булды. Әнә шулай җаен таптылар: Булатны кызганып утырмаска! Бары яхшы якка салыплап сөйләшергә, зыян китермәслек эшкә юнәлдерергә. Ә ул беркатлы. Барына да ышана, күнә. Ул мәктәптә укыганда да шундый эчкерсез иде. Әйе, Булат, саф күңеле, әзмәвердәй буе белән тәртип сакчысы, туган ил сакчысы булып үргә үрләргә теләгән иде. “Офицер булам!” – дип елмайганын әле Лилия белән кичә генә искә төшереп утырдылар. Әле дә күз алдында: яшьлек таңында, Баланлы тавы түбәсендә, кулларын бөркет сыман җәеп, дөнья колачлап шат аваз салган иде... Их, нигә бу дөнья шундый икән?.. Нигә Булатка үзенә сокландырып кына яшәргә насыйп булмаган? Нигә кызгандырырга, үзеннән көлдерергә насыйп булган? Кәефләр төшә, ничек кенә булмасын, тормыш дәвам итә. Өйдәгеләрнең кайсын  ризалатып, кайсысының каршы килүенә дә карамастан театр түгәрәгенә килгән бу мәдәни җанлы кешеләрнең күңелләре кыбырсына. Вакыт үтә, һич көтеп тормый. Барлык кешеләрнеке кебек аларның да кичке эшләре дә, гаилә белән ял итәргә хокуклары да бар. Бер мәлгә, күңелгә кергән чит кеше проблемасы онытыла да үзләренең тормыш мәсьәләләре мизгел эчендә өскә калка:

– Тизрәк! Кабатлыйк, кайтыйк! Әни әйтмешли, иртәгә сабан туе  түгел, – ди Лилия. Җитез генә сәхнәгә менә.

Булат күздән югалгач, җиңел сулап куялар. Барысы да калкынып сәхнәгә күтәрелә. Репетиция башлана. Айбикә – Зөлхәбирә, аның әнисе Гөлбизәк ролендә – Лилия.

Спектакль башында, махсус шушы спектакль өчен каяндыр юллап Хисмәт тапкан пластмасса кыңгырау чәчәкләрне кочып, Зөлхәбирә сәхнәгә керә. Чәчәкләрен вазага урнаштыра, озак кына сокланып карап тора.

Зөлхәбирә-Айбикә. Әни,  сиңа ошыймы?

Лилия-Гөлбизәк. И-и, тагын шундый чәчәкләр алгансың икән.

Айбикә. Әллә яратмыйсың? Кыңгырау чәчәкләрдән дә матуррак гөл бармыни ул дөньяда?

Гөлбизәк. Соңгы вакытта бигрәк тә зәңгәр дип үлә башладың. Берәр хикмәте бардыр инде.

Айбикә. Чәчәк базарына барсам, бөтенесен карап, бөтенесенә сокланам. Ала башлагач, ни өчендер гел шушысын сайлаган булып чыгам. Сәбәбен үзем дә белмим.

Гөлбизәк. Беләсеңдер...

Айбикә. Ничек дидең?

Гөлбизәк. Кияүдән яхшы түгел. Син шушы чәчәкләрне алып кайтсаң, үзгәрә дә куя. Кара уйга кала.

– Зөлхәбирә! Әйдә кыскартыйк әле. Өйрәнергә дә күп, без монда Камал әртистләре түгел инде, – диде Лилия рольдән чыгып.

 – Һ-м, ярар, эчтәлегенә зыян килмәслек урыннарын төшереп кадырырбыз, озын дисәгез.

– Бу төшен кыскармагыз! “Кияүдән яхшы түгел!” – дисең бит! Ә кияү кем? Мин! Правамны кәчәйт итәм. Плюс-минус, минус-плюс! – Хисмәт үзе көлми, башкаларны көлдерә. – Мин сүзләрне ятладым. Плюс-минус, минус-плюс. Лилия,  син техникум бетергән кеше, ятларсың әле, курыкма.

– Хисмәт, вакыт сузма, телеңне тый!

–  Плюс-минус, аз гына ярый, Нәфилә Ситдиковна.

Хисмәт сәхнәдә уйнаган Зөлхәбирәгә аеруча гашыйк. Их, Зөлхәбирә белсә икән аның ничек көчле яратканын?.. Моңсу драма бу! Хисмәтнең  мәхәббәте җавапсыз. Аның да күңеле боек...

Репетиция дәвам итә. Моңсу булса да, Хисмәт өчен театрда уйнавы үзе бер рәхәтлек...

– Асыл! Син мәрткә киттең мәллә? – Лилиянең тавышы таләпчән яңгырады.

Хисмәт, уйларыннан арынып, сискәнеп китте. Асыл – Хисмәт уйный торган персонажның исеме. Ә ул онытылып залда утыра икән ләбаса. Барысының да үзенә карап торуын күреп, баскычтан менмичә, залдан биек сәхнәгә сикереп кенә менде. Менү белән роленә керде:

– Юк, юк, ычкынмадым, миндә мертвая хватка. Плюс-минус. – Йөгереп килгән уңайдан, күренештәге персонаж хәрәкәте буенча, өстәл янында басып торган Зөлхәбирәне күтәреп өстәлгә утыртты.

Зөлхәбирә, Минвәли белән ташлашканнан  бирле, бер генә ир заты кагылмаган гәүдәсенә, Кадыйр, Зәйтүнә, Нәфилә кебек хөрмәтле олы шәхесләр күз алдында Хисмәт аны кочагына алып күтәргәннән каушап төште, сүзләрен онытты.

Хисмәт Зөлхәбирәнең кичерешләрен йөзеннән укыды:

– Өстәлдәге конфет тартмасын тотасың ич инде, нәрсә диптер әйтәсең, – диде Хисмәт.

– Гафу итегез! – дип Зөлхәбирә рольдән чыкты, өстәлдән төште. Әллә бүгенгә җитеп торырмы? – дип репетициядәгеләргә эндәште...

Егет белән кыз акрын гына атлап клубтан кайталар. Хисмәт сөйләшмәсә, Зөлхәбирә сөйләшми. Әйе, Хисмәт аңлый, сөйләшер сүзе юк чөнки. Ә буш сүзләр сөйләнү Зөлхәбирәнеке түгел...

Хисмәт, өенә таба кайтканда, авыш айга карап, сорау бирде:

– Их, нигә бу дөнья шундый икән? Син сөясең, ә ул сине сөйми?!.

***

Спектакль карарга Балантау авылының аякта йөреп торган, дөньяга битараф булмаган һәр кешесе килгән иде. Хәбир чыкмыйм диде. Репетициясен күреп тә туйдым диде. Гаҗәпләнмәде Зөлхәбирә. Игезәге башка төрлерәк кеше, мәдәни  чараларны яратмый. Сәбәбен сораганы бар. Кызык түгел ул миңа, ди. Шуңа да, Хәбирнең өйдә калуына ризасызлык белдермәде. Булатны кунакка чакырып, театр беткәнче мәшгуль ит зинһар дип үтенде. Юк, ул комачаулаудан да курыкмый иде. Аңа Булатның шулкадәр күп кеше арасында гайре табигый булмаган адым ясау ихтималы булганга, көләргә әзер торганнар алдында классташын  көлке кеше итәсе килмәүдән иде. Әлбәттә, моңарчы Булатны күрмәгән нечкә күңелле авылдашларының күңеле яраланыр, шуңа, спектакльнең тәме китүе дә бар иде. Ияләшенгәч, аңа игътибар итмәсләр дә ул, билгеле

Ире Кадыйр  да спектакльдә катнашкач, Даниянең дә ун ел буе яткан ятагыннан торып аягына басасы килде, клубка чыгасы килүен күз яшьләре аша белдерде. Язмышка килешми ни хәл итәсең?

 – Кызым, өйдә без өчәү генә калабыз икән, – дип ялтыраган күзләрен яшереп, нәни Римма белән сөйләшеп алды ул. Нәни Сафияләре бик көйле бала. Туу белән кимчелекле булыр дип Кадыйрныкыларны бик куркыткан иде. Ул-бу сизелми. Елый да, көлә дә белми. Тамагы тук, асты коры булса, гүелдәп тик ята бирә.

Суфия:

– Мин чыкмыйм, әни, борчылма, үзем булам өйдә, – дип тиз генә әйтеп ташлады.

 – Ничек, чыкмыйсың?? Парлап чыгыгыз! Тиәтердә классташларыгыз уйный бугай, – диде Дания.

– Миңа димәгәе, нигәме барысы да катнашмый! – Суфия бирешмәде.

Дания уен яшереп калдыра торганнардан түгел иде.

– Җаның кайда синең? Нинди клуб директоры син? Синең клубыңда куела ич! Яныңда шәм күк ир “клубка чыгыйк!” – дип тора. Нинди хатын син? – дип ярсыбрак тезеп китте ул.

– Ә син нинди соң? Чыгасы килмәгән кешене көчләп спектакль карарга куасың. Болай әрләп чыгара белгәч, бушка биргән фатирга да шулай ирексезләп чыгарыр идең аны. – Суфия оятсыз чырай белән чын күңелдән кайнанасы белән ныклап торып әйткәләшергә әзер иде.

 – Әй, әй! Булды! Ямьле көнне ямьсезләмәгез! – Мәдинә Суфияне иңбашыннан борып, алгы як ишегенә җиңелчә генә этте.

Суфиягә бу ошамады:

– Үзем дә чыга беләм, төртмә! – дип җикеренде.

Минвәли, элгечтән өс киемен кулына алып, өйдән чыгып китте.

– Ә син нинди?! – Дания әрнеп, Суфия сүзен кабатлады. – Һе, и-и, ә-ә-ә!.. Мин сине бер генә көн дә тотмас идем. Анаң Мәхмүтне әрәм иткән кебек, улымны юкка чыгарырсың дип куркам. Сиңа түзүнең бөтен хикмәте шул!

 – Дания! Җитте! Файда юк телләшеп. Инде мин дә чыкмый каламмыни?

– Бар чык, әни! Мин бит яхшыга әйтәм. Кадыйр театр уйнап, мин монда ятып калыр кеше идемме соң? – Даниянең тавышы киселде,  башын стена ягына борды.

– Йә, елап йөрәгеңне бозма. Кайткач барын да берәмтекләп сөйләрбез. Римма, кызым, кил әле! Дәү әниеңә әкиятне син сөйлә бүген!

Алгы яктан аваз ишетелде:

– Чык-мый ул аның янына-а!

– И-и, явыз җан!

Нәни кыз, тыпырчынып елап, әнисе кочагыннан Дания кочагына барып керде.

– Җимешем! – Дәү әнисе чүт итеп баланың битеннән үпте.

– Дәү әни! Елама! Бүре-кәҗә турында сөйлимме?..

Мәдинә киенгән җиреннән, үзалдына көлеп куйды.

– Дәү әнкәң бүген бүре, син  кәбестә бул инде кызым. Бүре кәбестә ашамый. Кәҗә кәбестә ашаса да, әниең сине ярата, тими сиңа.

– Күрсәтермен мин сезгә кәҗә!

– Иһи-һи. Кәҗә зыянлы җан түгел ул. Дәү әнисе карт бүре булырга да риза әнә.

– Карт әбием! Мин Красная шапочка! – Кыз елмаеп итәк очын ян-якка тарта.

– Менә бит! Алла бирсә, аз гына үскәч, клубта театр уйнарсың яме.

Бала дәү әнисе яткан караватта кулларын чәбәкләп, “ур-ра!” дип сикерде.

– Кызым, тәртипне нык тот яме! – Мәдинә карчык оныкчыгына яратып, шаяртып кына сүз әйткән булып, киленнәренең колагына тату булырга  киртли. – Әкиятне күп итеп сөйлә дәү әниеңә. Мин кайткач, чынын сөйләрсең яме, – дип күз кысты.

– Төрттерә инде бу карт әбиең, кызым. Ярар, әни, бар, борчылма. Бүре булмам. Рәхәтләнеп карап кайт! – дип елмаеп калды Дания.

Минвәли әбисен капка төбендә көтеп торды. Мәдәният йортына барырга теләк сүнгән иде инде. Өйгә дә керәсе килмәде. Әбисен тамаша залына кертеп җибәргәч, театр карарга кермәскә дә уйлаган иде. Ниндидер көч тамаша залына иярләде.

Суфиянең шул кадәр ачуы килде. Болай да эшкә баргач, сәхнәдә барган репетиция аның ачуын чыгара иде. Ул белеп тора, Зөлхәбирә мәдәният йортында эшләгәндә аңа әллә ни игътибар булмаячак. Ул оештырган бер чараны мактап сөйләячәкләр. Бу берничек тә аның күңеленә хуш килә торган түгел. Аның Зөлхәбирәне эшләтәсе килми, үзе дә эшләргә атлыгып тормый. Мәдәниятне калдырып китәр иде, алай да тынычлык тапмаячагын белә. Тәгаен нишләргә белми. Ичмаса арткы як бүлмәдә Римма чыкы-чыкы килеп көлә, кәҗә, бүре дия-дия буталып, әкият сөйли. Алгы якта үзенә урын таба алмады Суфия. Чыгып качасы килә. Ул караватында “гы-гы” дигән авазлар чыгарып яткан нәни кызын җилтерәтеп алды да, җил-җил килеп,  кайнанасына тоттырды. Киенеп чыгып китте. Клубка барып кергәндә, спектакль башланган иде инде. Ул анда керергә бөтенләй уйламады. Ачык ишектән алма төшәрлек урын күренми иде. Ул кабинеты ишеген ачты да, тартмасыннан журналларны чыгарып, өстәлгә ташлады. Ачты, япты, күңел ярсуына чара тапмады. Чын күңелдән тизрәк театр бетүен теләде. Вакыт үтми иде. Ара-тирә алкышлаган тавышлар ишетелеп китә. Спектакльдән чыгып-кереп йөрүче ир-атлар исәнләшеп үтәләр. Утыра торгач, кабинетына Нәфилә Ситдиковна керде...

Минвәли хатынын өйдә дип белә иде. Суфияне әнисе белән әрләшәдер дип уйлап борчылды. Аңа  спектакльне карау  бик авыр булды. Ул бит аның  эчтәлеген белми иде. Шул кадәр оста уйнасалар да, ошатып карый алмады. Әтисе катнашканга да түгел, классташлары уйнаганга да түгел, бары “Зәңгәр кыңгыраулар” җырын тыңлау мөмкинлеге булганга гына спектакль карарга теләве иде. Барлык сабырлыгын җыеп, бары бер җыр көтте ул.

Сәхнә  артында торган кара төстәге елкылдап торган, Мәрдан карт белән бер яшьтә булган кара төстәге фортепьяноны, декорация буларак, сәхнәгә чыгарып куйганнар. Зөлхәбирә бай, дәрәҗәле шәһәр хатыны ролендә икән. Кайчан шулай оста итеп уйнарга өйрәнгән соң әле бу клуб мөдире?! Ул бит үзен күрсәтергә яраткан кеше түгел. Минвәли сөйгән ярына сокланып туя алмый. Әтисе дә әйбәт уйный. “Молодец та инде син, әти!” – дип чын күңелдән горурланып утырды. Күтәреп кенә йөртә бит ул әнисен... Әгәр, Зөлхәбирә хатыным булса, менә бүген Хисмәт Зөлхәбирәне яратып күтәреп йөрткән кебек мин дә шулай итәр идемме икән?..  Үкенечле уйны тулысынча уйлап бетерермен димә. Күңелне әрнү били. Тамак төбенә төер утыра...

Ниһаять Зөлхәбирә җырлый...

Кырда йөргән чакта кыңгырау гөл...

Тик җыр хозурына бирелә алмады Минвәли. Әллә ни булды. Күңел тынычсызланды,  битләр ут булып янды. Нигә аңа борылып карады соң әле үзеннән алдагы рәттә утырган классташы Гөлсем? Әле бая гына үтәли тишеп караган авылдашын күргәч, шулай тоелды дип тынычланырга өлгергән генә иде.Үзен күралмас авыр хис биләде. Йөрәк еш-еш тибәргә кереште.

...Кыңгыраулар алып килә чыңлап

Безнең бергә булган елларны.

Икәү генә белгән бәхетләрне,

Икәү генә белгән моңнарны.

Бу өченче  куплеты барын ул гомумән белми иде.

Җирдә күктә, кая барсам шунда...

Юк, утырып булмый иде монда. Кушымта кабатлану белән торып, чыгу юлына ашыкты. Чыгам дигән кешегә бу кешеләр аякларын җыя төшеп нигә чыгарга мөмкинлек бирергә ашыкмыйлар икән?! Рәт арасындагы унике урынны озак чыкты Минвәли. Диңгез кичкән сыман булды. Бик дулкынланды.

...Уем синең белән очраша.

Барча хыялларым чынга аша,

Зәңгәр кыңгыраулар чыңласа.

Ниһаять ишеккә җитте.

– Браво! Шәп!.. – Сәхнәдәгеләр – рольләрен уйнап шулай дип кычкыралар. Аларга залдагы кайбер тамашачылар кушылды. “Бу нинди мыскыл?!” – Мизгел эчендә башыннан уй чагылып үтә. Минвәлинең җаны тетрәнә. Әллә аның чыгып баруын хуплыйлармы?  Ул гипнозланган кеше сыман чыгып барышлый гына башын борды: залда шаулап алкышлыйлар. Алкышлар, Зөлхәбирәдән ерагаюыннан каһкаһәле көлү сыман тоела. Идәнгә төбәлгән күзләре ярым ачык кабинет ишегеннән хатынын күргән сымак була. Аңышып торырга кәефе юк, беркемне дә күрәсе килми. Хатыны өйдә калды, чыкмыйм диде бит....

Ә Зөлхәбирә, үзе уйнамаганда залга күз салу өчен пәрдәдә уем ясады, тамашачыларны күзәтте. Авыл тамашачысы, драмадагы вакыйгалар шәһәр фатирында баргангамы, кайбер күренешләрдә персонажлар символик мәгънәдә фикерләп сөйләшкәнгәме, әллә инде беренче тапкыр уйнаган Зилә, Лилия, Кадыйр тамашачы алдында бераз тартынганнары сизелгәнгәме – тамашачының игътибары, кызыксынып каравы сүрелгән урыннар да булды. Ә тулаем алганда, яратып, ошатып карадылар кебек. Хисмәт белән икесе – ир белән хатын рольләрен уйнаганда, балантаулыларның күзләре башкача да ялтырый, бераз елмая төшәләр, бер-берсенең күзләренә карашып ниндидер мәгънә эзлиләр иде. Бу башкала театры түгел шул! Авыл кешесе, спектакль караганда да, авылының чынбарлык вакыйгаларын хәтерендә барлап, бәйләнеш ясый. Хисмәтнең Зөлхәбирә өчен янып-көйгәнен күпләр белә. Чынлыкта да шулай яратышалармы икән? Беләсе килә... Кызыксынучан күзләр очкын сыман кабына, ирексездән йөзгә елмаю куна...

Авыл советы башлыгы, тамаша беткәч, сәхнәгә күтәрелеп, җылы сүзләр, рәхмәт әйтте. Пәрдә ябылгач, сәхнә артына кереп, спектакль ошавын әйтүчеләр, уйларын яшереп тормаучылар да булды: “Хисмәт белән матур пар икән сез!” – диделәр. “Спектакль ахырындагы кебек аерылмагыз!” – дип, бармак болгап шаярттылар.“Кайчан туйга киләбез? – диюче дә булды. Театрда уйнап алгач, күңеле белән яшәргән, Зөлхәбирәне икенче килене итеп күрергә теләгән Зәйтүнә бу сүзләрне ишеткәч:

– Бик тиздән, Алла бирсә! – дип җавап бирде.

Үзешчән сәнгать активистлары Зөлхәбирә пешереп алып килгән балан пиругы белән чәй табыны тирәли утырдылар. Кадыйр абыйлары: “Данияне көттермием инде, бер утыргач, тиз генә китеп булмас”, – дип, кайтып китте. Чәйгә авыл советы башлыгы Закир Надировичны да чакырдылар. Табынга җыелышкач кына авылдаш Мәүва апалары килеп керде:

– Бик оста уйнадыгыз. Куйган-куйган кызык спектакль сайлагыз инде икенче юлы, – дигән кызыклы фикер әйтте.

 Укытучы Нәфилә Ситдиковна: “Авыл кешесе аңлап бетермәс кебек, эчтәлеге символларга бәйле”, – дип алдан ук борчылган иде шул. Шулайрак булган ахры. “Куярбыз!” – дип әйтеп, сүзен яхшы кабул иткәнгәмедер, өстәп әйтергә кирәк тапты:

– Әллә ни шунда: аппарат уйлап тапкан берсе, икенчесе самолет очырган, Айбикәләре “онытылган”... “Зәңгәр кыңгыраулар”ны җырламасаң, Зөлхәбирә, кайтып китә идем, – диде ул иркенәеп.

Гөлсу, барлык кешегә күрсәтеп, ике күзен борын төбенә китерде:

– Иске авыздан яңа сүз диләрме әле?

(Дәвамы бар)

Реклама