Зәңгәр кыңгыраулар (дәвамы (3))

Башыннан УКЫГЫЗ

Күңеле белән беренче гаиләсенә, үзе салган йортка тоташты. Авыртулары онытылды. “Мин гаепле!” – диде эчке аваз. Бер генә сүзгә дә җавап бирмәгәч, өйдәгеләр: “Мәхмүт телдән калды”, – диделәр. Сөйләшә ала иде, кем нәрсә дисә дә, авызын ачып бер сүз әйтмәде. Бары, ятагы янына Хәбир белән Зөлхәбирә килеп баскач кына, аңкавына ябышкандай телен әйләндереп: “Гафу итегез, улым, кызым!” – дип пышылдады. Алар нәни чакта сыенган матур әтиләренең коры сөяктән торган гәүдәсен, мәет төсендәге аксыл йөзен күреп, Зөлхәбирә кабат тетрәнде. Хәбирнең, җан әрнүеннән бигрәк, куллары әрни иде. Аңа хастаханәдә дәваланырга әйттеләр. Беркемне тыңламыйча, кулларын сары мазь сылап, бинтка чорнау белән хастаханәдән авылга качып кайтты. Зөлхәбирәнең игътибар итәсе генә килми иде. Баз авызы янында һушы китеп егылып торганнан бирле, колагыңда ниндидер шау ишетелә. Менә шул аваз, әтисе янында тагы да көчеп китте. Диңгез шавы бит бу! Шаулап ярга кага да кага бу дулкыннар... Юк, нидер чыжылдый, бызылдый, сызгырып та җибәрә кебек. Сәлия апасы каршы алганда аңа бу авазлар ысылдау кебек ишетелгән иде.

Мәхмүт күзен йомды, тирән итеп сулыш алды. Уфылдаган аваз чыгарып калтыранып китте. Зөлхәбирә күзен дә алмый әтисенә карап тора. Шау-шулы җиһанда әйтерсең, Хәбир дә юк, әтисе белән икесе генә. Әтисе дә тибрәлә, ул да...

– Ыш-ш-ш...

“Әллә тилерәмме икән?” – дигән уй да йөгерә башыннан. Битләре буйлап шаулап яшь коела. Аны берничек тә туктатып булмый, колак шаулавын да...

Төгәл бер тәүлектән Балантау авылына хәсрәт иңде. Газраил, бер сәгать аерымлык белән, башта Мәхмүт җанын, аннан, тәне пешүдән йөрәк өянәге яңарган Халисә җанын алды. Тагын ярты тәүлектән авыл зиратында янәшә ике кабер калыкты. Куркынган йөзле игезәкләр озак кына биек-биек тирәкләрнең шомлы шавы кочагында кызыл балчыклы ике калкулыкка карап тордылар. Ана карыннан парлап, кулга-кул тотынып дөнья каршына чыккан ике җан (әниләре шулай дия иде!), бу юлы да бер төрле язмыш кочагында икәүләп басып калдылар. Ә язмышлар балан күк ачы иде. Зөлхәбирә бу хәсрәттән кемгәдер ышыкланасы, һич югында туганы кулыннан кысып тотасы килә. Юк, юк бит, Хәбир кулына да тотынып булмый. Күңеле инештәге язгы ташу сыман актарыла, чыртлый. Кыңгырау кебек өзлексез чыңлап торган бу җиһанга ул эчтән генә үксү белән бер сүз тәкрарлый: “Мин төшердем утлы шырпы, мин, мин! Мин гаепле!” Һәм ул үзен белештермәс дәрәҗәдә, капылт Баланлы тавына чабып китә. Аның артыннан ак канатлы фәрештә сыман, бушап чишелеп киткән бинтларын җил иркенә биреп, Хәбир йөгерә. Сулулары каба, тәгәрешеп тау итәгендә кочаклашып елашалар. Зөлхәбирә:

– Мин яндырдым, мин үтердем әнине! – дип ярсып такмаклап үкседе.

Хәбир, чәбәләнеп, гасабиланып елаган туганын ике терсәге белән кочагына кыса һәм тотлыга-тотлыга:

– М-мин к-кер-росинлы ф-ф-ләгене а-ау-да-дардым. М-мин гъ-аепле! – дип Зөлхәбирәне юатмакчы була. Хәбирнең сүзләрен авырлык белән әйтүен ишетеп, Зөлхәбирәнең күңеленә башка төрле шом керде, елаудан тыела төште. Туганын кочагына үзе кысты. Хәбир үзенең тотлыгуын аңлап кабат эндәшми, куркынган күзләрен тау түбәсендәге саргылт булып күренгән ташларга төби. Җылы, йомшак җил туктаусыз исә, күзләрдә яшь кибә, ә яшь йөрәкләр ярсып тибә дә тибә, хәтта бер-берсенә сизелә, ишетелә дә сыман. Эчке сыкранулар гына беркемгә ишетелми икән. Боз кантары да, агымсу да түгел ул, һәр нәрсәгә кагылып исүче җил дә түгел икән...

 Хәбирнең җанын туктаусыз үкенеч ашый: “Таң каршылыйсы көнне керосин флягасын аудармаган булсам, базга керосин түгелмәгән булыр иде... Мин гаепле! Мин!!!”– дигән уй һич башыннан чыкмый...

“Җылы түгел, кайнар бу җил!” – Кыз шешенке күз кабакларыннан сызык кына булып күренгән күзләрен йомып кызарынган йөзен җилгә каршы куеп тын калды. Колак төбендә галәм шавы гына тынмады:

– Ф-ф-ф, ш-ш-ш, с-с-с, ч-ч-ч...

Җил исә. Зөлхәбирә колак салып тыңлый. Сызгырып исә: “Ш-ш-ш, с-с-с..” Җил генә түгел шул, галәмнең ниндидер авазлары кушыла. Галәмнәнме икән? Миңа гына ишетелә микән? Зөлхәбирә Хәбиргә карады. Бер ноктага төбәлгән дә хәрәкәтсез утыра бирә. Аның җилдә дә, җилнең сызгырып исүендә дә гаме юк шикелле. Хәбиргә гаҗизләнеп карап тора торгач, күңеленә ниндидер, моңарчы татымаган уй-хис керә, бөтен күңелен яулый бара. Юк, бу ата-ана югалтудан хәсрәтләнү түгел. Зөлхәбирә әле мондый тынычсызлануны тәгаен тирән аңламый иде. Бу – туганың өчен кайгыру, аны кызгану хисе иде бугай: Хәбир газаплана, тотлыга!..

Яшь башлар иелгән, чарасыз... Бер төрле язмыш кочагында бары икәү! Юк бит бер генә дә терәү! Алар бары икәү...

Галәмдә уйлар укыла...

– Сез бүген дә, иртәгә дә – һичкайчан да ялгызыгыз гына да, икәү генә түгел! Фәрештәләр һичкайчан да бәндәләрне ташламый, бигрәк тә мондый кайгы-хәсрәттә...

– Сез Аллаһның сөекле бәндәләре! Сезгә сынау күбрәк язылган...

Бу нурлы авазлар игезәкләргә ирешми...

Алар чарасыз хәлдә һаман да тау битендә утыралар. Очсыз-кырыйсыз зәңгәр күккә карап, үзен бик кечкенә булуын тоя Зөлхәбирә. Ниндидер бушлык! Каушый. Борчыла. Тирә-якта да зәңгәрлек –  кыңгырау чәчәкләр... Җил уңаена алар иелеп-иелеп алалар, кабат тураялар. Дулкынланалар. Бер мәлдә Зөлхәбирә үзләрен диңгезнең биек дулкыннары өстендә утырган сыман хис итте. Берчак метеорга утыргач башы әйләнгән иде. Биредә дә баш әйләндергеч манзара. Тиз генә күз карашын авылга табан күчерде. Ә анда, Чишмәсу буенда, иң кырый йорт – алар йорты! Зөлхәбирәгә ул шушы зәңгәр диңгездән маяк сыман күренә. Хәбир боларның берсен дә күрми. Күңел күген дөньяга рәнҗү, үпкә хисе каплаган, шуңа да күк төсле тау бите дә, күк үзе дә караңгы төсләрдә күз алдында салынып тора.

Чарасыз Фәрештә:

– Күңелгә пәрдә корылса, нишләп була? Нур яктысы төшмәгәч, караңгы булмый, ни булсын?

– Өметне өзәргә кушылмады. Өметсез бары – шайтан!

– Шулай! Миңа гына түгел, авырлыгы Зөлхәбирәгә, сиңа да төшәр...

– Ә нишлисең? Аллаһ яраткан бәндәдән йөз чөерү – иманы зәгыйфьләр гамәле. Аллаһ кушканны үтәрбез!

Зөлхәбирә тирән итеп сулады, күңелендә ныклык урнаша бара. Күзләрен зуррак ачып  үткер карашы белән авылны күзеннән кичерде. Йорт-җирне, барлык эшләрне күз алдына китергән Зөлхәбирә аягүрә басты. Һаман да башын иеп утырган бертуганы йөзенә, аның кулларына карады. Куыклары кабарган тирене күреп, йөрәге сулкылдап типте. Туганын кызганды – тезләнеп, ярымчишелгән бинтны сак кына башта бер кулына, аннан икенче кулына чорнады.

– Авыртамы, бәгырем? – Йөгерек күзләре Хәбирнең чытык йөзендәге һәр сырын күзеннән кичерә.

– Ә-әрни...

– Түз яме, төзәлә ул! – Кызның нәфис куллары иңбашына кагылып уза. – Кайтыйк, туганым! – Хәбиргә торырга хәбәр биргән сыман тыгыз, көчле беләкләреннән алга – үзенә таба тарта. – Кайтыйк! Безне тормыш көтә...

Хәсрәтле ятим балаларны фәрештәләр азга гына да игътибардан читтә калдырмадылар. Бөтен бәла Хәбирнең үкенечле халәте белән үз эченә бикләнүдә иде.

– Үкенү хисе авыр хәл. Адәми гыйлем ияләре апатия дип атый. Күкләр катындагы тәкъдиргә ышанмау ашый адәм башын.   Бу хәлдән чыга алса ярый.

 – Чыгачак! План белән бара. Аллаһ Үзе белә.

Халисә фәрештәсе, алдагы һәм кичәге вакыйгаларны кабат искә алып, тетрәнеп куйды.

 – Алар тәкъдир икәнен аңламый шул. Белсәләр, әниләре үлемендә үзләрен гаепләмәсләр иде. Һавасы уйнасын дип ул чакта  баз капкачын  үзе  ачык куйган иде, баз төбенә калын итеп картон кәгазьләрне үзе җәеп салган иде. Чисталык яратты. Үзенә авышкан мотоцикл авырлыгыннан бидондагы утыз литрлап булган керосин чайпалып, чәчрәп баз төбенә түгелде. Базда шырпыны да үзе сызды...

– Әйе, Зөлхәбирәнеке төшкәнче үк сүнде, – дип куйды Зөлхәбәрдар атлы фәрештә.

– Әлмисакъта тәкъдиренә язылган да бит... Кызганычрак шулай булуы. Шәфкатьле кеше иде.

– Язмышка язылганына ризалашкан кем бар? Пешүдән үлмәде. Йөрәге тузган иде, фаҗига моңа бер сәбәп кенә. Үлем хастасы аз һәм тиз булды. Хыянәттән, Сәлия атлы адәм зыяныннан янып өтәләнгән җаны – тән пешүе әрнүеннән күпкә артык булды аңа. Ул бит нечкә, саф күңелле иде. Гомере тәмамланды, җир йөзендәге йөкләмәсен башкарып бетерде. Халисә белән Мәхмүтнең җирдә яшәүләре тәмамлану белән безнең дә бу тирәлектә эш әлегә тәмам. Халисәнең игелекле гамәлләрен дәвам итүчеләр сезнең кулда! Мәрхүмнәрнең гамәл дәфтәрләре –“Сәҗин”дә*. Беркем дә үзгәртә алмый, бары балаларыннан дога юнәлсә генә теркәп була.

 

Чәчелгән муенса

 

Мөселманча киенергә тырышкан Балантау хатыннары, Сәлияләр капкасыннан Коръән мәҗлесеннән чыктылар. Халисәнең хезмәттәшләре, ике дистәләп кеше арасыннан,

 

*Саҗин – Җирнең  алтынчы каты. Мәгълүмат Фәрит Яхинның “Иман” китабыннан алынды.

игезәкләр янына сугылырга төркемнән аерылдылар. Коръән аятьләре тыңлаганда гына тынычланган кебек булган икән күңелләре. Дистә ел буена мәрхүмә белән сердәшләр булып хезмәт иткән сыер савучылар, нинди генә итагатьле булсалар да, капкадан чыгу белән күңелләренә сыймаган уйларын уртаклашмый булдыра алмадылар.

– Әрнеп утырдым. Елыйсым килде, көчкә тыйдым үземне. Шуңа күрә тамагымнан аш та үтмәде, – диде Зәйтүнә.

– Миңа да әллә ничегрәк булды... – дип куйды Мәүва.

 – Күңелгә сыймый, малай-җанашым, күңелгә! Ирен тартып алып гомер буе дошман күреп усаллык эшләп яшә дә, шул көндәшеңнең ашын үткәр!.. “Каккан казыкка сәлам бирер көнең...” диюләр шушыдыр инде ул?! – Зәйтүнәнең кысылган ирене аша сүзләре сытылып чыга. Халисәнең авыр тормышы үзеннән-үзе хәтердә барлана.

– Бик дөрес эшләгән бу Нотфулла хәзрәт. “Ике әрвахка – бер мәҗлес! Ул ятим балаларның, мәрхүмә Халисәнең синдә хакы бар иде! Син барыбер бер табын әзерлисең, мин укыганнарымны икесенә багышлыйм”, – дип әйткән. Ату эте-бете шуңа сүз әйтергә дер калтырап торалар.

– Муллага каршы килә алмый инде ул. Рухлары шат булсын! Кем белә, Сәлиянең бәлки рәхим-шәфкате килгәндер?!.

– Килгәндер дисеңме? Һе-е! Шулай була күрсен! К-хм! Кеше бәхетсезлегендә бәхет төзеп булмый икән, булмый икән. “Минеке!” дип яшәгән  ирең көндәшең белән янәшә кабердә ята. – Мәүва хаксызлык белән әле яңа очрашкан кеше сыман тирән сыкрану белән әйтте: – И-и, Аллам! Хакыйкать юк диләр, дөньяда, ничек кенә бар!

Зәйтүнә дә сүзләрен йөрәгеннән кубара:

– Бар! Бар!.. – дип ахирәте сүзен куәтли.

Хатыннарның сүзсез калып атлаулары – хакыйкать белән ризалашулары! Сәлиянең үткәндәге явыз гамәлләре өчен тантана итү дә бар иде.

 – Мәүва! Балаларның ашка килмәүләре Сәлияләрне гафу итә алмауданмы, хәлләре әйбәт булмаганнанмы? Син барган идең бугай кичә?

– Икесе дә бардыр инде. Зөлхәбирә аз гына еласа да калтырый икән. Хәбир әйбәт үк тотлыга. Кызым Зилә белән бардык. Ул безнең бик нечкә күңелле. Классташларын жәлләп һаман елый. Бу хәсрәтне күтәрергә Баланлы тавы кадәр сабырлык, көч кирәк!

 – Бала гына шул алар.

– Ашалды-ы Халисә-ә! Әле кичә дә яна торган муенсасын киеп сыерлар арасында йөри шикелле тоелды миңа. Әллә ничә  борылып карадым. Күз тидеме икән әллә үзенә? Бигрәк уңган иде бит. Кара син! Үлемтекләренә кадәр әзерләп куйган булган! Әнә: “Үлем безгә бер гыйбрәт!” – диде хәзрәт. Минем аны әзерләү турында уйлап та караганым юк. Газраил, “сиңа кырык кына әле” дип тормый шул, вакыты җиткәч ала да китә...

– Хәстәрләсәң, гомер өстәп тора диләр шул. Без Халисә түгел шул. Шул Сәлия тәресе генә бәхетсез итте.

– И-и-й! Мәхмүткә тозлы алма дип караңгы базга төшәргә идеме инде? Их!

– Язмыш инде... Узмыш юк аннан!

Өйдә аларны Мәдинә карчык каршылады. Күрештеләр.

– Кая игезләр?

Карчык, ябык, нәни куллары белән алгы якка ишарәләде. Ишектән башын иеп Зөлхәбирә чыкты, исәнләште дә, ишек яңагына сөялде.

– Кызым, ашны бик матур итеп үткәреп җибәрделәр, Ходай кабул итсен! Сабыр булыгыз инде. Ходай язганны бернишләтеп булмый. – Зәйтүнә, тагын да әйтер сүзен әйтә алмый торды. Кызның кыйгач кара кашлары астына яшеренгән күзләре эчкә баткан. Әле бер атна элек кенә янып торган ул җете зәңгәр күзләрнең сүнеп, төссезләнеп калганы күренә. Тал чыбыгы кебек зифа гәүдәсенә киеп куйган әнисенең киңчә, күк төсле халат җиңнәре – канатын салган зәгыйфь кошны хәтерләтә. Хатыннар, Зөлхәбирәне кочып, аркасыннан әниләрчә чәбәкләп баласыттылар, елаттылар, аннан юаттылар. Авыр хатирәле мизгелләрдән айнытып, өйгә Хәбир керде. Куллары бинтка чорналган үсмер егет олыгаеп киткән сыман. Уйчан, шул ук вакытта куркулы карашлы күзләр өйдәгеләрне сөзеп карады. Баш кагып кына исәнләште.

– Хәбир, балакай! – дип аваз салды Мәүва. – Син ир бала! Бу йорт синең йорт! Кирәк-яракларыгызга дип акча җыйнаштырдык. Без – әниегезнең ахирәтләре, читенсенмәгез, нинди проблемагыз бар – әйтегез, булышырбыз.

– Халисәнең кырыгын үз өегездә, үзебез хәстәрләшеп үткәрербез, Аллаһ бирсә. Борчылмагыз яме. Тиздән, уку да башлана. Сез нишлисез соң, балалар? – диде Зәйтүнә, тагы да акрынрак итеп.

–  Мин калам. Беркая да китмим, – диде Зөлхәбирә.

– Ярар, кызым, укырга беркайчан да соң түгел. Сыерыгыз да бар бит әле. Сыер дигәннән, әниеңнең группасын таркатабыз диләр.

 – Үзем барам, таркатмагыз! – диде кыз

– Бик яхшы булыр. Булышырга килә идең, эшләмәгән эшең түгел. Хәбир балакай, сине әрмиягә алырлар инде. Халисә бәгырем кыштан бирле шулай дип өзелде... – диде Зәйтүнә.

– СПТУга шоферлыкка укырга бара ул башта, Зәйтүнә апа.

– Ир балага машина иярли белү кирәк инде. Персидәтел яхшы гына транспортын да бирер. Булышырбыз дип тора бит, рәхмәт яугыры!

Балалар, баш кагып, ризалашып тордылар.

– Сыерыгызны асрыйсызмы соң?

Балалар эндәшмәгәч, Мәдинә карчык телгә килде.

 – Кадыйр килгән иде. Бу турыда сөйләште ул балалар белән. Булышам, сыерыгызны бетермәгез диде ул аларга.

– Мәдинә апа, син китмә инде. Син монда булсаң, без дә тынычрак.

– Кырыгына кадәр торам әле. Намазлыгым үзем белән булса, миңа кайда да яхшы. Менә балалар гына... – Карчык боегып сүзен өзде дә, яңа көч алгандай, көчлерәк тавыш белән дәвам итте. – Балалар бик курыкканнар, өшкерәм. Халисә рухына да дога багышлыйм. Мин бик кирәкле әле монда. Балалар да китмә диләр.

– Мәдинә апа, Кадыйрга да, сиңа да рәхмәт яусын! Балалар, көчле булыгыз, тормыш гел сыный инде ул. – Мәүва Хәбирнең иңбашына кулын куйды. – Кулларың төзәлер, күңелең дә... Вакыт дәва диләр.

Хатыннар йорт бусагасыннан азмы-күпме тынычланып чыктылар.

– Яшьләр алар, – диде Мәүва бер төрле нык ышаныч белән. – Онытылмаса да, хәсрәт артка чигә ул. Кыз баланың үз тормышы була. Кадыйрлар әниләрен җибәргәннәр бит. Алла-а, акыллы кешеләр дә соң!.. Малайлары күптәннән Зөлхәбирә белән йөри, кавышырлар да, Алла кушса, балалар үстерер, үз дөньясына күмелер. Хәбиренә дә насыйбы булып өйләнеп җибәрер...

– Дөрес! Карале, Зөлхәбирәдән, “кайчан эшкә киләсең” дип сорамадык, әйеме?

 – Яхшы түгел бит. Киләм дигәч, килер. Савып торырбыз, таркатмабыз группасын. Тернәкләнсен инде җанкисәккәем.

–  Хәсрәттә иң зур дәва – эш инде ул. Ничек тизрәк чыкса, шулай хәсрәтен дә чигерер...

Кич җитте. Һәр көндәгечә Минвәли Зөлхәбирәләргә килде. Кайнанасы да  игезәкләр йортында булгач, ятимнәр дип тә, килене Дания, Кадыйры белән киңәшләшә дә, улы артыннан нинди дә булса ризык пешереп җибәрә. Аяклары йөрмәсә дә, Минвәлинең әнисе кая утыртып куйсаң, шунда эшли ала. Хәтта камыр ризыкларын да әзерли, газ плитәсе тирәсендәге эшләрне генә өйдә булган кеше эшләп бетерә. Алар шулай эшләргә гадәтләнгәннәр. Мәдинә: “Үзем пешерәм, борчылмасын әниең!” – дип әйтеп җибәрсә дә, оныгы Минвәли белән көн дә пешкән ризыклар игезәкләр йортына килә тора. Карчыкның йөзе тагын да яктыра, зур канәгатьлек белән кыстыбый, пәрәмәч кебек таба ризыкларын табынга куя. Игезәкләрнең аркаларыннан сөеп сыйлый. Аннан, үз эченә йомылган, аз сүзлегә әйләнә барган Зөлхәбирә, сорауларга кыскача җавап биреп кенә Минвәлине капка төбенә кадәр озата чыга. Минвәли кызны сагынып килсә дә, Зөлхәбирә теләмәгәч, кыз янында озак торырга яхшысынмый. Күңеленнән генә хәленә керә, юатасы килә, ләкин булдыра алмый. Ә сөйләшер сүзләр юк, шаярту бөтенләй килешми. Бары эчтән генә моңсу кыз белән сөйләшә. Бу күңелсез очрашу бик озак тоела. Зөлхәбирә кереп китә, Минвәли кайтышлый клубка кагыла. Ә анда Суфия Минвәлигә сарыла. Яшь егеткә кеше кайгысы кайгымыни? Суфиянең дә кайгысы бар! Тик ул алай төсмере коелмаган. Әтисен искә алсалар, шул мизгелдә искә алучыга рәхмәт әйтеп, кочаклап елап ала. Шул мизгелдә юкны бар итеп сөйләшә, көлә. Рәхәт Суфия янында Минвәлигә дә...

 Зөлхәбирә бүген дә керү белән караватына ауды. Кайгылы башын сөйгәне иңбашына салып утырасы да, куенына сыенып хәсрәтен таратып бер елыйсы да килгән иде дә бит. Тик әллә ни шунда, таш кебек салкын нидер асылган күкрәк турысына. Алып та ташлап булмый, онытырга да ирек бирми. Аны эретерлек итеп елмая да алмый. Ләкин Минвәли янәшәсендә басып тору шулкадәр рәхәт – күңеленә ниндидер җылылык иңә. Әмма капка төбендә озаклап торырга Минвәлинең әбисеннән яхшысынмый. Егетен әнә шулай әдәп саклап озата да, капканы бикләп, йокларга ята. Көн дә! Ә Хәбир бөтенләй өйдән чыкмый. Тотлыгуыннан уңайсызланыпмы, сөйләшми. Элек Хәбирнең ни уйлаганын да сизә иде Зөлхәбирә. Ә хәзер сорашып та серенә төшенә алмый. Бүген дә, уйланып, йокламады диярлек. Күзен йомган саен ут эчендәге әнисе күз алдына килә. Гаепле булу хисе җанын ашый. Бер генә терәк бар күңелендә. Нотфулла хәзрәтнең тәкъдир турында сөйләгәнен искә төшерә. Калтыранып авырган көннәрендә үз-үзенә күпмедер яклау тапты ул. Югыйсә, үләсе килгән иде Зөлхәбирәнең. Бары мулла вәгазе генә бу адымнан туктатты. Нотфулла хәзрәт аңлатканынча, үлем ничек кенә хак нәрсә булса да, Зөлхәбирә, әлбәттә риза түгел иде бу тәкъдиргә. Күз алдында караңгы баз авызы ялкынында газиз анасы янып пеште! Хәсрәтнең тирәнлеген аңламаган кеше булмагандыр. Әнисен соңгы юлга озатырга авылда аягында йөри алган кеше килми калмады. Күңелгә сыя торган түгел икән: яшәдең, үлдең, озаттылар. Һәм... онытылдыңмы?.. Гомумән алганда шулай икән бит! Шул көннән Зәйтүнә, Мәүва апалары, берничә классташы, Кадыйр абыйларыннан башка өйләренә аяк басучы булмады. Соңгы юлга озаткач эш бетә икән, хәсрәтең белән кочаклашып, үзең генә каласың икән. Синең белән бары якыннарың гына кала икән шул. Ә кайда соң алар –  Балантауда буласы һәр туй, һәр бәби туе алдыннан өйләренә агылган авылдашлар? Рәхмәткә эшләде әниләре! Пирог кушаматы алды. “Юк, дип әйтә белмим, гозерне кире бора алмыйм”, – дип үзен еш битәрли иде шул әниләре. Авырга туры килә иде. Бер көн эштән калмый иде бит. “Башны югары чөеп көлешкәндә Сәлия янына сарылалар, баш иелгәндә – Халисә янына сугылалар...” – бусы – үз-үзенә әйтелгән үпкә сүзләре.

Балантаулылар ул котчыкмалы көнне Чишмәсу урамының бер башыннан икенче башына агылдылар. Бер-берсен белгән авылдашлар өчен бу чын фаҗига иде шул.

– Үлемгә каршы забастовка ясап каршы килсәң иде дә, Халисә апаны бирмәсәң иде, – дип куйды Зилә. – Ничек була инде бу хәзер? Әнисез калдылар бит инде-е, – дип тәгәрәшеп төшкән яшьләрен битләреннән сөртә дә кыз, самими караш белән әнисе Мәүвага карый.

– Язмыш, кызым, язмыш бу! Аллаһ Тәгаләнең тәкъдиренә каршы килеп булмый...

Башта Мәхмүтне, аннан Халисәне җирләделәр. Озатучылар арасында бер төркем – игезәкләрнең барлык классташлары белән Нәфилә Ситдиковна иде. Шул көннән классташлардан: Зилә, Хисмәт, Минвәли генә сукмакны суытмадылар. Бу хакыйкатьне аңлау Зөлхәбирәгә үз көченә таянырга кирәклеген аңлатты, аны тагы да ныгытты. Өйләре – урамның иң башында, иң кырый йорт. Бердәнбер күршеләре –  Мәрдан карт ялгыз яши иде. Ә каршыда инеш ага һәм Баланлы тау. Әниләренең туганнары яшьтән үлеп беткән, ә әтиләренең туганнары, Сәлиядән шүрләп, Халисәгә якынаймадылар, Мәхмүт абыйларының игезәкләрен якын итмәделәр.

“Минвәли!.. Хәбирдән кала, иң якын кешем! Барлык матур хыяллар да яшьлек иртәсендә янып юкка чыгуын һич югында Минвәли аңлыймы икән?..” Хыяллар юк иде Зөлхәбирәдә. Хәбирдә юк та юк! Вакыты белән тере мәет кебек тоела ул Зөлхәбирәгә. Чынлап та, игезәкләр күңелендә бернинди өмет, ышаныч кебек якты хисләр юк иде. Шулай да ниндидер көч иярли Зөлхәбирәне! Бәлки янәшәдә Хәбир булып, аңа терәк кирәк булуын тоюдыр? Күңелдәге кайгыртучанлык, туган җанлылыктыр? Бәлки шулайдыр... Әниләре аларга назны бербөтен итеп, әмма гел яртыга бүлеп бирде бит.

Зөлхәбирә, гомерендә икенче тапкыр таң беленә башлаганнан кояш чыгышын каршылады. Бу юлы ялгызы, пыяла аша, тәрәзәдән карап. Бу серле, тыныч манзара аның күңеленә күчте. Ул аягына торып басты. Тыныч кына йоклап яткан Хәбир янына килеп, юрганын ипләде. Күңеленә бер төрле җылылык йөгерде. Ул, беркемгә берни белдермичә, әнисенең киемнәрен киеп, җәйләүгә сыер саварга китеп барды. Мәдинә карчык намаз укый иде. Казанга укырга китәргә хыялланган иде бит. Берсенә керә алмаса, башкасына кергән булыр иде. Бүгенгедәй, тәүге чыгып китүләренә әнисе эштән кайтыр, уятыр, капка төбеннән озатып калыр иде. Әлбәттә фермага түгел, каядыр бер уку йортына юнәлгән булыр иде Зөлхәбирә.  Ә ул җәйләүгә китеп барды шул. Кызык, ә әнисе озаттымы икән аны? Кемдер әйдәкли сыман тоела аңа. Тын күккә карап алды кыз, аннан җиргә башын иде. Карарларны үзбаш хәл итәргә туры килә. Кем соң аның таянычы? Минвәлинең әбисеме? Рәхмәт аңа, рәхмәт! Тик Зөлхәбирәнең беркемне дә күрәсе килми, шул исәптән изге күңелле булса да, Мәдинә карчыкны да, хәтта көне белән Минвәлине дә...

Мәдинә карчык намаз өслегендә утырганда ук кызның торып ашыгып чыгып китүен тойган иде. Эшләп кайткан Зөлхәбирә йөзендә яшәү куанычы барын күреп, шөкер итте. Карчык эндәшми генә балаларны күзәтте.

Зөлхәбирә күтәренкелек белән Хәбирне уятты. Егет, йөзе балкыган туганын күреп, теләр-теләмәс кенә елмаеп куйды һәм үзендә көч тоеп сикереп үк торды. Зөлхәбирә Хәбирне ишегалдындагы юынгычка чакырып, аның битен юды. Ялангач җилкәсенә су сибеп җибәрде. Яшь күңелләргә яшәү дәрте үрләде. Балаларда иртәдән күңел күтәренкелеге булуын күреп, Мәдинә дә шөкер итте. Хәбир төзәлеп килгән кулларын инде төнлә бәйләми йоклый, көндез нәфис тире, кутырлаган урыннар кабат җәрәхәтләнмәсен өчен перчатка кия.

Карчык чәй өстәле хәстәрләп калды, игезәкләр терлекләр янына чыгып киттеләр. Озак йөрделәр. Мәдинә пошынып ишегалдына чыкты. Йә Ходай, ничек куанган иде алар өчен! Ни күрсен, балалар җиргә утырганнар да, ишегалды уртасында кочаклашып, үксеп-үксеп елыйлар. Карчык каударланып баскычтан төште, чүгәләп балаларны кочты. Зөлхәбирә йодрык итеп кыскан учларын Мәдинәгә сузып ачты. Куш учта бармак башы кадәр каралган гәрәбәләр иде.

– Әни муенсасы иде бит бу, әби!

Халисәнең гәрәбә муенсасы-ы! Карчыкның йөрәге тигезсез тибәргә кереште. Бу балалар дөньяга килгәнче, бу муенсаны алар күргәнче үк күп нәрсәләр белә иде ул аның турында. Игезәк сыңарының учындагы каракучкыл тигезсез гәрәбәләргә карап, Халисәнең кыз чагын исенә төшерде.

– И җанашларым, нигезендә чәчелеп калганнармыни болар? Җыеп бетердегезме соң? И-и Аллакаем... Ягез, утырмагыз әле болай! Юып карыйк, бәлки чистарырлар, – дия-дия, Мәдинә балаларны җирдән торгызды.

Хәбир белән Зөлхәбирә елаудан тыела төштеләр. Гәрәбәләрне кулларында уып юынгычта юдылар.

– Югач чистармый нишләсен! – диде әби. – Балалар! Әниегез үзеннән тиккә калдырмаган аларны. Бер ядкаре итеп сакларсыз. Әйдәгез, ясалган чәйләр суынмасын, – дип артларыннан этә-этә өйгә әйдәкләде.

Мәдинә үзе коймак белән сыйлый, үзе дулкынлана – әйтер  сүзе бар:

– Мин сезгә бу муенсаның тарихын сөйлим. Әниегез, Зөлхәбирә синең кебек, фермада бик яшьли эшли башлады. Беренче елны килгәндә үк кулдашым булды ул. Әтиегез белән сөешеп йөргән чаклары. Мәхмүтнең туганнан туган абыйсы безгә кияү тиешле кеше иде. Ул сугыштан соң Калининград шәһәрендә төпләнеп калган иде. Гәрәбә забудында эшлим дип сөйләде. Мәхмүт өйләнүен әйтеп хат язган аңа. Рамазан яна торган гәрәбә муенса, гәрәбә мөштек алып кайткан дигән сүз чыкты авылда. Ярты сүзе урысча ие Рамазанның. Халисәнең моңлы итеп халык көйләрен җырлавын ишеткәч, тәгәрәп елаган диделәр. Зәңгәрсу гәрәбәне, “нихахыгызга бүләк булсын” дип үз куллары белән биргән. Без күргән нәрсәмени инде?! Халисәгә, “яна торган гәрәбәңне алып килеп күрсәт!”– дидек. Яшь кызлар: Зәйтүнә, Мәүва, ул. Никах укылмаган иде әле. Халисә кулъяулыкка төреп муенсаны алып килде. Иртәнге савымда, Халисә муенында матур зәңгәрсу булып янган ике рәт гәрәбәне карап рәхәтләндек. Ул чакта Баланлы тауга кичке уенга йөриләр. Мөштек тә ай яктысында яктыра имеш. Мәхмүтнең дә абруй зур. Кадыйр абыегызның да, өйләнгән булса да, мөштек күрергә яшьләр янына чыгып кергәне хәтеремдә. Караңгы айлы кичләрдә дә, Мәхмүт белән Халисә тирә-якта балкып “янып” йөрделәр. Иртәнге савымга барганда караңгы бит әле. Шулай да күзләребез аның гәрәбәсендә. Никахтан соң күрәбез, Халисә-чибәркәй муенында гәрәбә бер генә рәт. Ник ике кат түгел дибез. Әйтә: “Әй, ул кадәр нигә ул? Икегә бүлеп, кармак жилкасына тезеп керттем, бик сорагач, Сәлиягә бирдем ди. Ярар дидек инде, Мәүва, Зәйтүнә дә кызыккан иде дә, бүләк булгач, сорамадылар. Сәлия әрсез нәстә, ирешкән дидек. Тик Сәлия муенсага гына түгел, атагызга да ия булды шул... – Мәдинә карчык, озак кына сүз башлый алмады. Игезәкләрнең чәйдә дә гамьнәре юк. Йотлыгып әти-әниләре турында тыңлыйлар. Карчык, өстәл читенә тотынып басты да, игезәкләр артына чыкты, кулларын икесенең иңбашларына салды.

– Балалар! Әнигез бик ихлас, саф кеше иде. Алай үк булмагыз диясем килә. Аллаһ Тәгалә тәкъва кешеләрне сөярмен дигән, бер үк кичерә күрсен мине. Мин үзем дә чамасыз ихласлыгым аркасында бик күп авырлыклар күрдем. Ике дөньяның да рәхәтенә ирешергә насыйп булсын! Яшисез икән, теге дөньяга барасыгызны, гамәлләрегезгә җавап бирәсегезне онытмагыз! Ахирәткә җавап бирәсем бар дип, дөньялыкта олтан булу да кирәкмидер. Аңлата да белмим ахрысы. И Аллам, кичерә күр! – диде дә Мәдинә сүзсез калды.

Игезәкләр, әбинең куллары калтыравын тойдылар, Зөлхәбирә Мәдинә йөзенә күтәрелеп карады, карчыкның күзендә яшь елтыравын күреп, күзләренә кабат яшь килде.

Карчык гәрәбәләрне табакка салып ышкып юа башлады. Тастымалга таратып каплап, тәгәрәтеп сөртте. Тигезсез иде шул, әллә ни чистармады да. Карчык, куш учына алып, йөзенә якын китереп карады. Зөлхәбирә дә, Хәбир дә Мәдинә карчык кебек караңгылык ясап карагач, гәрәбәләр яктырган сыман күренделәр. Гәрәбәләрнең уттан зыян күрмәгән, пычрактан арынган урыннары зәңгәрсу төскә керделәр, тик чистармаган урыны утсыз кара күмер булып күренәләр. Әнисе муенсаны муенына таккач, аксыл төймәсенә элгечен кызның үзе эләктергәне булды. Ә менә икенче яртысы Сәлиядә булуын белми иде. Һәм бер авылда яшәп, Сәлия апасы муенында беркайчан да күргәне булмады. Ә әнисе көн дә кич белән муенына элеп эшкә бара, иртәнге савымнан кайткач сала иде. Кунакка барса да, муенсаны муенына элми калмый иде.

– “Шуны такканга үземә ышанычым арта. Ул яшәргә көч бирә миңа” дия иде әни, – диде Зөлхәбирә.

 – Әйе, кадерләп саклады ул аны. Әниегез кебек көчле рухлы булыгыз, балакайларым! Әле сез бергә яшәмәссез, һәрберегезнең үз тормышы булыр, иншалла. Бу якты гәрәбәләрне бүлешегез сез! Шуңа карап көч алыгыз! Әниегез сезгә дип чәчеп калдырган аларны. Гәрәбә күк янып яшәгез! Кайгы-хәсрәттә түгел, тормыш ямен тоеп, янып яшәгез! Шулай булсагыз, авырлыкларга бирешмәссез, иншалла!

– Әъәб-би, ка-ка-ббат-лама-а ә-ле яа-янып ди-дигән съүзне.

Мәдинә Хәбирне ныклап кочты:

 – Ярый, улым... – Карчыкның күзләре яшьләнде. – Улым! Тынычлан, яме. Әниегезнең дөньялыктагы иң ахыргы гамәле дә игелек булды. Урыны җәннәттә булыр!

Мәдинә карчыкка җиңел түгел иде бу йортта. Бераз кәефсезләнеп йөргәннән соң, кан басымы күтәрелүен сизде.

– Хәбир улым, бар әле, безнекеләр килсен әле, – диде.

Мәдинә әбине өйләренә алып киттеләр. Бу да бер күңелсезлек булды. Зөлхәбирә бер учыннан икенче учына гәрәбәләр күчерде. Куш учына алып, йөзенә якын китереп, “януын” карады. Болай эшләгәндә нигәдер өметләнә, яктыруына ышана. Ышаныч күңеленә ныклык бирә. Ул, гәрәбәләрне тулысынча чистартасы килеп, теш порошогы сипте, теш щеткасы белән ышкып юды. Аз гына чистарган кебек булды. Ләкин гәрәбәнең нарат сагызы сыман хуш исе югалды. Икегә бүлде. Җидешәр туры килде. Ундүрт кенә булмагандыр? Җепкә тезгән сыман муенса итеп тезеп карады. Муенга кыска итеп элгән очракта да тагы шул кадәр булырга тиеш иде кебек. Хәбир карап керде. Табылмагач, әнисенең киеменә ябышып үзе белән китүе яки каядыр төшеп калу ихтималын әйтте.

Унҗидешәр яшьлек игезәкләр хуҗа белән хуҗабикә сыман өстәлнең ике ягына кара-каршы утырдылар. Бу урыннар, нәни чактан  һич алышынмады. Бер ягы белән ике тәрәзә арасына терәлеп торган өстәлдә алар гел өчәү булдылар. Табынга утыргач, әниләре юклыгын ныклап төшенмәгәннәр иде булса кирәк. Чөнки ул урынны Мәдинә карчык тулыландырган икән бит. Ә менә хәзер алар арасында бушлык, әнисенең урындыгы буш. Әти кеше ничек кенә кирәк булса да, алар күңелендә бүгенге кебек ятим хис итү булмады. Бәлки кечкенәдән алар әниләре белән генә яшәгәнгә шулай тиеш дип кабул иткәнгәдер? Юк, алай түгелдер ул. Аларның әниләре көчле иде. Бер мизгелдә нык куллы ата иде, икенче бер карасаң, еларга әзер торучы, кочаклап, үбеп яратучы йомшак күңелле ана иде. Кайчак, тәрбияне каты тотканы өчен үпкәләгәндә, назлап сөйгәнен кабул  итәсе килмәгән чаклары да юк түгел иде...

Әти-әниләре вафат булганнан соң беренче тапкыр әйбәт кенә итеп яңгыр явып үтте. Кичкә бер болыт әсәре калмады. Игезәкләр сөйләшми генә чәй эчтеләр, ә уйлар икесенеке дә бер төрле – әнә шул истәлекләр тирәсендә иде.

Зөлхәбирә, әнисенең үзенә зуррак булган бутыен киеп, кичке савымга китте. Матур итеп сеңдереп кенә яуса да, машина еш йөргәнгә, мамык кебек тузгып торган балчыклы юлларны яңгыр тәмам изгән. Шифа белән явып үткән яңгыр да Хәбир күңелен тынычландыра алмады. Аның өчен бу яшәү яшәү түгел иде. Әйтерсең җаны кисәкләргә өзгәләнә, газаплы уйлар тынгы бирми. “Ник кенә ашыктым чыгарылыш кичәсе көнне? Ник керосин нәкъ базга түгелгән? И, әни! Нәрсә дип төштең инде син тозлы алмага? Барыбер үлә иде ич әти. Аны ашап терелсә иде ичмаса... Ә терелүе пычагыма идеме? Ул безне ташлап китмәсә, минем матай кылка булмас та иде...

Зөлхәбирә туңып кайтты. Ә Хәбир кайнатырга чәйнек тә куймаган иде. Сузылып яткан да йокыга киткән. Мәдинә әби юклыгы да нык сизелде кызга. Алар әниләре үлгәч олы кайгы күтәргәннәр, ә бүгеннән ятимлек ачысын татыйлар икән ләбаса. Эштә онытылып эшләп кайткан кыз бертуганының караватына килеп утырды. Хәбир уянып та карамады, ә ул таш сын сыман кузгалмыйча утырды да утырды. Мизгел эчендә бар үткән балачак искә төште. Уйлар куерган саен гамьсез йоклаган Хәбиргә барып тоташты. Әйе, ул әнисе исән чакта да шундыйрак иде. Әнисе әрләсә дә, борынын салып караватка барып ава, шуннан йоклап китә. Әнисе кабат әрләп уяткач кына тора иде.

– Хәбир! – Зөлхәбирә игезәген төртеп уятты.

Хәбир күзләрен ачты. Ачты да, туганына күзен бер сирпеп алу белән кабат йомды.

 – Хәбир! Тор! Син хуҗа кеше! Әни юк! Терлекләрне кара дип әйтергә кирәкмидер бит инде?!

– Ә?! Ә-әйе! И-истән ч-чыккан, гъафу! – Хәбир торып ишегалдына чыкты.

Зөлхәбирә, чәйнектән салкын чәй агызып эчте дә, кайнатырга утыртты. Ашарга әзерләргә кереште. Уйга бирелде. “Бәлки миңа караганда авыррактыр аңа?” Әнисен җирләгән көн, аннан соңгы көннәр күз алдына килде.

– М-мин а-ау-дардым у-ул к-керосин б-бидонын, м-мин!” – дип күкрәгенә сугып елады ул. Нигәдер Хәбир елаганда ул еламаска тырышты. Әйе, ул көнне дә ул игезәгенә авыррактыр дип уйлап, хәтта әнисе үлүен оныта төште. Онытырлык та иде шул. Бәргәләнгән бертуганы үзенә кул салыр дип курыкты. Мәдинә әбигә күрсәтмәс өчен, бакчага чыгып ни үле, ни тере кеше кебек, койма буендагы имән кәүсәсенә аркасын терәп сәгатьләр буе гамьсез утырды егет. Зөлхәбирә бары Хәбирне уйлады. Аны бер генә дә игътибарыннан калдырмады.

“Я, Алла, нигә озак тора?” Кыз кайнап торган шулпаны кысып ишегалдына ашыкты. Ишекне ачуы булды, Хәбиргә килеп бәрелде. Туганы баскыч төбенә утырган да, гамьсез генә тәмәке көйрәтә. Исән-имин хәлдә аны күрүенә кергән шатлык хисе бераз кителде – тәмәке тарта башлавын беренче тапкыр күрүе иде.

– Хәбир?! – Кызның тавышы таләпчән яңгырады.

– Бе-бәй-ләнмә! – Шундый төксе аваз! Үзеңне читкә тибәрү, шул ук вакытта, игезәгенең бу үтенечендә бөтен дөньяга битарафлыгы аңлашылды.

Кыз ни әйтергә белмәде. Гаҗизләнү, бераз усаллык та юк түгел анда. Ул нечкә беләк-куллары белән бертуганының җилкәсенә кагылды:

– Хәбир! Бәгырькәем! Алай итмә инде. Борчылма дим! Миңа да авыр бит! Син гаепле түгел! Сәлия апа гаепле. – Зөлхәбирәнең тавышы калтырады, күзләренә кайнар яшь тулды. – Ул килмәсә, әни төшми иде базга. – Игезәген ныграк кочты һәм елап җибәрде. “Их! Сүзен әйтә алмыйча газаплана бит!” Кызганыч иде аңа бертуганы, бик кызганыч иде.

– Б-булды! Къа-каб-бат-лама бъү-үүтән. – Хәбир кискен генә Зөлхәбирәне үзеннән этеп җибәрде, ачу белән тәмәкесен җиргә ыргытты. Көтелмәгән кагудан кыз дертләп китте, шундук күз яшен эченә йотты. Ә игезәк сыңары тыенкы гына елый иде. Кыздагы кызгану хисе кабат кайгыртучанлык, җаваплылык белән алышынды. Бер кулы белән Хәбирне иңбашыннан кочты, икенче кулы белән йомшак кына итеп яшьле битен сөртте. Әйтерсең ул, аның олы апасы, юк, апасы гына түгел, әнисе булып, улын тынычландыра. Ә бит алар гел шулай иде кечкенәдән. Зөлхәбирә – усалрак, Хәбир – юаш, кыюсыз булганга беренче адымны гел ул ясый, аңа килеп кушылучы Хәбир иде. Инде ул Хәбирне энесе итеп кенә түгел, үзен әнисе урынында калган дип хис итте. Ничек юата иде, әнисе, елап кайткан улын? Ул бертуганын кабат кочты, маңгайга мангаен терәде:

– Елама! Без икәү бит! Безгә нык булырга кирәк!

(Дәвамы бар)

Реклама