Логотип Казан Утлары
Публицистика

Татарстаннан – сугышка

Cүзебез милләттәшләребезнең, якташларыбызның Бөек җиңүгә керткән өлеше турында. Кайбер галимнәр, шул исәптән Бөек Ватан сугышы тарихына багышлап, дистәләгән җитди хезмәт бастырган Җәмил ага Гыйльманов та, атаклы гаскәр башлыклары да татар милләте вәкилләренең яу кырында батырларча сугышканлыгы турында яздылар. Сугыш башланган көннән яу кырында хәрби корреспондент буларак танылган, соңрак Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең батырлык данын раслауга үз өлешен керткән Константин Симонов та безнең милләт вәкилләренең батыр сугышчы булганлыкларына байтак мисаллар китерә. Аның бөтен халык тарафыннан яратып укылган «Исәннәр һәм үлеләр» («Живые и мёртвые») романының төп герое генерал Серпилинның үлем белән көрәшеп ятканда, татар моңын искә төшереп саташулары да татар сугышчысы батырлыгына дан җырлау буларак кабул ителә.
Күп кенә югалтулар белән тәмамланган Совет-фин сугышыннан соң, яңа хәрби министр С.К.Тимошенко вакытында, укчы дивизияләрнең көч-куәтен арттыру теләгеннән чыгып, аларның кайберләре өстәмә тупчылар дивизионы яисә танк роталары, башка төр механикалаштырылган көчләр белән дә тулыландырыла. Мәсәлән, төп көчләре Казанда тупланган, 1936 елга чаклы 1нче татар яисә Казан дивизиясе дип йөртелгән зур хәрби берәмлек, Совет-фин сугышы чорында шундыйрак үзгәрешләр кичереп, «86 нчы укчы дивизия» дип атала башлый.
Яу кырында хәрби осталык һәм батырлыклар кылып, Советлар Союзы Герое исеменә лаек булып, Алтын Йолдыз медале һәм Ленин ордены белән бүләкләнүчеләр саны буенча да безнең милләт вәкилләре СССР күләмендә дүртенче урында тора. Татарлардан алда «рус, украин һәм белорус вәкилләре генә булган», дип яза тарихчы галимә Айсылу Кәбирова 1941-1945 еллардагы сугыш тарихына багышланган «Война и общество» китабында (Казан, «Фән» нәшрияты, 2011 ел). Ә инде гомуми халык саны исәбеннән алып чагыштырып карасаң, без иң алгы сафка чыгып басачакбыздыр, мөгаен. Дөрес, өлешчә төрки хәзәрләр токымыннан да булган яһүдиләр бездән дә алгарак чыгарга мөмкин. Чөнки СССР күләмендә аларның исәпкә кергән гомуми саны бездән кимрәк булган. (1940 елда нәшер ителгән «Страна социализма» белешмәлегендә без ул санны тапмадык. 1945 елга чаклы Советлар Союзы Герое дәрәҗәсенә лаек булучылар Татарстан АССР вәкилләреннән 200ләп кеше саналса, СССР илендә яшәгән татарларны гына аерып күрсәткәндә, 181 кеше була икән. Әлбәттә, бу исемлеккә ил күләмендә халык санын исәпкә алганда, аерым милләт буларак теркәлгән кардәшләребездән Кырым татарлары кертелмәгән әле. А.Кәбирова исәпләвенчә, Бөек Ватан сугышында Татарстан вәкилләреннән 100 мең чамасы сугышчы орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. 50 кеше – Дан орденының тулы кавалеры. Бөтен ил буенча андый олы дәрәҗәгә ирешүчеләр саны – 2457 кеше.
Бөек Ватан сугышына чаклы булгалап торган яу-бәрелешләрдә дә якташларыбыз һәм милләттәшләребез сынатмаган. 2000 елда Казанда ике телдә нәшер ителгән «Батырлар китабы»на күз төшереп үтик («Батырлар китабы /Книга героев», сугыш каһарманнарының кыскача биографик белешмәлеге; баш редактор Д.С.Шакиров, эш төркеме җитәкчесе Б.Л.Хәмидуллин). Гадәттән тыш хәлләрдә аеруча батырлык кылучыларны данлау өчен 1934 елда барлыкка китерелгән әлеге Алтын Йолдыз медаленә һәм Ленин орденына лаек булучылар саны 1941 елга чаклы Татарстан АССР буенча 20 дән артыграк кеше, ә татар милләте вәкилләреннән 11 кеше санала. Татарстан АССРдан Советлар Союзы Герое исеменә иң беренчеләрдән Чирмешән районында туып үскән мордва егете Павел Цаплин лаек дип табылган. Ул Испаниядәге Гражданнар сугышы чорында «интернациональ бурыч үтәүче» сыйфатында катнаша.

Танкистлар ротасы командиры буларак, берничә бәрелештә җиңүгә ирешә һәм Харам фронтындагы сугышларның берсендә батырларча көрәшеп, бөтен экипажы белән бергә һәлак була. Шул сугышта кылган батырлыклары өчен ул, һәлак булганнан соң, СССР Югары Советының 1937 елның 27 июнь карары белән илнең иң югары бүләгенә лаек дип раслана. Кайбер хезмәтләрдә һәм истәлекләрдә Испаниядә барган сугышларда катнашкан башка якташларыбызның исемнәре дә очраштыргалый. Каһарман очучыбыз Фәрит Фәтхуллинның да шунда җибәрүләрен үтенеп, командирларына рапорт язганлыгы мәгълүм. Ләкин аны бер төркем очучы белән бергә яшь Кытай Республикасының ерак көнчыгыш өлкәсенә японнарга каршы көрәшергә җибәрәләр.
Әйе, 1930нчы елларда Ерак Көнчыгышта да тыныч булмый. Кытайда 1911 елда Цин монархиясе тәхеттән бәреп төшерелгәннән соң башланган таркаулыктан файдаланып, Япония дәүләте аның төньяк-көнчыгыш өлешен басып алган. Көньяк-көнчыгыш өлкәләрен дә яулау өчен Чан Кай-ши хөкүмәте белән каты сугышлар алып барган. Шул ук вакытта японнарның гаскәре, СССРдан Кытайга хәрби ярдәм килүне туктатыр өчендер, мөгаен, безнең ил белән Монголиянең чик буйларына да бәреп кергәли башлый. 1938- 1939 елларда СССРның Хәсән күле белән күрше Монголиянең Халхин-Гол елгалары тирәсендә сугыш-бәрелешләр булып ала. Бу канлы бәрелешләрдә ике яктан да берничә укчы дивизия, танк, авиация гаскәрләре катнаша. Әйе, анда кыска вакытлы, әмма ике якның да исендә калырлык аяусыз сугыш дөрләп ала. СССР шунда күбрәк көч туплап, булачак маршал Г.Жуковны анда җибәргәч кенә, Совет гаскәрләре япон көчләрен тар-мар итә. Бездәге тарих китапларында «Халхин-Гол сугышы» сәхифәләре генә теркәлеп кала.
Бу сугышта да безнең милләт вәкилләре батырларча сугышкан. Дистәләгән якташыбыз орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Хәсән күле чик буе отрядының кече командиры Гыйльфан Батыршин белән 119 нчы укчы полк пулемётчысы Кәрим Яһүдинга СССР Югары Советының 1938 елгы 25 октябрь карары белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Берничә айдан соң башланган Бөек Ватан сугышында да катнашалар бу батырлар. Ике сугыш арасында тупчылар хәрби мәктәбен тәмамлаган, тупчы полкта дивизион командиры булган майор К.Яһүдинның сугышчан юлы 1944 елның августында Литва Республикасы җирләрен азат иткәндә, ә майор Г.Батыршинның исә японнарны җиңү тантанасын үткәргәннән соң, самолёт һәлакәтендә өзелә. Казаныбызның бер урамы хәзер шушы каһарман сугышчы Гыйльфан Батыршин исемен йөртә.
***
Тарихта Совет-фин сугышы буларак теркәлгән яуда Казанда тупланган 86нчы дивизия сугышчылары да, төп тупланышы Ульяновск тирәсендә булып, республиканың көньяк- көнбатыш төбәгеннән мобилизацияләнгән безнең гаскәриләрне дә берләштергән 154нче дивизия дә иң алгы сызыкта, шактый ук хәтәр юнәлешләрдә сугышалар. 86нчы дивизиянең аеруча батыр сугышкан яисә сугыш-бәрелешләрне оста оештырган 13 гаскәриенә Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелә. 1940 елда Алтын Йолдыз медале һәм Ленин ордены белән бүләкләнүчеләр арасында полк командиры Михаил Зашибалов (озакламый ул дивизия командиры итеп билгеләнәчәк), дошман танкларына каршы торучы тупчылар дивизионы командиры Хәбибулла Ибраһимов, укчылар ротасы командиры Гыймазетдин Вәзетдинов, пулемётчылар взводы командиры Хафиз Сабиров һ.б. бар. Дивизиянең 342 сугышчысы орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Бу сугышта башка дивизия һәм бригадаларда хезмәт итүче якташларыбыз да батырларча сугышкан. Шулардан да әлеге югары бүләккә ия булучы берничә исемне атап үтик: танкистлар батальоны командиры Гафиятулла Арсланов, укчылар батальоны командиры Сахип Майский, укчылар ротасы командиры Иван Зиновьев, шул яуда һәлак булган танк командиры, Минзәләдә туган якташыбыз Борис Винокуров... Җәмгысы 18 кеше – 18 Советлар Союзы Герое. Ә 154нче дивизиядән әлегә безгә фин сугышында батальон командиры булган якташыбыз Фёдор Баталовның Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнүе генә мәгълүм. Бөек Ватан сугышының тәүге атналарында ул ябырылып килүче дошман көчләренә каршы батырларча сугыша. Һәм бу якташыбызга Татарстанлылардан беренче буларак, Советлар Союзы Герое исеме биреләчәк. Шул турыдагы карар һәм батырның портреты «Правда» газетасының 1941 елгы 10 август санында урнаштырылган. 

Без бүген аларны, сугыш афәтен үз язмышлары аша үткәргән шул меңнәрдән кайберләрен, аеруча зур батырлык күрсәтеп, олы хөрмәткә лаек булган меңнәрнең бер өлешен генә искә алып киттек. Алар барысы да безнең кадерле кан кардәшләребез, дөресрәге, күпләребезнең әти-бабалары булган бит. Әйе, шушы дәһшәтле, гарасатлы сугышта күпләребезнең якыннары катнашкан. Алар арасыннан исән калып, туган-үскән якларына кайту бәхетенә ирешкәннәре дә, зур бәрелешләр барышында һәлак булып, төрле тарафларда ятып калганнары да йөз меңләгән саннар белән исәпләнә. Сибгат ага Хәким бер шигырендә бик төгәл итеп әйткәнчә, Иделдән алып, Европаның көнбатышындагы Эльба елгасы буйларынача сибелде безнең якташ һәм милләттәш сугышчыларның каберләре.
Сугышның иң авыр юнәлешендә Брест, Минск, Смоленск тарафында яуның беренче көннәреннән үк Татарстан һәм аның тирәлегендә оешкан өч дивизия ябырылып килүче танк колонналарына каршы бик авыр шартларда көрәшә. Ике дивизиядән тыш, Казанда тупланган 18нче укчы дивизия дә дошман гаскәрен турыдан-туры Мәскәүгә илтүче шушы юнәлештә Днепр елгасы буендагы Орша шәһәре тирәләрендә каршы ала һәм, дошман 16 июльдә үзәк «юл» өстендәге Смоленск каласын яулап алгач, безнең бу дивизиябез дә чолганышта кала. Унөч меңләп гаскәрине берләштергән бу дивизиядән ике-өч йөзләп кенә сугышчы, боҗраны өзеп, үзебезнекеләргә кушыла ала. Чолганышта калган берничә төркем исә, аерым-аерым партизан отрядлары оештырып, сугышны Смоленск өлкәсе, Белоруссия җирләрендә дәвам иттерәләр. Шулар арасыннан безгә иң мәгълүме – майор Барый Кадыйрмәтов оештырган отрядтыр, мөгаен. Язучы Шамил Рәкыйпов бер әсәрендә аның камалышта кылган батырлыгын искә алып язган иде. Камалышта калгач, шагыйрь Зәки Нури да Орша шәһәре тирәсендәге отрядта дошманга каршы көрәшен өч ел чамасы дәвам иттерә. Тупчы буларак, аны баштарак шартлаткычлар белән эш итүче төркем җитәкчесе итеп куялар. Аннары ул разведка эшен оештыручыларның берсе итеп билгеләнә.
Сугыш башлангач та, татарстанлылардан тагын дүрт укчы дивизия, бер танк бригадасы, бер тупчы полк һәм берничә очучылар эскадрильясы тупланып, яу кырына озатыла. Ул дивизияләрнең икесе 1941 елның көзендә Мәскәүне саклау һәм бераздан аннан дошман көчләрен куып чыгару сугыш-бәрелешләрендә катнашалар. Ржев шәһәрен азат иткәндә, зур югалтуларга юлыгалар. Калган ике дивизия исә сугышны Харьков, Ростов шәһәрләре тирәсендәге чигенүләрдән башлый һәм Сталинград төбәгендәге бәрелешләрдә катнаша. Татарстанда оештырылган танк бригадасы белән Казанда җитештерелгән берничә бронепоезд һәм Яшел Үзән (ул вакытта Зеленодол) шәһәрендә төзелгән, кайберләре «катюша» туплары белән коралланган катерлар да Сталинград шәһәрен дошманнан саклап калу сугыш-бәрелешләрендә катнашалар.
Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, без туплап чыгарган «Җиңү җиңел бирелмәде» китабына язган кереш мәкаләсендә армия генералы, Хәрби фәннәр академиясе президенты Мәхмүт ага Гәрәев тә (олы яшькә җитеп, 2019 ел ахырында вафат булды), узган сугышта татарстанлыларның өлеше зур булды дигән фикерне белдерде. Аның язуына караганда, Татарстаннан 700 меңнән артыграк кеше сугышта катнаша. Шулардан ун мең чамасы хатын-кыз була. Тылда калып, завод-фабрикаларда хезмәт иткән, яисә кырларда икмәк үстергән берничә йөз мең Татарстанлы да дошманны җиңүгә зур өлеш кертә. Сугыш дәверендә иң кирәкле корал саналган хәрби очкычлардан «төнге бомбардировщик» рәвешендә дә кулланылган, партизаннар белән элемтә тоту өчен дә файдаланылган «По-2» бипланын, туптан атып та, бомба ташлап та вермахтның техник һәм җанлы көчләренә зур зыян китергән «Пе-2», «Пе-8» самолётларын да Татарстан АССРда унар мең данәдән артыграк күләмдә җитештерәләр. «Атаклы «Катюша» тупларын коралландыру өчен кирәк булган төтенсез дары да Казан заводында үз вакытында өлгертелә һәм кулланышка кертелә. Шул сәбәпле андый беренче сынау туплары да шушы җирлектә, шушында җитештерелә башлый. Шул ук Казан заводы ил күләмендә җитештерелгән патрон, снаряд, бомбаларда куллану өчен кирәк булган йөз мең тонналап дарыны да даими рәвештә җибәреп тора», – дип язды галим.
Хәрби корреспондент һәм язучы Константин Симонов Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк элекке Көнбатыш хәрби округка кергән гаскәрләрне буйдан-буйга йөреп чыккан. Кайларда булуын, кемнәр белән очрашуын чагылдырган көндәлекләрен барлап барырга тырышкан. Шул көндәлекләрдә теркәлгән фактларны туплап, 1982 елда ул «Разные дни войны» китабын бастырып чыгара. Һәм шунда ул дошман танк төркемнәренең безнең гаскәрләрне чолганышта калдыра-калдыра һаман алга баруын хәбәр итә. «Үзебезнең ике җиңел танкны яу кырында Көнбатыш фронт штабы Смоленскига күчкән вакытта гына күрдем», – дип яза. Бу хәл июльнең уннары тирәсендә була инде. Төрле дәрәҗәдәге командирлар белән очрашканнан соң, ул безнең байтак кына танк һәм тупларны үзебезнекеләрнең үк юк итәргә мәҗбүр булганлыгын аңлый. Ашыгып чигенгәндә, танкларга ягулык җитмәү, тупларны тартып йөрердәй атлар, машиналар булмау сәбәпле, аларны үзебезнекеләр үк шартлатып-ватып юк иткән. Шундый ук хәл турында Көньяк-көнбатыш фронтта сугышкан дивизиянең 396нчы полк командиры булган милләттәшебез Алексей Яковлев та «Сквозь огонь» (1985) дип исемләнгән китабында яза. «Атарга снарядлар калмау һәм тупларны тартып китәрдәй көчләр булмау сәбәпле, дошман куллана алмасын дип, без аларны шартлатып китә идек», дип искә ала ул.
Дошманның Мәскәү тарафына ургылган төп көчләренә каршы Днепр елгасы буендагы Жлобин, Могилёв, Орша шәһәрләре аралыгында безнең икенче оборона сызыгы булдырыла. Казанда урнашкан 66нчы укчы корпусның 18нче һәм 154нче дивизияләре шундагы 20, 21нче армияләр карамагына җибәреләләр. Тик зур көч туплап, Мәскәү тарафына юнәлгән вермахт гаскәрләрен бу армияләр дә тоткарлый алмый.
Шушы вакыйгаларның шаһиты булган полк командиры, шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй көндәлекләренә дә күз төшереп алыйк. «Дошман безнең өскә моторларын гүләтеп килә. Пулемёт, мылтыклардан атып кына, без аларны туктата алмыйбыз. Бездә андый «моторлар» юк», дип яза Харьков шәһәре өчен барган бәрелешләрнең берсендә һәлак булган бу командир.
Әйе, кинәт кенә һөҗүм итеп, алга үтү дошманның төп тактикасы була ул җәйдә. Ә шул тактиканы гамәлгә ашыру өчен ул чакта аның кулында отышлы корал – куәтле танклар, үзйөрешле туплар, зур тизлеккә ия очкычлар була шул. «Вермахтның танк колонналарын бензовозлары озатып бара иде», – дип яза К.Симонов. Дошманның ул «моторлы» колонналар белән җитәкчелек иткән югары һәм кече дәрәҗәле «гудериан»нары мондый тәҗрибәне Франция, Польша һ.б. илләргә басып кергәндә үк үзләштергән булган шул. Ул илләр ике-өч атна дәвамында басып алынган бит.
Ә безнең илдә шундый ук танк колонналарын булдырырга керешкән маршал Тухачевский төркеме 1937 елда кулга алынган. Тизлеге зур булган «Т-34» танкларын чыгаруны туктатып, акрын йөрешле, авыр «гәүдәле» «ИС», «КВ» кебекләренә өстенлек бирелгән чор бу. Соңгы аянычлы вакыйгалар гына заманча корал җитештерүне тизләтергә этәргеч була. Безнең Казан, Бөгелмә, Зеленодол шәһәрләрендә урнашкан заводлар да заманча корал җитештерү эшенә ныклап керешә. СССР хөкүмәте дә, Татарстан халкының үз-үзен аямыйча эшләячәгенә ышанып, республикабызга Фәннәр академиясе институтларын, башка җитди оешмаларны да эвакуацияли. Булачак академик И.Курчатов төркеме монда хәрби диңгез корабларын дошманның су асты миналарыннан саклау җайланмаларын эшләүгә керешә. Икенче бер институтта самолётларны радиоҗайланмалар белән «коралландыру» бурычын үтәргә алыналар. Дәрвишләр бистәсендәге тимер юл вагоннарын төзергә тиешле заводка да башка эш йөкләнә.
Тышы фанердан эшләнгән, акрын оча торган «ТБ-3» бомбардировщикларын чыгаручы заводлар да сугыш башланырга бер-ике ел калгач кына, яңа төр очкычлар җитештерүгә керешәләр. Бер белешмәлектә сугышка чаклы «50 Як-1», «20 МиГ-3» истребителе җитештерелде, диелә. Аңа чаклы акрын оча торган «МиГ-1», ике канатлы «И-153» бипланы гына дошманның тиз очышлы «Миссершмидт»ләренә каршы торган. Казанда урнашкан 124нче завод та 1940 елдан дюраль корпуслы «ТБ-7» штурмовик- бомбардировщикларын эшләргә керешә. Шуңа чаклы анда 8 моторлы «АНТ-20» («Максим Горький» исеме бирелгән) һәм 1937 елдан «ТБ-7» очкычлары җитештерелгән була. Тагын бераз үзгәрткәннән соң, «Пе-8» буларак танылган бу самолёт 1940 елда – 18, 1941дә 23 данәдә эшләп чыгарыла. Җәмгысы шундый 93 очкыч күккә күтәрелгән. Шуларның берсе 1942 елда СССРның дипломатик делегациясе белән Америкага барып кайта. Һәм шул ук типтагы «Ил-4» бомбардировщигы белән бергә «Пе-8» 1941 елның август аенда Берлинны бомбага тотуда да катнаша.
1941нең көзендә Казандагы заводка Мәскәү бистәләренең берсендә урнашкан 22нче авиация заводы цехлары да килеп кушыла. Казан заводында тизрәк хәрәкәт итүче «Пе-2»»самолётын җитештерүгә керешелгән була инде. Һәм 1941 – 1945 елларда бу заводтан шундый 11 мең данә штурмовик-бомбардировщик фронтка озатыла. Халык тарафыннан тупланган хәйрия акчасы исәбенә җитештерелгән ике эскадрилья «Пе- 2» самолёты 1942 ел ахырында һәм 1943 елда Кызыл Армиягә халык исеменнән дә тапшырыла. Мәсәлән, 1943 елда Татарстан АССР хөкүмәте Курск дугасындагы гаскәриләр төркеменә кергән 202нче махсус штурмовик-бомбардировщиклар дивизиясен шефка ала. Бу дивизия ул вакытта 2нче һава көчләре армиясенә буйсынган була. Һәм ул армиянең җитәкче командирларыннан берсе милләттәшебез, генерал- лейтенант Әхмәтгәрәй Рамазанов булганлыгын да әйтеп үтү кирәктер. 1943 елның май аенда Татарстан АССРдан килгән делегация бу дивизиягә 102 «Пе-2» самолётын бүләк итеп тапшыра. Бу самолётларның фюзеляжларына немец очучысы аңламастай «Совет Татарстаны» сүзләре язылган булуын дә әйтеп үтү кирәк. (Тик андый язулы самолётларның фотосурәтен генә әлегә таба алмадык.) Һәм бу дивизия штурмовиклары Курск дугасында барган ике як танк колонналары бәрелеше вакытында дошманның 400ләп танкын юк итә.
Шул ук дивизиядә хезмәт иткән булачак язучы Юрий Белостоцкий истәлекләрен дә искә төшереп үтик. Тукайның яраткан апасы Газизәнең оныкчасы, танылган архитектор Әлфиянең кияве дә булган Юрий белән без ара-тирә аралашкалый, үзара китаплар да алышкалый идек. «И снова взлёт» китабында да, аннан алдарак 1977 елда нәшер ителгән «Боевые крылья» хезмәтендә дә ул «Пе-2» самолётын бик мактап телгә ала. «Куәтле коралга һәм зур тизлеккә ия булган бу җыйнак очкычлар, җирдән караганда лачын кыяфәтендә булулары беләнме, беренче күрүдә үк безгә бик ошады. Алар беренче күрүдән үк күңелдә горурлык хисе уята иде. Шушы штурмовикларның көч-куәтен безнең дошман шул ук җәйнең июль аенда татыды. Курск дугасы бәрелешләрендә очраштык без алар белән. Бу җыйнак очкычларның бомбалау егәрен дә, туп һәм пулемётлары куәтен дә шунда таныттык без аларга. Совет Татарстанында эшләнгән ул җайлы лачыннарда без, күп вакытта зур тизлектә көтмәгәндә килеп чыгып, фашистларга күз ачарга да ирек бирмәстән ташлана һәм тирә-якның астын өскә китереп, ут өермәсенә әйләндерә идек», – дип искә ала Юрий Белостоцкий.
1942-1944 елларда башка авиация полк һәм дивизияләрендә дә «Казанский комсомолец», «Зеленодольский комсомолец» тамгалары язылган самолётларның да дошманга каршы көрәшкәнлеге тарихи чыганакларда теркәлгән. Ул эскадрильялар да дошман көчләренә каршы тору һәм киләчәк җиңүгә ирешү өчен дип, безнең гаскәрләргә өстәмә ярдәм рәвешендә эшләнгән. Танклар Татарстанда җитештерелмәсә дә, безнең армиягә аларның бик тә кирәклеген истә тотып, завод-фабрикаларда эшләүче шәһәр халкы да, колхозчылар да, йөзәр миллион сумнар акча җыеп, республика шефлыкка алган танк дивизияләренә 1942-1943 елларда икешәр йөз танктан торган өч колоннаны Кызыл Армиягә тапшыралар. Аларның кабыргаларына да «Кызыл Татарстан», «Татарстан колхозчысы», «Колхозник Татарии», «Татарстан комсомолы» дигән сүзләр язылган була.
Татарстан колхозчылары ярдәмендә тупланган 200 данә «Т-34» һәм өлешчә «Т-70» танкларыннан тупланган колонна 1943 елның җәендә Курск дугасында башланасы сугышка керергә дип, Башкомандующий резервыннан җибәрелгән 10нчы танк корпусына тапшырыла. Тапшыру тантанасында Татарстаннан килгән зур делегация катнаша. Өч танк дивизиясен берләштергән бу корпусның командиры Татарстанның Алабуга районында туган генерал-лейтенант Василий Бурков була. Курск дугасындагы сугыш язмышын хәл итүдә бу корпус танкистлары бик актив катнаша. Прохоровка авылы янындагы хәлиткеч бәрелешләрнең берсендә корпус сугышчылары иң алгы һәм җаваплы сафта сугыша һәм куелган бурычны уңышлы үтәп, җиңүгә ирешә. Бу корпуска кергән танк армиясе командующие, булачак маршал П.Ротмистров шушы көннәрне искә алып, болай дип яза: «Байтак сугыш-бәрелешләрдә катнаштым. Әмма мондый хәлләрне элек күргәнем булмады. Корычка корыч килеп бәрелешкән авазлар чыңлап торды. Сугыш кыры өстен куе тузан каплап алды. Шуңа күрә яу кырында ни- нәрсә булганын абайлап та булмас хәл туды. Безнең танкистлар шундый мәхшәр эчендә вермахт танклары белән маңгайга-маңгай бәрелешә-бәрелешә һаман алга бардылар һәм дошман көчләрен сигез чакрымга чигенергә мәҗбүр иттеләр».
Шушы җаваплы көндәге җиңүне дә истә тотыптыр инде, бераздан бу урында җиңү хөрмәтенә ашыгычрак рәвештә әзерләнгән бетон пьедесталга 10нчы корпус сафында сугышкан танк куела.

Бу язманың авторларыннан өлкәне 1951-1954 елларда хәрби хезмәттә була. Мәскәүдән 40 чакрымнарда урнашкан Звенигород шәһәре тирәләрендә хезмәт итә. Телевизион тапшыруларның яңарак кына гамәлгә кертелгән чагы. Утыз кешелек казарманың Кызыл почмагында кичләрен телевизор эшләп тора. Клубта атна саен кинофильмнар күрсәтелә. Хезмәттәшләре арасында 5-6 татар, ике-өч казакъ та бар. Менә шул вакытта инде аны һәм иптәшләрен сөендергән берничә күренеш була: Курск дугасы вакыйгаларына багышланган кинохроника тапшыруларында зур калкулыкка күтәртеп куелган танк кабыргасында «Колхозник Татарии» сүзләрен күреп, алар бик сөенешәләр һәм бу күренеш «Җиңү җиңел бирелмәде» китабын әзерләгәндә дә, аның күз алдыннан китми диярлек. Ләкин вакыт җитмәү сәбәпле, ул әлеге һәйкәлнең фотосын таба алмый. Бүген исә ул фото бездә бар. Сыйфаты бигүк канәгатьләнерлек булмаса да, укучыларга да аны тәкъдим итәбез. Татарстан Республикасы оешуга 100 ел тулганлыгын да истә тотып, бәлки, әлеге һәйкәл урнаштырылган илленче еллар кинохроникасын кемнәрдер архивлардан эзләп табып, үзебезнең музейларга да кайтара алыр. Шул һәйкәлнең сыйфатлырак фотосы, бәлки, Курск дугасы сугышына багышланган музейда да сакланадыр. Илленче еллардагы ул һәйкәлгә куелган танк «Т-70» булган икән. Дошман снаряды ул танкның көпшәсен дә өзеп аткан була. 1954 елның март ае ахырында, Җиңүнең 10 еллыгы якынлашкан көннәрдә, ул урында яңа һәйкәл торгызу кирәклеге турында карар кабул ителә. Ул карарны һәм һәйкәл проектын Воронеж хәрби округы командующие М.Шумилов раслый. Кызгылт граниттан эшләнгән биек пьедестал өстенә бу юлы соңрак җитештерелгән, яу кырында зыян күрмәгән «Т-34» танкы утыртыла.

Татарстан халкы җыйган акчага тупланган тагын ике танк колоннасының язмышы да бераз ачыкланды. Ян-якларына «Татарстан комсомолы» сүзләре язылган 200 танк – 1942 елның декабрендә, «Кызыл Татарстан» сүзләре язылган 200 танк 1944 ел башында икенче бер якташыбыз, генерал-лейтенант Алексей Ахманов командалык иткән 23нче танк корпусына тапшырылган икән. Ул корпус Украина Республикасы җирләрен азат итү сугышларында катнаша. Яссы-Кишинёв операциясе барышында зур уңышка ирешә, дип язалар тарихи хезмәтләрдә. Венгрия башкаласы Будапештны азат итү сугышында да бу корпус танкистлары алгы сафта була. Димәк, сөйләмдә өлешчә төрки тел үрнәкләрен дә кулланган венгрлар өчен танк кабыргаларындагы «Татарстан» сүзен күрү бер яңалык булгандыр.

Бөек Ватан сугышының иң авыр чорын Украина далалары тирәсендә уздырган командир Хәйретдин Мөҗәй, мөгаен, ел ярымнан соң шул ук җирләрдә дошман көчләрен куа-куа килүче үзебезнең танк колонналарын күрүне саташу сыманрак кабул иткән булыр иде. Ил халкы күңелендәге Җиңүгә омтылыш шундый могҗизалар да тудыра шул. Бер тиен эш хакы алмыйча эшләгән колхозчыларыбыз да бит, әнә, кышкылыкка ашарга дип үстергән мал-туарларын суеп сатып булса да, акча җыйган, аны корал алып туплау фондларына тапшырган. Ата-бабаларыннан калган иң кыйммәтле саналган әйберләрен дә шул фондларга тапшыручылар булганын шул чор газеталары сәхифәләрендә очраткалыйбыз. Алар ярдәмендә вермахт танк колонналарының ашкынып алга баруын туктатырдай көч-куәтләр барлыкка китерелгән. «Халык зур ул, көчле ул», – дип язган шул Тукаебыз да.

Инде кыскача гына явыз дошманны җиңү өчен үзебезнең завод-фабрикаларда, башка оешмаларда ни-нәрсәләр җитештерелгәнлеген яки эшләнгәнен искә алып үтик. Иң элек, әлбәттә, нефтьчеләребез эшчәнлегенә тукталыйк. 1942 елда Ростов белән Сталинград аралыгында барган көчле сугышлар вакытында Баку һәм Грозный тирәләрендәге нефть ятмалары үзәк өлкәләрдән аерыла – бүленеп кала. Көндәлек тормыш өчен дә, сугышта кулланылган очкычлар, танклар, машиналар өчен дә бик тә кирәкле булган керосин, бензин кытлыгы башлана. Аларны Каспий диңгезе аша Ашхабад тарафына чыгара башлыйлар. Аннары бик әйләнгеч юллар аша Саратов, Куйбышев тирәләренә ташырга туры килә. Сугыш алды елларында гына ачылган «Икенче Баку ятмалары» (Башкортстанның көньяк-көнбатыш өлеше, Оренбург һәм Куйбышев өлкәләренең бер-берсенә терәлеп торган почмагы) әле яхшылап үзләштерелмәгән була. Һәм шул шартларда Татарстанда табылган җир асты хәзинәсен тизрәк куллана башлау сорала. Бакудан да, башка тарафлардан да китерелгән белгечләр, ниһаять, Шөгер авылы янәшәсендә нефть фонтанына юл ачалар. Бу сөенечле вакыйга 1943 елда була. Җир астыннан чыккан «кара алтын» төялгән вагоннар тимер юллар буйлап хәрәкәт итә башлый.

Казан дары заводында җитештерелгән дарының бөтен ил буйлап сибелгән патрон, снаряд, бомба җитештерүче заводларны тәэмин итеп торганлыгы күпләребезгә мәгълүмдер. Үзебезнең республикада урнашкан берничә завод та алар белән хезмәттәшлек иткән. Ясалма күн заводы, мехлар җитештерү комбинаты, тегү фабрикалары да республикабызның башка предприятиеләре дә Кызыл Армиянең тәэмин итү бүлеге белән кулга-кул тотынып эшләгәннәр. Алар сугыш елларында ялсыз, тәнәфессез эшләгән һәм үз бурычларын җиренә җиткереп үтәгән.

Безнең республикадагы хастаханәләр һәм шифаханәләр турында да бер-ике сүз әйтеп китәсе килә. Сугыш чорында Казанда берничә госпиталь бик уңышлы эшләгән. Шифаханәләрнең күпчелеге катлаулы ярасын ямап, әлеге госпитальләрдән чыккан һәм бераз хәл алгач, кабат фронтка җибәреләсе сугышчыларны савыктыру өчен кулланылган.

Алдарак без дә сугыш чорында 11 мең данәдә җитештерелгән ике канатлы «По-2» ( һәм «У-2») очкычын атап киттек. Бу очкычлар очучылар әзерләгәндә дә, авыр яралыларны тиз арада госпитальгә озатырга кирәк булганда да кулланылган. Әмма ил күләмендә танылган иң зур эшләре – дошман объектларын төнлә бомбага тотучы 588нче бомбардировщиклар полкына хезмәт итү. Һәм Казанда җитештерелгән шушы «По-2» очкычы белән әлеге полк очучысы Мәгубә Сыртланова Берлин күген дә иңләп очкан. Бу заводта эшләнгән очкычларны сынаучы Сания Яруллина булган. Ул татар хатын-кызларыннан иң беренчеләрдән булып, самолёт рулен кулына алган кеше дә бит.

Алдарак без Казандагы авиация һәм очкычларга мотор җитештерү заводларының тагын бер эшчәнлегенә тукталмадык. Бездә җитештерелгән «Пе-8» самолётында Америкага барган дипломатлар дустанә килешү төзеп кайтканнан соң, Америка дәүләте СССРга үз хәрби очкычларын җибәрә башлый. Алар бөтен Себер киңлеген иңләп очканнан соң, Казанда тукталыш ясый. Озак сәфәрдән соң барлыкка килгән җитешсезлекләрне Казан заводлары белгечләре ярдәмендә төзәткәннән соң, шушында оештырылган махсус полк карамагына җибәреләләр.

Лирон Хәмидуллин,

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Булат Хәмидуллин,

тарих фәннәре кандидаты, язучы,

ТР Дәүләт премиясе лауреаты.