Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы (4))

Башыннан УКЫГЫЗ

Әнисе сүзләре! Бары “өчәү” дигәнне генә “икәү” сүзенә  алыштырып әйтте. Ә Хәбир күккә төбәлгән. Еламаска тырыша кебек. Күрә-аңлый кыз, туганына бик авыр, аңа караганда да авыррак. Күңелендә аналарча кайгыртучанлык хисе яңара. Бертуганы өчен җаваплылык ныгый бара иде.

– Әни рухы риза булмас елап утырганга! Мәдинә әби: “Еласагыз гәүдәләре суда ятар, еламагыз!” – диде.

Хәбир “ә” дими, “җә” дими, күккә төбәлгән. Ни уйлый ул? Һич аңлашылмый кызга. Ул да күккә күтәрелеп карады. Очсыз-кырыйсыз караңгы күк, бихисап йолдызлар чекерәешеп  җемелдиләр. Серле күк! Әнисе шуннан карап торадыр кебек тоелды Зөлхәбирәгә. Нигә гел әнисе генә искә алына соң әле? Әтисе дә карап торадыр?! Әллә Суфияләргә генә карап, аларны гына күзәтәме икән? Шулайдыр шул. Исән чакта бер тапкыр да килеп карамады. Ә килгәнен ничек көткән иделәр. Аеруча Хәбир көтте. Берчак шушы баскыч төбенә утырып төнгә кадәр көтте Хәбир. Әти килмичә мин йокламыйм, дип киреләнде. Ул чак башлангыч класста укыйлар иде бугай. Әнисе елый-елый әрләде.

“Әни! И-и, әни! Безгә өйдә күз яше күрсәтмәс өчен ишегалдына чыгып елый идең...” Зөлхәбирәнең әллә ничә тапкыр “Аллам!” дия-дия елаганын күреп-тыңлап торганы булды әниләренең.

– Аллам, ташлама!!! – Әнисе сүзләрен ул бүген үзе кабатлады. – Син мәрхәмәтле, шәфкатьле!..

– Ы-ы ш-шәф-кать-ле... – Хәбир теш арасыннан кинаяле аваз чыгарды. Аннан: – Б-бар ә-ле, к-ка-алдыр м-мине! – дип ярып салды.

Ирләр заты ялварганны яратмый шул.

– Ярый ла соң, алайса. – Зөлхәбирә теләр-теләмәс кенә болдырга менеп басты. – Аш өлгертәм, тиз кер. – Кыз яшьле күзләрен челт-челт йомып, ишекне ачкач та кабат борылып карады. Күзенә җирдә ниндидер яктылык чагылды. Ул кул аркасы белән яшьле күзләрен сөртеп яңа гына җирдә күренгән нәрсәгә карады. Юк, күз карашында күз яше ялтырамаган! Аңы, күзләре тагы да ныграк ачылды. Җир-күкләрнең асты өскә килмәгән! Юк! Ишегалдында – җирдә яктылык бар! Зөлхәбирәнең аңын ярып үтте: әниемнән сибелеп калган яктылык?! Караңгылыкта яктылык сирпүче гәрәбәләр! Ул болдырдан әллә сикереп, әллә очып төште. Үзе түгел, шунда утырган игезәге дә аңламый калды. Зөлхәбирә җирдән нидер алды. Хәбир гипнозланган сыман торып басты.

– Гәрәбә! – Егет ис-хушын җыйган арада Зөлхәбирә Хәбир учына аклы-каралы төен салды. Күрде Хәбир, учында әнисенең гәрәбәсе: үзе туфраклы, үзе шул каралыктан да яктылык сирпи сыман. Ике туган бер-берсенә сөенешеп карадылар, елмаешып кочаклаштылар. Аннан ашыга-ашыга җирдән гәрәбә эзләделәр. Җирне ике куллап сыпырып, чәбәкләп эзләнделәр. Тапкан саен куандылар, кочаклаштылар. Зөлхәбирә унҗидене тапты, Хәбир ¬ өчне. Күпме эзләсәләр дә башка табылмады. Алар әниләре муенындагы гәрәбә санын белмиләр иде әлбәттә.

Гәрәбәләр бик кызганыч хәлдә иде. Туфрак каралыгы дип уйлаган иде Хәбир, ялкын сөреме икән.

– Хәбир! Гәрәбә утта эримени ул, болар шомалыгын югалаткан бит!

– Т-таш т-түгел ич у-ул, эре-эремәс-кә!

 – Ә нәрсә соң?

– С-сум-м-ала!

– Булыр инде, сумала?!

Хәбир нидер әйтәсе иде, ачкан авызын кире япты. Шуны да белмисең дигән сыман, мәгънәле караш кына ташлады.

– Ничек чистарырга соң, Хәбир? Син физиканы су урынына эчтең. Ничек чистартабыз, йә?

– Ә син, ш-шуңа у-ук-кымак-чы и-и-дең! – Бертуганы көлеп маташты.

– И-и Хәби-и-ир, – диде сузып, Зөлхәбирә, – җанга тимә инде. Күңел сизгәндер, әллә нишләдем мин имтихан биргәндә. Менә кайда ул физика! Ничек тә чистартырга кирәк. Бүгенге эшне иртәгә калдырмаска өйрәтте әни. Мин гәрәбәне чистартмый торып йокламыйм, бел.

Хәбир күзен тутырып игезәгенә карады. “Беләм мин сине кем икәнеңне!” диюе иде игезәгенең.

Хәбир башта йон свитере җиңенә ышкылады. Зөлхәбирә дә шуны кабатлады. Бераз чистарган кебек күренде.

– Физика, Хәбир! Электрлана икән бу! – дип көлде кыз.

Егет елмайды. Аңа күңелле булып китте. Зөлхәбирә, ышкый-ышкый да, туганының чәченә якын китерә, чәч гәрәбәгә тартыла. Кыз көлә. Хәбир тагын елмая.

И-и яшьлек, яшьлек! Бигрәк кыска хәтерле инде син! Синдә кайгылар озакка сакланмый...

Барысын да шулай чистартып маташтылар. Кат-кат учка салып, йөзгә каплап яктылыгын карадылар. Бу күңеллелек әти-әниләрен мәңгелеккә озатканнан беренчесе иде. Әмма барыбер чистарып бетмәде гәрәбәләр.

Таң алдыннан гына ятакларына яттылар. Дөресрәге, Зөлхәбирә стенага мендәр куеп сөялеп кенә утырды, йоклап калудан курыкты. Учларында гәрәбә иде. Утны сүндергәч тә, тәрәзәләрдән төшкән ай яктысында яктыруын карадылар. Һәрберсе үз уйларында булдылар. Кызга бу гәрәбәләр ныклык, рухи көч бирде. Ул аннан атналар буе аерылмады. Бер уч яктылык! Иртән, йоклаганда урын-җиргә чәчелеп киткән гәрәбәләрне, будильник янәшәсендәге җамаякка сала, йоклар алдыннан кулына ала. Ә Хәбир аны бер генә төн карады. Башка кулына да алмады. Ул аңа бер кирәксез нәрсә иде сыман.

 Әниләре исән чакта ук кичке ашны Зөлхәбирә пешерә иде. Аңа ризык әзерләү бернинди авырлык китермәде. Осталыгы тагын да үсте. Вакыт-вакыт елап алудан башка аның күңелсезләнеп утырырга вакыты юк иде. Иртүк торасы. Көнозын өйдәге эшләрне эшлисе. Бакча нигъмәтләрен, сауган сөтне дә эш итәсе. Хәбибрахманнан кала барлык егетләр комбайн ярдәмчесе булып урнаштылар. Хәбирне чакыручы булмады, үзе бармады. Мәүва апасы бер килгәндә: “Ярдәм итим, сыерларына ашлык тияр диюче юк шул ул. “Сыек нәрсә, я егылып жаткыга төшәр, диде күршем”, – дип әйтте. Әлбәттә бу сүзне игезәгенә белдермәде кыз. Комбайн тирәсендә йөрмәгәненә риза да булды әле ул. Чынлап та, уйга еш батып йөри. Гел эчтән сыза ахры. Аз сөйләшә, беркемгә дә ачылмый.

Классташ егетләр, Хәбибрахман, Булаттан башкалар, СПТУга укырга йөри башладылар. Район белән ара ерак булмагач, училищега барып-кайтып йөриләр. Хәбир бераз ачылып китте. Кайткач терлекләр карый. Телевизордан барлык киноларны карап бара. Клубка чыкмый. Зөлхәбирә бертуганын кызгана. Әйтерсең бу хәсрәт бары Хәбирдә генә, Зөлхәбирәгә бер дә килмәгән, тимәгән. Сүз әйтми Зөлхәбирә. Тик менә Хәбирнең тотлыгуы бетәр дип уйлаган иде. Ашыгып әйтсә, тынычсыз булганда сөйләшсә, озак кына әйтә алмыйча тора. Икәү генә сөйләшкәндә элекке кебек үк түгел дә сыман. Чит кешеләр янында бик тә тотлыга. Зөлхәбирә бик-бик борчыла. Чөнки ул иптәшләреннән дә читләшә бугай. Игътибар итте Зөлхәбирә, Хәбир сорасалар гына җавап бирә. Сүзгә кушылмый. Үзенең дә колакларында һаман бер тавыш чыңгылдый. Һич кенә дә бетми. Бармагын колагына тыгып селкетә, учы белән каплап, башын боргалый. Алып ташлыйсы килә бу эчпоштыргыч тавышны. Һич кенә дә булмый. Тик аны уйлап торырга вакыты да юк кызның. Ул аңа Минвәли иңбашына башын куеп пышылдап кына сөйләшкәндә комачаулый. Югыйсә, күңелдә моңсулык булса да, төннәр тыныч, тын бит инде.

Төннәрен Зөлхәбирәне гәрәбә яктырта. Ул гәрәбәләрне әнисе муенындагы кебек чиста, матур халәткә китерәсе килә аның. Тик ничек? Һич белә алмый. Хәбиргә әллә ничә әйтте инде, ә ул ярдәм итми, хәтта кызыксынмый да. Кызның, игезәген, кәефен күтәрерлек шөгыль белән мәшгуль итәсе килә. Ә бит ничек елмайды гәрәбә чистартканда. Мәүва апасы аңа, ацетон белән чистартып карарга киңәш итте. Ничек итсә итте, туганын бу эшкә тартты  Зөлхәбирә. Теләмичә башланган эш хәйран кызыксындырды аны. Гәрәбәләрне берничә сәгатькә ацетонга салып алдылар. Бераз йомшарган сыман гәрәбәләрне шыгырдатып трикотаж свитерга сөрттеләр. Чистарып ук бетмәде. Кабат ацетонга салдылар. Гәрәбәләр тышында ак утырым барлыкка килгәнне күргәч, Хәбир дә шатланды. Тырышып чистарттылар. Элекке кебек үк булмаса да, шактый чистарган зәңгәрсу гәрәбәләрне чиста су белән юып, йомшак сөлгегә тезгән саен игезәкләр күңелендә куаныч артты.

– Әх, ниндидер таныш хуш ис килә? – дип куйды кыз, куш учына гәрәбәләрне алып иснәп.

 – Пъ-по-оялка т-ташы исе.

– Әни исе! Син нәрсә? Әни муеныннан шундый нарат исе кебек ис килә иде. Әй, син әнине кочакламагансыңдыр шул. – Зөлхәбирә кабат Хәбиргә иснәтте. – Онытма, әни исе бу! Күрәсеңме, гәрәбә муенса бәлки тулысы белән җыелгандыр инде.

– М-муен-ныңа так!

– Әнинең кырыгына Коръән укыту мәҗлесенә муенса ясап тагам. Зәйтүнә һәм Мәүва апаның күзләре шар булсын әле, – дип елмайды кыз. – Ә юк, такмыйм! Үзләре дә елар, мине дә елатырлар... Уртага бүләбез. Мин санадым. Монда алдагылары белән утыз дүрт. Сиңа унҗиде, миңа унҗиде. Тип-тигез!

Хәбирнең кәефе шәп, шаяртасы килде:

– Бе-бер а-айдан у-унсигез т-тула.

Кыз рәхәтләнеп көлде.

– Ярар, тулгач, үземнән берсен бүләк итәрмен. Миңа уналты гына яшь булыр. Шәп бит әйеме? Яшь калам.

Егет учындагы гәрәбәләргә карап алды да:

– М-мин к-кыз к-кеше тъгел, м-мә,  – дип гәрәбәләрне игезәге учына салды. Алар сыеша алмыйча өстәл өстенә коелдылар.

– Нишлисең инде? Әни безгә бар нәрсәне гел уртага бүлә иде бит. – Ул таралган гәрәбәләрне кабат җыеп бирмәкче булды.

Хәбир, кирәкми дигәнне аңлатып, кулларын болгады.  Зөлхәбирә Хәбиргә дигән гәрәбәләрне җамаякка салып өстәлгә куйды. Үзенә тигәнен учларына кысып, караватына ятарга ашыкты. Ай яктысында гәрәбәләр зәңгәрсу яктылык сирпеделәр. Кызның күңеленә олы шатлык тулды. Чын күңелдән елмайды. Тирән йокыга талды.

 

Ярга кагылган энҗе

 

Хәбибрахман белән Булат Суворов хәрби училищесында укып йөриләр. Кайткан чакта игезәкләр йортына киләләр. Киемнәре матур, бер төрле, хәрби сымак. Аларда ниндидер рухи көч тоела, аралашкач, күңел үсә. Тик сирәк кайталар. Хәбибрахман түш кесәсеннән ак йөзле көләч бер чибәрнең фотосурәтен еш күрсәтә. Горурлана. Минем матурым ди. Яратуы, карточкасын кадерләп, сак кына тотуында ук күренә. Булат әллә шаярта, әллә чын сөйли: “Әнкәсе белсә, эләгә инде аңа. Надюшасы кяфер затыннан”, – дип елмая. Белмәссең Булатны, ул бит гел елмая, гел шаярта. “Хәбибрахман Баланлы тавы түбәсендә таң каршылаганда кояш чыгышын күзәтмәгән икән, Черёмушка авылындагы шул сары башны күзләгән”, – дип өсти. Көлешәләр инде. Яшьлеккә ни аңа? Аннан бергәләп клубка чыгып китәләр. Минвәли, Хәбир, Хисмәт райондагы СПТУдан көн дә кайтып йөриләр. Минвәли Зөлхәбирә белән көн дә очраша. Классташ кызлар арасыннан бер Зөлхәбирә генә авылда калды. Ә Суфия “Теплоконтроль”дә эшли диделәр. Аңламый ул Суфияне. Ни өчен шулай тәкәбберләнеп үтә ул аның яныннан? Сыер савасың диюе идеме икән?

Классташлар атна ахырында клубта күрешәләр. Суфия, Зөлхәбирә булганда башка төркемгә кушыла, ул китү белән янәдән килә. Шәһәрчә киенергә тырыша, әмма зәвык белмәгәнгә, бар кигәне котсыз күренә. Беренче карашка гына шулай. Үзе белән аралашканда киеменә һич тә игътибар ителми. Ул күңелдәге бушлыкны очсыз сүзләре белән тутыра. Һәркемне авызына карата. Сөйләгәне җитди булмаганга, гел күңелле. Ә мәдәният йортында үзара кызык тапсаң табасың, тапмасаң юк. Бәйрәм көннәрендә мәктәп директоры доклад укый, аннан укучылар көче белән әзерләнгән концерт куела. Гадәти көннәрдә, яшьлек хакимлек иткәнгә, уен-көлке үзеннән-үзе ярала, шуңа да рәхәт! Бер уйласаң, Суфия кебек юк-бар сөйләп көлүче, көлдерүче булмаса, шәһәрдән дуслар кайта дип очрашырга ашкынмасаң, клубта ни бар соң? Хәер, кино яратучылар атнаның һәр көнендә диярлек мәдәният йортында. Клуб мөдире Мәрдан инде карт. Нигәдер аны Мәрдан абый дип түгел, Мәрдан карт дип йөртәләр. Мөдир клубны ача да яба. Соңрак япсын өчен, хәйләкәр егетләр, өстәл уеннарында, картлачка  уен азарты биреп, юри җиңеләләр. Җиңелсә, кәефе бетә – клуб ябыла. Сәнгать җитәкчесе концертлар булганда гына күренә. Тәртип ташка үлчим. Авыл советы башлыгы клуб директоры булып эшләргә кеше таба алмый. Сәнгать җитәкчесе вазыйфасында ике-өч ай эшлиләр дә ташлап китәләр. Сәгыйть Сәйфиев яшьләрне тәртип белән ял иттерә алган клуб хезмәткәренә колхоз кассасыннан өстәмә акча түләргә риза. Бары мәдәниятне ныклы куллар гына алсын! Суфия, әнисе клубта техничка булып эшләгәч, үзен хуҗаларча тота. Янәсе үз кеше! Бу яктан аларны бер дә бәялисе килми. Чөнки мәдәният йортында кая барып төртелмә тузан, пычрак. Сәлия эшкә, филормония артистлары килсә генә килә диләр. Зөлхәбирә бер атна сыер саугач, хезмәттәш апалары, авыл гөрләтеп, аны клуб мөдире итеп куярга дип сөйләштеләр. Моны ишеткән Сәлия: “Ничек оялмый өлкән кешене урыныннан кузгатырга?” – дип, яхшы атлы булып, кая барса, шунда Зөлхәбирәне әдәпсезлектә, миһербансызлыкта гаепләде. Зөлхәбирәнең клубка эшкә керәм дигән уе да, теләге дә булмады, югыйсә. Ул гүләгән мотор тавышы астында сыер сауганда да, җәяүләп җәйләүдән кайтканда да гел җырлады. Тавыш белән булмаса, эчтән генә моңланды. Сәхнәдә җырлыйм дигәне юк. Җырлыйм дигән кеше мунчада да җырлый ләбаса. Ни гаҗәп, Сәлия чыгарган сүздән соң, Мәрдан карт та бәйрәм концертлары оештыра башлады. Клуб  мөдирен олы кеше дип, Балантауның җыр-биюгә хирыслары, аның гозерен аяк астына салмадылар. “Әһә, Мәрдан карт эш урынына нык ябышты”, – дип көлде усал теллеләр. Балантаулылар искиткеч матур җырлаучы, тал чыбыгы кебек зифа буйлы чибәр ятимә кызның, зәңгәр сатин халат, кара резина бутый киеп, бадья чиләкләр күтәреп йөрүенә һич тә риза түгелләр иде.

Октябрь бәйрәме җитте. Клубта концерт булды. Сәлия Зөлхәбирәне начар күрсәтеп сөйли торгач,  кечкенәдән яраткан күрше кызы дип тормады Мәрдан, концертта катнашырга чакырмады. Кыз өчен бу гаҗәп тоелса да, аның үз хәле хәл иде. Классташ егетләр военкоматта кат-кат тикшерелеп йөргән чакта, Хисмәтне армиягә яраксыз дип тапсалар, Хәбирнең быел ук китәчәге билгеле булды. Зөлхәбирә, “Хәбирне дә алмасыннар иде” дип, чын күңелдән теләде. Өметләре акланмады. Игезәген армиягә озаткан көнне кыз кабат каты гына елады. Әнисен мәңгелеккә озаткан көн кебек булды. Туганнан бирле гел бергә булганга, туганыннан аерылу бик авыр иде аңа. Күңеле төште. Бер кешене дә күрәсе килмәде.  Минвәли белән дә рәтләп аралашмады. Ул көнне егет бик хисчән иде. Классташ егетләр көзге каткак юлдан куркып тормадылар, матайларда районга “Маленькая Вера” киносын карарга бардылар, кайткач аракы эчтеләр. Барысына да кыюлык иңде. Зөлхәбирәне гел кочасы, үбәсе килде Минвәлинең. Ә кыз, киресенчә, аннан тайчанды. Аның күңеле мөлдерәмә сагыш кына иде. Көч-хәл белән егет кочагыннан ычкынып, кайтып бикләнде.

***

Зөлхәбирә бүгенге кичтә клубка чыгарга, Минвәли белән соңгы кичләрен бергә үткәрергә тиеш. Иртәгә Кадыйрлар йортында озату кичәсе була. Аның икенче көнендә үк Минвәлие ике елга армиягә китеп барачак. Зөлхәбирә, ышанасы да килмичә, аш пешергәндә дә, табын җыйганда да тукталып-тукталып уйга калды. Мәрхәмәтсезме әллә бу дөнья? Әле май аенда гына әтисен урамда күргән иде. Җәй уртасында гына кадерле әнисе исән иде. Кара көздә бердәнбер газиз туганы да, ике елга аны ялгызын калдырып, китеп барды. Инде сөйгән яры Минвәли... Кызның күңел катылана бара. Җиһанга ниндидер үпкә, язмыштан канәгатьсезлек туа. Тәлинкәләрен дә җитез-җитез юа. Нигә болай? Нигә минем белән генә шулай? Зеңгелди җиһан! Тынычсыз күңелдә сораулар туа һаман. Ул алдагы якка чыкты, өстәл буена килде. Җамаяктагы гәрәбәләрне учына алды. Хәбирнекеләр! Куш учын йөзенә китерде. Учлары йөзенә зәңгәрсу яктылык сирпегән кебек булды. Уйлар, уйлар... Очы-кырые юк! Гәрәбәләрен учына кысып, тәрәзә буена килеп басты. Көзге караңгы күктә йолдызлар калыккан.

“Әни-и! Ә-ни-иии! Сине хәтеремнән меңенче кат кичерәм”. Гаҗизләнгән күңел гаделлек эзли, таләп итә: “Ник кенә базга төштең? Нигә ул керосин баз өстендәге туфракка түгел, баз төбенә аккан? Нигә бу кайгы-борчулар миңа гына өелгән?..” Сораулар күбәйгән саен җиһан көчлерәк зеңгелди... Зең-зең итә, ерак-ерактан зәгыйфь кенә кыңгырау тавышы ишетелә. Юк! “Ш-ш-ш...” – куркыныч итеп елан ысылдый... Баш тагын иелә. Күзләре учындагы  гәрәбәләргә төшә. Ә алар кызның үзеннән төшкән күләгә караңгылыгында сизелер-сизелмәс кенә “яналар” сыман тоела...

Кинәт кемдер артыннан кочты. Кыз акрын гына аяк башына басып кергән егетне сизми калган иде шул. Куркынып башын борды һәм кочаклаучыны этеп җибәрде. Минвәли икән.

– Ай, нишлисең ә? Ул кадәр җилпенмә инде, – диде үпкәләгән егет.

 – Яле! – Кыз матур итеп кабат кочакларга үрелгән кулларны кабат читкә этәрде.

 – Аңламыйм мин сине! Мин берсекөнгә армиягә китәм, ә син кочаклатмыйсың да. Кил әле! – Минвәли кочагын җәеп, чын күңелдән елмаеп, Зөлхәбирәне кочагына алып үпмәкче булды.

 – Яле, Минвәли! Син эчкәнсең дә ахрысы?

– Аз гына ул! – диде шактый кәефле егет.

– Исе әйбәт үк килә.

– Каты итеп кочаклыйм әле.

Зөлхәбирә каршы килмәде, ләкин аңа бу әрсезлек һич тә ошамады. Минвәли, Зөлхәбирәдән каршылык булмагач, иреннәренә үрелде. Тик Зөлхәбирә Минвәлиның бу кыланмышын яратмады, үзеннән этә төште.

– Син мине тамчы да яратмыйсың ахрысы. Китәм бит инде, син аңлыйсыңмы? Яратып каласым килә. Без синең белән каты итеп яратышканыбыз да юк.

– Без бик яратышабыз бугай. Тагы ничек итеп сөешәсе ди егет белән кызга?

Минвәли елмаеп кызга текәлеп карап торды да, стенага кысрыклап кызны үбә, назлый башлады. Утны сүндерде. Караңгылыкта бер мәлгә Зөлхәбирә югалып калды. Егет, кыз йомшарганнан файдаланып, караватка егылуның җаен китерде. Әүвәл курку, аннан ниндидер эчке тетрәнү Зөлхәбирәне бу җиһанда эретеп, зәңгәр диңгезнең йомшак, шаян дулкыннарында тибрәтәсе килә иде бугай. Ул дулкыннар, бер-бер артлы килеп, каршылыксыз бөтереләләр, бер-берсен үз иркенә ала-ала, әүшәләнә-әүшәләнә кушылалар... Минвәлинең көчле куллары кием эченә кереп ныграк капшый, назлый. Зөлхәбирә дулкыннар иркенә бирелә, тирәнрәк чума, рәхәтлеккә бирелә, диңгездә йөзә, бата... Ю-у-ук! Аңны ярып уй керә: төпкә китәргә ярамый! Ул дулкыннар арасында батмас өчен салулап, ике куллап каршы көрәшә. Ул бит чалкан яткан килеш йөзә икән. Зур дулкын өскә менә, сулыш каплана. Чү, бу куркыныч йөзү! Борын төбендә мыш-мыш килеп бәргәләгән дулкын тәмам күмеп китмәсен, Зөлхәбирә! Ул көчле итеп сулыш ала:

– Әни!!!

Тирә-ягына карый. Ә анда диңгез төбендәге энҗеләр җемелди. “Өскә күтәрел!” Курку каяндыр көч тудыра: ”Болай ярамый!” Ул, бар көчен җыеп, диңгез төбеннән күтәрелә – зур, куркыныч дулкынны җиңеп, тәмам өскә чыгу бәхетенә ирешә һәм сулышын томалаган уйнакчан шул ук вакытта дуамал дулкыннан арыну белән йотлыгып сулыш ала. Кыз чарасыз – каушый. Йә Ходай, бу төш?! Түшен каплый... Төш түгел, чын ләбаса. Тамак төбеннән көчле аваз күтәрелә:

– Юк! Кагылма! Кагылма! – Кыз егеткә суккалый, тагын да ныграк чәбәләнә.

 – Кыргыйланма инде!

Кызның бар тырышлыгы аягына басу иде. Ниһаять...

– Көтмәссең дә инде син мине, кызый! – Дулкынның көчсезләнүе иде.

– Көтәм, тик кагылма миңа! – Зөлхәбирә сикереп торып аягына басты, утны яндырды. – Башка болай кыланма! – Кыз дуамал диңгездән дә хәтәррәк ярсый иде, шуңа тавышы да чамасыз көчле. Ул:

 – Эчкәч, буеңа сеңдерә бел! – дип ярсып кычкырып җибәргәнен үзе дә сизми калды.

Мондый каршылык, дорфалык Минвәлинең мин-минлегенә тиде:

– Минме исерек?

– Мин алай димәдем. – Кыз үзенең дуамаллыгына уңайсызланды. Егеткә күтәрелеп карамый гына өс-башын тәртипкә китерде, караватны ипләде. Чәчелгән гәрәбәләрне җамаякка салды. Үзенең куллары калтырый, сер бирмәскә тырыша. – Без клубка чыгабызмы? – Зөлхәбирә җавап көтмәде. Әйтүе дә болай сүз өчен генә. Өстенә киенә башлады.

– Син мине яратмыйсың! Яратсаң, болай итмәс идең. Китәм бит, син аңлыйсыңмы?

– Китсәң, кайтырсың, Минвәли! Көтәм, көтәм, көтәм!

Минвәли үпкәләп, Зөлхәбирәгә карап тора.

– Без чыгабызмы клубка? – дип кабатлый ишек төбендәге кыз.

– Ничек инде син, кунак кешене калдырып, үзең чыгу юлында беренче торасың. Мин кунакка килдем. Синең чыгып барышың, “бар кит!” дию белән бер. Мин синсез армиядә нишләрмен дип уйлап аптырап беттем. Ә син?.. – Минвәли бик каты үпкәләгән чырай ясады.

Зөлхәбирә үзен гаепле хис итте. Башын аска иде. Үзе мичкә сөялде. Мич бик кайнар иде, аркасына хәйран нык кызу үтә, әмма ул түзә...

Минвәли үзен җиңелгән итеп калдырасы килмәде.

– Киттем мин алайса. Сиңа мин китсәм дә берни түгел икән. Аңлашылды! – Йөзенә нәфрәт чыгарып, ачу белән идәнгә лап-лоп басып, егет өйдән чыгып китте. Утлы ялкын мич эчендә түгел, Зөлхәбирә эчендә дөрли иде бугай. Тораташ сын басып торган килеш “янды”. “Дык” итеп ишек ябылганга да байтак вакыт үтте сыман. Миңгерәгән баш, ахыр чиктә, үткән вакыйгаларны төш сыман кабат хәтердә барлады. Ышанасы килми: “Бу Минвәли идеме соң?” – дигән самими уйлар калка. Мәхәббәтле күңел күпме генә акларга тырышса да, вакыйга чын булып күз алдына килеп баса, тәнне калтыравык ала.

Кыз, тынлыкта башын аска иеп, зыңгылдаган зур дөнья каршында япа-ялгыз басып калды. Вакыт саный – кич. Пешерде арканы мич. Зөлхәбирә аны тоймый һич. Бәхеткә, ярсыткыч көч янында көчсез, елак хис бар ич. Ул капылт кына кузгалды да әле яңа Минвәли үзен көчләргә теләгән караватка барып капланды һәм үксеп елап җибәрде.

***

Клубка килгәндә Минвәлинең ачуы бик яман иде. Классташ егетләр, җаен туры китереп, тагын бераз кәгеп алдылар. Егетнең ярсу холкы басылды. Күңеле күтәрелде. Зөлхәбирә онытылды. Клубта “Ласковый май”, “Мираж” группалары хитларына биеделәр. Минвәли тирәсендә Суфия рәхәтләнеп бөтерелде. Кәефләр шулкадәр әйбәт иде. Күп тә үтмәде, Минвәли Суфия колагына нидер пышылдады да  дуслар, классташлар белән саубуллашмый да, клубтан парлап чыгып киттеләр. Җыр озата калды:

Белые розы, белые розы... Беззащитны шипы...

Что с вами сделали снег и морозы...

Бу ике яшь йөрәк өчен бернинди чикләр юк иде.

Зөлхәбирә боларның берсен дә ишетмәде, күрмәде. Ул елап арыгач, җәелмәгән урында клубка барырга дип кигән өс киемнәре белән йоклап китте.

...Чиста сулы диңгездә (чишмә суы кебек үтә күренмәле бугай) яшел суүсемнәр арасында балыклар янәшәсендә рәхәтләнеп йөзде Зөлхәбирә. Бигрәк матур инде: тонык яшел суүсемнәр суда тибрәлеп тора. Шул хозурлыкка ул йөзгән уңайдан сокланып карый. Йөзгән саен диңгез төбендә төрле зурлыктагы энҗеләр җемелдәшеп кала. Бакчы, Зөлхәбирә кагылган саен суүсемнәрдән коела икән бит ул энҗеләр. Кайберләрен, кызыгып, кесәсенә салмакчы. Әмма энҗеләрне чүпләү җиңел түгел. Тоткан саен кулдан шуа, тырыша торгач кулына ала. Минвәлигә дә бүләк итәм дип хәтеренә беркетә. Тирә-якта бер төрле серле хозурлык, тәртип, тынлык. Бер аваз ишетелми. Кабат борылып карый. Суүсемнәр түгел, Минвәли бүләк иткән кыңгырау чәчәкләр икән бит ул. Йә, Аллам! Мин кайда соң? Кинәт каршына энәләрен тырпайтып кызылканат йөзә килә. Бәй, диңгездә затлы матур балыклар гына буладыр ич?! Чү, бу безнең Чишмәсу елгасы икән бит. Алабуга зурая, ә авызы тагын да зуррак һәм балык, мыскыл итеп, Зөлхәбирәдән ыржаеп көлә. Шул мизгелдә су болганчыклана, кызылканат та, суүсемнәр, энҗеләр дә аңа күренмәс була. Зөлхәбирә чиркана, тизрәк өскә күтәрелә. Йөзәргә авыр! Су өслегенә һаман да чыгып җитә алмый, тыны бетә, шулай да кесәсендәге энҗеләре исенә төшә, алар коелмасын дип, бер кулы белән кесәсен учлый, сыңар кул белән йөзә. Хәле бетә, әмма йөзеп чыга. Ярый ла үзләренең Чишмәсулары икән! Юкса, диңгез тирәнлегеннән чыга алмас иде. Алай дисә, энҗеләр табылмас иде. Ай, ә кая соң энҗеләр? Кесәсе буш! Зөлхәбирәнең елыйсы килә. Тырыша-тырыша үзе җыйган иде бит. Кайда югалттым?.. Яр буенда нидер күзен чагылдыра. Ә анда кызгылт күлмәкле кыз яр буена чүгәләгән дә ташлар җыя. Ташлар түгел, Зөлхәбирәнең энҗеләрен Суфия чүпли икән бит! Бу хәлгә бер дә риза түгел Зөлхәбирә: ул бит аны диңгез төбеннән тырыша-тырыша җыеп, көч хәл белән күтәрелеп өскә чыкты.

– Әй-й! Әй-й!.. – Үрсәләнеп кычкыра Зөлхәбирә, ә тавышы чыкмый...

Шыбыр тиргә батып уянды кыз. Тирләмичә? Калын колготки, юбка, джемпер. Шулар өстенә болонья куртка,   бәйләнгән йон башлык һәм ул җылы өйдә, караватта ята икән бит. Зөлхәбирә, киемнәрен салганда, тукталып, күргән төшен сагаеп хәтереннән үткәрде. Аерымачык искә төште. Ни инде бу? Төшләрне сирәк күрә, юрый да белми, ышанмый да иде. “Әнинең гәрәбәләрен җыю бик каты истә калган икән, шуңа инеш төбеннән дә энҗе җыйганмындыр”, – дип уйлады ул, төшкә артык әһәмият бирмичә.

Озату кичәсенә Зөлхәбирә үзе барды. Минвәли килеп алыр дип көткән дә иде, ләкин ул күренмәде. Тәкәбберлекнең эзе дә булмаса да, Зөлхәбирәдә горурлык бар иде. Әмма ул Минвәлигә булган саф мәхәббәтен дә, Кадыйр абыйсына, Мәдинә әбигә булган хөрмәтен дә горурлык белән бастыра алмады. Бер урамнан ун ел буе җитәкләшеп мәктәпкә йөргән өч кыз: Лилия, Суфия һәм ул Минвәлиләр йортына бергә килеп керделәр. Суфия бүген күңелсезрәк. Хуҗалар Зөлхәбирәгә аерым игътибар күрсәттеләр. Мәдинә әби кочаклап ук алды. Суфиянең ачуын китерәсе килми иде аның. Шуңа да, Мәдинә әби белән артык озак сөйләшеп тормыйча, кызлар белән бергәләп, табын артына утырырга ашыкты. Тик өстәлнең уң ягыннан түргә таба үткәндә, Суфия кинәттән, Зөлхәбирә белән Лилиядән аерылып, җитез генә өстәлнең сул ягыннан керде дә, Минвәлинең уң ягына утырды, уң яктан кергән Зөлхәбирә егетнең сул ягына урын алды. Зөлхәбирә Минвәли белән елмаеп исәнләште. Минвәлинең күңелендә дә ачу юк иде кебек. Ул да эчкерсез елмайды. Ә күзләре, күзләре... Анда ниндидер гаҗизләнү, әллә сагышмы, ниндидер уңайсызлану барын тойды. Туган нигезеңнән, әти-әниеңнән, туган илеңнән аерылу авырдыр дип, Минвәли урынына үзен куеп карады кыз. Кайтыр җиргә китсәң дә, җиңел түгел шикелле. Күңеле нечкәрде. Сөю тулы күзләре белән күңелдән генә түгел, тәне белән дә якынрак, терәлебрәк утырды. Суфия дә, нишләптер, Минвәлигә елыша сыман тоела аңа. Ә Минвәли шәм кебек төз утыра. “Кичәгегә үпкәләгән димәк, тамчы да җылылык юк!” Зөлхәбирә күңеленә үпкәле хисләр тулды. Килүенә үкенми, ләкин болай булырга тиеш түгел иде, түгел! Ашадылар, җылы сүзләр әйттеләр. Зөлхәбирәгә дә сүз бирделәр. Ул: “Үзенә генә әйтәм мин!” – дип елмайды. Ошаттылар бу сүзен, алкышлап алдылар. Яшьләр клубка чыгып биергә булдылар. Минвәли янәшәсендә атлаган Зөлхәбирәсен биленнән кочты. Кичәге һәм баягы үпкәләр кыз күңеленнән мизгел эчендә юкка чыкты. Минвәлигә наз тулы күзләрен төбәп карады: “Дус кына булыйк, бәгърем! Мин бит сине бик яратам!” Нигәдер, Зөлхәбирә аның күзләренә караган саен, Минвәли күзләрен читкә алды. Клубка килеп җитәрәк, Суфия аваз салды:

– Минвәли калып тор әле!

Минвәли туктап калды. Зөлхәбирә көтеп торыргамы, тормаскамы дигән сыман таптанып торды да, акрын гына атлап китте. Артка борылып карарга горурлык кушмый һәм ничектер уңайсыз да. Атлый торырга булды. Тик арттан тиз генә куып җитеп биленә кул салучы булмады. Лилия читтән күзәтә иде. Килеп Зөлхәбирәне култыклады. Инде клубка килеп җиттеләр. Ул, ишекне ачкан булып, артка борылып карады. Юл уртасында Минвәли белән Суфия әрләшәләр идеме – кызу-кызу әйткәләшкән сыман  тоелды. Зөлхәбирәгә Суфиянең кыланмышы ошамады, әмма сер бирмәскә тырышты. Лилиянең исә нидер әйтәсе килә, әмма җаенмы тапмый: төбәп-төбәп карап тора да, нидер йоткандай итеп куя. Соңгы вакытларда өсте-өстенә килеп чыккан вакыйгалар Зөлхәбирәне күпмедер битарафлыкка әйдәде сыман. Суфиядән тамчы да көнләшмәде үзе. Хаксызлыктан уңайсызлану гына кичерде. Шактый гына торып, клубка кергән Минвәли кәефсез иде. Ә Суфия клубка кермәде. Зөлхәбирә бик сәерсенде. Тын көйгә Минвәли аны танцыга алды. Тик биегәндә чын күңелдән үзен кочагына алмавы яхшы сизелде. Ни бу? Ничәге өчен шулай һаман үпкәсен оныта алмыймы? Әллә, китәсе булганга, шулай күңеле сагышланамы? Шулайдыр, шулайдыр... Ул егетенең кулбашларыннан ныграк кысып, иңбашына башын салды. Рәхәт дулкында икәү тибрәнделәр. Бу клуб түгел, киң җиһан!.. Анда Минвәли дә, Зөлхәбирә генә...

Иртүк торып, булачак солдатны әти-әнисе, Зөлхәбирә, ике классташ егет Казанга озата киттеләр. Шундый авыр булды. Минвәлигә сыенып елыйсы килде кызның. Егетнең әти-әнисе янында улларын кочаклап, елап тору килешле түгел шул...

Кайтканда, киләчәктә кайната булырга тиешле Кадыйр, “булачак килен”гә булышырга вәгъдә бирде. Һәм сүзендә торды. Ярты еллап, чыннан да, нык кына булыштылар...

(Дәвамы бар)

Реклама