Логотип Казан Утлары
Публицистика

"Иҗатта вак нәрсә юк!"

«Язучылар берлеге Матбугат йортында чагында бер җыелышта «мин» турында сүз куерды – әсәрләребездә «мин» күбәйгән икән. Мин моңа сәерсенебрәк калдым. Хикмәт бит «мин» күбәюдә түгел, безнең аны урынсыз куллануыбызда. Әдәби иҗатка керешүчеләргә тасвирлы «нечкәлекләр»нең серләренә тирәнтен төшенүдә энә белән коены иренмичә үзләре казу мәҗбүри. Истә тотыйк: иҗатта вак нәрсә юк!» – дип язды хикәяләр остасы Мәгъсум Хуҗин.
Урынсыз кулланылган «мин» һәм башка алмашлыклар турында узган саннарда әйткән идек инде. Бу саныбызда «белән» бәйлеген куллануның бүген актуаль яңгыраган урынлы-урынсыз очракларына тукталыйк.
«Аңлатмалы сүзлек»тә «белән» бәйлегенең унбер мәгънәсе бар. Җиденчесе (безнең очрак) болай: белән – вакыт төшенчәсен биргән исемнәр янында килеп, вакыт хәле (рәвеш) ясый.
Авторларыбыздан кергән язма-әсәрләрдә тәүлек вакытына нисбәтле бәхәсле очраклар күзгә еш чалына башлады: «иртә белән», «кич белән», «төнлә белән».
Тәүлек вакытларына аерым-аерым тукталыйк һәм сүзлектән аларның мәгънәләрен барлыйк.
Иртә (исем) – тәүлекнең бер өлеше, көннең беренче сәгатьләре, көннең башы. Бу исемнән вакыт хәле (рәвеш) ике юл белән ясала: -н кушымчасы (суффиксы) (иртән – иртә белән, иртәнге вакытта) һәм «белән» бәйлеге (иртә белән – иртән, көннең башында) ярдәмендә.
Көн (исем) – тәүлекнең бер өлеше, кояш чыкканнан башлап, кояш батканчыга кадәрге вакыт, иртәдән кичкә кадәр булган ара. Әлеге исемнән вакыт хәле (рәвеш) бер генә юл белән ясала: -дез кушымчасы (көндез – иртә белән кич арасындагы вакытта) ярдәмендә. (Рифкать Әхмәтьянов төзегән «этимологик сүзлек» болай ди: «Бу борынгы сүз «андыз», «балдыз», «кондыз» һ.б. моделендә ясалган булырга тиеш: -дыз / -дез морфемасының асылы әлегәчә ачыкланмаган». Ачыкланмаса да, «көндез» сүзенең тамыры «көн» булуда шик тумый.) «Көндез»гә -ен кушымчасы ялганып, шул ук мәгънәдәге сүз ясала – «көндезен».
Бер искәрмә бар. ХХ гасыр башы татар әдәбиятында «көндез» сүзе исем буларак та кулланылган. Мисал: «Июньнең башы, ап-ачык кояшлы көннең көндезе». (Фатих Әмирхан) Бу очракта: көндез (исем) – иртә белән кич арасындагы вакыт. Әмма әлеге форма инде актив түгел.
Кич (исем) – тәүлекнең көн бетеп, төн башлануга кадәр булган вакыт арасы. Бу исемнән вакыт хәле (рәвеш) ике юл белән ясала: -ен кушымчасы (кичен – кич булгач, кич вакыты җиткәч) һәм «белән» бәйлеге (кич белән – кич җиткәч) ярдәмендә.
Төн (исем) – тәүлекнең кояш батыштан кояш чыгышка, кичтән иртә беләнгә кадәрге өлеше. «Төн»нән вакыт хәле (рәвеш) бер генә юл белән ясала: -лә кушымчасы (төнлә – төнге вакытта) ярдәмендә.
«Көндез белән», «көндезен белән» димәгән кебек, «төнлә белән» дип сөйләү, язу да хата. Рәвешне тагын да рәвешлерәк итү нигә хаҗәт? «Майлы май» мислерәк килеп чыга бит! Әле аның «иртә белән»е дә колакны сагайта. (Ә менә «таң белән» табигый яңгырый.) «Иртәнге якта», «иртәнчәк» кебек кәлимәләребез юкмыни?!
Күрәбез ки, грамматик кагыйдә нигезендә, «белән» бәйлеге тәүлекнең ике генә (иртә, кич) вакытына нисбәтле вакыт хәле (рәвеш) ясауда катнаша.
Ясау дигәннән, әзер, мөкәммәл сүзнең «тормышы»на тыкшынып, кирәкмәгән кушымчалар өстәп, камил укылышны абындыру очраклары аз түгел. «Мөмкинчелек» – әнә шундыйлардан.
«Аңлатмалы сүзлек»тә «мөмкинчелек» сүзе юк! Ә мөмкинлек – 1) берәр эш-хәлнең булу-булмавын тәэмин итә торган хәл, шарт, җай. 2) мөмкин булу, ихтималы булу, ихтималлык, дип шәрехләнә.
Сүз ясалышы ягыннан мантыйкка таянып фикерлик: «мөмкинлек» – «мөмкин» хәбәрлек сүзеннән -лек кушымчасы ярдәмендә ясалган исем. «Мөмкинче» кәлимәсе телдә юк. Ә -чылык /-челек кушымчасының үтәгән вазифасы үзгә бит. Ул ике генә сүз төркеменнән яңа сүзләр ясый: исемнән – исем (кошчылык, дәүләтчелек һ.б.), рәвештән – исем (азчылык, түбәнчелек, кимчелек һ.б.).
Семантик яктан янәшә булган, ләкин өчесе өч төрле модаль мәгънә төсмерен белдереп килгән, бүгенге әдәби телдә актив кулланылышта йөргән хәбәрлек сүзләребез нибары өчәү генә: «кирәк» (зарурилык / необходимость), «тиеш» (тиешлек / долженствование), «мөмкин» (мөмкинлек / возможность). «Мөмкинчелек» вариантына калган икесен куеп карыйк: «кирәкчелек», «тиешчелек». Яңгырыймы? Юк! Грамматик хата.
Октябрь революциясенә кадәрге әдәби телебездә актив кулланылган, алда аталган өч хәбәрлек сүзгә мәгънә ягыннан якын тагын ике кәлимә бар: «лазем» (кирәкле, тиешле, зарур) һәм «имкян» (мөмкинлек). Шөкер, «лазем» сүзен хәзерге әдәби телебездә дә файдаланучылар очрый. «Аңлатмалы сүзлек»тә алар икесе дә – искергән сүз, «лазем» китап телендә кулланыла торган сүз дип бирелә. Мәгънәләреннән чыгып, «лазем» – сыйфат, «имкян» исем сүз төркеменә карый, хәбәрлек сүз түгел. «Лазем»гә -лек кушымчасы ялганып, «лаземлек» (тиешлек, зарурлык) сүзе ясала. «Имкян» исә бер кәлимәгә дә тамыр булмый.
Гәрчә кайбер төзүчеләр «мөмкинчелек» кебек бер иш сүзләрне сүзлекләребезгә этә-төртә кертергә тырышса да, әдәби телгә хаҗәте юк аларның, тумыштан кимчелеге (дефекты) булган зәгыйфь кәлимәләр алар.
«Һәр язганың энҗе бөртекләреннән генә тормый. Энҗеләрне генә һәркем ошатырлык итеп тезгән әдипләр сирәктер. Бәлки, юктыр. Шулай да язганыңда гәрәбәләр, асылташлар җемелдәве төп шарттыр. ...Язганда, норсыз мүкле ташлар әсәреңә керергә этешеп- төртешеп торалар, әй. Әрсезнең әрсезләре», – дип искәртте Мәгъсум Хуҗин.
ХХ гасыр татар хикәя жанры үсешенә зур өлеш керткән, иҗат һәм аның үзенчәлекләре турында әтрафлы уйланган Мәгъсум Хуҗинның тууына май аенда 90 ел тулды. Шул уңайдан искә алып, тел хасиятен оста тоемлаган, язу-сызу эшендә сызу ягын да тиешле дәрәҗәдә аңлап башкарган, ягъни үзенә үзе шәп редактор булган прозаикның әсәрләреннән мисаллар китерербез.
Мәгъсум Хуҗин бер каптырмалы җөмләләр белән генә эш итүче түгел. Аның чәчмә иҗатында синтаксис фәнен өйрәнергә алынган галимнәр чумып-чумып тиенерлек үрнәкләр бихисап. Аеруча да аныклагычлар мулдан файдаланылган. Бу саныбызда – тыныш билгеләренең алар янында килгән өч, ә киләсе санда ике очрагын барларбыз.
Аныклагычлар янында тыныш билгеләре.
1. Зат алмашлыкларын һәм рәвешләрне аныклап килгән аныклагычлар ике яктан да өтер белән аерылалар. Мисаллар: «Шәмәрдәнгә ашлык илтәсе көннәрдә ул безгә йөк төяште, безнең, сәфәр чыгучы малайларның, аркаларыбыздан сөяр иде». «Башта, эвакуация белән килгәч тә, аның әнисе һәм әбисе дә безгә өйдәш булдылар».
И с к ә р м ә . Бәйләүче чаралар белән ияргән аныклагычлар булса, өтер бәйләүче чара алдыннан куела, бәйләүче чарадан соң куелмый. Мисал: «Иҗат кешесенең, аеруча олы иҗат иясенең, канына тоз салуларга җөрьәт итүләрдән башлыйк».
2. Аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән белдерелеп, икесенең дә мәгънә күләме бердәй булса, аныкланмыш ике яктан да сызык белән аерыла. Мисал: «Әни белән хуҗа әбиебез – марҗа әби – Сәйферанның эчен йомшак кына удылар, чүпрәкләрнең җылысын да, салкынын да куеп карадылар, башына нәрсәдер сөртеп, яулык бәйләделәр».
И с к ә р м ә . Аныклагыч хәбәр белән янәшә килсә, сызык бер яктан гына куела. Мисал: «Менә әти-әни белән Каңгый иленә үк – әкиятләрдә сөйләнә торган ерак-ерактагы таулар иленә барып чыктык».
3. Аныклагычлар, мәгънәне аңлату характерында булсалар, җәяләр эченә алыналар. Мисал: «Берәүләр Софья Андреевна Толстая авыру (истерия-шашыну) булган дип саныйлар, башкалар бу истерия – мирас өчен Лёвочка белән көрәштә аның коралы дип раслыйлар».