Логотип Казан Утлары
Роман

Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы (6))

Башыннан УКЫГЫЗ

Сөйдергеч дога сорадың... Инде бусында болай дисең. – Сәлия тешләрен кысып әйтә, сүзләре ысылдап чыга. – Хәзер үк, шыңшуыңнан тукта да, кайтып кит! Оныттыңмыни, кияү килеп алмады, мин барып Римманы калдырып кайткач, үзең барып яшәп киткәнеңне, ә? – Тавышы көчәя барды. – Бу юлы да килеп алмаячак! Бар, кайт, Зөлхәбирәгә өйләнгәнче, ахмак! Ирсез каласың! Бар!!! – Сәлия күзләрен акайтып, акырып, башындагы яулыгын кызына атты.  Суфиягә әйтерсең шул гына кирәк булган, чынлап торып кычкырып елый башлады. Куркып, анасына бала да кушылды. Суфия янәшә торган урындыкка утырып, баласын кочты да чын күңелдән елады. Әнисеннән бу кадәрне үк көтмәгән иде ул. Ә Сәлиядә чынлап та рәхим-шәфкать юк иде. Ул кызганнан-кыза барды:

 – Бар, хәзер үк кайтып кит! Нәрсәгә сиңа калхуз квартиры? Чатнап торган нарат бүрәнәдән өе булган иреңә ябышып яшә! Ябышып корсак күтәрә белдең, яши дә бел! Миңа кирәгең юк синең! Монда синнән башка да башсыз-күтсез ике малай, синнән дә уздырган холыксыз Гөлсу. – Кулларын уңлы-суллы селтәде, Сәлия. – Күрәсең ич! Җитеш тормышта яшисең бит син, аңгыра булмасаң! “Иреңне ярат, яраттыра бел, театр уйна!” – дип күпме тукыдым мин сиңа теге юлы. Ирең чыгымлап Зөлхәбирәгә өйләнмәсен, шуны кара син! Башка чыгасы килгән имеш. Тизрәк тагын бер бала тап! Башыңны эшләт аз гына булса да! Балаларыңны аталарына елыштырып үстер, ирсез каласың килмәсә. Һей, башсыз, башсыз!

 Суфия еламый инде, ул көчле тавыштан куркып елаган кызын күкрәгенә кыскан да әнисенә гаҗәпләнеп карап каткан.

 – Шул квартирда утырып каласың, ташлап китә, ә монда ата-ана тотып тора әле. Шуны аңламыйсыңмыни син? Чит кеше баласы белән беркем дә алмаячак сине. Рәхмәтле бул! Әле дә алдылар...

Суфия кызын кочаклап чыгып китте. Аның туган нигезе белән торган йорты бик ерак иде. Ул шул аралыкны, бала күтәргән килеш бик тиз кайтып җитте. Беркемгә бер сүз әйтмичә, гадәти көн кебек ашарга пешерергә кереште. Кырын караган кайнана да,  Мәдинә карчык та сүзсез генә бер-берсенә карашып алдылар да, оныклары белән тәтелдәргә керештеләр. Бала йөзен чытты да:

– Ерак әбине яратмыйм, ул әнигә акырды, – диде.

Суфия елмаеп җибәрде.

– Шулаймыни кызым? – диде Мәдинә әби. – Ә безне яратасыңмы соң?

– Бик яратам! – диде Римма һәм караватта ятып торган әбисе янәшәсенә ятып, нәни куллары белән Даниянең битен чәбәкләде.

 

***

Хисмәт Зөлхәбирә белән гел очрашу ягын карый. “Хәбир дустым!” – дигән булып, өйләренә килә. Зөлхәбирә чәйгә кыстый, тик егет беркайчан да табын артына утырмый.

– Әйдәгез, клубка! Һинд киносы була! “Гита Ситапур кызы!”– Тавышы күтәренке. Зөлхәбирәне ничек тә клубка алып чыгасы килә, шуңа инде бер тапкыр караган киносын кызыктырып сөйләргә тырыша. – Татарчага тәрҗемә ителгән ул. Кызык та инде татарча. Сыдыра гына малай, мин сиңа әйтием, кылыч белән... Подряд! Пачти ышанасың... – Сүз саен көлә үзе.

– Син һинд киносы яратасыңмы? – ди Зөлхәбирә елмаеп. – Хәбир яратмый бит!

– Мин Зөлхәбирә аның ялганын яратам. Чөнки үзем дә яңгалларга яратам. – Хисмәтнең юк кына сүзе дә кәефне күтәрә. Ә ялганлау дигәндә, ул ялганлый белми – бары шаярта, кызык сүзләр белән Зөлхәбирәне көлдерәсе генә килә. Тагын да күбрәк сөйләшер иде, Зөлхәбирәнең җитди кыз икәнен белә, ошамас дип уйлый. Кызның күк йөзе кебек зәңгәр күзләренә караса, югалып та калгалый ул. Кая китә икән ул кыюлык? Аптырый үзе дә. Бу мәхәббәт дигән нәрсә әллә ниләр үзгәртергә сәләтле: теллене – телсез, телсезне телле итә. Ә бүген ул тыелып тормады. Алай гына да түгел, бу йортта аның кәефе тагын да күтәрелә шул.

Егетләр  көн дә бергәләп клубка чыгалар. Зөлхәбирә Суфия белән очрашмау өчен генә түгел, яхшы күрсәтмәсә дә, телевизордан тапшырулар карый-карый шәл бәйли ул. Әнисенең бәйли башлаган шәле калды. Шуны төгәлләп сатып, яңа телевизор аласы килә.

– Әйдә, Зөлхәбирә, картайгач бәйләрсең! – Хисмәт уенын-чынын бергә кушты.

Зөлхәбирә зәңгәр күзләреннән шатлык чәчеп рәхәтләнеп көлде.

 – Хисмәт! Минем бит әле абыемны өйләндерәсем бар, шуңа тырышам инде, – дип елмайды.

Сүзгә күршегә керми торган Хисмәтме инде мондый сүздән соң җавапсыз калучы?!

– Аха-ха... Сез миннән дә ныграк шыттырасыз ахрысы, кайсыгызга ышанырга белеп булмый. Хәбир әйтә: “Сеңелкәшне кияүгә бирәм башта, аннан үзем өйләнәм”, – ди.

Өйдә күңеллелек! Бу күңеллелекне тагын да сузасы килә.

– С-сиңа б-бир-с-сәм генә инде, Х-хис-мәт!

– Хисмәткәме? – Хисмәт баш артын кашыган булып кылана. – Яхшы парин ул! Зөлхәбирә чыксамы аңа кияүгә, и-и, Хисмәтме, Хисмәт, вечно чәчәк атачак!

Зөлхәбирә дә, Хәбир дә, үзе дә шаркылдап көләләр.

– Көләсез сез име? Билләһи яңгаламый! – Кунак егетнең күзләре кызга ялварып карый. Тик игезәкләр аның күңел дөньясын күрмиләр, күзләре яшьләнгәнче көләләр.

Шаян кеше нишли? Көлсәләр – көлдерә! Хисмәтнең Зөлхәбирә күңеленә үтү өчен өйдә кат-кат уйлаган сүзләре бүген дә онытылды. Инде килгәненә дә сәгатьтән артык вакыт үтте:

– Күрдегезме? – диде Хисмәт, маңгай турысына спорт сүзеннән сүз-бизәк  чыгарып бәйләнгән аксыл башлыгы түбәсенә беркетелгән сары чукны баш артыннан алга чыгарып.

– Бәй, Хисмәт син чәчәк аткан ич инде. – Зөлхәбирә тыела алмыйча көлде. Хәбирнең көчле көлү авазы өйне яңгыратты.

– Бу шәп шапканы сеңелкәш бәйләп бирде, чук ясап такты. Модада икән ул. Булат та киеп кайткан әле бу ялда.

– Кая, сал әле! Бигрәк матур, карыйм.

– М-мин, ч-чугын ко-клубтан ч-чәлгән ди-дип то-тор-рам. – Хәбирнең йөзе көләч, үзе бәләкәч сыман ихлас.

– Әби клубны шайтан оясы дия иде. Аллам сакласын, шайтан чугы асаммы инде газиз башкаема?! Картларны да аздыра ди, юньле урын булса, Мәрдан бабаң мәчеткә йөрер, клубта эшләмәс иде, дия иде.

Рәхәтләнеп көләләр.

– Әйдә, яшьти, сигез тула бит! – дип сәгатенә карады Хисмәт.

– Тугыз тула, сигез түгел!

 Хисмәт ышанмыйча стенадагы сәгатькә бер караса, аннан озак кына кул сәгатенә карап торды.

– Туктаган мәллә соң?  – дип кулыннан салып колагына якын китерде. Эшлиме ул ә, ишетмим, – дип Зөлхәбирәгә тыңлатты.

Зөлхәбирә тырышып колакларын  шомрайтты, тик колак шавыннан башка бер генә аваз да ишетмәде.

– Белмим, ишетмәдем. Туктаган мәллә соң? – дип кире Хисмәт кулына бирде.

– Һей, боргычы тартылган ич. – Хисмәт шып итеп учы белән маңгаена суккандай итенде дә, сәгатен дөресләп мәш килде.

Зөлхәбирә егеткә күзләрен тутырып карады, ләкин күзләре сары чуклы башлык кигән егет аша башка дөньяны күрә, уйлары да башка дөньяда гизә иде.

Ике егет өйдән “Шипр” одеколоны сиптереп чыгып киткәндә, Зөлхәбирә теләр-теләмәс генә шәл бәйләвен дәвам итте. “Классташларга сәлам миннән!” – дип калды ул. Егетләрне озаткач, Зөлхәбирә сәгать йөрешен тыңлаганда башына килгән уйлары белән ялгыз калды. Бу ни була соң әле? Ул, Хәбирнең өстәлдә эшләп яткан кул сәгатен колагына якын китерде. Үзенә даими ишетелеп торган колак шавыннан башка берни ишетмәде. Ул бит моны уйлап та карамаган иде. Йә Аллам, мин кул сәгате йөрешен ишетмим микәнни? Ул, башын учлап, өстәлгә таянды. Шәл бәйләү теләге сүнгән иде инде. Телевизорда “Время” тапшыруы бара. Аңгырайган баш сөйләнгән сүзнең, күрсәтелгән видеосюжетларның мәгънәсенә төшенми. “Останкино” каналыннан диктор сөйли, дөнья гүли! Уйлар бик хөрти. Ул, ул... дөньяны сөйми! Телевизорның сул почмагында, кечкенә форматта, сары костюм кигән сурдотәрҗемәче кул чуклары белән яңалыклар “сөйли”. Я Алла, я Алла, үзең сакла!.. Бит Булат та Чечен сугышында диләр...

Ни генә булмасын, исән икәнсең – тормыш дәвам итә! Дәвамлы бар нәрсә дә үзенә ияләштерә, күндерә. Тавышка да, сугышка да, ятимлеккә дә, саусызлыкка да...

Игезәкләр Хисмәтне көн дә көтеп алалар. Юкса, үзләре әллә ни сөйләшмиләр. Хәер, алар йортында әниләре исән булганда да бары кирәкле сүзләр генә сөйләнде. Халисә: “Юк сүз – чүп сүз!” дип, кирәкмәгән сүзне гел тәнкыйтьли иде.

Егетләр кызлар озатып йөрмәделәр. Хәбир тотлыгуыннан уңайсызланды, ә Хисмәт бары Зөлхәбирәгә генә күңел салды. Ул рус телендә басылган газеталарны укып бара. Сәгать тугыздан унынчы яртыга кадәр китапханәгә кереп “Время” тапшыруын карый. Барлык политик мәсьәләләрне авыл кешесенә күрә яхшы күзәтеп бара. Әлбәттә, Хәбир гел Хисмәт янәшәсендә. Чечен  сугышы турында җентекләп тыңлыйлар.

Бер килгәндә, Хисмәт:

– Ярый авылдан китмәдек әле дип сөенәм. Булат, хәрби  училищеда укып хәрби эшкә бәйләнмәсә, сугышка китмәс иде. – Хисмәтнең бүген шаяртасы килми иде. Җитди генә сөйләшеп утырды. – Шәһәрдәге тәртипсезлекне сөйләп, күрсәтеп бетерә алмый телевидение. СССР таркалганын гына көткән икән Казан шакаллары да. Группировка да группировка! Хәзерге заманда аерым сугышкан кеше юк! Апа әйтә, акчаны кошелокка түгел, ярты литрлы банкага салып эшкә йөрибез ди. Уртасында гармун күреге кебек резинкалы озын, сары автобусларда шәһәр хатыннарының сумкаларын кисеп кенә торалар, – дип сөйләде. Әйтсәм әйтим, “Интердевочка”, “Вера”лар юл кырыенда күпләп басып торалар икән. Экрандагы кино урамда ди хәзер. Чын кино!  Монысын җизни сөйләде.

– Хисмәт! Син бераз үзеңнекен кушасыңдыр инде, әйеме? –  Зөлхәбирә Хисмәтнең җитди сүзендә дә бераз ялган, шаярту бар дип уйлый. Казанда якыннары юк, ә үзенең барганы юк.

– Зөлхәбирә, мин синең янда яңгалламыйм бит, чын мәгәр.

– Син таныштырмасаң, илдәге яңалык түгел, үзебезнең авылныкын да белмим. Хәбир авызыннан келәшчә белән дә сүз тартып ала алмассың. Син, шулай, килгәч сөйлә, яме.

– Иптәш Зөлхәбирә туташ! “Казан” программасыннан күрәсеңме, татар телен куәтли башладылар. “Туташ” сүзен өйрәндем. Без әдәбият дәресендә укыган идек бит, әйеме, Әмирхан Еникинең “Гөләндәм туташ”ын, вәт, менә шул заманнардагы кебек эндәшеп булачак икән кызларга. – Хисмәтне белеп булмый, ихлас елмаюы артында, шамакайлануы да бар бугай. – Әтү, безнең авыллар:“Яәй-й!”, “Си-и-ин!”, “Әлләкем!”– дип эндәшәләр. Туташ дисәң, шәп бит, әйеме?

– Ай-яй, Хисмәт! Зерә тракторист булып йөрисең инде.

– ... майлы крис диген.

Кабат көләләр.

– Карале, Зөлхәбирә! Кешеләр бер-берсенә, “туташ”, “ханым” диеп, “әфәнде” диеп эндәшә башласалар, авылыбыз халкы культурныйга әйләнеп бетәр иде име.

Хәбир хахылдап көлә дә:

– Ү-үт-терәсең с-син, к-көлдереп... – дип куя.

Хисмәт тагында җанланып сөйләргә керешә.

– Менә мин Зөлхәбирәгә туташ дип эндәшкәндә, Сәйдәшләр заманындагы зыялы кеше итеп хис итәм үземне, пусть фактта тракторист булыем.

Хәбир генә түгел, Зөлхәбирә дә сыгылып көлә. Шул ук вакытта Хисмәткә сокланып карый.

– Хисмәт! Ә кызлары туташ исеменә лаекмы икән соң?

– Һ-м, Казанга китәләр дә, үзгәреп кайталар кызлар... Зөлхәбирәгә охшаса – лаек!

– И-и, рәхмәт инде. Хисмәт! Күңелең матур синең. Ну күп сөйләшәсең инде үзең. Син бер очрашканда сөйләшкән кадәрне без атна буе да сөйләшмибез.

– Ә тел нәрсәгә ул? Авыз эчендәге ризыкны чәйнәгәндә кашык сыман болгатып тору өченмени?

– Аха-ха, Х-хис-мәт, ү-үт-терәсең, ки-киттек, ко-клубка!

– Киттек! Пока, Зөлхәбирә туташ!

– Иһи-һи... Хуш, Хисмәт әфәндем! – Зөлхәбирә шәлен зур рәхәтлек белән бәйли. Һәр күзен элгән саен күзәнәкләре шатлык белән байый. Һәр яхшы нәрсәдән яхшылык җыя, һәр начарлыктан гыйбрәт ала ул. Аңлый, Хисмәт аны клубка чакыра, дуслык тәкъдим итә, классташ итеп кенә түгел, ир-егет заты итеп каравын өмет итә. Анысы да аңлашыла. Тик бу күңел дигәне генә гел каршы килә. Күңел түренә һәркемне кертә алмый  ул. Хәер, ул урын буш түгел бит. Нәфрәт белән каймаланса да, хыянәтле мәхәббәтен йөрәк түреннән алып ташлый алмый әле. Көн дә килгән егет, аның күңеленә хуш килгән сүзләр белән эндәшә, бары ул гына шатлыклы кичләр бүләк итә. Нигә ачылмый йөрәк түре? Дөрес, “туташ” дип эндәшкәндә ясалмалык сизелә. Барыбер, тәмле тел иңнәренә баскан авыл тормышыннан кызны бер башка өскә күтәрә. Шаянлык яшәү ямен күрсәтә, игътибарга лаек, кирәкле булуыңны искәртә, киләсе көннәргә ышаныч тудыра. Зөлхәбирә тормышка гашыйк! Ләкин аерым бер кешегә гашыйк булу хисе үзеңнән тормый ахры. Аны бары Кодрәт иясе Үзе бүләк итәдер...

– Зөлхәбирә туташ! Мөмкинме сезгә? Исәнмесез! – Хисмәт, кыланчыкланып, кызның кулын үбә. Башлыгы түбәсеннән сары чук кыз кулына килеп төшә. Зөлхәбирә елмаерга мәҗбүр була. Сөйкемле егет кызның күзләренә өмет белән карый. Тик Зөлхәбирә аның кичерешләрен күрсә дә, йөрәгенә кагылмый шул. Аның өчен ул бары шаян, сүзчән классташ.

– Нинди яңалыклар бар, Хисмәт яшьтием? Үзем – төнтек, Хәбир әфәндем – молчун, син – всёмогущ! – Шулай ди дә, көлеп җибәрә.

– Зөлхәбирә! Безнең республикада хәзер татарча сөйләшәләр, суверен дәүләт бит инде ул. Мин русча сүзләр кыстырмыйча сөйләшүнең тәмен таптым әле.

– Тәмле дисең, алайса. Безнең фермада элеккечә инде, Хисмәт.

– Әби янына керә дә күрше апа: “И Гайшәптый, бигрәк тәмле сөйләшәсең инде син,” – ди.

Зөлхәбирә көлә:

– Син дә Гайшәптыйдан ким түгел, Хисмәт!

– Соң, әби малае бит! Безнең әби урысча белми. Әни чынлап та, урысча сүзләр кыстырып сөйләшә. Ә үзе берәр марҗа белән кара-каршы сөйләшсә, рус телен юньләп аңламый. – Хисмәт рәхәтләнеп көлә. Кушылмый кара! Ләкин... Зөлхәбирәнең бу дөньяда иң өнәмәгәне – ир затының күп сөйләшүе. Ул күп вакытта әдәп кагыйдәсен үтәп тыңлаган кыяфәт кенә чыгара. Ә хәзерге мизгелдә кызның ул кагыйдәгә буйсынасы килми иде, чөнки кәефе юк. Ул үзе дә сизмәстән әңгәмәдәшенә арты белән борылды. Хисмәт аңлады.

– Беләсеңме, Зөлхәбирә, сүзем бик җитди иде. Сөйләшү минем өчен җан рәхәте бит, беләм, артыгын сөйләшеп ташлыйм инде. Беләсеңме, күптәнге ике хыялым бар минем. Беренчесен әйтмим. Хыялга ашмас кебек сизәм. – Хисмәт чынлап та, бик җитди кыяфәттә иде. – Икенчесен тормышка ашыру өчен бөтен тырышлыгымны куям. Каршы килмә! Яме!

– Я әйт инде, хыялыңны! Бик катлаулы мәсьәләләр күтәрәсең ахрысы. Куркып куйдым.

– Курыкма! Мин сиңа булышам... Суфый икенчегә түгәрәкләнгән анда. – Хисмәт, яхшысынмыйча, күз карашын идәнгә төшерде. Аннан, үтенгән сыман сүзен дәвам итте, – әйдә, кер инде клубка директор булып. “Зәңгәр кыңгыраулар”ыңны сагындык. Сәлия-Усалия кабиләсе клуб тарафларыннан, Такташ әйтмешли, “белмим күпкә, белмим азга...” шыла булып чыга.

– Авыл мәдәнияте “директоры”н кая куясың?

– Сәлиянең сыйрагы сынган, гер асып, балниста ята ди.

Зөлхәбирә Хисмәткә күзләрен зур итеп ачып карады. “Хакмы?” янәсе...

– Районга баргач, машина бәреп киткән аны.

Кыз карашын тәрәзә аша урамга төбәде. Күз алдына шыксыз хастаханә палатасы, караватта гомер буе горур кыяфәтле Сәлиянең өскә күтәрелгән ак бинтка уралган аягы, авыртудан газапланган йөзе килде. Байтак кына үз дөньясында күңелсез уйлар кичерде

– Зөлхәбирә! Кая китеп бардың? Шул хатын өчен кайгырдың инде әллә? “Сине клубка эшкә кертсәм, исемем Сәлия булмасын!” – дигән кеше бит ул. Ә син эшкә юри үч итеп кер!

Зөлхәбирә уйга батып бер ноктага текәлгән күзләрен Хисмәткә күчерде. Карашы – Хисмәттә, ә уйлары... Хисмәт аша әллә никадәр киңлектә дөнья күренә. Авыр хатирәләр яшәү көчен ала. Хисмәткә ул уйлары аша җавап юллый: “Нигә үч итү белән маташырга? Тормыш болай да катлаулы”.

Җиһанның катлы-катлы күгеннәнме ул, каян килә бу авазлар Зөлхәбирәгә?

– Ш-ш-ш, щ-щ-щ, сь-с-с, з-з-з, с-с, ч-ч-ч, – Иясез авазлар чыелдый. Бар дөнья зыңгылдый. Ә тормыш дәвам итә. Аның өчен каршындагы классташы ярты җанын бирергә әзер. Нишләп аңлашылмасын ди бу Зөлхәбирәгә?!

 – Хисмәт! Зур рәхмәт! Мин үч белән булышмыйм. Син әйткәнне уйлап карармын. Тик мине алмаслар да инде. Мин бит өч тәкъдимне кире кактым. Үз кешеләре дә бардыр...

“Син мине дә кире кагасың бит, Зөлхәбирә!” – Бусы Хисмәтнең уенда калды, ә теле:

– Зөлхәбирә, мин ышанам, син мәдәният йортында эшләп, үз юлыңны табачаксың, – диде.

– Хисмәт, нинди яхшы кеше син! Зур рәхмәт! Күңелгә канат куя беләсең. Тик канатлар гына ялкыннарда өтелде лә... Талпынып карармын. – Зөлхәбирә күңелсезләнеп китте. Кешенең, кем булуына карамастан, авырлыкка калуы, үз башыннан үткәнгә, авыр кабул ителә иде...

Авыл советы председателе аны үзе очратты. Машинасына утыртып, авыл советына алып килде.

– Мәдәният йорты директоры кандидатурасына авыл халкы инде биш ел сине күрсәтә. Булдыклылыгың бар, коеп куйган әртист син! Сыер саварга  кеше табарлар, ә менә синең кебек талантны фермада гына җырлатып йөрү килешми торган эш. Читтән торып укырга кер! Бу эш синеке! – Эш кабинетына алып керде. – Гариза яз! – дип, өстәлгә чиста ак бит, ручка куйды.

 

***

Суфия бер ай инде әнисе янында хастананәдә. Авырлы булуын да исәпкә алып, икесенә бер палата бирделәр. Хәле авыр Сәлиянең. Көннәр озын сарыга буялган стенага карап ятарга мәҗбүр. Олы кеше булса да, сабырлыгы ташка үлчим. Игелекле Мәдинә карчык өч бала янында Сәлия йортында яши, Минвәли  хуҗалыгын алып бара. Кадыйр, үз хатыны ун елдан бирле урын өстендә яткач, кодагыен бик кызганды. Әбисе пешергән тәмледән-тәмле ризыклар белән Минвәли көн дә район хастаханәсенә юл ала. Яшь хатын әнисе тукып торганны һич тә онытмый. Ирен елмаеп каршы ала. Йөклелекне җиңел күтәрсә дә, үзен кызгандырып зарлана, мескенләнә, аннан башын иренең иңбашына куеп тынып кала. Минвәли, хатынын кочып, зарларын борчылып тыңлый. Мондый форсатны кулдан ычкындырамы, Суфия:

– Кара ничек тыпырчына улың? – дип үткән-сүткән кеше күп булуына карамастан, иренең кулын корсагы өстенә куярга җай таба.

– Малаймы?

– Малай булмый инде?

Минвәли бик куана. Кайтканда “Камаз”ындагы кечкенә магнитофонга кассета куя.

Жёлтые тюльпаны – вестники разлуки...

Яшьлектәге, клубка йөргәндә популяр җырлар күңелгә ник шул кадәр якын була икән ул?. Сүзләренең мәгънәсе дә мөһим түгел, дәртле көй күңелгә канат куя. Шул елларга алып кайта.

Сикәлтәле юлда зәңгәр плюш пәрдәгә беркетелгән сары чуклар көйгә таган атыналар. Минвәли кайтып җиткәнен дә сизми кала. Ул хастаханәдән югалу белән Суфия ролен алыштыра. Үзе юкта Зөлхәбирә белән клубта очрашырлар дип көнләшеп, үзенә урын таба алмыйча, коридор буйлап йөри. Хәтта төнләрен уянып, икесен бергә күзаллый. Соңгы вакытта Зөлхәбирәгә карата ачу тагын да арта бара. Иң беренче чиратта, ул аның эш урынына кереп эшләгәне өчен күралмый. Хәтта күңеленә авырга узуына ризасызлык та килде. Ә әнисенең фаҗигагә юлыгуы, әнисен кызганудан бигрәк, орышуга кайтып калды: “Ник кенә карап чыкмадың икән инде, син, юлны?!” янәсе.

– Син инде, әни, тагын бер бала тап, дидең, – диде ул әнисенә үпкә белдереп. – Мин декретка чыкмасам, керми иде бит теге клубка, кырык берле бутыен сөйрәп, сыер савып йөри иде әле һаман да.

– Ә-ә, син шуңа төннәр буе әйләнгәләп пуфылдап ятасыңмыни, көнче күбәләк?!

– Күралмыйм шуны!

– Дөрес, кеше сөярлек кеше түгел алар. Анасы да шул ие. Минем күзне ачырмадылар, Мәхмүтне Халисәдән тартып алдың дип. Бирмәсен ие. Мәхмүтне, сыерны мөгезеннән эләктергән кебек арканлап алып кайтмадым.

– Мин көнләшәм. Беләм, Минвәли аны әле һаман ярата, оныта алмый. Бер мизгелдә, безнең әти Халисә ападан чыгып киткән кебек, минем белән аерылыр да Зөлхәбирә белән кавышырлар кебек. Бөтен курыкканым шул.

– Тынычлан! Борчылма, юкса балаң елак булыр. Бу тынычсызлануың йөклелек белән бәйледер әле. Андый чакта көндәшеңне түгел, иреңне дә күрәсе килми ул.

– Юк, мин Зөлхәбирәне генә күралмыйм...

Ана белән кыз озак кына үз уйларында булдылар.

– Мин сиңа бер дога өйрәтермен. Кайткач, Минвәли йоклаганда, өстенә укып өшкерерсең. Зөлхәбирәгә борылып та карамас. Дошманлашырлар, иншалла.

Суфия елмаеп җибәрде.

 – Чынмы? Шәп булыр иде ул, әни.

– Аз-маз кара дөнья белән эш итмәсәң, чиста күңелле Кадыйрныкыларны җиңә алмассың.

Суфиянең күзләре очкынланып китте.

– Әни, бәлки Зөлхәбирәгә дә берәр дога бардыр синдә, ә?

Башта озак кына эндәшми ятты Сәлия. Аннан:

– Исән-имин генә балаңны тудыр башта... – дип дорфа гына җавап бирде ана.

Ә Сәлиянең икенче оныгы, бу җиһанга туарга, яшәп калырга ашыккан сыман, сигез айдан туды. Малай дип көткән кыз бала – врачлар ярдәменнән башка яшәргә сәләтле дә түгел иде. Ул балага хастаханәдә озак тоткарланырга туры килер кебек. Шуңа да Суфиянең үз кайгысы кайгы. Бер бинада булса да, хирургия бүлегенә әнисе янына да чыгармыйлар. Бүген кичкә, шәфкать туташы ризалык бирер кебегрәк әйткән иде. Сәлия янына күрше палатадан күрше авыл хатыны күченде. Суфия, әнисе янында ышанычлы кеше булуын белгәч, тынычланып китте. Караватта ятып кына торса да, Сәлия, әйләнә-мохитен үз көчендә тота иде. Гаепләрен табып, усалланып, шәфкать туташларының да куштанлануларына иреште ул. Көндез аңа барысы да буйсына, яраклашалар, ә төннәр аңа буйсынырга теләми иде шул. Уйлар, уйлар... Ничек кенә нык рухлы булмасын, Сәлия, бетәште. Ул мондый язмышка риза түгел иде. Аз сөйләшә. Еш кына кызганыч караш белән түшәмгә төбәлә. Йөгерек күзләр җансыз, сары төстәге стена буйлап әрле-бирле йөренә, аптыраганнан, пышылдап дога укый. Гарип-гораба булып үсү ихтималын күзаллап, яңа туган оныгының үлүен тели. Сәлия нәселе мескен булып йөрергә тиеш түгел! Ә бу оныгы аның авыру булыр кебек. Борчылып елаган кызын шулай дип тынычландырасы килә, тик әйтергә ашыкмый. Шуңа Аллаһ Тәгаләдән сорый. Сабый гомере кыл өстендә торуы, урында гер асып ятканда чүп өстенә чүмәлә булды. Мондый авырлыкларның гомере буена чиреген дә күрмәгән Сәлиягә бу коточкыч авыр иде. Шәфкать туташларының елмаеп укол кадарга керүен дә сөймәс дәрәҗәгә җитте ул. Югыйсә, фаҗигагә юлыгуына аларның гаебе булмаганны белә дә үзе.  Аңласа да, кая куясы бу күңелдәге ачуны? Нигә мондый бәла килде? Җитмәгән идеме бер итәк тулы бала белән хәерче тормышка калу? Җиңелергә өйрәнмәгән Сәлия аяк башындагы герләргә ачу белән карады. Шулар гына караватка бастырыклап куя сыман. Төшәр иде, сары стеналарга карап ятмас иде. Ду китерер иде дөньяны. Гомере буе колхоз кырын аркылыга-буйлыга сукалаган, чәчкән, урган ире хезмәте өчен колхоз аңа ярдәм күрсәтергә тиеш дип саный ул. Сәгыйть Сәйфиевичның сукмагына гел аркылы төшәр, башта тәмле теле белән сораныр, уңай сүз әйтмәсә, яныннан пыр тузынып үтәр, барыбер үз дигәненә ирешер иде. Үзен яраткан кешеләргә якты йөзен ачар, күрәлмаганнарына искитмәгән кыяфәттә, башын югары чөеп, исәнләшми дә узар – шулай үзен тиешле югарылыкта тотар  иде. Тик, озак ятканга, аркасы ойый, биле авырта, аяк җәрәхәтенә караганда, җаны ныграк сызлый. Сабырлыгы чыртлап сынарга тора. Инде кызы кереп елый башласа, түзә алмас та кебек. Нәкъ шулай булды да.

– Тукта! – дип ысылдады Сәлия, баласын үләр дип кайгырып елап торган кызына. – Үлсә, яхшырак булыр! Имгәк бала карап ятасың киләме? Җитмәгән анда Кадыйрның үлә алмый яткан хатыны!

Суфия, әнисенә рәнҗеп, кырт борылып чыгып китте. Әллә нинди көн булды ул. Сәлия чыгырдан чыкты. Күрше авыл хатыны сөйләгән сүз аны, аягында басып торган сәламәт чагы булса да, сындырыр иде мөгаен. Ә сыну Сәлиядә гел бер төрле – каршы якка ташлану, акыру, җикеренү. Ул аны көчлелек дип бәяли. Тән һәм җан сызлаулары Сәлиянең тышкы кыяфәтен шактый бетәштергән иде.

– Йөзеңә сарылык иңде. Сызлануларың көчле ахры бик, – дип кызганды аны асларын ипләгән күрше авыл хатыны. – Түз инде! Алла кушса, аягыңа басарсың, ныгырсың. Карале, Балантау катыны белән сөйләшеп утырдым әле. Сезнең авылда бер явыз хатын бар икән. Кара сихер белән шөгыльләнә ди. Шундый матур Балантау авылында шундый пычрак җан яшиме? Бик аптырадым, ышанасым да килми. Бер авылда яшәгәч, син дә беләсеңдер инде аны. Алла сакласын шундый кеше белән юлың кисешүләрдән.

 Сәлия гәүдәсенең һава шары сыман кабаруын, кызуын тойды. Киемнәрен рәтләштергәләп торган кулларны үзеннән алып ташлады.

– Булды! Сөйләмә!

Игелекле куллар дертләп киттеләр. Җикеренгән тавышка сәерсенеп, катып калдылар.

– Ба-а-р, чыгып кит! Берегезне дә күрәсем килми! – дип кычкырды Сәлия. Хатын куркып артка чигенде. Палата ишегеннән чыгу белән врачка йөгерде.

– Тынычланыгыз! – диде врач, – стресс, гап-гади истерика.

Сәлиягә тынычландыра торган укол ясадылар. Күрше авыл хатыны башка палатадагыларга вакыйганы сөйләгәч, берсе шыпырт кына:

– Шул хатын үзе бит инде ул, – диде. Коты очкан хатын тәмам өнсез калды. Кулларын нәҗескә буялган кебек хис итеп, чирканып какты.

Сәлия укол тәэсирендә озак йоклаганнан соң, уянып шактый вакыт уйланып ятты. Бик сирәк кенә күңеленә керә торган үкенү, уңайсызлану хисе күңеленнән китмичә җәфалады. Иң әүвәл Мәхмүте күз алдына килеп басты. Күпме дога укыды ул аңа үзенеке булсын өчен. Ә ул барыбер Халисә белән парлашып мәңгелеккә күчте. Мәрхәмәтсез язмышына үпкәләп ятты. Зиратка керәсе дә килми аның. Кабул итә алмый ул аларның янәшә ятуларын. Ә хәзер Халисә тәресе клубта матур җырлап, яхшы эшләп авыл халкының ихтирамын яулар. Юк, болай булырга тиеш түгел! Ул моны тыныч кына күтәрә алмас.

Суфия палатага кергәндә, күзләрен, иреннәрен кыскан Сәлия: “Ну, терелеп кенә җитим! – дип кемгәдер яный иде.

– Тереләсең әни, сынган сөяк ничек тә ялгана бит инде ул! – Суфиянең йөзе балкыган. – Әни, безне чыгаралар, ике атнадан килерсез, вакыт узуы кирәк, аннан яхшырак күренер диделәр.

– Үлә торган түгелмени?

– Ай-яй әни! Ник шулай каты бәрелеп сөйләшәсең син, ә? – Суфия әнисенә үпкәләде. Тамагына ачы төер тыгылды. Бераздан, еламаска тырышып, – Гөлсу килер синең янга, – дип куйды.

Ач, мәдәният, ишегең!

 

 “Яз, яз, яз килә!..” – Күңелдән генә шулай көйләде Зөлхәбирә, мәдәният йорты тәрәзәсен киң итеп ачканда. Кәефе күтәрелде. Классташлары белән күмәкләшеп, шул җырны җырлаган чаклары исенә төште. Үзалдына елмаеп куйды. Шушы мәдәният йорты бит инде ул! Мәктәп укучылары еш концерт куя иде. Ул клубта ешрак та булды бугай. Күрше Мәрдан бабайга ияреп килеп, сәхнәдә торган фортепианода, бер генә бармак белән баскалап, тавыш-көй чыгара иде. Бик өйрәнәсе килә, өйрәтүче түгел, уйный белүче дә юк иде шул Балантауда. Мәктәптә өйрәнгән җырны, яз ки-лә... дип иҗекләп көйләп, клавишага баса, күңел белән нотасын сайлый. Кайчак туры килә, кайчак – юк. “Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына”, – дип сөйләнде әнисе, Балантау килене ире белән ялларда кунакка кайткан чакларында кызын фортопианода уйнарга өйрәткәч. Бик тиз өйрәнде. “Синең ишетү сәләтең көчле, талантың бар”, – дип үсендерде ул аны. Өйрәнгән беренче көе  әнә шул җыр иде.

 Яз, быелгы елда, чынлап та, көлә-көлә килә, салкын кышны җитез куа килә. Шулкадәр шат Зөлхәбирә: гөрләшеп гөрләвекләр ага, юл буе карының каракучкыл көпшәкләнгән катламы да, яз кәефенә буйсынып, җемелди, үзенә күрә бер ямь биреп тора. Табигать бит ул! Табигатьтә агы да, карасы да камил. Хәтта шул көпшәкләнгән аклы-каралы кар катламы да, догалы шамаил сыман, кешелек дөньясын сафлыкка, игелеккә чакыра кебек. Хәбир белән кечкенә чакларында, аларның өй стенасында, кара җирлектә ялтыравык гарәп хәрефләреннән булган агач рамлы догалы шамаилләре бар иде. Өй юган чакта әниләрнең, “ипләп кенә ал” дигәнен Хәбир, колагына да элмичә, илтифатсыз кагылды да шамаил йөзе белән идәнгә капланып төште, пыяласы ватылды. Пыяла ватыклары арасыннан  хәрефләрне берәмләп җыйганда, Зөлхәбирә ул кара җирлекнең рубероид булуын, ә хәрефләре – аскы ягы ак, өске ягы ялтыравык чәй кәгазе икәнен күреп, кул астында булган гади нәрсәләрдән матур шамаил ясалганына бик сокланган иде. Шулар да  исенә төште. Зөлхәбирә әлеге мизгелдә дөньяга үзенең алсу күзлеге аша карады. Чынлыкта, гомер-бакый ачылмаган, буяу күрмәгән, хәтта чери башлаган тәрәзә рамнары тапталган, кадерсез ишек төбеннән дә пычраграк иде. Суфия сеңлесе Гөлсу, швабрасын идән буйлап җитез-җитез йөртеп, сүзен дә җитез генә әйтеп ташлады:

– Мин тәрәзәләр юып йөрми-и-м.

– Чиста эш урынында эшлисең киләдер бит?

 – Әни әйтте: “концерт килгәндә генә ю идәнне” диде. Тәрәзә юарга кушмады.

– Синең директорың кем соң?

Кыз, Зөлхәбирәгә күтәрелеп тә карамыйча:

– Мин идәнне юам да кайтам. Өй түгел ич бу – кылуб!

Зөлхәбирә тәрәзәне тиз генә ябып куйды. Күңелендә буран купты, эндәшмичә калып, тавыш чыгармый уздырса, үзендәге тавыш, киресенчә, көчәйде – колаклары ныклап шаулады. Ул Гөлсуның йөзенә карады. Яшь кыз ваемсыз чырайлы иде. Кәефе киткән Зөлхәбирә тәрәзә буенда зыңгылдаган дөньясында уйланып торды. Фермада, үзенең группа сыерлары турысындагы ялгауга ялгау итеп куелган катлы-катлы  пыяла кисәкләреннән торган тәрәзәләрне юып алгач, ферма яктырып киткәненә сөенүен исенә төшерде. Шушы чагыштырудан да күңеленә ничә сүз килде, әмма берсен дә әйтмәде. Гөлсуны оялту барып чыкмаячак иде. Кай арада диген, Гөлсу киенеп, янына килеп тә баскан.

– Кайтам мин яме, Зөлхәбирә апа! Ике-өч көн килмәсәң дә ярыйдыр. Көн дә көн дә клубка чыккан бандитлар өчен идән юып йөреп булмас инде. Апа зур чүпләрен көннекен көнгә җыеп тора иде. Сез дә алырсыз инде яме, Зөлхәбирә апа. Туган ич! – Гөлсу үзен шулкадәр иркен тота иде, әйтерсең, ул Зөлхәбирә апасы белән шушы яшенә кадәр гел аралашып торган, дус булган. – Симәнке ашамасыннар! Апа иманнарын ала иде, ашаттырмады.

Зөлхәбирәнең күзләре шар булып түгәрәкләнде. Күзләре генәме, авызы да ачылды, ябарга онытты. Хәтта чәчләре торып баскан кебек булды, йөрәге үзенә ишетерлек итеп типте. Дөнья уылдады, чәрелдәде, ахыр чиктә зеңгелди башлады. Ә Гөлсу, берни булмагандай, саубуллашып, матур гына атлап чыгып китте.

– Сау бул! – дия алды алуын, Зөлхәбирә һәм стенага сөялде. – Имгәк җан!!! Их! Әти-и-и! Үлеп, котылгансың бугай...

(Дәвамы бар)