Чаларса да, чүгеп калмас тау җаны

Билал Добай улы Аппаев (Билял Аппаев) 1939 елда Карачай автономияле өлкәсенең Өчкәкән авылында дөньяга килә. Карачай-Черкас дәүләт педагогика институтының филология факультетын тәмамлагач, өлкә радиокомитетында мөхәррир булып эшли.

1983–1985 елларда Мәскәүдәге М.Горький исемендәге әдәбият институты каршындагы драматургия буенча югары курсларда белем ала. Черкас шәһәренә кайткач, карачай газетасында журналистлык хезмәтен дәвам итә.

Карачай-Черкас халык язучысы, Карачай-Черкас өлкәсенең һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Билал Аппаев – СССР (Россия) Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы. 2007 елда “Таулар зары” романы өчен Карачай-Черкас Республикасы Президенты премиясе белән бүләкләнә.

“Ватанга”, “Ике мәхәббәт”, “Сәер кешеләр” һ.б. китаплар авторы. 

Агачлар белән сөйләшү

 

– Газиз агачлар, киләм мин сезгә,

Арсам дөньядан, арсам сызланып.

Нигә соң болай моңлы карыйсыз,

Сез “Алып”ларны куям кызганып...

 

– Көзге җилләрдә, яман җилләрдә

Безнең яфраклар очты-коелды.

Күпме юлаучы җәйге көннәрдә

Яңгыр-давылдан безгә сыенды.

 

Язга кадәрле шулай торырбыз, 

Кирәксез булып, тырпаеп басып.

Урман җәнлеге саклана алмас,

Безнең яфраклы итәккә качып.

 

– Сез, агачкайлар, моңсуланмагыз,

Кышкы йокыга талырга вакыт.

Уятыр сезне, юатыр сезне,

Яз-чибәр безгә яңадан кайтып.

 

Бер-берегезгә иңегез куеп,

Тирән йокыга чумыгыз, әйдә.

Кирәк сез безгә һәрчак, һәрвакыт:

Язын-көзен дә, кыш та һәм җәй дә.

 

Шулай беравык дәшмичә тордым,

Болытлар күктән җиргә кар иште.

Шулчак агачлар миңа сүз катты:

– Нигә бу кадәр моңайдың, Кеше?

 

Кинәт бирелгән мондый сорауның

Йөрәкне угы яралап үтте.

– Эх, агачкайлар, белсәгез иде,

Минем дә көзем җитте шул, җитте...

 

Моңаеп түгел, өшеп-өшәнеп,

Багыплар торам гомер ярына...

Мин агачларга әйткән сүзләрне

Әйтер идеме ... кешеләр миңа?

 

Аналарга

 

– Гомеремнең соң сулышын бирәм,

Яшә балам, яшә син генә...

Шулай диеп авыру улкаеның

Баш очында ана тилмерә.

 

Улы үзе әти... әнкәсенең

Сүзен искә алды яңадан...

Сез, аналар, соңгы сулышны да

Кызганмыйсыз газиз баладан.

 

И, әнкәйләр, ни ул узган еллар...

Сез үзегез исән булыгыз!

Безнең өчен шулдыр иң зур бүләк –

Яхшы хәбәр юллап торыгыз.

 

Кайгы-хәсрәт сезгә кагылмасын,

Ана назы сездән китмәсен!

Ялкын ялмап очар канатларын,

Сабыйларны ятим итмәсен.

 

Шау чәчәктә җимеш агачлары,

“Берсе корган әнә”, – дисезме?

Шау-шу килгән урам кочагында

Карашыннан таныйм үксезне.

 

Көлүе дә аның үзгә никтер,

Елау катыш көлү шикелле.

Балакайның ятим икәнлеге

Атлап баруыннан билгеле.

 

И, әнкәйләр, нигә сезнең еллар...

Сез үзегез исән булыгыз!

Безнең өчен шулдыр иң зур бүләк –

Яхшы хәбәр юллап торыгыз.

 

***

Кеше –  көчсез дигәннәре хата,

Сөю уты көйдералмый икән...

Киресенчә, соры тычканны да

Назлы бер сүз чын арыслан иткән.

 

Эльбрус-тау әгәр гашыйк булса,

Боз-бүреге эреп агар иде.

Гашыйк булса Ай да... чиксез күктә

Ике Кояш балкып янар иде...

 

Кадерле кунак

1

Уз эчкәрәк, торма капкам төбендә,

Миңа бүләк – ихатама керүең.

Ят кешегә карагандай карыйсың,

Әйтерсең лә мине тәүге күрүең...

 

Җилләр кебек исте-китте яшьлегем...

Ах, яктырак янса утым аз гына, –

Ул чагында, бусагамда тукталмый,

Йөгереп килеп, күмәр идең назыңа.

 

Сүрәндер шул чырагымның яктысы,

Бер туктыйсың, бер куясың талпынып...

Кимемәде учагымның җылысы,

Элеккечә булмаса да ялкыны.

 

Җан җылымны сизә калсаң, рәхим ит, –

Мөлдери бит иреннәрең тулышып...

Учагымның көч алганын күрерсең,

Язгы җилдәй өрсәң назлы сулышың.

 

2

 

Бик куандым кергәнеңә йортыма,

Ә син менә икеләнеп торасың...

Җаның тартмый, димме, иске сукмакка,

Яңасынмы әллә эзләп барасың?

 

Синең белән очрашканда яз иде,

Үзгәргәнмен, шулай дия карашың...

Кире кайттың син бит бүген яз булып,

Минем инде көзгә кереп барышым.

 

Сиңа, беләм, көзгә әле иртәрәк,

Шуңадыр да, ятсынасың син аны...

Башкаена ак бүреген кисә дә,

Чаларса да, чүгеп калмас тау җаны.

 

Коелса да яфраклары агачның,

Бирешәме көзге имән, авамы?!

Яфрак булып син сарылсаң иңемә,

Мәхәббәтнең яшьнәр кебек дәвамы...

 

3

Озак вакыт торсак та без күрешми,

Бергә көннәр булды һәрчак исемдә.

“Инде башка очрашмабыз” дигән уй

Яшен кебек яшьнәде баш өстемдә.

 

Язмышыма үкенечем калмады,

Мин тормыштан ир-егетчә атладым.

Әй, сөеклем, яктылыгың, җырыңны,

Көлешеңне җан түрендә сакладым.

 

Мине ташлап син киткәч тә еракка,

Бер моңсулык оялады куеныма;

Йөрәк каным тымызыкка әйләнде,

Үч камыты баскан кебек муеныма.

 

Инде менә ният итеп килгәнсең,

Күреп торам, белеп торам – сагындың...

Әллә инде эзләп килеп башканы,

Ялгышыпмы минем йортка кагылдың?

 

Кер эчкәре, ялындырма ул кадәр,

Өметеңне акламасам ... нишләрсең?

Җитмәгәнмен нәфеснең соң чигенә, –

Соң кат сына, иш булмасам – китәрсең...

 

Дүртьюллыклар

 

Тик бер тапкыр үләбез дип сөйләнәбез,

Кайчагында үзебезне аклар өчен.

Без, балалар, бары бер кат үләбездер,

Ата-ана мең кат үлә бала өчен.

 

***

Яшәү – көрәш, мин дә гел көрәштә,

Тик кайчакта туям барсыннан...

Шул чагында тамак кырып куя

Ялгыз чыршы кыя башыннан.

 

***

“Әти” диеп  чакыра да балаларым,

Аптырыйлар мин бер сүз дә дәшмәгәнгә.

Шактый озак күнегелде бу ят сүзгә,

“Әти” диеп үзем бер дә әйтмәгәнгә...

 

***

Бала чакта зур үсәсе килде,

Яшь чагында – өлкән буласы.

Олыгайгач, бик тиз килеп җиткән, –

Юк картлыкны көтеп аласы...

 

***

Очрашсагыз, берәр вакыт берсе белән –

Таныш түгел, дус та түгел, түгел туган –

Сүз катмагыз бу берәүгә : “Ни хәл?”, – диеп,

Сез сорагыз: “Исән-саумы газиз анаң?”

 

***

Сабый бала, тәүге тапкыр күзен ачкач,

Бу дөньяга гаҗәпләнеп карый булыр.

Гашыйк булган адәмнәр дә – якты көнгә

Икенче кат туган кебек карап торыр.

 

***

Хатыннар, чал чәчтән качмагыз –

Гүзәллек кимемәс алардан.

Домбайдан бизәрме күңелләр –

Көмештәй чал башлы таулардан?

 

***

Син, шагыйрь, артыгын масайма,

Даһилык намына табынма.

“Тауарны тик базар бәяли”, –

Диләр, бел, Карачай ягында.

Сания ӘХМӘТҖАНОВА тәрҗемәләре.

Реклама