Логотип Казан Утлары
Шигърият

Татарстан

  ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан.

 

Җөмһүрият

Ил дип янган күпме буыннарның

Ал хыялы булып аткан ул таң.

Казан губернасы урынында

Җөмһүрият!

Татар иле.

Ватан!

 

Күпме өмет, күпме ашкынулар, —

Ымсындырып торган яңа тормыш!

Һәр халыкка тигез хокук биргән

Совет иле өчен көрәш, тырыш!

 

Бер уйласаң, кул сузымы ара,

Тарих өчен ни ул гасыр — йөз ел!

Тик милләтне саклап калу өчен

Кичтек кабат бу йөз елда йөз юл!

 

Каршылыклар аша  ил барышы...

Аһ, ниһаять, әбелхаятьме бу? —

Җөмһүрият!

Яңа татар иле.

Татарстан түгел,

Стан башка.

Ул вакытта бары  — Татария.

 

Ленин үзе кул куйган бит, диеп,

Күпме буын үсте горурланып.

...Үкендеме икән Мирсәетләр

Үзләренең алдануын танып.

 

Береккәннән яу өреккән, диләр,

Бирмәгәннәр безгә берегергә.

Идел-Урал булып берәшмәскә,

Татар, башкорт диеп бүленергә!

 

Юкса күпме көрәш!

Һәр форсатны

Файдаланган халык үз ягына.

Пугач чыккач, аңа кушылган да

Күтәрелгән азатлык явына.

 

«Азатлык!» — дип без дә мәйдан тоттык.

Каршылыклар аша ил барышы.

Йөз ел үткән.

Инде Татарстан! —

Туксанынчы еллар казанышы.

 

 

Казанда ниләр бар ...

Казанда ниләр бар,

Казанда? —

Сорыйлар Уфадан, Төмәннән.

Дөньяга сибелгән татарның

Карашы Казанга төбәлгән.

 

Казанда татар бар, урыс бар,

Һәм башка күптөрле милләт бар.

Янәшә мәчетләр, чиркәүләр,

Ярашып яши бар өммәтләр.

 

Җелеккә үтәрлек сораулар

Бәгырьне сызлатып торалар, —

Туган тел үксезлек чигендә!

Ә болай...

Казанда бар да бар.

 

Казанның энҗесе — ак кирмән,

Һәм кызыл кирпечтән манара!

Гүя ки Сөембикә кайта да

Кичләрен тәрәзләр ут ала.

 

Тукай бар,

Мәрҗәни, Кол Шәриф,

Кол Гали...  —

барысы да халыктан.

Һәйкәлме, мәчетме,

Алар бит

Без исән булсын дип калыккан!

 

Кабан бар.

Төбендә — хәзинә.

Ымсытып ята күк һәркемне.

Риваять, дисезме?

Әлбәттә.

Риваять — халыкның хәтере.

 

Казанда тарих бар, хәтер бар,

Ил-милләт хакында әйтем бар:

Бүленсәң, ашарлар бүреләр!

Күңелдә ялвару-хәтем бар.

 

Казан ул — татарның кәгъбәсе,

Өмете күңеле түрендә.

Таяныр терәге — тарихта,

Киләчәк язмышы — бүгендә.

 

Сорыйлар Кырымнан, Уралдан,

Ырымбыр, Әстерхан, Төмәннән:

Казанда ниләр бар? —

Бу сорау

Киләчәк язмышка төбәлгән!

 

Иске Бистә

Иске Бистә.

Яңа тормышына

Ул нигезе булган татарның.

Казаныннан мәхрүм калган халык

Уйлаганмы, —

«Кире кайтырмын!»

 

Кирмәненә киртләч-киртләч баскыч.

Текә баскычларны үтәргә,

Еллар гына түгел,

Чорлар кирәк,

Сабырлыклар кирәк көтәргә.

 

Бер егылгач,

Кабат тернәкләнеп,

Күтәрелер өчен көч кирәк.

Иске Бистә

Шәһәр тормышының

Яңа бер баскычы төслерәк.

 

Кабан аръягында — татар иле,

Үрдә үсә урыс Казаны.

Ике халыкны да укмаштырып,

Кайнап тора Печән базары.

 

Кайнап тора татар күңелендә

Рухи азатлыкка омтылыш.

Петербурга ява Прошение, —

Бер үзгәрер диеп бу тормыш.

 

Тәхеттәгеләрнең үз хисабы, —

Күпер салу кирәк арага.

Әби-патшадан бер хәерһах күк

Күтәрелә ап-ак манара!

 

Мәхәлләсе арта барган саен,

Манаралар калка бистәдә.

Ә аннан соң...

Яңа сулыш керә

Инкыйлабтан җилләр искәндә.

 

Туган телдә гәҗит-журнал, китап! —

Татарның бу изге хыялы.

Үз-үзеңне санлар вакыт җитте,

Безнең халык затлы-зыялы!

 

Һәм оешып ала  «Болак арты»,

Аннан... алданулар ачысы.

Турап ташлый затлы нәселләрне

Кызыл инкыйлабның кайчысы.

 

Иске Бистә

Татар тормышында

Кабатланмас гаҗәп утрау.

Җимерелгән йортлар авазында

Хәтер-хәтем,

Әрнү-сыкрау.

 

Иске Бистә,

Бүген ядь итәргә

Калган бары нәни өлешең.

Тетрәндергеч татар язмышының

Өлешенә тигән көмеше.

 

Ил эчендә...

                          Ил эченә ил сыяр

                                     Халык мәкале

Ил эченә ил сыймаса,

Исән калу икеле.

Куш имәннең тамырына

Балта чапкан шикелле,

Зәгыйфләнә,

Ава агач

Яраланса тамыры.

 

Чит туфракта яралганнар

Үз тамырын танырмы?!

 

Илгә иңеп яшәгәндә

Кичеп була давылны.

Упкыннарга илтеп салмас

Замананың агымы.

 

Ил эченә ил сыймауның

Мисаллары аяныч!

Читтә түгел,

Үз илеңдә

Табу кирәк таяныч.

 

Татарстаным

Ватаным син минем,

                газиз җирем,

Туган йортым,

туган нигезем.

Нигезе бар кеше бу дөньяда

Ышанычлы тоя ул үзен.

 

Ул ышанып карый туар көнгә,

Киләчәккә карап гамьләнә.

Туган халкы өчен яшәү аның

Тормыш максатына әйләнә.

 

Туган илем, диеп янар өчен,

Үз нигезең кирәк, үз җирең.

Татарстан —

Гамьле өметем дә,

Йөрәк әрнүем дә син минем.

 

Кайнап торган дәрья бүген дөнья, —

Йотлып бара телләр, халыклар.

Милләтеңне саклап калыр өчен,

Кирәк дастандагы Алыплар.

 

Шомбай зирәклеге кирәк безгә, —

Карар кылмас өчен ашыгып.

Шундый заман,

Без яшәргә тиеш

Әкиятләрне чынга ашырып.

 

Безнең яшәү коды — дастаннарда.

Аңлау кирәк төпкә төшенеп, —

Халык акылына таянмыйча,

Алга бара алмый кешелек.

 

Син ватаным минем, Татарстан! —

Туган илем,

Җирдә бер генәм!

Төнге күккә йолдыз сибелгәндәй

Дөнья буйлап татар сибелгән.

 

Бара алсаң иде киләчәккә

Берләштереп туган халкыңны.

Саклап йөз елдан да,

Мең елдан да

Татар иле дигән атыңны!