Логотип Казан Утлары
Публицистика

Җырга багышланган гомер

Хатлары ядкарьдәй саклана
Бөркетләр юкка гына кыяга ояламый. Ихтыяр көче нык булганнар гына кыя башларында гомер итә ала, андыйлар упкынга тәгәрәми, көчле җилләр дә куркытмый үзләрен. Шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның да җырлары тормыш кыясында дөньяга туа һәм танылу ала. Җырлары өчен борчылып, иҗат күңеленең җәрәхәтләнгән мизгелләре дә була... Әмма халык мәхәббәте аның әсәрләрен биеклектән төшерми.
Кулыма Гөлшат апа Зәйнашеваның архивы килеп керде. Иҗатына багышлап язылган язмаларны да пөхтәләп җыеп барган ул. Архив материаллары арасында бөек әдипләребезнең шагыйрә иҗатына багышлап язган мәкаләләре дә урын алган, шагыйрәнең иҗатына битараф булмаган укучы хатлары да тупланган. Кулъязмалары да саклана. Шагыйрәнең вафатына да инде менә ничә еллар үткән, ә аның архивы кызы Асия һәм кияве Рафаил Шакирьяновлар тарафыннан кадерле мирас буларак, күз карасыдай саклана. Яшерен-батырын түгел, кайбер әдипләребез вафатыннан соң, үзләре артыннан кулъязмалары да, архивлары да юкка чыга. Гөлшат апа ул яктан бәхетле.
Гөлшат апаның үз куллары белән төпләп куйган архив материалларында аның күңел халәте, борчулары, иҗаты өчен көрәше сизелеп тора. Аларны укыгач, иҗат кешесенә беркайчан да җиңел була алмый икән, дип уйлап куясың. Яшь шагыйрә чагында ук олпат әдипләребез белән шактый бәхәсләшергә туры килә аңа. Менә шул үҗәтләнеп көрәшүе аркасында халкыбыз күңеленә үтеп керерлек мәңге үлмәс җырлар тугандыр да. Һәм алар шагыйрәне аклап, бүген дә халкыбыз күңелендә яши.
Йөзләгән җыры булган Гөлшат Зәйнашева әдәбиятка пьесалар белән килеп керә. Беренче әсәрләрен ул Язучылар берлегенең әдәби консультанты Рокыя Гыйззәтуллинага алып килә. Яшь кызның иҗатын Мирсәй Әмир, Әнәс Камал да югары бәялиләр. Әсәрләре үзешчән сәхнәләрдә, туган ягы Минзәлә театрында уйнала башлый. Соңрак Кәрим Тинчурин театры белән дә хезмәттәшлек итә. «Гайфи бабай, өйлән давай!..», «Җаным жәл түгел сиңа» һәм башка әсәрләре моның ачык мисалы.
Әдәбият белгечләре драматургия белән шигърият бер-берсенә якын жанр булуын әйтә. Шуңа да драма әсәрләре язган кызның шигырь яза башлавы табигый хәл. Беренче шигырьләре язылуына Зифа Басыйрова сәбәпче. Бик матур бер көй ишетеп, Гөлшаттан сүзләр язуын үтенә ул. «Сокланып карап туймассың/ Зифа буегызга да./ Онытмагыз чакырырга/ Бәби туегызга да...» «Туй җыры» менә шулай туа.
Шуннан соң бер-бер артлы яңа җырлар барлыкка килә. «Аерылмагыз», «Керкәле таулары», «Үз илемдә», «Акбүз атым», «Кояш гомере», «Яшь гомер», «Туган җирем – Татарстан», «Китмә, сандугач!», «Менәргә иде Урал тауларына»... Аларга татар халкының иң күренекле композиторлары көй язган. М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи, А.Ключарёв, Р.Яхин, Ф.Әхмәдиев, М.Имашев, һ.б.
1960 нчы елларда Гөлшат Зәйнашева җырлары бик тиз арада популярлык казанып, радиодан даими яңгырый башлый, сәхнәләрдән төшми. Үлемсез җырлар яза белүе белән халык күңелендә үзенә җырдан һәйкәл куйган шагыйрә ул. Ә чынлыкта үз иҗатын яклап шактый көрәшергә туры килә. Олпат шәхесләребезгә ачык хатлар яза, алар белән бәхәскә керә ул.

Урал бөркетенә кушылып...
Ничә буын кешеләрен дулкынландырган «Менәргә иде Урал тауларына» җыры әдипләребез тарафыннан аеруча зур тәнкыйть утына дучар ителгән әсәрләрнең берсе. Җырчыларга нигә бу җырны җырлыйсыз, сүзләре бигрәк мәгънәсез, диләр хәтта. Ләкин бернигә дә карамый әсәрнең язмышы бәхетле була. Аны Р.Ваһапов, И.Шакиров, Э.Җәләлетдинов, Х.Бигичев, Р.Ибраһимов, И.Ишбүләков, Р.Локманов, Р.Маликов, И.Нуриевлар башкара.
Бүгенге көндә әлеге җырны Филүс Каһиров җырлый. «Мин бу җырга консерваториядә укыганда игътибар иттем, бик теләп, яратып өйрәндем. Искиткеч әсәр. Аны берничек тә өч тиенлек җыр дип әйтеп булмый. Тамашачы мөкиббән китеп тыңлый. Ул бүген дә популярлыгын югалтмады», – ди җырчы Филүс Каһиров, кайчандыр түбән бәя куюларына аптырап. Килешәсездер, исемлеккә карасаң, әлеге җырны теләсә кем башкара алмый, фәкать моңлы тавышлы җырчылар гына алынган аңа.
Җырның барлыкка килү тарихы да кызыклы. 1955 нче еллар. Илһам Шакировның консерваториядә укыган чаклары. Студент егет якташы Гөлшат апасына кунакка килә. Хуҗабикә чәй өлгерткән арада, Илһам шагыйрәнең бер шигыренә игътибар итә. Сүзләре җырлап тора бит моның, консерваториядәге берәр композиторга биреп карыйм әле дип, рөхсәт сорый. Мансур Мозаффаровка да сүзләре бик ошый. Ул бер төн эчендә көй яза да, икенче көнне яшь җырчыга бирә. Шул ук көнне радиога барып яздырып та кайталар. Өч талант иясе тарафыннан туган әлеге җырны халык яратып кабул итә. Бик тиз арада популярлашып китә. Тик җыр сүзләре кайбер әдипләрдә ризасызлык тудыра. Вакытлы матбугат битләрендә кискен тәнкыйть мәкаләләре басыла башлый. Язучылар бергә очрашкан җирләрдә җыр текстын «кызу табада кыздыралар». Бу җыр уңаеннан бәхәс бик озак елларга сузыла.
«Илленче еллар шигърияттә лириканың читкә кагылган еллары булды. Кешенең рухи дөньясына, эчке кичерешләренә, уй-хисләренә урын аз бирелде, – дип яза бу чор турында Ләбибә Ихсанова Гөлшат Зәйнашевага багышлап чыгарылган истәлекләр, мәкаләләр китабында (Татар. кит. нәшр. 2011) – Шагыйрьләрне күбрәк мәхәббәт җырлары яза дип шелтәләделәр. Әхмәт Ерикәй, Мәхмүт Хөсәен, Мостафа Ногманнар әледән-әле каты тәнкыйть утына очрадылар. Алар турында матбугатта язып, язучылар җыелышларында сөйләп, шау-шу күтәрделәр. Гөлшатның да иҗат юлына тигәнәкләр сибелде. Яшь авторның беренче адымнарында җитешсезлекләр дә булгандыр анысы, һәр яшь язучы кичерә торган хәл ул. Әмма абруйлы олы әдипләрнең аның иҗатына анализ ясаганда, әдәби осталык мәсьәләләрен читләтеп, иҗтимагый-сәяси якка гына басым ясаулары сәер дә, кызганыч та иде. Шулай итеп, баштарак А.Шамов, Г.Әпсәләмов, Ф.Хөсни, Н.Дәүли кебек язучылар Гөлшатны җырлар авторы буларак танырга теләмәделәр. Шигъриятне тирәнтен белгән, үзе дә олы шагыйрь Шәйхи Маннур да хәтта, Гөлшатның шигырьләре «кавышу-кавышмау» проблемасын «субъектив җырлау» дип, матбугатта язып чыкты. «Туган ягым Татарстан» җыры да аңа ошамады. Ә бу җыр Татарстанның 40 еллыгы уңае белән үткәрелгән җыр конкурсында җиңеп чыккан тирән эчтәлекле, музыкаль яктан да, шигъри яктан да камил яңгырашлы әсәр иде. Казан консерваториясе профессоры, күренекле композитор Мансур Мозаффаров шундый тәнкыйтьчеләр белән ризалашмыйча, бер җыелышта:
– Һәр шигырьгә җыр язып булмый. Җыр сәнгатенең үз кануннары бар. Гөлшат Зәйнашева сүзләренә музыка язасыз дип, безне шелтәлиләр. Ә ул җыр язуның серләрен белә, – дип сөйләгән иде. Тормыш үзенекен раслады. Бу остазның Зәйнашева сүзләренә язылган һәм вакытында каты тәнкыйтькә эләккән «Менәргә иде Урал тауларына» дигән җыры да озын гомерле булды. Ә бит бу җырны шул ук А.Шамов, Г.Әпсәләмов: «Гөлшат пессимист, һаман Урал тауларына менә алмый зарлана», – дип тәнкыйтьләгәннәр иде.
Ләбибә Ихсанова Гөлшат Зәйнашева иҗатын барлаганда, болар хакында юкка ачынып язмагандыр. Шагыйрәне хаксызга рәнҗеткәннәрен үзе дә яшь каләм иясе буларак аеруча авыр кабул иткән. Нинди генә кимсетүле сүзләр ишетсә дә, Гөлшат
Зәйнашева иҗат юлын ташламаган. Күңеле кушканча эшләгән. Бөркет кебек көчле ихтыярлы була белгән. Юкса, бөек әдипләребез тарафыннан яудырылган тәнкыйть сүзләре горур күңелне дә сындырырлык. Моның өчен шагыйрәбезнең архивына күз салу да җитә.
 

Бөркетләр сайрыймы?
«Социалистик Татарстан» газетасының 1968 елның 30 октябрь санында Нәби Дәүли «Тагын җырларыбыз турында» дигән язмасында җыр текстларына анализ ясый. Иң башта Сибгат Хәким җырларын уңай яктан телгә ала. Күп җырлар авторы Әхмәт Ерикәй, Мәхмүт Хөсәен иҗатына тәнкыйть күзлегеннән карый. Өч олпат ир-егеттән соң Гөлшат Зәйнашева иҗатына туктала.
«Яшьләр арасында Гөлшат Зәйнашева җырлары игътибарга лаек. Бу яшь шагыйрә бик тиз арада үзенең матур-матур җырлары белән халыкка танылып өлгерде. Шулай да авторның иҗатындагы кимчелекләрен, алар тамыр җәймәс борын ук күрсәтергә кирәк. Гөлшат Зәйнашева җыр язарга кемнән өйрәнә? Аның җырларына караганда, бу сорауга җавап бирүе кыен. Шагыйрәнең үз тавышы юк әле», – дип яза Нәби Дәүли.
Мәхәббәт турында язылган берничә җырын да тәнкыйди бәяли. Дүрт җырын мисал итеп китереп, аларны кушкан очракта бер шигырь барлыкка килүен әйтә.
«Радиодан бик еш Г.Зәйнашеваның Урал таулары турында язган җыры яңгырый. Ах көе, көе ни тора ул җырның! Ә сүзләре?!
Менәргә иде Урал тауларына, Басарга иде кыя ташына;
Шул кыядан кушылып җырларга иде Урал бөркетләре тавышына.
Шул сүзләрен тыңлагач, ирексездән сорыйсы килә: автор бу җырны язганда, үз алдына нинди теләк куйды икән? Уйлап карагыз, бары тик җырның ахырында «Каршыларга иде туган илнең, нурга күмелеп таңнар атканын» дип әйтер өчен генә, автор иң элек Урал тавына менәргә тели, аннан соң кыя башына басып бөркет тавышына кушылып җырларга тели. Ләкин болар барысы да нигә кирәк? Бу «биек фон» гына әле җырның идеясен ачарга ярдәм итми.
Зәйнашеваның кайчан да булса бөркет тавышын ишеткәне бармы икән? Бөркет сайрамый, димәк, аның сокланырлык тавышы юк. Ләкин автор ул турыда уйларга да теләмәгән. Шунысы кызганыч, композитор аны-моны уйлап тормастан, ул җырны көйгә салган. Артист, аны-моны уйлап тормыйча, җырлый бирә».
Артист дигәннәре – Илһам Шакиров. «Социалистик Татарстан» газетасының 1964 ел, 27 ноябрь санында бу хәлләргә борчылуын белдереп, менә нәрсәләр язган: «Бездә җырчы-шагыйрьләргә игътибар җитеп бетми сыман. Аларны туплау, иҗатларын үстерергә ярдәм итү мәсьәләсе яхшы куелмаган. Шагыйрьләрдән Әхмәт Ерикәй һәм Гөлшат Зәйнашева вакыт-вакыт хаксыз тәнкыйтьләүләрне күтәрә-күтәрә матур текстлар язуларын дәвам иттерәләр. Шундый бер очрак турында әйтәсем килә. Репертуарымнан төшермичә яратып җырлаган, Мансур Мозаффаров һәм Гөлшат Зәйнашева тарафыннан туган илне яратып, аның Урал тауларына сокланып иҗат ителгән «Менәргә иде Урал тауларына» исемле әсәре турында бер шагыйрь миңа болай диде: «Тапкансың җыр! Туган җирнең матурлыгын күрер өчен, нигә Урал тауларына менәргә. Бөркет сайраучы кош түгел, аңа ничек кушылып җырларга?» «Гафу итегез! – дидем ул иптәшкә. – Беренчедән, туган илнең гүзәллегенә таудан гына түгел, хәзер космостан торып та сокланалар. Икенчедән, мәсәлән, мин җырчы буларак, бу җырны башкарганда, кош турында түгел, ә җир бөркетләре – совет кешеләре, Уралдагы дусларым турында уйлыйм. Образлы әйтүне шулкадәр натураль аңламыйк инде. Сандугач сайраучы кош та бит, әмма ләкин кушылып җырлап кара син аңа! Натурализм күзлегеннән караганда, сандугачка да кушылып җырлап булмый!»
Әсәрләрен ничек кенә кире кагарга тырышмасыннар, Гөлшат Зәйнашева иҗатта барыбер үз урынын таба. Тәнкыйтьче Нил Юзиев 1963 елда уздырылган республика язучыларының V съездында поэзиягә яшь алмаш килүен, яшьләр белән бергә шигърияткә дә яңалык, яшьлек дәрте өстәлүен әйтә. Ике съезд арасында Р.Гәрәй, Ә.Баянов, Р.Әхмәтҗанов, Г.Зәйнашева, Э.Мөэминованың әдәбият мәйданына ышанычлы адым ясауларын белдерә. Кем белә, иҗатының башлангыч чорында әдипләребез тарафыннан каты тәнкыйть сүзләре күп яңгырау әтисенең кулак буларак авылдан сөрелүе аркасында да булгандыр, бәлки.
 

Гөлшат Зәйнашеваның Фатих Хөснигә ачык хаты
«Хөрмәтле Фатих абый!
Сез Өлкә комитетында булып узган киңәшмәдә ясаган чыгышыгызда матур гына итеп «Менәргә иде Урал тауларына» җырының музыкасын мактадыгыз, сүзләрен хурладыгыз. Мин Сезнең белән үзегез кебек матур гына итеп бәхәскә керәсем килә. («Матур гына итеп», диюем – Сезнең кебек матур тел белән әйтә алырмын дигән сүзем түгел, ә бәлки, тупас, ачуланышмыйча, үпкәләшмичә генә, диюем.)
Алдан ук Сездән бик нык гафу үтенәм, алтын минутларыгызны алып, фикерегезне чуалтам. Бу хатны язарга мәҗбүр булдым, чөнки үземнең каләм язмышым турында җитди уйланам, җитди борчылам – шул минутында өлкән язучыга яшь язучы мөрәҗәгать итү гаеп саналмый булса кирәк.
Мин язучылар һәм тәнкыйтьчеләр тарафыннан үземнең җырларыма карата мактау сүзләре ишеткән, мактау гына көтеп йөргән кеше түгел. Киресенчә, һич тә мактау сүзләре ишетмәгән, ә җыелыш саен чәнечкеле бәяләр ишетеп килгән кеше. Сүз уңаенда әйтим, Сез Язучылар союзының зур кешесе, күп кенә бер пәрдәлек әсәрләрем үзешчән сәхнәләрдә куелып килсә дә, репертуарда гел яман гына түгел, яхшы җырларым да булса да (инкарь итеп булмыйдыр дип уйлыйм, әйтик «Туган җирем Татарстан», «Хөршидә-Мөршидә» кебек җырларны) Язучылар союзының игътибарына һәм кайгыртучан карашына лаеклы була алганым юк әле. Аның каравы әдәби кыйнауларга, хаклы яки хаксыз бәйләнүләргә шактый дучар булып киләм, Язучылар союзы тирәсендә үземнең бер үги кыз хәлендә йөртелүемне сизәм.
«Менәргә иде Урал тауларына» җырының текстын Сезгә кадәр Афзал ага Шамов хурлаган иде, аннан ишетеп, Габдрахман абый Әпсәләмов «Социалистик Татарстан» газетасы битендә Афзал ага фикерен кабатлап язып чыкты. Дөрес, Габдрахман абый турыдан-туры минем фамилиямне атап, җырның исемен әйтеп язмаган, ләкин үз бакчама төшкән ташны, дөресрәге, үз тавыма ыргытылган ташны мин бик яхшы тойдым. Сез дә, Фатыйх абый, шулар фикерен кабатлыйсыз, ахры, дисәм, үпкәләмәссезме?
Ул җырда лирик герой Урал тавына менәргә, Салават баскан эзләргә басарга, Урал күкрәгеннән торып, туган илне нурландырып таң атканын күзләргә теләвен әйтә. Лирик герой «Менә алмыйм, менә алмам Уралга», – дими бит. Бәлки, ул менәр дә әле тауга! Аннары Урал, Уфа безгә географик яктан чынлап та шактый ерак. Лирик герой туган җирнең шул гүзәл бер почмагын сагына, шунда ашкына, омтыла, моның нәрсәсе начар? Гомумән, татар халкы борын-борыннан күршесе башкорт халкын ярата, аның Уфасына, Уралына гашыйк, Уфага, Уралга ашкынып җырлар чыгара:
«Уфа диләр, Уфа диләр, Уфаны күрсәң иде»...
Мәрхүм Рәшит Ваһапов бик ярата иде «Менәргә иде Урал тауларына» җырын. Үткән елны Габдрахман ага Әпсәләмовның 50 еллык юбилей мәҗлесендә шушы җырны җырлап, бәхәс куптарган иде ул. (Мәҗлестә Сез дә бар идегез. Хәтерегездәдер, мин дә бар идем.) Афзал ага Шамовның бу җырга кәефе китә, Рәшит абыйга болай ди:
– Таптың җыр, нигә җырлыйсың инде шул җырны? Нәрсәсе бар инде аның? Тауга менәргә телисең икән, мен, кем комачаулый! (Менә бу җырга бу бәя шушы көннән, Афзал ага фикереннән башланды. Яшерен-батырын түгел, Афзал ага бик хөрмәтле кеше, ләкин, турысын әйтим, хатын-кыз язучыларны гомергә яратмады, мине бөтенләй инкарь итте.)
Рәшит абый Габдрахман абыйның юбилееннан кайтканда артымнан куып җитте, Некрасов урамы буйлап Куйбышев урамына кадәр бергә кайттык. Ул миңа болай диде:
– Сеңлем, «Менәргә иде Урал тауларына» дигән җырымны хурладылар, дип борчылма, мин аны барыбер җырлаячакмын, чөнки мин аны яратам, ул җыр мине бөеклеккә, гүзәллеккә, матурлыкка, романтикага ашкындыра. Ул җыр тау турында түгел, ул җыр кеше күңеле турында, кеше күңеленең бай хисләре турында, – диде.
Мин кайвакыт бу җыр турында уйланам, әллә текстын яңадан төзәтим микән, «Мендем тауга» дип әйтим микән дип фикер йөртәм. Алай дип төзәтсәң, бердән, җырның эчке характеры бозыла, «Хотят ли русские войны» җырында автор «хотят ли?» дип сорау гына куя, ә «не хотят» дип раслап җавап бирми. Беркем дә бу җырга: «Автор сорау гына куя, ә нигә «не хотят» дип кенә әйтми, сорап торасы юк бит инде», – дип сафсата сатып бәйләнми. Мондый бәйләнү һәм «не хотят» дип раслауны таләп итү – искиткеч көчле характерлы бу җырның эчке шигъри халәтен какшатыр иде. Менә мин дә «Менәргә иде»не «Мендем» дип төзәтергә базмыйм.
Ә кайвакытларда аналогик мисал китереп, болай уйланам:
– Нигә, әйтик, шул ук өлкән композитор Мансур аганың икенче бер бик матур җыры – «Башка берни дә кирәкми» җырына «Менәргә иде Урал тауларына» җырына бәйләнгән кебек характерда бәйләнмиләр икән?! «Башка берни дә кирәкми»нең лирик герое «үзем тапкан чишмәләрнең суын ятып эчсәм, үзем чапкан печәннәрне иснәсәм, башка берни дә кирәкми миңа», – ди, димәк яңа тормыш, могҗизалы яңа техника, печән чапкыч кына түгел: космик корабльләрнең дә берсенең дә кирәге юк; димәк, аңа башка берни дә кирәкми, гигант төзелешләр дә, партия карарлары да кирәкмидер, бәлки – бернәрсә дә кирәкми ди бит! Юк, болай бәйләнмиләр бу җырга. Чөнки җырны болай сүтү акылсызлык, мәгънәсезлек. Зур шагыйребезнең җырына шундый саксыз килергә бигрәк тә ярамый. Ә Гөлшат, Гөлшат җыры нәрсә? Аның җырын кайсы яктан килеп сүтсәк тә, ничек итеп сүксәк тә ярый дип карыйлар кайберәүләр.
Фатих абый! Мин Сезне бик нык хөрмәт итәм, бу хатым өчен ачуланмассыз дип уйлыйм, мин үзем Сезгә һич тә ачуланмыйм. Бу җыр турында болай язуым Сезне үз фикерегездән кайтарыр дип тә уйламыйм, әйдә калыгыз шул фикердә – бәхәс булгач бәхәс булсын! Мин Сезгә бу хатны язып үз фикеремне белдерергә генә теләдем, бәхәсле полемикада гына булса да, Сезнең игътибарга эләгүемне бәхет саныйм!
Ихтирам белән, сәлам җибәреп: Гөлшат Зәйнашева. 28/1-1963»