Логотип Казан Утлары
Шигърият

Укучыларыбыз иҗаты

Фазылҗан Алиуллов

Хәтер

Безгә хәтер юкка бирелмәгән,

Ялгышларын күрик үткәннең.

Без онытмыйк, сугыш елларының

Бик күпләрне ятим иткәнен.

Тормыш юлын дөрес итеп үрик,

Хаталансак, аны төзәтик.

Тынычлыкта гына яшик, дуслар,

Уйларны да хәтта үзгәртик...

                 Уляновск өлкәсе.

 

Асия Ибраһим

Нигез

Кайчан гына бу йортларның

Тирәсендә таллар үскән.

Тормыш монда гөрләп торган,

Ай-кояшка үрләп торган.

Булган якты киләчәге.

Шуңа үскән гөл-чәчәге.

 

Әрем, шайтан таяклары –

Туган йортлар нигезендә.

Яши-яши әрем булып

Беттем бугай мин үзем дә.

 

Йорт-куралар бушап калган,

Җилләр генә улап йөри.

Җил түгел бу, әрни-әрни,

Ата-бабаларыбызның

Җаннарыдыр, елап йөри...

 

 

Флера Гатина

Сак бул!

Сак бул син, Кеше,

Югалтма җирне,

Кояшка бир син

Һәр иртә сәлам,

Югалтма Җирне,

Сакла син, адәм:

Бу синең йортың –

Йолдызлы галәм.

 

 

Нигә ул җәннәт,

Җир тәмуг булгач,

Адәм күзенә

Кара кан тулгач?!

Аналар күзен

Канлы яшь югач,

Нигә ул җәннәт,

Җир һәлак булгач...