Логотип Казан Утлары
Публицистика

Җыр шахтасы – йөрәктә

Танылган шагыйрә Флёра Гыйззәтуллинаның «Яну дәверләрендә» поэма-трилогиясе Әлмисактан алып, бүгенгәчә бихисап фәлсәфи һәм тарихи янулардан гыйбарәт. Китапны укучыга тәкъдим иткән юллар да шуны дәлилли:

...Акыл, хыял, йөрәк бер учымда:

Мин аларны төйнәп сыйдырам.

Акылдан – тау, хыялымнан – кыя,

Ә йөрәктән кыйбла койдырам.

«Шагыйрәнең бу китабына милләтебезнең фаҗигале язмышын, аның ирек өчен борынгыдан килгән көрәшен, легендар батырлыкларын, гореф-гадәтләрен, изге йолаларын һәм соңгы егерме ел эчендә үзгәреш-яңарыш чалымнарын тасвирлаган поэма-трилогиясе кертелде», – диелә тәкъдимнамәдә.

Һәм бу дөньякүләм кыйммәтләрне, гамьнәрне эченә алган эпик әсәр хаклы рәвештә Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә багышлана.

Өммәтнең аклык йоласын

Кай тарафларга уясы?

Актаныш – таңнар оясы,

Азнакай – кояш кыясы...

Шагыйрә безне шул ак таңнар оясыннан күтәрелгән Җир улы, иманлы гамьнәр, тирән акыл, игелекле гамәлләр иясе, татарның дәрәҗәле, абруйлы Илбашы тарафына, «Азатлык!» дип янылган көрәш елларына дәшәр. Ул елларның утлы елъязмасын шигъри дастан итеп, кояш кыяларына уя барыр. Без исә аларның шигъри нәкышенә, балкышына хәйран калып, бүгенгедәй хәтер утларында янаяна укырбыз.

Илбашының йөрәге – утлы чакматаш. Аның иңнәрендә гасыр әманәте – милләт җанының иминлек, хөрлек, яшәү утын саклау! Ләкин яшәү утын саклау берәүгә дә җиңел генә бирелми. Ул гел көрәш уты белән янәшә йөри...

Безгә инде мәгълүм, Флёра Гыйззәтуллинаның йөрәгендә дә балачактан шушы ике ялкын теле көч алыша. Җанының бу янып сыкраулары ятимлектән, сугыш елларыннан башлана да, гомере буена «өйдәш», «илдәш» булып яши.

Ятимлек – шагыйрь җанының төзәлмәс ярасы. Бәлкем: «Һаман шул ятимлек», – диючеләр дә табылыр. Ул – иң ачы язмыш, иң авыр сынау, ул – сабак, ул – хәтер.

Ни аяныч, Җир шарында ятимнәр саны һаман арта тора. Җирдә бихисап ятимнәр хакы бар! Шагыйрә бары шул хакны искәртә. ...Әверелгәннәр хәтта очар кошка,

Җилгә, гөрләвеккә, яшенгә...

...Яшеннәр дә моңга талган быел

Яшьнәп Тукайның күз яшендә!

Ятимлекнең сыену урыны – туган җир. Шагыйрәнең йөрәк түрендәге Әсәенә, Азнакаена, Чатыр тауларына, күз яшьләренә ничек битараф каласың да, әлеге юлларны ничек урап узасың. Балачагым чирәмлеген җир упты.

Мин дә җуйдым әткәм күзе төсле

Зәңгәрләрдән зәңгәр һаваны,

 Безнең эчтә Герман уты булып,

Дүрт ел янды сугыш дәвамы.

Шагыйрә безнең зиһенебезне гел шулай утка ялгап тора. Җаннар чымырдап куя. Соң бит мин үзем дә, ничарадан бичара, коебызны күмеп киттем. Бабакаемның шушы «төсен» сагынудан җаным күпме сызланды. Тешне сындырырлык шушы салкын суның, ярты гасыр буе йөрәгемне өтеп, уты янды...

Йа Аллам, саклыйсы никадәр коелар, чишмәләр, авыллар югалган?! Йолалар янып, күмергә әйләнгән. Йолалар гынамы?! Телләр, ил-дәүләтләр, халыклар янып, көл булган. Ә бәлкем, шул йолаларны, иманыбызны, тарихыбызны йомарлап, утка атканга янып юкка чыкканбыздыр, һәмишә янабыздыр?!

«Дәүләтләр булган – беткән, халыклар яшәгән, эзе дә калмаган. Ай калган да, Кояш калган. Китап калган...»

Шагыйрә тарихтан хәбәрдар. Шуңа да ул шагыйрьләрне, шигъри сүзне, моңны, телне, язмышларны хаксыз янулардан сакларга теләп, утлы елларны гыйбрәт итә. Бу януларда шагыйрә Флёра Гыйззәтуллина ялгызы гына түгел. Туры Тукайларның йөрәк утында азмы җылынган, илһамланган бу дөнья! Шуңа да әлеге поэмада чорларның ак моңын чагылдырган, татарның көрәш җыры булып яңгыраган, «илаһилык һәм даһилык» белән өретелгән ватандар шагыйрьләре, асыл затлары гәүдәләнгән.

Китапның тышкы һәм эчке бизәлеше дә шушыны куәтли. Талантлы рәссам Ринат Хәсәншин шул илаһи эчке хиссиятне гаҗәеп бер нечкәлек белән тоемлаган.

Тик калдырып авыл кырында мин

Бар өметен, гөлен гомернең.

Сабыйлыктан чыгып, меңнәр белән

Себер сөргененә сөрелдем.

Тайга гизеп, анда урман кистем,

Шахтасына төштем күмернең.

Билдән су эченнән вагон этеп,

Язмышымнан алда йөгердем.

Бусы инде шагыйрәнең үзенең ташкүмерләр урынына янган чоры, дип беләм. Кара күмер базларының тирәнлеген уйласаң да, тын кысыла. Ә шахталардан чыга алмыйча сукырайган атлар, алар белән кыз баланың тарткан йөкләре! Синең соңгы ипи кыерчыгың һәм атларның мөлдер-мөлдер яшьле күзләре! Боларны күрер, кичерер өчен, һичшиксез, «ат йөрәкле» булу кирәктер! Кеше мондый михнәттә бары тик йөрәк уты бәрабәренә генә эшли, яши аладыр.

...Шагыйрәнең януларына чик юк. Шулайдыр. Ут бит ул! Сикерә, ялмый. Туган ил-чатырны харап итә күрмә, берүк. «Бәхет ул туган җир төсендә»... Әмма хикмәт, парадокс: Галәм туктаусыз яна-яна киңәюгә, ә дөньялар һәм күңелләр һаман тараюга бара. Табигый ки, язмышның ачысын-төчесен татыган олуг шагыйрәбезнең җанын, үзеннән дә битәррәк, гомумкешелек борчулары биләп тора. Күреп алам бөтен Европаны

Сыртка салган сугыш заманасын.

Газиз әткәемнең буразнада

Басып калган атлы сабандашын.

Күреп алам сабан тургаеның

Күктә кунып сайрар ноктасын...

Сагышларга нокта куелмыйча,

Ул сугышлар ничек туктасын?!

Гаҗәеп юллар! Гаҗәеп сурәт, тасвир көче! Һәм хакыйкатьнең үзе. Шагыйрә безне шулай хакыйкатьнең үзәгенә тоташып, «Минтимерле көрәш еллары»на китереп җиткерә. Бу яну дәверенең иң көчлесе. Без дәррәү йөрәк утларында яна-яна меңъеллыкларга, Болгарларга, Ирек мәйданнарына, киләчәккә табан агылабыз. Кол Шәрифләрдә, Ак Мәчетләрдә сәҗдәләрдә оеп теләк телибез. Дөнья әле тын калып, әле ут йотып, Акыл белән Ут көрәшен күзәтә.

Туктаталмый һичкем бишек җырын,

Ул кыйбласын азатлыкка яра.

Ирек белән коллык арасында

Кул сузымы кадәр генә ара!..

***

Азатлыктан чигенгәннәр өчен

Аллаһның да сынаулары каты.

Аяклары тышауланган килеш

Җиңү яулый Татарстан аты!

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова һәм Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, олуг шагыйрәбез Флёра Сабирҗан кызы Гыйззәтуллинаның минем күңелемдә күптәннән бер сурәте яши. Балачагымның су буенда үскән мәһабәт, моңлы таллары төсле ул. Салмак, сабыр, килешле йөреш, җылы җилдә таллар лепердәшкән төсле йомшак сөйләм, иркә тавыш һәм җанында тибрәгән биниһая моң.

«...Яну дәверләрендә». Ул мөгаен, гавам тарихы озынлыгындадыр. Аңарда татар иленең шанлы-шөһрәтле чорлары да, тәкъдирләрнең үкенечле, үртәлүле сынаулары да утлы сызык булып сызылып үтә. Шагыйрә заман сурәтен гаҗәеп зур поэтик осталык белән, хәтер утын үрләтеп тудыра. «Оныта күрмә!», «Гыйбрәт ал!», «Сакла!». Биредә шулай дистәләрчә поэма, җыр, дастан йөрәк уты белән сугарылып дулкынландыргыч, тетрәндергеч поэма–трилогия булып, дөнья поэзиясенә тоташа. Татарстан китап нәшрияты тарафыннан чыгарылган әлеге җыентык тиз арада укучы күңелен яулап, иң күп укылган «Ел китабы» булып таныла.

Һәрнәрсә яну бәрабәренә табыла яки югала. Ут дигән могҗизаның асылы шундый. Ә шагыйрь җаннар алар янудан туктамаслар инде. Берүк туктый күрмәсеннәр! Дөньяларны әле күпме шигъри утта җылытасы, яшәртәсе бар.

Шигырь, җыр шахтасы йөрәктә бит –

Ябыла ул йөрәк ярылса.

Илнең аяк асты таймас иде,

Йөрәкләргә сукмак сабылса.

Минем күңелемдә дә «Яну дәверләре»ннән күчкән изге бер теләк дөрли. Язмышым белән мин дә шагыйрәнең ятимлек ачысын бүлешәм. Әмма минем әбекәем белән бабакаем мине «ятим» сүзеннән, «ятим», дип башымнан сыйпаулардан уттан саклагандай сакладылар. Шагыйрә исә «ятимәм» дип яратып, башыннан сөюләрне һаман гаҗизләнеп көтә. Һәм минем «ятимнәр хакимәсен» олылап, санлап, сокланып, ак кылгандай чәчләреннән сыйпыйсым, «Яну дәверләре»ннән исән-имин чыккан асыл йөрәкле затны ихлас котлыйсым килә.

Аның «Башкаемда дөнья исәпләре» дип исемләнгән шигырьләр, поэмалар, балладалар җыентыгы инде 2007 елда ук укучы хөкеменә ирешкән. Шул гомердән бирле дәшми калырга ничек көчем җиткән дип, үз-үземә аптыраган, гаҗәпләнгән көнем.

Ләкин чын шигъриятнең бәһасе, кадере нәкъ шулай еллар узган саен арта гына бара лабаса! Флёра Гыйззәтуллинаның да иҗаты шундыйлардан: кайта-кайта укырлык, уйланырлык, сокланырлык. Ул бәхет – татарның язмышы!

Ул бәхет яклауга сусаган.

– Мә эч! – дип, чүмечләп-чүмечләп,

Язмышым учына су салам.

Флёра Гыйззәтуллинаның шигърияте – ул татар сүзенең укалы чигүе, фикер куәте, фәлсәфи тирәнлеге. Ул – Ил, Ватан, Милләт төшенчәләренең мең халәткә кереп үрсәләнүе, көрәше, «Яну дәверләре»нә күчәчәк йөрәк уты.

Шушы зурлык, шушы тойгы соңра

Кояш уйды минем күзләремә,

Һәм шуннан соң, тау итәген үбеп,

Мәҗбүр булдым мин дә

Синең кебек

Язмыш каршысына тезләнергә.

Кинәт йөрәкнең бар кыллары чыңлап куя. Әллә өзелеп ялгана, әллә ялгана дигәндә, өзелә. Һәрхәлдә, минем абайлавым, тоемлавым шул төсле. Бу миңа музыка дөньясындагы гайре бер табигый күренешне хәтерләтә. Ул атаклы композиторларга, музыкантларга триумфаль җиңү китергән гаять зур сынау-сыналу мизгелләре.

Күз аллыйсызмы? Иң югары нотада, музыка ташкынына, моңнар нәфислегенә, йөрәк ярсуына түзә алмыйча, искәртмәстән, бер-бер артлы скрипка кыллары өзелә бара. Исең-ушың китәрлек: музыкаль әсәрнең азагы, илаһи бер тылсым белән, бары бер кылда уйнала. Бердәнбер кыл мең халәткә кереп моңлана, өзгәләнә дә кинәт тынып кала. Ул да булмый, тынлыкның һәр күзәнәге алкышлы, сокланулы авазларга күмелә. «Мәхәббәт элегия»се дә нәкъ шул рәвешле яңгырый. Афәрин, шагыйрәбез!

Йөрәкнең «көмешләнгән» кылы ул, мөгаен, сөю-ярату, илаһи рух, кодрәт көче белән өретелгәндер. Ул, мөгаен, яшәү һәм моңнар камертоныдыр... Ул җанның һәм иҗатның гүзәл бер фасылыдыр.