Логотип Казан Утлары
Публицистика

Чал татар әдәбиятының 100 елы

Мең еллык татар әдәбиятының соңгы 100 елы – татар милләте һәм Татарстан Республикасы язмышы белән береккән, аннан аерылгысыз тарих ул. Катлаулы, тотрыксыз, вакыты белән фаҗигале һәм зур югалтуларга китергән әлеге тарихи барышны татар әдәбияты-мәдәнияте татар халкы белән бергә уза! Алай гына да түгел: Орхон-Енисей язмаларының ил-халык турындагы ваемын, Кол Галиләр иҗади фикерләвенең тирәнлеген, Кол Шәриф һәм Мөхәммәдьярлар гамен, Тукай һәм Исхакыйлар гражданлык батырлыгын лаеклы дәвам итеп, иң болгавыр чорларда да әдәбият татар халкы өчен рухи әйдәман булудан туктамый. Татар әдәбияты соңгы йөз елда да – милли үзаңны, татар телен-моңын саклаучы, милли кыйммәтләр һәм рухи хәзинәләрне киләчәк буыннарга тапшыручы, халкыбызның киләчәктә мәдәни урынын барлаучы. Тарихның һәр баскычы шуны күрсәтә.

Әмма бу язма – тулылыкка дәгъва итә алмас. Татар әдәбиятының 100 еллык тарихы гына да шулкадәр бай, анда көтелмәгән кызыклы әдәби күренешләр, үз фикере һәм стиле булган иҗатчылар, үзенчәлекле, яңа сүз кебек яңгыраган әсәрләр шулкадәр күп: алар турында сөйләү өчен күптомлыклар форматы сорала. Шуңа да бу материал кайбер фикер-бәяләр, күзәтүләр белән уртаклашу булып чыкты.

1920 еллар (1920-1934) татар әдәбияты: юллар чатында

1917 елгы февраль һәм Октябрь инкыйлаблары, Гражданнар сугышы тормышкөнкүрештә, кешеләр аңында һәм күңелендә билгесезлектән туган торгынлык китереп чыгара. Тарихи үзгәрешләрнең татар әдәбияты зур яңарыш кичергән, гасырлар буе җыелып килгән эчке көченә таянып сикереш ясаган, «алтын чор»ына кергән бер вакытта башлануы – ХХ йөз башы күтәрелешенең өзелүе кебек кабул ителә.

Шуңа да Татарстан автономияле республикасы төзелү тормышның һәр өлкәсендә тотрыклылыкка, тәртип урнашуга өмет уята. Әмма чорның тарихи вакыйгалары чолганышындагы татар сүз сәнгате 1920 елларда юллар чатында кала. «Дүртенче елга кергәндә» (1920) мәкаләсендә Г.Ибраһимов, моны конкретлаштырып, һәр татар зыялысының «буржуазный яки пролетарский» юл сайларга тиешлеге дип билгели.

Үзгәрешләр гаять каршылыклы була. 1921 елны татар теле дәүләт теле дип игълан ителә; мәгариф, вакытлы матбугат, китап бастыру җайга салына; Дәүләт театры ачыла. Мәгариф комиссариаты каршында иң югары фәнни оешма – Гыйльми үзәк төзелә һәм татар әдәбияты тарихын, әдәбият белемен фәнни нигездә әзерләү эше, мәдәниятнең киләчәк үсеш юллары хакында бәхәсләр башланып китә (Җ.Вәлиди, Г.Сәгъди, Г.Гобәйдуллин, Г.Рәхим, Г.Гали, Г.Нигъмәти һ.б.).

Рус мәдәнияте үрнәгендә, төрле әдәби күмәклекләр оеша («Завод», 1923; «Часовой», «Октябрь», 1924; «Сулф», 1924; ТАПП, 1928; ТатЛОКАФ, 1931) һәм яшь язучылар өчен осталык мәктәбе роленә дәгъва итә. Әмма алар ныгып китәргә өлгерми: татар язучыларының гомум бер оешмасын булдыру идеясе туа, аны бу чорда йогынтылы Г.Ибраһимов аеруча хуплый. 1927 елда «Татар әдәбияты җәмгыяте» төзелә, бераздан ул «Совет язучылары оешмасы» дип атала башлый. 1928 елның язында оештырылган ТАПП (Татар пролетариат язучылары ассоциациясе) рәсми идеологияне актив үткәрүчегә әверелә. Ассоциациянең татар бүлекләре Мәскәүдә, Уралда, Уфада, Себердә, Самарада да оештырыла.

Сыйнфый көрәш тәгълиматы инкыйлабка кадәр иҗат иткән классик әдипләр мирасына карата искелек чагылышы дигән тискәре мөнәсәбәт урнаштыра, язучыларны «пролетар», «крестьян», «буржуаз» төркемнәргә бүлүне китереп чыгара. Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Дәрдемәнд, Г.Исхакый, С.Рәмиев кебек классиклар иҗатын да татар әдәбияты тарихыннан алып ташлау өчен «Әдәби суд»лар уздыру, зыялыларны матбугатта, иҗтимагый аренада сүз белән кыйнау гамәлгә керә.

Табигый югалтулар, әдәби активлыгы ХХ йөз башына туры килгән әдипләрнең бакыйлыкка күчүе (Дәрдемәнд (1921), Ф.Әмирхан (1926), С.Рәмиев (1926), Ш.Бабич (1926), М. Фәйзи (1928), Г.Камал (1933) һ.б.) дә татар әдәбиятының милли эчтәлекле романтик-символик юнәлештәге казанышларын әдәби барыштан ерагайта.

Татар әдәбиятына тискәре йогынты ясаган факторларның иң зурысы, мөгаен, 1927 елның 3 июль карары нигезендә латин алфавитын татар теленең рәсми алфавиты дип игълан итү була: ул гарәп графикасындагы мирасны юкка чыгаруны тизләтә, сүз сәнгатен традицияләрдән аера. Әкренләп милли әдәбиятларның рус мәдәниятенә йөз тотып үсәргә тиешлеге хакындагы фикер алга чыга.

Тарихи вакыйгалар татар әдәбиятын ике капма-каршы чиккә юнәлтә: ХХ йөз башы мәдәни күтәрелешенең үзәгендә кайнаган күп кенә өлкән язучылар аны традицион эстетик казанышларны саклап үстерү юлын сайлый, иҗтимагый-сәяси хакыйкатьне эзләп бәргәләнә; кайберәүләре, большевиклар юлын кире кагып, мөһаҗирлеккә китә. Инкыйлабны яклап чыкканнар яңа әдәбият тудыруны нигезли. Бу юнәлештә әдәбиятны идеологиянең бер тармагына әверелдерү тенденциясе үзәккә куела.

Мөһаҗирлектәге әдипләр иҗаты (Г.Исхакый, С.Гыйффәт, Ш.Келәүле (Илдәр), Х.Габдүш, М.Исмәгыйли, Х.Хәмидулла һ.б.) милли яңгырашлы булуы, инкыйлабка кадәрге эстетик принципларны дәвам итүе, милләт яшәешенә һәм язмышына караган мөһим мәсьәләләрне яктыртуы белән аерылып тора. Г.Исхакыйның бу чор иҗаты татарларны милләт буларак саклап калу өчен төрки халыкларны бердәмлеккә чакыру идеясе белән сугарыла. «Дулкын эчендә» (1920) драмасы, «Өйгә таба» (1922), «Көз» (1923) повестьлары, «Локман Хәким» (1923) хикәясе, «Җан Баевич» (1923) комедиясе татар әдәбиятының классик хәзинәсенә керә.

Инкыйлабка кадәрге романтик-символик, модернистик-экзистенциаль юнәлешне дәвам итүче язучылар иҗатында да әдәбиятның алтын фондына кергән әсәрләр иҗат ителә, шушы авыр заманда милләтне-халыкны сакларлык-яшәтерлек фикеридеяләр әйтелә. Бердәнбер кызларын җирләп кайткан ирнең хатынын юату монологы – «аң агышы» кебек язылган Ф.Әмирханның «Тәгъзия» (1922) нәсере яшәү һәм үлем, өметләр өзелү фәлсәфәсен чор контекстында укырга юл калдыра, нинди генә сынаулар килгәндә дә иманны югалтмау мөһимлеген ассызыклый. Дәрдемәнд инкыйлабны шайтаный гамәл белән тиңли («Куанды ил...»). Хис-фикер күчешен күзәтеп, тирән психологизм белән сугарылган Г.Рәхимнең «Идел» (1922) повесте дөньяны яшәткән ике омтылыш: мәхәббәт һәм ирек; ике хис: ярату һәм үкенеч хакында сөйли. Сөекле халкын канаты сынган акчарлакка охшаткан хикәяләүче, канатлары көчсез кошлар «алга да бармыйлар, артка да китмиләр, нәкъ бер урында туктаган төсле канатларын селкүдә дәвам итәләр» дип, шушы дәвердә милләтнең «бер урында торуы» өчен сызлана.

Халык тормышын алып (Г.Ибраһимов «Алмачуар», 1922), импрессионизм алымнарын тергезеп (Ф.Әмирхан «Беренче ашкыну», 1922), шигърияттә динифәлсәфи мотивларны калкуландырып (Ф.Борнаш, С.Сүнчәләй, Т.Ченәкәй, Г.Харис һ.б.) язылган әсәрләр традицион яңгырашлы булып, рәсми әдәбият белеме тарафыннан кире кагыла.

Ф.Әмирханның ачыктан-ачык совет идеологиясенә каршы чыккан сатирик повесте – «Шәфигулла агай» (1924) әсәре яңа тормышка, аны мактаучы әдәбиятка да сатирик бәя булып яңгырый. 1921 елгы ачлык вакыйгалары татар әдәбиятында натуралистик буяуларның куеруына сәбәп була, үлем яки кешелек асылын җуеп яшәп калу чигенә куелган адәмне сурәтләү (Г.Ибраһимов «Адәмнәр» (1923), повесте К.Нәҗми «Тукран даласы» (1923) хикәясе һ.б.) иҗтимагый-тарихи сәбәпләрнең шәхесне сындыруын, юк итүен игътибар үзәгенә куя.

Гасыр башы татар әдәбиятында мәйдан яулаган символизм Һ.Такташның романтик шигъриятендә яңадан калкып чыга. Мондый әсәрләрдә мифларга мөрәҗәгать итү, мифологик символлар куллану активлаша (Һ.Такташ «Җир уллары трагедиясе» (1923); М.Җәлил «Кабил һәм Һабил» (1923), М.Гафури «Күк җырлары» (1923) һ.б.), алар еш кына яңа тәртипләргә бәя бирә. Яңа алымнар кулланучылар нигездә гыйсъянчылык фәлсәфәсенә таяна (Һ.Такташ «Гыйсъян», «Нәләт» (1923); К.Нәҗми «Ике ант» (1922) һ.б.), эчтәлек ягыннан тирән, төрлечә укыла алган, образлылык ягыннан катлаулы әсәрләр язылып, күпмедер күләмдә әдәби-фәлсәфи традицияләрне дәвам итә. Бер үк вакытта аларда чор идеологиясенә тәңгәл фикерләрне табу мөмкинлеге тудырыла. Әйтерсең лә, әдәбиятта традицияләрне саклау мөһимлеген аңлаган яшь талантлар советчыл идеологиягә каршы килми торган «алтын урталыкны» эзли.

Икенче, «пролетарский» юл шигърияттә салына башлый: ул, инкыйлаби үзгәрешләрне хуплау белән бергә, көнитеш мәсьәләләренә якыная; көнкүрешне иҗадилаштыру омтылышы хезмәт темасын калкуландыра; шигырьләрнең формасы, стильләр ягыннан тәҗрибәләр уздырыла. Лирика һәм эпос синтезында иҗтимагыйәхлакый (Һ.Такташ «Мәхәббәт тәүбәсе» (1927) һ.б.) һәм тарихи-инкыйлаби (Х.Туфан «Ике чор арасында» (1927); «Бибиевләр» (1928); Һ.Такташ «Гасырлар һәм минутлар» (1924)) проблематика күтәрелә. Шигърияткә аеруча тиз үтеп кергән яңа тәгълимат патриотизм, ватанга бирелгәнлек тойгысы тәрбияләү максатын куя һәм сыйнфыйлыкка йөз тота. Яңа чынбарлыкны күтәренке хисләрдә җырлау публицистик-агитация, сатирик-комик шигырьләрне алга чыгара.

Матур киләчәк, аның хакына кан коюга, көрәшкә өндәү, туган ил язмышы мотивлары, сыйнфый көрәш идеясе революцион рухтагы романтик шигъриятнең үзәген тәшкил итә (М.Гафури, С.Сүнчәләй, Ф.Кәрим), кешедәге героизм сыйфатын данлау яңа тормыш хакына үзен корбан итүчеләргә соклану белән сугарыла. Үткәнне тоташ кире кагу аша яңаны раслау урнаша: М.Җәлил «Үткән көннәрдән» (1924), «Әти үлгәч» (1924), «Ленин туды» (1924); Ф.Кәрим «Зәңгәр йолдыз», «Без – Җир балалары» һ.б.

Шигърияттә, эчтәлек үзгәреше белән бергә, форманы тамырдан яңарту мәсьәләсе көн тәртибенә куела. Һ.Такташның «Иҗадиятем турысында» (1923), Х.Туфанның «Хәзерге шигырьләр турында» (1927), «Яңа шигырь техникасы турында» (1928) кебек язмаларда традицион шигырь техникасы – искергән дип, заманга хас яңа, чор кешесенең психологиясен чагылдыручы формалар (ирекле, трибун) табу кирәклеге белдерелә. Бу татар әдәбиятында имажинистик һәм футуристик алымнарның (Х. Туфан, Г. Кутуй, Һ.Такташ, К.Нәҗми, Сирин һ.б.) активлашуына китерә. Х.Туфанның лирик герое – яңа тормышны төзүче, гыйсъянчыларның берсе («тартышчы»), киләчәккә илтәчәк техника-машиналарга дан җырлый, искелектән котылуның бердәнбер чарасы итеп аны юкка чыгаруны күрсәтә («Татарстанда» (1925) поэмасы). Г.Кутуйның «Көннәр йөгергәндә» (1925) җыентыгындагы «футурист» лирик герой: «Безнең кояш – ВКП, – дип, / Коммунарлар язлыгында үләрмен», дип белдерә. Аларга килеп кушылган К.Нәҗми, үзен «символист-имажинист» дип, «канда юган ертык күңел» хисләрен яңгырата.

Газета һәм журналлар битләрендә яшь шагыйрьләрнең аларга ияреп язган әсәрләре күренә башлый. Әкренләп футуристик чакырулар әдәбият мәйданыннан китсә дә, имажинистик сурәт тудыру югалмый: ул татар шигъриятендә катлаулы образлылыкны үстерү чарасы булып яшәп кала.

Сыйфат үзгәрешләре прозаны да читләтеп үтми. Көрәш романтикасы яңа кеше концепциясен тудыра: Ш.Усмановның «Ил кызы», «Краском мәхәббәте» (1923), «Митинг» (1928) кебек хикәяләрендә яшәү бәхетен көрәштә, яңа җәмгыять төзүдә тапкан үрнәк герой сурәтләнә, вакыйгалар сыйнфый көрәш идеясе белән сугарыла. «Иске» кешеләр сатирик сурәтләү объектына әйләнә, инкыйлабка кадәрге тормыш (Г.Ибраһимов «Татар хатыны ниләр күрми» (1923), М.Гафури «Кара йөзләр», «Шагыйрьнең алтын приискасында» (1927) һ.б.) хәзергегә каршы куелып, тоташ кара буяуларда күрсәтелә. Яңа тормышның кешеләр аңында һәм язмышында драматик чагылышын күрсәтүгә (Г.Ибраһимов «Кызыл чәчәкләр» (1922), «Тирән тамырлар» (1928) һ.б.), төрки-татар тарихына мөрәҗәгать итеп, шәхес язмышына тарихи вакыйгалар йогынтысын ачыклауга (М.Галәү «Болганчык еллар» (1931), «Мөһаҗирләр» (1933); Г.Ибраһимов «Казакъ кызы» (1924)) багышланган әсәрләр чор әдәбиятының казанышы була.

Татар драматургиясендә дә кайсы юл белән үсү хакында бәхәсләр куера. Аны революцион сәнгать итеп үзгәртү (Ә.Мәҗит) яки халыкчан һәм реалистик планда үстерү (К.Тинчурин) бәхәсе була бу. Ике: тарихи-инкыйлаби (Г.Ибраһимов «Яңа кешеләр» (1920); М. Галәү «Пугач явы» (1926), Г. Кутуй «Казан» (1927) һ.б.); романтик (М.Фәйзи «Асыльяр» (1928), К.Тинчурин «Ил» (1928) һ.б.) тематика формалаша. Чор вакыйгаларын сурәтләгән драмалар иске тормыш белән яңа тормыш бәрелешен үзәккә куя, хәтта сыйнфый көрәшне ачыктан-ачык данлау күзәтелә. Акрынлап, инкыйлабларның кеше язмышына тәэсирен күрсәтү, яңа геройның рухи дөньясын ачу, җәмгыятьтәге аерым кешеләрнең тарихи агымга каршы килгән әхлак сыйфатларыннан көлү (К.Тинчурин «Американ» (1923), «Хикмәтле доклад» (1928), Н.Исәнбәт «Портфель» (1928) һ.б.) сәхнәгә менә. К.Тинчуринның җыр-музыкага, символлар теленә игътибар биргән «Казан сөлгесе» (1923), «Зәңгәр шәл» (1926), «Кандыр буе» (1930), Ф.Борнашның «Хөсәен мирза» (1928), Т.Гыйззәтнең «Наемщик» (1925) һәм «Бишбүләк» (1932) пьесалары сәхнәдә уңыш казана, ХХ йөз башы әдәбияты белән бәйләнешләр өзелмәгәнлекне күрсәтә.

Татар әдәби барышында 1920 еллар – иҗади күтәренкелек дәвере, милли мәдәниятнең алтын фондына кергән әсәрләр иҗат ителү, традицияләрдән өзелмичә яңа тәҗрибәләр уздыру вакыты буларак бәяләнә.

1930 еллар (1934-1941) татар әдәбияты: совет идеологиясе басымында

1930 еллар, иң беренче чиратта, әдәбиятта коммунизмның җиңәчәгенә чиксез ышаныч белән сугарылган рәсми юнәлеш – социалистик реализм методы формалашу вакыты буларак тарихка керә. 1934 елда СССР Язучыларының беренче съезды уздырыла, анда игълан ителгән төп иҗат методының теоретик асылы билгеләнә, әдәби хәрәкәт белән идарә итү өчен СССР Язучылар союзы оештырыла. Шул ук елда Татарстан язучылар союзы төзелә һәм партия өлкә комитетының күзәтүенә алына.

Яңа идеологиягә ныклап буйсындырылуы сәбәпле, әдәбиятта идея-эстетик эзләнүләр чикләнә. Илдә шәхес культы тамыр җәя, репрессияләр башлана, татар әлифбасын кириллицага күчерү (1939) мираска тискәре мөнәсәбәтне ныгыта. Көчле идеологик басым астында да азмы-күпме эзләнүләр алып барган татар әдәбияты олы афәткә дучар була: Г.Ибраһимов, М.Галәү, К.Тинчурин, Ш.Госманов, Ф.Борнаш, Ф.Сәйфи-Казанлы, X.Туфан, Г.Толымбай кебек әйдәп барган әдипләр, «халык дошманнары» дип гаепләнеп, кулга алына, аларның күпчелеге юк ителә.

Шигърияттә яңа тормышны данлаучы героик-романтик агым мәйдан тота. Кешенең кыйммәте, рухи матурлыгы, җәмгыятьтәге урыны – совет җәмгыятен төзүгә керткән өлеше белән бәяләнә башлый.

Шагыйрьләр идеологик басым шартларында милли әдәбиятның үз йөзенүзенчәлекләрен саклау турында да уйланалар. Нәтиҗә буларак, лирикада халык авыз иҗаты форма-алымнарына, образ-персонажларына мөрәҗәгать итү активлаша. Шигырьләрне татар халык җырларына охшатып стильләштерү читләтеп әйтү чарасы кебек тә кулланыла, лиризмны, халыкчанлыкны тирәнәйтә: Х.Туфан «Ак каен» (1933), Ә.Фәйзи «Умырзая» (1933), М.Җәлил «Сагыну» (1936), С.Хәким «Юксыну» (1938) һ.б.

Көндәлек вакыйгаларны, хезмәт кешеләрен, яңа тормыш төзү барышын сурәтләргә омтылыш лиро-эпик формаларны – поэма һәм баллада жанрларын активлаштыра. Алар арасында ил, халык, шәхес язмышы хакында фәлсәфи уйланулар (Ә.Фәйзи «Флейталар» (1933), Х.Туфан «Ант» (1933) һ.б.); тормышның матурлыгын халык иҗатына охшатып романтик формада тасвирлау (М.Җәлил «Хат ташучы» (1938); Ф.Кәрим «Тавышлы таң» (1933), «Җиденче мич» (1937) һ.б.) күренекле урын тота.

М.Җәлилнең Җик-мәргән хакындагы мифологик сюжетка нигезләнгән «Алтынчәч» (1940) либреттосы чор әдәбиятының зур уңышы була. Андагы көчле рухлы, язмыш сынауларына бирешмәгән Тугзак ана татар халкының символик гәүдәләнеше, милләт анасы булып аңлашыла. Татар халкының азатлык, бәйсезлек өчен көрәше аша Җәлил халыкның өметләрен гәүдәләндерә, халкын Тугзак ана кебек батыр булырга чакыра.

Инкыйлабны мифлаштыру прозада көчле булып (Ш.Камал «Матур туганда» (1937) һ.б.), күмәкләшү (М.Әмир «Агыйдел», «Безнең авыл кешесе» (1936) һ.б.), гражданнар сугышы (Г.Бәширов «Сиваш» (1937), А.Шамов «Госпитальдә» (1936) һ.б.) вакыйгалары актив яктыртыла.

Мәхәббәтне югалту тарихы буларак уйланылган, яңа чор хатын-кызын гаиләдә генә түгел, җәмгыять тормышында әйдәп баручы итеп тасвирлаган Г.Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» (1935) повесте, соцреализм таләп иткән өстәмәләр булса да, әдәбиятта психологизм, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр матурлыгы кебек традицияләрнең югалмаган булуын искәртә.

Драматургиядә тарихи-революцион (Т.Гыйззәт «Чаткылар» (1934), «Ташкыннар» (1937) һ.б.) һәм тарихи (Н.Исәнбәт «Миркәй белән Айсылу» (1936), Ә. Фәйзи «Качкын» (1937), Т.Гыйззәт «Фәрхиназ» (1937) һ.б.) драмалар алга чыга. Ә.Фәйзинең «Тукай» драмасы, шагыйрьне халык улы һәм аның мәнфәгатьләрен кайгыртучы милләтпәрвәр зат итеп тасвирлавы белән Г.Тукай иҗатын инкыйлаби ялгышлыклардан арындырып халыкка кайтарган әсәргә әйләнә.

Утызынчы еллар татар әдәбиятында ясалма конфликтка корылган, массалар тарихын яктыртуга бәйле шәхесне, характерны югалткан әсәрләр күп булу, идеологик чакырулар, лозунглар, партия эшенә дан җырлау белән мавыгып, сәнгатьлелекне игътибардан читтә калдыру аермачык. Шушы шартларда иҗат әһелләренең халык авыз иҗатына, мифологик сюжетларга һәм образларга мөрәҗәгать итүе милли сүз сәнгате традицияләрен кайтару омтылышы белән аңлатыла.

(Дәвамы бар)